news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлфәт Закирҗанов: 1000 еллык әдәбиятка һәм 5 миллион татарга – 30 әдәбият галиме. Аз бит

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән әңгәмәләр циклы дәвам итә.

news_top
Әлфәт Закирҗанов: 1000 еллык әдәбиятка һәм 5 миллион татарга – 30 әдәбият галиме. Аз бит

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ачылганнан бирле эшләп килгән бүлекләрнең (баштагы елларда сектор дип аталган) берсе – Әдәбият белеме бүлеге. Бүлекне төрле елларда Якуб Агишев, Гали Халитов, Мөхәммәт Гайнуллин, Хәсән Хәйри, Нил Юзеев, Флүн Мусин, Рамил Исламов, Равил Рахмани, Фәридә Хәсәнова, Дания Заһидуллина, ә инде 2017 елдан филология фәннәре докторы, тәнкыйтьче, педагог Әлфәт Закирҗанов җитәкли. Әлфәт абый гауга-фәлән яратмый торган тыныч холыклы галим булса да, әңгәмәбезне ул җитәкләгән Әдәбият белеме бүлегенә бәйле булган фәнни каршылыктан башладым.

Әлфәт абый, берничә ел элек күренекле галим Марсель Бакиров ТӘҺСИнең (ИЯЛИ) әдәбият бүлеге эшчәнлеген тәнкыйтьләп чыкты. Бүгенге көн күзлегеннән шул ыгы-зыгыга караш?

Берничә ел элек матбугатта чыккан язмаларга бәйле, социаль челтәрләрдә урын алган бәхәскә мөнәсәбәтем ул вакытта ничек иде – хәзер дә шулай. Анда, хәтерләсәгез, сүз яңа гына дөньяга чыккан 8 томлык «Татар әдәбияты тарихы», аннан да бигрәк, аның икенче басмасын эшләү турында барды. Аерым шәхесләр икенче басмадагы кайбер мәкаләләрнең үзгәртелүенә ризасызлык белдерде һәм бер караганда нигезе бар кебек тоелган сорауны куйдылар: кыска гына вакыт аралыгында икенче басманы чыгару нәрсәгә кирәк? Шактый кыйммәт торган китапларны чыгару хөкүмәт акчасына алып барыла. «Бу китапны яңадан чыгаручылар моннан файда күрмиме икән?» дигән фикер дә әйтелде. Шул теманы дәвам итеп, шәкертлек-остазлык мөнәсәбәтләренә бәйләп, өлкән буынның хезмәтләре әлеге академик басмаларда ни дәрәҗәдә урын алырга тиешлеге һәм яшьрәк галим-голәмәнең мәкаләләрен кертү турында зур булмаган бәхәсләр дә булды.

Бу сорауларны гомумиләштереп, шуны әйтә алам: игътибарга алуга лаек фикерләр булса да, бәхәс, нигездә, урынсыз иде. Кыска гына аңлатып китим. Барыбыз да килешер дип уйлыйм, татар әдәбияты тарихының 8 том булып дөнья күрүе – зур казаныш. Бердән, бу – татар әдәбиятының зурлыгын, байлыгын, аның өйрәнелү дәрәҗәсен, бу өлкәдә хезмәт куючы галим-голәмәнең фәнни әзерлеген күрсәтә. Икенчедән, элекке басма (1984-2001) нигездә совет идеологиясе йогынтысында әзерләнгән иде (бары 6 нчы том гына моннан азат булды), шуңа да күпгасырлык рухи мирасыбызны идеологик карашлардан арындырып, бөтен тулылыгында, байлыгында һәм объектив бәя биреп, халык тарихына, ислам диненең төрле чорларда җәмгыятьтәге урынына нисбәтле чагылдыру кирәклеге беркемдә дә шик уятмый.

Ә инде икенче басмага алыну сәбәбе мондый. Хезмәттәшләрем әйтүенә караганда, 2012- 2013 елларга 1-2 томлыклар әзерләнеп бетә. Аларны тиз арада бастырып, җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә кирәк. Татарстан китап нәшрияты 700-800 битле зур форматлы китапларны чыгарырга тиз генә алына алмый, чөнки зур чыгымнар сорый. Бәхеткә, шул елларда Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү буенча Программа кабул ителә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән әлеге Программага бүлеп бирелгән акчага 8 томлыкны чыгару мөмкинлеге туа. Бу аңлашыла да, чөнки әдәбият тарихы татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары эшләү өчен нигез булып тора. Томлыклар – бүгенгесе көндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өстәл китабы. Институт җитәкчелеге моңа каршы килми – безнең өчен аларның, чыгып, халыкка җиткерелүе мөһим. Әмма бөтен нечкәлекләре уйланып бетелмәгән, күрәсең.

Томлыклар телләрне үстерү Программасы нигезендә басылгач, закон нигезендә аларны сатарга чыгарырга ярамый. Китаплар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына карый торган оешмаларга махсус исемлек буенча таратыла. Болар нигездә – мәктәпләр, шул ук вакытта Казан федераль университетының татар теле, әдәбияты укытучылары һәм белгечләре әзерли торган Институт китапханәсенә дә барлык томнары килеп җитмәгән, булганнары да аз санда булып чыкты. Без берничә тапкыр аерым томнарны җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттек. Кызыксынучылар, сораучылар бик нык артты, ә сатып алу мөмкинлеге юк. Рузилә, синең дә «китапларны кайдан алып була» дип сораганыңны хәтерлим.

Әлбәттә.

Татарстан хөкүмәте Татарстан китап нәшриятында 8 томлык әдәбият тарихының икенче басмасын чыгаруны, күп санда китап кибетләренә, китапханәләргә җибәрүне хуплый. 8 томлык басылып чыкканнан соң булган очрашуларда, фикер алышуларда кайбер төгәлләштерүләр, баетулар, урыны белән үзгәртүләр кирәклеге ачыкланды. Редколлегиянең яңа составы, аерым мәсьәләләргә үзгәреш кертү кирәк, дигән фикергә килде. Икенче басма чыгарыла икән, аны тулыландыру, кирәксә, кайбер үзгәрешләр кертү – табигый хәл. Бу урында шуны ачыклап китим, хезмәтнең фәнни концепциясе үзгәрмәде. Китап укучы әлеге ике басманың һәркайсыннан файдалана ала.

Бәхәскә китергән тагын бер мәсьәлә – кайбер мәкаләләрнең алыштырылуы иде. Мин бу алыштырулар үзен аклады дип саныйм. Укып караган кеше моны аңлый. Беренче басмада Марсель Бакировның безнең эрага кадәр IV-III гасырларда яшәгән һуннар – пратөрки бабаларыбыз иҗаты турындагы язмасы урын алып, анда бик борынгы төрки фольклор барлыкка килү, аның беренче үрнәкләре тикшереп бәяләнә. Мәкалә әлеге мәсьәлә белән махсус кызыксынучыларга атап язылган. Белгәнебезчә, уртак төрки язмалар V-VII гасырларга карый. Әлеге язмада исә VIII – IX гасыр элек барлыкка килеп, кытай язмаларында гына сакланып, шулар аша Европа телләренә тәрҗемә ителеп, алардан безгә килеп җиткән үрнәкләр турында сүз бара.

Шуңа да яңа басмада «Халык авыз иҗатының тирән тамырлары» дигән язма бирелде. Анда исә татар әдәбиятының башлангычы буларак мифологик һәм фольклор үрнәкләре, жанрлары тикшереп бәяләнә, аларның чыннан да нигез булуы дәлилле аңлатыла, әдәбиятка йогынты ясавы һәм мотивлар, образлар, сурәтләр рәвешендә әдәби әсәрләргә кереп китүе, әлеге йогынтының дәвамчанлыгы күрсәтелә. Дөрес аңлашылсын, Марсель ага Бакировның бу хезмәте гаять җитди фәнни тикшеренү булып тора. Шуңа әлеге һәм дәвамы булган берничә китабы ТР фән һәм техника өлкәсендәге бүләгенә тәкъдим ителгәч, безнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Гыйльми советы аны яклап чыкты, зур бәя бирде.

Бик борынгыларны төшереп калдырдыгызмыни?

Әлеге бик борынгы мираска аңлатма бар, билгеле, әмма җентекләп тикшерелгән мәгълүмат бирелмәде. Монда бит тагын бер әйбер бар: борынгы рухи мирасыбыз белән кызыксынган кеше беренче басмадан б.э. кадәрге пратөрки үрнәкләр белән, икенче басмадан язма әдәбиятның башлангычы булган мифологиягә, фольклорга караган язмалар белән таныша ала һәм ике төрле язмадан тирәнрәк, тулырак мәгълүмат таба.

Яңа басмада 2-3 мәкаләнең алыштырылуында хилафлык юк. Әйтик, «Идегәй» һәм «Чура батыр» дастаннарына бәйле фикер каршылыклары яшәп килә. Беренчесенең төрле вариантлары булган кебек, икенче дастан турында галимнар капма-каршы фикердә торалар. Кайвакыт алтын уртаны табу да кыен була. Институтның фольклор бүлеге яклаган карашны нигезләгән язманы бирүне кирәк дип таптык. Ахыр чиктә, кызыксынган кешеләр ике мәкаләне дә укып, максатчан өйрәнер һәм яңа нәтиҗәгә килер дип уйлыйм. Мәсьәләне башкача аңлатыйм. 7 томда драматургия төренең үсеш-үзгәреше һәм Туфан Миңнуллин иҗаты турында минем мәкаләләр урын алган. Әгәр әдәби процессны тулырак аңларга, бәяләргә мөмкинлек биргән яңа язмалар килә яисә кайдадыр басылып чыга икән, яңа басмада, ике дә уйламыйча, үземнең мәкаләләрне алыштырачакмын.

Әлфәт абый, бу мәсьәләдә остазлык-шәкертлек мөнәсәбәте сакланамы?

Остазлык-шәкертлек мәсьәләсендә язылмаган канун бар – остазларны хөрмәт итү. Өлкәннәр безне: «Таптап узсаң да атлап узма», – дип өйрәттеләр. Ягъни, син үзеңә кадәр язылган хезмәтләрне тәнкыйтьләргә мөмкинсең, ләкин аларны күрмәмешкә салышу – түбәнлек. Безнең галим-голәмә бүген дә әлеге принципны саклап яши, хезмәт итә. Шул ук вакытта фикер төрлелеге булырга тиешлеген дә онытмыйк. Шуңа да фәндә икенче бер язылмаган канун бар: яхшы остазның шәкерте аны узып китәргә тиеш. Бу урында шактый четерекле мәсьәләгә килеп чыгабыз: остаз шәкертенә кайчан юл куя соң? Без, урта буын галим-голәмә, өлкән буын галимнәр Шакир Абилов, Гали Халит, Азат Әхмәдуллин, Йолдыз Нигъмәтуллина, Марсель Бакиров, Тәлгать Галиуллин, Фәрит Хатипов, Хатип Миңнегулов, Резеда Ганиева, Мәсгуд Гайнетдинов, Марсель Әхмәтҗанов, Рифат Сверигин, Зөфәр Рәмиев, Фоат Галимуллин, Әнвәр Шәрипов һ.б. (кемнедер атамасам, гафу үтенәм) кебек остазларны күреп, аралашып, өйрәнеп фәнгә килдек. Бер генә хезмәттә дә аларга карата игътибарсызлык күргәнем юк.

Томлыкларның икенче басмасында институтта эшли торган урта яшьләрдәге (50-60 яшьләр) хезмәткәрләрнең язмаларын бирдек. Бу мәсьәләгә остазлык-шәкертлек мөнәсәбәтеннән чыгып караганда, 50-60тагы «шәкертләр» үз хезмәтләрен академик басмага урнаштыра алмый булып чыгамы? Алар моңа кайчан ирешерләр соң? Остаз рөхсәт биргәннән соңмы? Билгеле инде, язманың сыйфаты алгы планга чыга! Мәсьәләгә төрле яктан килгән вакытта, академик басмада төрле буын авторларның хезмәтләре дә урын алырга мөмкин һәм тиеш дип саныйм. Ике басмада төрле буын галимнәрнең хезмәтләре урын алу тикшерелә торган мәсьәләнең асылына төшенү өчен файдалырак та әле.

Безнең «мең еллык әдәбият» дигән пафослы сүз үз урынында каламы?

Без «мең еллык әдәбиятыбыз бар» дип горурланып әйтә алабыз. Бәхәссез!

Академик басмаларыгыз моңа каршы килми...

Киресенчә, әлеге фикерне раслый. Без – төркиләр, борынгы бабаларыбызның безнең эрага кадәр үк язулары (һун язуы) булуы билгеле. V-VI гасырлардан башлап, алар – рун, соңрак уйгур алфавитыннан файдаланганнар. Ислам дине белән бергә гарәп язуы үтеп керә. Аерым төрки кавемнәр аерылып чыккканчыга кадәрге мирасыбыз уртак төрки әдәбият булып тора. Рун каберташ язмалары кебек үк, Алтын Урданың Сәиф Сараи, Котб, Мәхмүд Болгари кебек әдипләренең мираслары төрки халыклар өчен уртак. Безнең бабаларыбыз рухи азык алган кебек, аерым халыкларның сүз сәнгатенә аларның йогынтысы гаять зур. Шуңа да 1 нче томда борынгы чорлардан алып, урта гасырлар әдәбиятының төп вәкилләре иҗатына киң урын бирелә, шулар нигезендә татар әдәбиятының үсеп китүе күрсәтелә.

Күптомлыкның икенче басмасы ни хәлдә?

Шушы көннәрдә 6 нчы томы чыкты. Алдагы ике елда 7 нче һәм 8 нче томнар дөнья күрәчәк, Аллаһ бирсә.

Бу томнар буенча ябык кабинетларда бәхәсләшкән-кычкырышкан һәм аннары бер фикергә килгән темалар булдымы?

Әдәбият тарихы кебек академик басма эшләүнең кыенлыгын һәркем аңлый. Без әдәбият тарихының һәр чоры буенча моңа кадәр чыккан хезмәтләргә таянабыз. Шул ук вакытта хәзерге фән биеклегеннән торып, аерым мәсьәләләрне үстерәбез, баетабыз, яңа фактлар белән тулыландырабыз. Шуңа да безгә кадәр хезмәт куйган галим-голәмәгә, остазларга рәхмәтлебез. Әлеге зур проектта катнашкан Әдәбият белеме, Текстология белеме, Мирасханә, Халык авыз иҗаты, Тел белеме, Сәнгать бүлеге хезмәткәрләренең уртак максат белән, зур тырышлык куеп эшләү нәтиҗәсе болар.

Галим-голәмә арасындагы фикер каршылыгы булып тора, әмма ул бик сирәк очракта гына әйткәләшү-үпкәләшүгә барып җитә. Әдәби күренешне бәяләү хезмәткәрнең белем дәрәҗәсенә, аналитик фикерләү осталыгына, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясый алуына һ.б. бәйле. Шуңа да каршылыклар теге яисә бу фактларны, мисалларны табу, чагыштырып бәяләү, безгә кадәр өйрәнгәннәрнең фикерләренә тагын бер мөрәҗәгать итү аша хәл ителә. Иҗат эшен бертөрле генә аңлату да була алмый бит. Мисал өчен, «Идегәй» дастанындагы төп геройны бәяләгәндә карашлар төрле булу – табигый хәл. Яисә, суфыйчылык кебек катлаулы күренешне аңлатканда, Урта Азия халыкларында таралган карашлар белән Идел буендагы, шул исәптән Мәүлә Колый, Габдрахман Утыз Имәни әсәрләрендә урын алган сыйфатлар шактый аерыла.

Андый очракта күпчелекнең тавышы җиңәме?

Бер-беребезне тыңларга тырышабыз. Гадәттә, икенче көнне, ял итеп һәм тынычланып килгәч, уртак фикергә киленә.

Тыңлаганнан галимнең фикере үзгәрергә мөмкинме?

Төрлечә була дип әйтер идем. Фикерләре тулысынча үзгәрмәсә дә, йомшарырга, якынаерга мөмкин. Кемдер, үз фикерендә калса да, ярар соң, бәхәсләшеп нервымны ватмыйм әле, дип, килешү очрагы да була инде. Без барыбыз да кешеләр, характерларыбыз да төрле. Таләпчәнлек, усаллык та Ходай тарафыннан төрлечә бирелгән. Әле бит остазлык мөнәсәбәтен онытмыйк, сиңа ярдәм иткән кеше белән бәхәсләшү җиңел түгел. Бүлек мөдире позициясе дә бар бит әле... (көлә). Мин үзем фикер төрлелеген, плюрализмны яклыйм, киң таралган гыйбарә – бәхәстә дөреслек табыла.

Шулаймыни?

Һич кенә дә кире какмыйбыз. Һәр томның редколлегиясе һәм фәнни мөхәррире бар. Фәнни мөхәррир, редколлегия фикерен тыңлап, автор белән бергә, җиренә җиткереп бетерергә тиеш.

Бу басмада галим буларак Әлфәт Закирҗановның «мин сезнең белән килештем, ләкин үзем барыбер башкача уйлыйм» дигән урыны бармы?

Бар, билгеле. Әмма теге яисә бу автор иҗаты буенча җитди бәхәскә керерлек очрак бик сирәк була. Мәкалә авторы моңа кадәр язылганнарны исәпкә ала, эш барышында туган сораулары белән коллегаларына мөрәҗәгать итә һәм шулар аша үзенең фикерләрен ныгыта, ышанычлы мисаллар китерергә тырыша. Мисал өчен, тикшерелә торган чорның кайсы әдипләрен томлыкка кертү мәсьәләсендә җитди бәхәсләр булды. Аннан качып булмый, әдәби әсәр аерым кеше тарафыннан язылган кебек, бәяләүче дә үз акылыннан, үз аңлавыннан торып эш итә. Күңелем белән инанмаганмын икән, мәҗбүр итеп кенә эшләтеп булмый.

Мисал өчен, 1917-1956 елларны үз эченә алган 5 томның 1 нче басмасында Сирин иҗаты бирелә. Күп бәхәстән соң, 2 нче басмада ул урын алмый. Мин аның иҗаты белән таныштым. Үз чорында берничә шигыре белән танылса да, тулаем иҗаты җитди яңалык алып килми, дигән фикердә торам.

1960-1980 елларны үз эченә алган 6 нчы томда исә мин Кадыйр Сибгатуллин иҗатын күрергә теләгән идем. Талантлы шагыйрь, үз вакытында ук системаны усал тәнкыйтьли алган, гражданлык лирикасы белән танылган шәхес дип саныйм. Әмма күләм чикле, мин башкаларны инандыра алмадым. Мондый мисаллар бар, ул – табигый.

Яхшы. Дәвам итәбез. Хәзер рус телле язучылар татар язучылары дип танылды, дип аңлыйм. Бу темага бәхәсләр булгалап тора.

Әлеге томлыкларда без 6 нчы томнан башлап «Татарстанның рус телле татар язучылары» дигән баш астында аерым бер бүлек бирдек. Анда Татарстанда яшәп иҗат итүче, татар милләтеннән булып, рус телендә иҗат итүче язучыларның әсәрләренә бәя бирелә. Әйе, бу – бәхәсләр уяткан мәсьәләләрнең берсе. Әлегә кадәр «татар әдәбияты татар телендә генә була ала» дигән фикер бәхәссез өстенлек итте. Туфан абый Миңнуллин кебек милләтпәрвәр язучыларның катгый позициясен яхшы хәтерлим. Мин дә әлегәчә шулай уйлыйм. Әмма чынбарлыкка ачык күз белән карасак, алга таба бу бәхәсләр кими төшәр. Ә инде томлыкка мондый бүлекнең кертелүен болайрак аңлатыр идем: татар әдипләренең бер өлеше рус телендә яза икән, без аны кире кага алмыйбыз һәм хакыбыз да юк.

Сер түгел – кайбер язучы русча яза, ләкин аны укучысына һәм тамашачысына татарчага тәрҗемә иткән вариантта гына җиткерә. Шуңа күрә без аны татар әдибе түгел дип ничек әйтә алыйк? Икенче яктан, шунысы да бар – рус телле татар әдипләренең бик күбесендә татар рухы ярылып ята. Мәсәлән, шундыйларның иң күренеклесе Рөстәм Кутуйны мисалга китерик. Әтисе Гадел Кутуй булуы да татар дөньясына тартылуына йогынты ясагандыр. Аның иҗатында Казан, Татарстан һәм татар яшәеше, татар менталитеты, шулай ук Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек билгеле шәхесләрнең образлары чагыла. Рус телендә язганга, әлеге татар җанлы шагыйрьне ничек читкә кагасың инде?

Кабатлап әйтәм, татар әдәбияты татар телле булырга тиеш, дигәне күңелдән китми. Ул – безнең таяныч, безнең нигезебез, чөнки «тел бетсә – әдәбият бетә» дигән төшенчә яши. Икенче ягы бар: телибезме-теләмибезме, татар телле әдәбият алдагы елларда кими барачак. Шәһәр мәктәпләрендә генә түгел, авылларда да рус телендә белем бирәләр икән, татар теле һәм әдәбияты 2-3 сәгать кенә укытыла икән, димәк, баланың телне камил белүе шик уята. Татар мохитеннән ераклаша барган бала телнең аһәңен, матурлыгын, җорлыгын тоеп бетерә аламы, дигән табигый сорау туа. Шул рәвешле, табигатьтән сәләт бирелгән бала, рус телендә язу җиңелрәк дип, рус телендә язуга күчәр. Башка сыймый торган хәл: бу уку елыннан 1 нче сыйныфта балага туган тел буларак татар телен 1 генә сәгать укыталар икән, димәк, бу бала татар телен аңламаячак та, дигән сүз. 2-3 сәгать укыганда ул әле аңлый, бары тик сөйләшә генә алмаска мөмкин, ә атнага 1 сәгать укып, сөйләм теленә өйрәтү булмыйча, тел турында мәгълүмат бирүгә генә кайтып калачак. Югарыда әйткәнемчә, чынбарлык шуны күрсәтә, томлыкларда «рус телле татар язучылары» дигән бүлекнең булуын мин аклыйм, килешәм.

Әйткәнемчә, аларда туган телгә, туган якка, безнең табигатькә, телгә һәм аның сакланышына бәйле кызыклы, гыйбрәтле мисаллар, вакыйгалар урын алган. Алар үзләрен татар милләтенең бер вәкиле дип саныйлар.

Безнең күршеләрдә – чуваш, мари, эрзя, мукшы һ.б. бу мәсьәлә инде хәл ителгән, дөресрәге, алар рус телле чуваш, мари һ.б. язучысы дигәнне кабул иткәннәр. Күптән түгел булган конференциягә килгән коллега белән әлеге мәсьәлә турында сөйләштем. Ул: «30 ел элек, милли күтәрелеш булган 90 нчы елларда без дә сезнең кебек бәхәсләшә идек. Нигә эрзя телендә язмыйсың?» – дип, кайсыбер авторларга төртеп күрсәтә идек», – диде. Әңгәмәдән аңлавымча, хәзер чуваш, мари, эрзя кебек халыкларда барлык язучының якынча 20%ы үз туган телендә иҗат итә икән.

Безнең, әлегә, киресенчә...

Әйе, Аллаһка шөкер! Татар телле чын татар әдәбияты бар, яши. Яшьләр дә әдәби иҗатка килә. Әйткәнемчә, мин бу мәсьәләдә кырт кисеп кую ягында түгел. Туфан аганың, җан ачысы белән: «Егетләр, татар әдәбияты татарча язылырга тиеш», – дип минем күз алдында әйткәне булды. Әмма тормыш-яшәеш шундый, глобализация дигән гыйфриткә каршы тору бик авыр, хәтта мөмкин түгел...

Бәлки, бүген Туфан абыйның да фикере үзгәргән булыр иде...

Юктыр. Туфан абый үз карашларыннан тиз генә чигенми торган кеше иде. Ул безнең арада булса, депутатлар да, башларын иеп, 1 сәгать дәрес белән килешмәсләр иде кебек.

Язучылар берлеге Россия берлеге белән берләште. Корылтайда сез дә бар идегез. Сез бу берләшүдән нәрсә дә булса көтәсезме, әллә бу – бернинди дә үзгәреш бирмиме?

Беренчедән, шулай буласы вакыт агышы белән билгеләнеп килә иде. Бу – «власть» вертикале дип аталган күренешнең бер чагылышы. Иҗтимагый оешма буларак, Язучылар берлеге бу очракта зур агачның бер яфрагы кебек кенә. Бүгенге көндә яшәеш нык үзгәрде, 90 нчы елларда актуаль булган әйберләр илнең төп законнарына буйсындырылды. Язучылар берлеге үзе дә хөкүмәт тарафыннан оештырылган, аның безнең илдәге яшәеше дә хөкүмәт ярдәменә мохтаҗ. 90 нчы еллардан бүгенгегә кадәр дә шулай булды, чөнки аның актив эшчәнлеге оештыру мәсьәләләренә бәйле, финанс чыгымнары сорый. Язучылар берлегенең Тукай залы, китапханәләре булган менә дигән бинасы бар, җитәкчелек аппаратында байтак кеше эшли, Казаныбызда һәм районнарда ай саен диярлек әдәби кичәләр, очрашулар булып тора, китаплар чыгарабыз һ.б., һ.б. Болар хөкүмәт ярдәмендә генә эшләнә ала. Бойкот игълан итик, дигән коллегаларыбыз да булган иде, ләкин, тәвә кошы кебек, башны комга тыгып кына калып булмый...

...артың күренә. Әйтемнең азагы шулай бугай.

Әйе, дөрес әйтәсең. Нәтиҗәсе билгеле: «Сез – иҗтимагый оешма, үз көнегезне үзегез күрегез», – дисәләр, без нишлибез? Хезмәт хакы түләнмәсә, үз хисабына кем эшләп йөрсен? Ә инде Россия Язучылар берлегенә кушылуның эчтәлегенә килгәндә, зур үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Бәлки, рус теленә тәрҗемә итү эше артыр. Мәсәлән, мин Идел буе халыклары әдәбияты белән бик аз таныш – шуңа борчылам. Миңа ул эшем өчен кирәк: татар әдәбиятын төрле чорларда иҗат иткән күрше халыклар әдәбияты белән чагыштырып өйрәнергә телим. Рус теленә тәрҗемәләрен эзлим, табуы кыен. Бәлки, бу эш азмы-күпме системага салыныр, танышу мөмкинлеге артыр.

Совет чорында Кайсын Кулиев, Давид Көгелтинов, Мостай Кәрим, Чыңгыз Айтматов һәм башкаларның әсәрләрен рус һәм татар телләренә тәрҗемәдә укый идек. Алар шуның белән ил күләмендә яңгыраш алдылар. Бүгенге көндә Муса Җәлил, яисә башкортларның Мостай Кәриме (ул да татар инде) кебек илкүләм танылган кем бар? Ә бит талантлы әдипләребез бар. Бар... 60 нчы елгылар буынын Андрей Дементьев һәм Андрей Вознесенскийлардан ким дип әйтмәс идем...

Өч фамилия әйтегез.

60 нчы елгылар буыны дип әйтәбез икән, шигърияттә – Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, өлкәнрәкләрдән Илдар Юзеев, Әхсән Баян, яшьрәкләрдән Мөдәррис Әгъләм һәм Зөлфәт, Саҗидә Сөләймәнова һ.б. күздә тотам. Дөрес, рус дөньясы кайберләрен, әйтик, Әгъләмне авыррак кабул итәр... Тукайны аңлап бетермәгән кебек...

«Тукай кебек»не ничек аңларга?

Чөнки татар рухы, татар моңы, татар сыкравы белән бәйле иҗатны рус укучысы аңлап, тоеп бетерми. Алар татар кебек михнәтле язмышка дучар булмаган, әдипләре дә шуны сызлану аша чагылдырмый диярлек. Дөресрәге, алардагы сыкрану башка...

Дәвам итим. Прозада – Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Миргазиян Юныс, Мөхәммәт Мәһдиевне югары бәялим. Мөхәммәт абыйны шулай ук авыр кабул итә рус дөньясы. Мәһдиевны татар үзенеке дип саный, чөнки аның әсәрләрендәге сурәтле дөньяны аңлар, кабул итәр өчен, татар булып туу кирәктер. Аны укып, бакчадагы бәрәңге сабагы сынган тавышны ишетәбез, арыш басуындагы икмәк исен тоябыз, төтене дә күңелгә якын бит. Бүгенге шәһәр баласы моны аңламый. Башка милләт кешесе дә шулайрактыр. Якынрак чор прозасында Нурихан Фәттах, Мәхмүт Хәсәнов, Фоат Садриев, Ринат Мөхәммәдиев, Марсель Галиев, Факил Сафин...

Драматургиядә Хәй Вахит, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Ризван Хәмид, Шәриф Хөсәенов билгеле... Бүгенгебезгә киләбез икән, Зөлфәт Хәким һәм Мансур Гыйләҗев исемнәрен атар идем. Алар янәшәсендә Илгиз Зәйниев та уңышлы иҗат итә. Мин атаганнарның берничәсе булса да ил күләмендә яңгырашка лаек дип саныйм. Атаган прозаикларны Астафьевлар, Распутин, Абрамов, Залыгиннар белән янәшә куяр идем. Кызганыч ки, алар – Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еникиләр – үз вакытында тиешле бәя алмаганнар, «обоймага» кереп китмәгәннәр...

Башкалар кергәндер... Һәм керүләренең нәтиҗәсе шулайрак булгандыр...

Юк, дип беләм. Партия номенклатурасы һәм аның кул астында булган СССР Язучылар берлеге милли әдәбиятлардан талантларны эзләүдә күрсәтелгән юл белән генә барган. Барыбыз да белгән 15ләп кешедән торган исемлек булдырганнар, ә башкалар читтә калган, дип уйларга нигез бар.

Син куйган сорауга килсәк (Язучылар берлеге темасында калган идек. – авт.), язучының иреген беркем чикләми. Дөрес, элек басылу-басылмау дигән әйбер бар иде. Мәсәлән, Салих Баттал, Нурихан Фәттах кебекләр халык-тел язмышына бәйле «тиешсез» мәсьәләләрне күтәргәннәре өчен кысрыкланганнар, әсәрләрен басмаганнар һ.б. Бүгенге интернет заманы – халыкка җиткерер фикерең бар икән, ишеттерә алмыйм, дип аптырый торган түгел. Иҗатың талантлы булсын...

Кызык инде сез: элек, китап бастырып, уч тутырып гонорарын алганнар, хәзер бушка интернетка куярга тәкъдим итәсез...

Башка чара юк. Кызганыч ки, аның гонорары да күп түгел бит. Бер китап өчен 50-60 мең сум түлиләр икән – 1 айлык хезмәт хакы. Мин моны, Россия Язучылар берлеге басымы астында калабыз, дип зарланулар булса, дип әйтүем инде. Басым, дигәннән, анысы элек тә булган, хәзер дә бар, аннан котылып булмый. Ил белән идарә итү билгеле бер идеология булдыруны таләп итә, аннан качып та булмый.

Бая Мәһдиевны искә алдыгыз, шуңа сорыйм әле: быел аның әсәре буенча фильм төшерелде. Әдәбиятны кино сәнгатенә күчерүгә ничек карыйсыз – саклаумы, нидер югалтумы?

Соравыңда ук икеләнү, борчылу авазын ишетеп калдым. Мин проза әсәрләренең сәхнә яки кино теленә күчерелүен, һичшиксез, хуплыйм. Язучы иҗатын сәнгатьнең башка төре аша халыкка җиткерүнең уңышлы юлы. Дөрес, режиссер һәм сценаристка зур таләп булырга тиеш – авторның әсәренә алындыңмы, язучының төп фикере сакланырга тиеш. Фатих Хөсни, Әмирхан Еники яисә Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең кыйммәтен, заманчалыгын аңлаган режиссер гына моңа алына дип беләм. Ә инде әлеге кино ничек килеп чыга – күп нәрсәгә бәйле. Соңгы вакыттагы кинофильмнардан фикер йөрткәндә, билгеле бер тәҗрибә тупланырга тиеш, аннары гына тулы канлы фильмнар төшерелә башлый. Сан сыйфатка күчә. Әлегә татар киносы рус телендәге кинофильмнардан нык калыша. Шулай да монда, югалтуга караганда, табу барыбер күбрәк, дип саныйм. Кинофильм билгеле бер күләмдә китапка да кызыксыну уята бит.

Ягъни, әсәр мотивлары буенча яңа әйбер чыгаруга сез каршымы?

Анысы аның башка әйбер буладыр. Автор үзе юк икән, өлешен, кисәген генә алырга ярыймы-юкмы дип сорап булмый бит. Туфан абыйның кызы Әлфия ханымның кайбер театр режиссерларына булган тәнкыйте шуның белән бәйле. Әлбәттә, әсәргә ниндидер үзгәрешләр керергә мөмкин, кайвакыт кирәк тә була. Ләкин мин терәк баганасын, үзәген саклау ягында. Бүгенге кино сәнгатенә киләбез икән, кызганыч ки, мин бөтен әсәрләр белән таныш түгел, «Ак чәчәкләр», «Кеше китә – җыры кала» кебекләрен телевизордан карадым. Кинолардан соң, әлеге китапларны укыгач кичергән күңел халәте тумады шул. Миндә икеләнүле хис-кичереш – бу безнең кино сәнгатенең камил булмавы белән бәйледер. Аңа сценарийның камиллеге дә, киноның гомум сыйфаты да керә...

Танылган башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстанның Юлаев исемендәге дәүләт премиясен алды. Ул – безнең Тукай премиясенә тиң премия. Бездә әле ул премияне Айгизнең яшьтәшләре алганы юк. Монысы – соравымның сүз башы иде. Әйдәгез, дәүләт премиясе турында сөйләшеп алыйк әле.

Каршылыклы тема инде бу. Бу темага бәхәсләшкән дә булды. Айгизнең иҗаты белән мин бигүк таныш түгел, яшь, талантлы егет икәнен беләм. Бүләккә лаек булган икән, котлыйм, билгеле.

Тукай бүләгенә нисбәтле карашым болай. Алтын урталыкны табу кыенрактыр, шулай да, Тукай премиясе ниндидер әсәрләр өчен диелсә дә, авторның тулаем иҗатын күздә тотып бирелә. Бәлки, бу – кирәктер дияр идем дә, синең «Хәзерге яшьләр картаеп беткәч кенә алырга тиешләрмени?» дип сорыйсыңны белеп торам. Күрәсең, шулайдыр.

Мин яшьләргә каршы килмим, алар арасында талантлы яшьләр барлыгын күрәбез: Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Рөстәм Галиуллин, Булат Ибраһимов, үзем яратып укый торган тагын берничә исем атарга була. Күреп беләбез, аралашып яшибез. Шул ук вакытта Тукай бүләгенә лаек дип, татар әдәбиятының казанышы буларак бәяләнә ала дип, әлеге яшьләрнең кайсы әсәрен күрсәтер идек? Шушы сорауны куябыз да икеләнеп калабыз, минемчә, әлегә юк. Шул рәвешле Тукай бүләге шундый төсмер ала ки...

...Без аны Ләис Зөлкарнәйгә бирәбез...

Кемгә бирелсә дә, шунысы да бар: бүләккә тәкъдим ителгән авторлар һәм аларның иҗаты турындагы бәхәс бераз берьяклы бара – танышлары күп булса һәм дәрәҗәле урын биләсә, аның турында 10-15 мәкалә чыга, ә инде яшь кеше куелса, аның йогынтысы булмаса, әсәрен укып мәкалә язучылар 2-3 саны белән чикләнә. Дөнья шулай яратылган ки, моннан качып булмый, бездә яраклашу бик күп.

Икенче яктан, газета-журналларда мактау белән генә шөгыльләнәбез, тәнкыйтьнең йомшак икәнлеге инде билгеле. Үзем дә шул өлкәдә эшләгәч, мине дә тиргиләр, мактау белән шөгыльләнәсең, дип тә әйтәләр, тәнкыйтең аз, диләр. Мәкалә язганда «Яңалыгы нәрсәдә? Автор бу әсәре белән нәрсә алып килә?» дигән сорауга сирәкләр җавап бирә. Күпчелек «әһәмиятле тема, милли герой, сурәтләве матур» дию белән чикләнә. Теләсә кайсы авторның теләсә кайсы әсәре турында, исемнәрен генә үзгәртеп, нәкъ шуны яза алабыз, хәтта яңа гына әдәбиятка килгән һәвәскәр турында да. Әһәмиятсез тема бармыни? Ярату, мәсәлән, бөтен әсәрдә бар – әһәмиятсез темамыни? Яшәеш яратуга нигезләнгән икән, берничек тә әһәмиятсез тема була алмый. Ә инде әсәрне укыганнан соң, геройларның яратуы мине ышандырамы, үзләренә генә хас хис-кичерешләре чагыламы, китап укучы буларак миңа килеп җитәме – монысы икенче әйбер. Ярату турында миллионлаган әсәр язылган. Яңа сүз әйтү өчен билгеле сүзләрдән шундый сурәт тудыр – «Аһ, шәп бит!» дип сискәнеп китсеннәр. Равил Фәйзуллинның: «Мин сиңа йомшак таң җиле юллаган идем» дигән шигъри юллары онытылмый бит. Яки Тукайның «Галибәнә яктырып ал таң ата, Моңланып, хәсрәтләнеп ялкау гына ак ай бата» диюендә нинди сурәтләр! Кем генә битараф калыр икән. Гафу, читкә киттем.

Читкә китсәгез дә, бик матур итеп киттегез. Ярый соң, кайтып дәвам итик: өченчедән?

Өченчесе – бәяләүчеләр. Бу турында күп тапкыр әйтелде һәм язылды: кемнәр алар һәм ничек эш итәләр? Синең матбугатка чыккан язмаларыңнан да күренгәнчә, Тукай премиясе комиссиясе составында татар әдәбиятын укып белмәгән кешеләр бар. Яртысына якыны.

Күбрәктер...

Юк, берничәсе, дип әйтик инде. Димәк, алар кемдер хуплаган фикерне яклап кул күтәрә, дигән сүз. Ә ул фикер һәрвакыт объектив булмаска да мөмкин. Без моны беләбез... без әйтә алмаганны кайчагында син кычкырып та әйтәсең, язып та чыгасың. Ә без әйтеп бетерә алмыйбыз кебек.

Ә нигә әйтеп бетерә алмыйсыз? Үзегез бая әйткәнчә, нигә мактау белән шөгыльләнәсез? Сез инде – күптән күпкә ирешкән шәхес һәм, күңелегез кушып, кемнедер сүгеп язсагыз да, сезгә мөнәсәбәт тамырдан үзгәрми.

Мәкаләләрнең ике төре бар. Берсе – юбилейларга бәйле һәм Тукай бүләгенә тәкъдим ителү мәкаләсе. Анда иҗатның яхшы якларын күрергә һәм күрсәтергә телисең. Икенчесе – үзең укып чыккан әсәргә мөнәсәбәт белдерү. Андый вакытта төп максатым – авторның үзенчәлеген, әсәрнең уңышлы якларын табу. Шуның белән бергә, гомумиләштереп булса да, 1-2 абзацта әсәрнең кимчелекле якларын әйтергә тырышам...

Бу – мәкаләнең уннан бере була инде, мөгаен.

Шулай гына инде. Андый вакытта «бу җөмлә ошамый» дигән вак детальләргә төшәсе килми, гәрчә авторның тел-стилендә кытыршы урыннар күренеп торса да...

Сез аны «бар кебек күренә» дип йомшартасыз әле.

Әйе, алай да булырга мөмкин.

Кешене рәнҗетүдән куркасызмы?

Кешене рәнҗетергә ярамый. Рәнҗетү – гаделсез эш-гамәл белән бәйле, ә усал тәнкыйть – рәнҗетү була алмый, гадел бәя-анализ булганда. Бу очракта әсәр авторы белән танышлык комачаулыйдыр. Без – татар әдипләре – бер-беребезне беләбез. Шуңадыр ачыктан-ачык усал итеп әйтеп бетерү кабул ителмәгән. Икенчедән, бу – мөнәсәбәтләр бозылуга китерә торган әйбер. Өченчедән, күрәсең, характерым белән дә бәйле.

Ягъни, мөнәсәбәтләр бозылуга китерү – тәнкыйтьләнгән кеше тәнкыйтьне дөрес кабул итми, «рәхмәт, күземне ачтың» дип әйтми...

Әйтмиләр. Дөрес кабул итмиләр. Минем тәнкыйтьне кабул итүчеләр юк, дип әйтергә мөмкин.

Сез, фәнни эш буларак, драматургия белән шөгыльләнәсез. Соравым шундый: драматургия – әдәбиятмы?

Әлбәттә, әдәбиятның бер төре. Басылып чыккан яисә кулъязмада күпчелек пьесаларны укып барам, ә аларның 20 проценты гына сәхнәгә куела. Бәлки, тагы да кимрәктер.

Бүгенге драматургия да тәгаен әдәбиятмы?

Бүгенге драматургия дә сүз сәнгатенең бер төре буларак яши. Әдәбият тарихының 7 нче, 8 нче томнарында 90 нчы еллардан алып бүгенге көнгә кадәр без яхшы белгән драматургларга бәя бирелә, әдәби процесска күзәтү ясала.

Бүгенге драматургиягә бәя бирик инде бер уңайдан, Әлфәт абый, драматургия һәм әдәбиятның башка жанрларына кагылышлы бәйге комиссияләрендә дә еш катнашасыз.

Әйе, соңгы елларда проза һәм драматургия буенча әдәби конкурслар комиссиясенә кертәләр. Үзем сорап түгел, әмма кертәләр икән, каршы килмим. Конкурсларга килгәндә, прозага бәйле мәкаләләрем дә чыкты, гомумиләштереп, болай дип әйтер идем: сан ягыннан начар түгел, роман кебек зур күләмле әсәрләрнең күплеге бүгенге әдәбиятның торышын билгеләргә ярдәм итә. Еш кына «Моннан 5-6 ел элек булган беренче конкурсларда призлы урын алган әсәрләрне бүген дә кабаттан укыйсы киләме?» дигән сорауны куям. Кызганыч ки, күпчелеген – юк. Димәк, ул әсәр вакытлы күренеш булып кала, алдагы чорга азы гына үтә, дигән сүз. «Шактый йомшак әсәргә 1 нче урын биргәнсез», – дигән тәнкыйть сүзләре дә килеп ирешә. «Үткән конкурста Әлфис Гаязовның «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?» романына нигә беренче урын бирдегез? Көпшәк бит», – дип турыдан-туры әйткәннәре булды. Беренчедән, урын билгеләгәндә без берничә кеше булгач, һәркем үз бәясен бирә. Бер үк әсәргә кемдер 1 нче, кемдер 3 нче урынны бирә, балларны кушкач, ул алдагы урынга чыга – алай да була. Икенчедән, укыган әсәрләрдән чыгып эш итәбез.

Димәк, калганнары тагын да көпшәгрәк...

Әйе, бу әсәр башкалардан уңышлырак булып тоелган, шуңа югары бәяләгәнмен. Башкалар белән чагыштырып балл куелган, әмма бу – әлеге әсәр әдәби процесста мөһим урын алып тора дигән сүз түгел. Бәлки, әйткәнем дә булгандыр, проза әсәрләрендә бертөрлелек күп очрый. Татар әдипләрендә миллилек төшенчәсен берьяклы аңлау, шуңа артык басым ясау күзәтелә кебек. Минем әсәрем милли әсәр дип әйтелерлек булсын дип, урынлы-урынсыз...

Артык тырышып җибәрәләр.

Әйе, «тырышып җибәрәләр», әмма куштырнаклар эчендә. Герой урынлы-урынсыз үткән буыннарын искә ала башлый, йә милли бәйрәмнәрне искә төшерә. Әнә, шулай үзен милли герой итеп башкалардан аерып куя. Авторның аны милли герой итеп күтәрәсе килә, ләкин әсәр эчтәлегендә вакыйгаларның табигый агышына ул ярашмый. Әйтик, характерыннан, алдагы эш-гамәлләреннән чыгып караганда, әлеге герой хатын-кызлар турында күбрәк уйланырга тиеш. Автор аны, көчәнеп, милләт язмышы турында «уйланырга» мәҗбүр итә. Әдипләребезгә башка халыклар өчен дә кызыклы булган тема-проблемаларга чыгу җитми. Соңгы елларда гаилә-нәсел, ир-хатын хыянәте, картлар йорты кебек темалар күп урын ала. Бер үк язмышлар, кабатланган геройлар...

Драматургиягә килгәндә, 2022 һәм 2024 еллардагы «Яңа татар пьесасы» конкурсларын яхшы хәтерлим. Беренче туган сорау: 8-9 әсәр призлы урыннар алып, шактый зур күләмдә премияләр белән бүләкләнеп тә, аларның сәхнәдә куелмавы... 2022 елдагы конкурстан Рөстәм Галиуллин әсәре куелуын беләбез – ул Мәдәният министрлыгының махсус премиясен алган иде. Мансур Гыйләҗевның конкурста катнашкан әсәре Әлмәт театрында куелды, дип беләм. Шуның белән бетте. Бәлки, мин белмәгәне бардыр. Ләкин, ничек кенә булмасын, бу әсәрләрнең барысын да режиссерлар бүлешеп алырга тиеш иде кебек. Нигәдер, бәйге үз максатына ирешми. Бәлки, ул әсәрләргә вакыт узгач та әйләнеп кайтырлар, Илгиз Зәйниевның «Туган-тумача»сы, язылуына 15 елдан артык вакыт үткәч («Яңа татар пьесалары» җыентыкларында бар), репертуарны тота торган спектакльгә әверелде.

2024 елдагы әсәрләр дә театрлар игътибарыннан читтә калмасын дип борчылам. 60лап әсәр арасыннан иң яхшылары дип сайлап алсак та, аларның сәнгати югарылыгы төрлечә, шуңа да уртакул әсәрләр призлы урынга лаек була. Ничек кенә булмасын, драма әсәрләре белән күбрәк таныш булудан чыгып әйтә алам, кызганыч ки, драматургиябез хәзергә йомшак. Бу инде Нияз Игъламовтан башлап әйтелеп килгән фикер – сан бар, сыйфат җитми.

Сан һаман сыйфатка күчә алмый, димәк.

Күчә алмый. Бераз шикләнү дә туа: 60тан артык әсәр килсә дә, яртысыннан артыгы беренче укылыштан ук төшереп калдырылды, 60 дигәнебез җиңел генә 30га калды. Үзең дә беләсең – кайберләрен укыганың да бар. Шул 30 арасыннан сайлап алуга килгәндә, анда да тема бертөрлелеге: ятимнәр, фаҗигале мәхәббәт тарихы, авыллар бетү, ир белән хатын хыянәте, картлар йорты һәм сырхауханәләр кабатлана. Тагын бер әйбер – авторларыбыз классик татар драматургиясен, пьеса ясалышын, сюжет-композиция төзелешен, конфликт һәм аның геройларга бәйле үстерелешен, хәрәкәт тудыруның бөтен тирәнлеген аңламый кебек тоела. Шуңа күрә дә режиссерлар һәм драматурглар арасында бара торган бәхәстә режиссерның ролен кире какмыйм, ләкин яхшы спектакль нигезендә яхшы драматик материал ятарга тиеш, дим – драматургның ролен һич кенә дә киметмим. Режиссерларның үзләре әсәр ясап чыгаруы вакытлы күренеш кебек тоела. Барыбер, киләчәктә драматургия материалы нигез булып торыр, дигән фикерне яклыйм.

Хәзер режиссер белән драматургның тандемда эшләп, бергә спектакль тудыруын күрәбез. Мәсәлән, Айдар Җаббаров белән Резеда Гобәева пьесаны эш процессында тудыралар.

Белеп әйтәсеңме? Бәлки, Резеда язган пьесаны спектакль итеп кую барышында төзәтмәләр генә кертәләрдер.

Идея бергә туа да эш процессы бергә бара кебек. Илгиз Зәйниев тегесен дә, монысын да үзе башкара – яза да, куя да. Йолдыз Миңнуллина Әлмәттә Хәсән Туфан белән Клара Булатова тарихы буенча спектакль әзерләде – барысын да үзе эшләде: язды да, куйды да.

Руслардагы «Театр.док...»

Туфан Имаметдинов гомумән драматургия әсәрләре белән эшләргә яратмый – үзе дә әйтә иде. Спектакль куелу процессында туган драматургия әдәби әсәр буларак таныламы, дип тәгаенлисе килеп кенә соравым иде.

Моңа кадәр әдәбият булып килде. Проза, поэзия белән янәшә матур әдәбиятның бер төре, дибез. Мисал өчен, мин мәктәп елларында пьесалар күп укый идем, яратып укый идем, аннары радиоспектакльләр тыңлый идем, аерыла алмыйча...

Мин дә укый идем.

Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин әсәрләрен сәхнәдә күргәнче укып белә идем.

Яхшы. Әлфәт абый, сез күп укыйсыз, бөтен укый башлаган әсәрне азагына кадәр укыйсызмы? Төрле сәбәпләр аркасында, «чукынып китсен» дип, укып бетермичә ташлый аласызмы? Әллә «көпшәген» дә укып бетерергә тырышасызмы?

Минем характерым шундый – әсәрне, начар булса да, укып бетерәм. Игътибар иттеңме икән, конкурсларда бәя биргәндә «әйе-юк» димичә, берничә җөмлә белән булса да бәя бирергә тырышам: уңай ягы, йомшаклыгы...

Вакытыгыз кызганыч түгелме?

Түгел. Ул минем эшем белән бәйле: байтак әсәрләр конкурсларда укыла. Соңгы конкурста 23 роман катнашкан икән, китап булып та, журналда да шулар чыга бит инде. Конкурста бер укылганнарны мәкалә язу өчен кирәк булса, кабат укыйм. Яки әдәби күзәтү өчен кирәк була. Бүгенге көн прозасы турында аналитик белешмә кирәк икән, кайсыдыр әсәрләрне укып чыгарга мәҗбүр булам. Көпшәк тоелганнарын да укырга тиеш булам.

Гафу, шулай да сорыйм: аты-юлы белән сүгенеп атып бәргән бармы укып бетергәч?

Юк инде, автор бит бәяләнсен өчен конкурска бирә. Шул уңайдан, татар язучыларында сүгенү сүзләре кергән әсәрләр юк, миңа очрамады.

Шундыйрак хис булганда нишлисез?

Китапларның төрлесен укырга туры килә. Кайчагында нәшриятлардан да бәя бирүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, «Рухият»тән. Шактый усал тәнкыйтьләгәнем дә була. Болай дип әйтер идем: уңышлы ягына күбрәк тукталып, тәнкыйди якка аз урын бирүнең тагын бер сәбәбе бар – мин теге яки бу китап басылып чыгуга каршы килә алмыйм. Миңа ике китап биреп, сайларга кирәк, дисәләр, ул вакытта аларны сайлап, объектив бәя бирер идем. Китап нәшрияты планына кергән икән, уртакул китап булса, мин аны биеккә дә күтәрмим, шул ук вакытта салып таптамыйм да. Анда образ бар, сюжет бар, татарга хас әдәп-әхлак бар, мелодраматик рухтагы гадәти әсәр...

«Ярый инде шунда» категориясендәге әсәр...

Ул укучыны начарга өйрәтми. Бөтенесендә дип әйтерлек гыйбрәтле язмыш сурәтләнә. Дөрес, яңалык алып килми. Әмма укучыларның бер өлеше әлеге язмышлар турында «ах-ух» килеп укый бит. «Бу әсәрне бастырырга тәкъдим итмим» дип сирәк әйтелә шул.

Бәлки, «тәкъдим итмим» дип әйтеп, татар әдәбиятына күбрәк файда китерәсездер. Алай дип уйлаганыгыз юкмы?

Уйлыйм, билгеле. Әмма... Күз алдыңа китер, кулга килеп кергән кулъязма – әсәр буларак шактый төгәл, укыла да. Бу әсәр басылып чыкмаудан әдәбиятка зыян килмәгәнен дә аңлыйсың. Ә бит башкалары да шул ук уртакул дәрәҗәдә. Берсен кире каксаң, башкаларын да борырга кирәк. Әнә шулай уртакул бәя бирелә.

Аның каравы, намусыгыз чистарак булып калыр иде.

Авырткан җиргә тиясең. Шулай да синең белән килешәм, тәнкыйтьче, башкаларга карамыйча, үзенең дәлилле сүзен әйтергә тиеш.

Татар әдәбияты тарихына әйләнеп кайтыйк әле. Ул ничәнче еллар белән туктала?

Томлыкларның 8 нче томында XXI гасыр башы әдәби процессына бәя бирелә. Гомум күзәтүләрдә хәтта 2020 елда басылып чыккан хикәя-повесть исемнәре дә очрап китә. Яңа гасыр башында әле 90 нчы елларның көчле рухы, милли күтәренкелек сакланып килә, гәрчә борчылу, сызлану аһәңе көчәя бару да урын ала.

Зифа Кадыйрова кебек халык укыган, ләкин Язучылар берлегендә булмаган язучыларны әдәбиятчылар таныймы? Алар татар әдәбияты тарихында бармы?

Соңгы 10-15 елда Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина кебек авторларның әсәрләренең яратып укылуын беләм. Икесенең дә 2шәр повестен укыганым бар. Әлеге әсәрләр, нигездә, массачыл әдәбиятның бер үрнәге. Ягъни, алар укучы ихтыяҗына җавап биреп языла, кызыклы-гыйбрәтле язмышлар урын ала. Алгы планга сюжет борылышлары, герой язмышындагы интригалар чыга.

Бер укый башлагач, герой язмышы белән кызыксынып, укып бетергәнеңне сизми дә каласың. Мин мондый әдәбиятны һич кенә дә кире какмыйм. «Зифа Кадыйрова язучымыни?» дигән сүзләр 10 еллар элек яңгыраганда, яклап чыкканымны хәтерлим. Андый әдәбият булырга тиеш. Укучысы бар икән – язылсын, басылсын! Әмма әлеге әсәрләр әдәбиятка яңалык алып килми: охшаш сюжетлар, геройлар белән очрашабыз. Әйтик, рус әдәбиятында да «детективлар», «бульвар романнары», «фантастика», «хатын-кыз романнары» һ.б. жанрлар бик нык үскән. Алар уй-фикер көрәшен түгел, бәлки, җиңел укуны күздә тота. Мисал өчен, Заһир Бигиевнең «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы детектив жанрда язылган. Хәзерге әдәби процесска нисбәтле мондый әсәрләргә без максатчан тукталмыйбыз.

Ни өчен?

Без әдәбиятның үсеш-үзгәрешенә йогынты ясый торган, билгеле бер яңалык алып килә торган әсәрләргә тукталуны максат итәбез. Әйткәнемчә, мондый әсәрләр яратып укылса да, алар әдәбиятка яңалык алып килми.

Массачыл әдәбиятны тикшергән хезмәтләр бармы?

Әлегә юк. Бездә моңа кадәр фантастика жанры үрнәкләре генә бар иде. Атилла Расихның «Бәхет орлыклары», Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары», Адлер Тимергалинның чит планеталар турындагы әсәрләрен күпләр беләдер. Алар билгеле бер дәрәҗәдә бәяләнде.

Планыгызда бармы?

Юк, чөнки без сүз алып бара торган мелодраматик эчтәлекле әсәрләр яңа гасырда гына активлашып китте. Әдәби процесста алар бик аз урын алып тора.

Ә бу – дөресме, сезнеңчә? Ничек тиешлеген белмим – сорыйм гына.

Киң планда караганда, өйрәнү әйбәт инде. Әмма ел саен татар телендә 100 китап чыга икән, аларны укып бару мөмкин түгел. Без алгы планга әдәби барышны традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык чагылышыннан бәяләүне куябыз. Мин массачыл әдәбиятны магистраль юлдан читтә димим. Әйтик, Зифа Кадыйрованың 3-4 әсәре театр сәхнәсенә менде. Шуңа да андый әсәрләрне дә кире кагу була алмый. Дөнья әдәбиятында шундый детективлар бар, алар иң яхшы классика үрнәгеннән дә популяррак. Бертуган Вайнерларның атаклы «Место встречи изменить нельзя» әсәрен һәм киносын кем генә белми? Аерым шәхесләребез бар икән, «хатын-кыз әдәбияты» дип, «детективлар» дип, аларны өйрәнергә кирәк һәм тиешлебездер, кызганыч, фәнни көчебез аз, өлгереп тә булмый.

Сан ягыннан дигәннән, дәвамчыларыгыз бармы һәм кемнәр?

Татар әдәбияты белеме бүлеге татар әдәбияты тарихын борынгыдан бүгенгесенә кадәр өйрәнә. Бүлектә 6 хезмәткәр эшли: 3 фән докторы, 3 фән кандидаты. Бу урында «татар телле фән» төшенчәсенә дә килеп чыгабыз. Уңышлы гына эшләп киләбез дип саныйм. Киләчәк мәсьәләсе шактый авыр, катлаулы һәм каршылыклы. Фән ул яшь буынны үстерүгә бәйле. Безнең бүлеккә ел саен 2 аспирант алу мөмкинлеге бар, әмма теләүчеләр шактый авыр табыла.

Ни өчен? Перспектива күрмиләрме?

Төп сәбәп – перспективасы юк, чөнки кандидатлык диссертациясе яклап, галим-голәмә дәрәҗәсенә ирешкәннән соң, «Кайда эшлим? Кем булам? Нинди хезмәт хакы алам?» дигән сораулар туа. Кызганыч, без шундый шартларга куелган, татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә эшләү мөмкинлеге булган оешмалар бик аз. Безнең институттан тыш, Казан федераль институтында татар әдәбияты кафедрасы бар, анда 7 укытучы эшли дип беләм. КФУның Алабуга институтында бүгенге көндә 4 кеше эшли, кызыксынып сораган идем: алары да яртышар ставкада, димәк, 2 кешелек урын. Чаллы педагогика институтында чиста татар бүлеге юк, алар рус филология бүлеге эчендә генә эшлиләр...

Бөтен республикада 20ләп кенә әдәбиятчы галим бар булып чыгамы?

Санны беләсең килә икән, исәпләп карыйк: безнең институтның төрле бүлекләрендә 15ләп, тарих һәм энциклопедия институтында 5-6 кеше, КФУда һәм филиалларында 11-12 кеше. Шул рәвешле 30га тулабыз кебек. Бу – бик шартлы сан, чөнки әдәбият буенча диссертация яклап та, башка эш белән шөгыльләнүчеләр булган кебек, республикадагы вузларда берничә кеше эшли. Уфа һәм Стәрлетамак уку йортларында 10 якын кеше бар дип беләм. Татар телендәге фәнне үстерү өчен Каманың аръягында – Чаллыдамы, Әлмәттәме – безнең институтның филиалын ачып булыр иде кебек.

Аны оештырырга мөмкин булуын җитәкчеләр беләме? Әллә бу – әлегә сезнең башта гына туган идея булып каламы?

Минем башта гына туган идея.

Әдәбият белеме бүлеге тагын ни белән шөгыльләнә?

Безнең төп эшебез дәүләт йөкләмәсе белән бәйле. Ул 2 төрле булып, берсе аның теория белән бәйле фундаменталь тикшеренүләр алып бару. Һәр хезмәткәр аерым бирелгән темалар буенча эшли, аның нәтиҗәсе буларак фәнни җыентыклар, монографияләр дөнья күрә. Икенчесе – гамәли тикшеренүләр, без сүз алып бара торган 8 томлык шуңа карый. Эш барышында бүлек хезмәткәрләренә аерым күзәтү темалары яисә әдипләр иҗаты буенча фәнни мәкаләләр язу бурычы куелды. Әйтик, минем тема – ХХ гасырның икенче яртысында татар драматургиясендә жанр һәм стиль тенденцияләре белән бәйле. Нәтиҗә буларак, шушы тема буенча монография языла. Әдәбиятта бит ул язучының шушы чор турында язганнары, халык яшәеше, теләкләр, омтылышлары туплана, халыкның фәлсәфәсе шунда саклана. Теге яки бу чордагы халык тормышын беләсең килсә, аның үткәндәге әдәбиятын укы, диләр.

Соңгы елларда гамәли эшчәнлеккә игътибар артып, үткәндә һәм бүгенге көндә иҗат иткән шәхесләргә бәйле төрле чаралар үткәрәбез: классиклар юбилейларына бәйле конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар һ.б. Болар, бер яктан, аларны өйрәнүгә игътибарны җәлеп итә, икенче яктан, үзебез өйрәнгәнне башкалар белән дә уртаклашабыз, киң җәмәгатьчелеккә җиткерәбез. Язучылар берлеге, музейлар, китапханәләр, «Татар китабы йорты», уку йортлары һ.б. белән хезмәттәшлек киңәйде. Еш кына әдәбият мәсьәләләренә бәйле эксперт сыйфатында катнашабыз, әдипләр иҗатына, аерым әсәрләргә, кулъязмаларга бәяләмә-рецензияләр язабыз һ.б. Соңгысына бәйле эш төрләре артып, фундаменталь тикшеренүләргә комачаулык тудыруын да әйтергә кирәк.

Әлеге күптөрле чараларда катнашырга тырышам, баш тартканым юк диярлек. Эшчәнлегем татар әдәбияты, мәдәнияте белән бәйле икән, әлеге очрашу-кичәләргә, укучылар, студентлар каршында чыгыш ясарга һ.б. мин дә бармасам, кем бара, дигән принциптан чыгып эш итәм. Бигрәк тә укучылар һәм укытучылар белән даими очрашып торуның кирәклеген яхшы аңлыйбыз.

Галим-голәмә темасында калган идек.

Әйткәнемчә, саныбыз күп түгел – 6 хезмәткәр. Меңьеллык әдәбият өчен бик аз. Бу – аерым чорлар буенча тикшеренүләрнең алып барылмавына да китерә. Мисал өчен, борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты буенча бүгенге көндә белгечебез юк.

Сәиф Сараиларны өйрәнүчеләр юк, дигән сүзме? Ни сәбәпле?

Әйе, рун каберташ язмаларыннан алып, Алтын Урда, Казан ханлыгына кадәрге чорларны өйрәнүче хезмәткәр кирәк. Аспирантларыбызның берсен, уңышлы гына диссертациясен якласа, институтта калдырып, шул чорны өйрәнү мәсьәләсен куябыз. Ул егетебез төрек телен, гарәп графикасын бик яхшы белә. Бу чорларны өйрәнү өчен гарәп-фарсы телләре белән дә кызыксынуы кирәк, чөнки борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты ул Коръән белән, мөселман дөньясы белән тыгыз бәйләнгән, әдәби текстлардагы сүзләрнең бер өлеше гарәп-фарсы сүзләре икәнлеген беләбез. Аларны инде үз вакытында кемнәрдер тәрҗемә дә иткәннәрдер, ләкин бүгенге көндә дә төрле хаталар очрап тора. Киң карашлы, төрле телләрне белгән белгеч бик кирәк.

Аспирантларыгыз да бар икән...

Өметсез – шайтан, ди, мин, барыбер, өмет белән яшим. Бу өлкәдә эшлим икән – өметне югалту килешми. Яшәү рәвешем шундый. Быел бүлекнең 2 аспиранты укуын тәмамлады, аларның эшләре кандидатлык диссертациясе буларак яклауга тәкъдим ителде – бу зур күрсәткеч. Тагын 3 аспирантыбыз бар, шуның берсе быел керде.

Диссертация буларак нинди темалар әзерләнде?

Берсенең темасы – «Туфан Миңнуллин драматургиясендә милли дөнья күренеше», икенчесенеке – «Хәзерге татар прозасында кече жанрлар» (хикәя, новелла, нәсер).

Әлфәт абый, азактан бер «свежий» сорау бирәм. Хәзер халык интернет киңлекләрендә «нейронка» язган хикәяләрне укый башлады. Гомумән, мондый әсәрләргә карашыгыз?

Белүемчә, «нейронка» дип, ясалма фәһем ярдәмендә язылган әсәрләрне атыйлар. Челтәрдәге нейроннарга тема бирелә, алар үзләрендәге мәгълүмат белән уртаклаша. Нәтиҗәдә бирелгән темага бәйле ясалма әсәр барлыкка килә. Роботлар тормышыбызга үтеп кергән кебек, ясалма әсәрләр дә әкренләп тарала башлар инде.

Минем әлегә укыганым юк шул. Әмма бүгенге шәһәр балалары татарча ничек язса, шундый тел белән язылган әсәр барлыкка килер инде. Хәер, белеп булмый, татарча дөрес сөйләм интернет челтәрләренә күбрәк куелган саен, аның сыйфаты яхшырачак бит. Минемчә, андый әсәрләр төзелеше, сюжеты, образлар бирелеше һ.б. буенча төп таләпләргә туры килер, әмма кешегә хас хис-кичереш байлыгына ирешә алмас кебек. Яисә, киресенчә дә булырга мөмкин. Хисләр урын ала, әмма алар әсәрне укучыны ышандырмый, әйтик, ясалма рәвештә «яратам» ди һ.б.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар