«Алдыңа нәрсә киләсен артың белән сизәсең» – Салаватның 36 концерт сезоныннан афоризмнар
«Интертат» Салават Фәтхетдиновның 36нчы сезон концертларында яңгыраган иң кызыклы афоризмнарны җыйды.

Милләт турында:
«Россиядә яшибез, моның белән үзебезне бәхетле дип исәпләргә хакыбыз бар. Европа халкы, башка илләр ниләр кыланганын карагыз. Мин, Россиядә яшәү – безнең өчен зур бәхет, дип саныйм. Татарстанда яшәү – Аллаһы Тәгаләдән бонус. Ә Казанда, үзебезнең Казаныбызда татар булып яшәү – бонус с кэшбэком».
«Без бит «милләт, милләт» дип кычкырырга тырышабыз. Татар теле, татар авыллары сакланырмы, дибез. Татар теле сакласын өчен, сәнәк, балта күтәреп урамга чыгасы юк. Нибары балалар, оныклар белән өйдә татарча сөйләшергә кирәк. Аның башкача юлы юк! Бигрәк тә, чиста татар теле сакласын өчен, икең дә бер милләттән булу мөһим».
Хатын-кызлар турында:
«Шундый хатын-кызлар бар – аларның авызлары иске «Жигули»ның ишеге сыман: бер-икене типмәсәң, ябылмый».
«Хатын-кыз ул баштан үз башында проблема уйлап чыгара. Аннары үзе шушы проблеманы чишә».
«Балык кебек сөйләшми торган хатын кыз эзләсәң – таба алмассың. Андый хатын-кыз әле тумаган».
«Хатыннар өч төрле була: беренчесе – Алладан, икенчесе – Алла белән, ә өченчесе – Аллам сакласын».
«Хатын-кызның аның фамилиясе булмый, аның фамилиясе кияүгә чыккач кына барлыкка килә».

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Авыл турында:
«Мин үземнең балачагымны, авылымны сагынмыйм. Чөнки минем бала чагыма туры килгән авылның сагынырлык бернәрсәсе дә юк. 3нче сыйныфта укыганда чөгендер басуына туңкайтып куйганнар иде, шуннан башлап әле чак турайдык. Гомер буе бәрәңге утап, шешә җыеп, печән чабып, күкәй саттык. Миңа бүгенгесе кадерле, сәхнә арты тулы балаларым, хатыным, зал тулы тамашачыларым утыра. Мин бүгенге белән яшим».
Укыту системасы турында:
«Хәзерге балаларга мәктәптәге указка җитми. Бала-чага әти-әнисен, укытучыны судка бирергә мөмкин. Әйтте диярсез, барыбер берничә елдан үзебезнең элеккеге укыту системасына әйләнеп кайтачакбыз, чөнки башкача мөмкин түгел».
Тормыш турында:
«Татарларда интуиция бик көчле. Алдыңа нәрсә киләсен артың белән сизсәң – менә шул интуиция була».
«20 яшьтә егетләр белән хис идарә итә. 30 яшьтә талант ярылып ятарга тиеш, 40 яшьтә – ныклы гаилә, 50 яшьтә – тәҗрибә».
«Кеше яхшы тормыштан җырламый».
«Яшь барган саен хатыннарга ярарга тырышырга кирәк. Барыр җир юк, кайтыр җир генә кала».

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фахран