news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлдермеш янында питбайкта ауган яшьләрнең хәле турында рәсми аңлатма бар

news_top

9 июль көнне Биектау районының Әлдермеш авылы янында зур юлда питбайкта йөргәндә, абыйлы-апалы бертуганнарның авариягә эләгүен хәбәр иткән идек.

Баштарак, 23 яшьлек кызның 2 аягы да сынган, дигән мәгълүмат чыкты. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте бу хәлгә карата рәсми аңлатма бирде: яшьләр белән бар да тәртиптә диярлек, алар хәтта хастаханәгә дә эләкмәгән.

Рәсми мәгълүмат буенча, Каймар авылыннан чыкканда, юл-патруль хезмәткәрләре номерсыз мотоцикл күреп алган. Питбайк йөртүче егет «туктарга» дигән әмергә буйсынмаган һәм качарга маташкан. Нәтиҗәдә, питбайк «Казан – Каймар» трассасында авариягә юлыккан.

«Татар-информ» язуынча, табиблар 21 яшьлек егеткә беренче ярдәм күрсәткән, аяк-кулларындагы җәрәхәтләрне дәвалаган. Ул да, аның янындагы 21 яшьлек пассажир кыз да хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Питбайк йөрткән егеткә, полиция таләбен үтәмәгән өчен, транспорт йөртү таныклыгыннан башка йөргәне өчен, юл кагыйдәләрен бозган өчен, административ беркетмәләр төзелгән. Мотоциклны махсус тукталышка алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар