Әлдермеш янында питбайкта йөрүче яшьләр авариягә очраган, әниләре полицияне гаепли
Әлдермеш авылы янында трассадан питбайкта баручы яшьләр һәлакәткә юлыккан. Питбайкта ауганнан соң, 2 аягы да сынган 23 яшьлек кыз белән 21 яшьлек егет хәзерге вакытта хастаханәдә.
Зур юлда питбайкта йөрүче яшьләрне полиция хезмәткәрләре очраткан. Мотобатальон, юлда хәрәкәтне туктатуны сорап, аларның артыннын барган. Тик яшьләр хокук саклау хезмәткәрләренең боерыгын үтәмичә, зур юлдан баруларын дәвам итә.
Видео кадрларыннан күренгәнчә, борылышта патруль байкы һәм питбайк бер-берсенә тиеп китә, һәм яшьләр юлга ава.
Питбайктагы яшьләр – энеле-апалы бертуганнар. «Жизнь Татарстана» телеграм-каналы язуынча, яшьләрнең әнисе балаларының хаклы булмавын таный (аларның транспорт йөртү таныклыгы юк), әмма юл һәлакәтендә мотобатны да гаепле дип саный.