Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алдаша»: Җырчы Алсу аерылышканда иренең зур сумма түләве турындагы сүзләрне кире какты

news_top_970_100

Эшмәкәр Ян Абрамов белән аерылышкан җырчы Алсу милек бүлешү мәсьәләсендә иренең юмартлыгы турында сүзләрне кире какты. Эшмәкәр, янәсе, аңа һәм балаларына 2,5 миллиард сумлык активларын тапшырырга вәгъдә иткән. «Peopletalk» басмасының Инстаграм* битендәге бу турыдагы язмага Алсу «Ялганлый» дип бер генә сүз язган, дип хәбәр итә LIFE сайты.

«Бу дөреслеккә туры килми, күрәсең, моны элекке иремнең бозылган абруен коткару өчен, аның пиарщиклары чыгаргандыр», – дип өстәгән соңрак җырчы.

Май ахырында Алсу ире, эшмәкәр Ян Абрамов белән аерылышырга гариза язды. Алар 18 ел бергә яшәгән, 3 балалары бар, төпчекләренә – 7 яшь. Якынча мәгълүматлар буенча, аерылышу сәбәбе – иренең даими хыянәт итүе. Бүген Мәскәүнең Пресненский районы мировой суды аларга дуслашырга 2 ай вакыт биргән. Абрамов вәкиле сүзләренчә, бу хакта дәгъва белдерүче дә, җавап бирүче як та ходатайство биргән. Шулай ук судта эшмәкәр Алсуга һәм балаларына 2,5 миллиард сумлык активларын, шул исәптән Кипрдагы вилласын тапшырырга әзер булуын әйткән. Киләсе утырышы 27 августка билгеләнгән.

Инстаграм* – Россиядә тыелган социаль челтәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100