Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсуның ире аерылышканда хатынына 2,5 миллиард сум бирергә ризалашкан

news_top_970_100
Алсуның ире аерылышканда хатынына 2,5 миллиард сум бирергә ризалашкан

Алсу ире Ян Абрамов белән 18 ел яшәгәннән соң аерылыша. Суд аларны шунда ук аермады, килешү өчен вакыт бирде. Әмма Алсу үзенең карары нык һәм аерылашачагын әйтте инде.

«СтарХит» язуынча, җырчы ире белән бары тик адвокатлары аша гына аралаша – алар хәтта сөйләшми дә. Әмма Ян Абрамов тыныч килешүгә риза булуын белдергән, имеш. Ул хатыны һәм балаларына 2,5 миллиард сум милек бирергә риза. Бу хакта Ксения Собчак хәбәр иткән. Ян Алсуга Кипрдагы 450 миллион сумлык йортны, 500 миллион сумлык бизәнү әйберләрен (алары инде болай да Алсуда икән) бирергә риза һәм 250 миллион сум акча түләргә ризалыгын белдергән.

Ян шулай ук балаларын тәрбияләүдә финанс ярдәме күрсәтергә риза. Алсуның йортында хезмәт күрсәткән 10 кешенең хезмәт хакын түләргә дә әзер. Ә балаларына 771 миллион сумлык пентхаус бирәчәк, имеш. Ян: «Бу – безнең гаиләнең милкен суд ярдәмендә бүлүдән азат итә», – дигән.

«Ә барысы да ничек матур башланды. 18 ел элек Алсу белән бизнесмен Ян тамашачыларны искиткеч туй белән шаккаттырды (ул 3 миллион долларга төшкән). Мин туйда булдым, бу парны яхшы беләм. Бу – ихлас һәм кинолардыгача мәхәббәт тарихы, андыйлар аз була. Балалары тугач (алар өчәү) үзләрен кануннардагы кебек тоттылар. Ул әни булды, ире кулында гына йөртте: кыйммәтле бүләкләр, дөньяның төрле почмакларындагы фейерверклар», – дип яза Ксения Собчак.

Алсу исә «СтарХит»ка: «Минем барысы да яхшы», – дигән. «Әлбәттә инде, мондый нәтиҗәләр белән аерылышырга теләүче ирне табуы кыен. Чын ир итеп тоткан кеше. Әмма мин алар килешер дип уйлыйм, ни дисәң дә, «Гаилә елы» бит», – дигән Собчак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100