Профессор, медицина фәннәре докторы, невролог Ринат Гыймранов Альцгеймер авыруы белән хәтер начар булуны ничек аерырга икәнен аңлаткан. Бу турыда «АиФ» яза.
Беренче билге – кешенең гадәти тәртибе үзгәрү. Сәламәт кеше нәрсәне булса да – мәсәлән китап исемен, танышының исемен – онытырга мөмкин. Табиб сүзләренчә, бу – нормаль халәт. Альцгеймер авыруы булганда, кеше хоббие белән кызыксынмый, кәефе яки аппетиты үзгәрә, социаль активлыгы алмаша.
Икенче фактор – кыска вакытлы хәтер. Альцгеймер авыруы булмаганда, гадәттә зур булмаган, әһәмиятсезрәк детальләр онытыла.
«Альцгеймер: кыска вакытлы хәтер белән проблемалар ачык күренә, кеше мөһим вакыйгаларны да оныта, бер үк әйберне берничә тапкыр кабатлый, вакытта һәм урында ориентациясен югалта», – ди табиб һәм авыру кешеләрнең танышларын да танымый башлавын искәртә.
Моннан тыш, авыру кешеләр яңа мәгълүматны үзләштерә алмый, узган материалны тиз оныта. Аларның логик фикерләү сәләте бозыла. Әгәр кешенең хәтәре генә начар булса, аңа, мөгаен, яңа материал өйрәнү кыен да булыр, ләкин ул, вакыт узу белән, моны эшли алачак.
Профессор сүзләренчә, Альцгеймер авыруын ачыклау өчен, кешене тәфсилләбрәк тикшерү таләп ителә.
Моңа кадәр галимнәр ачыклаганча, физик авыр хезмәт белән шөгыльләнүче кешеләрдә Альцгеймер авыруы барлыкка килү ихтималы башкаларга караганда 15,5 процентка югарырак, диелә хәбәрдә.