Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Ишмурзина санкцияләр аркасында сәхнәгә ачык күлмәк киеп чыгарга мәҗбүр булган

Санкт-Петербург җырчысы концертындагы четерекле хәлгә ачыклык кертте.

news_top_970_100
Альбина Ишмурзина санкцияләр аркасында сәхнәгә ачык күлмәк киеп чыгарга мәҗбүр булган
Салават Камалетдинов

Күптән түгел яшь җырчы Альбина Ишмурзинаның «Минем күңелем – татар иле» дип аталган концерты узды. Чара автор-башкаручы иҗат иткән җыр һәм шигырьләрдән, затлы халык җырларыннан тора. Ләкин күңелне чеметеп алган бер хәл җырчы белән элемтәгә керергә мәҗбүр итте.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә буласы концертның датасын былтыр ноябрь аенда билгелиләр. Кызганыч, Альбина чараны планлаштырганда 16 апрельнең мөселманнар өчен мөһим чорга – Рамазан аена туры килүен исәпкә алмаган. Концертның беренче бүлегендә бик ачык күлмәк киеп чыкты ул. 

Альбинаның күлмәге социаль челтәрләрдә зур ыгы-зыгы тууга сәбәпче булды. 

«Коточкыч… Нинди күлмәк бу?»

«Имиләре төшеп килә инде, матур ди микән?»

 «Просто лифчик кияргә оныткан»,

«Тагын ниләр күрәсе бар икән, я Аллам»,

«Әкәмәт күлмәк булган бу»,

«Карьераны әйбәт башлаган»,

«Әстәгъфирулла, имие дә күренә»,

«Бу җырларга түгел, үзен танытырга чыккан», – дип язалар.

Җырчы Альбина Кармышева исә тупасрак лексика белән … күлмәк бу! Мин бөтен әйберне дә күреп бетердем инде дип уйлаган идем. Яңа күзләр бирегез әле миңа!.. Кызганыч, тавыш белән түгел, ә күлмәк белән танылмакчы булалар», – дип язган.

Җырчы бу күлмәкне узган елның көзендә махсус сайлап, бик ошатып, Казандагы кибетләрнең берсендә 30 мең сумга сатып алганын әйтте.

«Оештыру эшләре белән тулысынча үзем шөгыльләндем. Ыгы-зыгыдан башым әйләнгән, күп нәрсәләр уйланып бетмәгәне белән килешәм. Бу минем өчен зур тәҗрибә булды, алга таба башкачарак эшләрмен.

Маҗараларым ун көн алдан Санкт-Петербург аэропортында башланган иде (Альбина шул шәһәрдә яши). Багажның авырлыгы билгеләнгән күләмнән артып китеп, икеләтә бәя түләргә туры килде. Концертка бер көн кала дәрәҗәле кунакларым өчен чакыру билетларын таратып йөргәндә, аяк киемемнең үкчәсе сынып, аягымны да авырттырдым. Өстәвенә, ул көнне такси белән бәйле буталчык хәлгә юлыктым. Мин чакырган урынга бер үк вакытта 633 номерлы ак төстәге ике машина юлланган булып чыкты. Беренче килгәненә кереп утырдым инде, ул минем заказ булмаган, минекенә шалтыратып, баш тартырга туры килде.

Ул көннәрдә барысы да ашык-пошык эшләнелде. Күлмәгемдә зур тап бар икәнен күреп, аны юдым. Ул утырганмы шунда, җилкә өлеше күчкәнме... Репетицияләр вакытында күлмәк белән барысы да тәртиптә иде. Дөресен әйтәм, икеләндем мин, аны кияргәме икән дип уйландым. Эчтән кию өчен тән төсендәге боди алырга теләгән идем, кибетләрдә тапмадым, санкцияләр сәбәпле, яңа товарлар да кайтарылмый бит әле. Берәр майка киимме икән әллә дип тә уйладым. Ирем белән дә киңәшләштем. Ул милләте буенча татар, ләкин кыска, ачык күлмәкләр киюемә каршы түгел. Бик матур күлмәк, ничек бар – шулай ки, мин сиңа рөхсәт итәм диде. Нәтиҗәдә, арка өлеше ачык булган күлмәкләр өчен махсус силиконнан эшләнгән бюстгальтерымны сайладым. Ул шуып төшкәнме шунда, хәзер фотоларны карыйм да читтән бик ямьсез күренгәнен, хәтта шәрә күкрәкләр кебек тоелганын аңлыйм.

Сәхнәгә чыгуга залда утыручы әнием дә, укытучым Венера Әхәтовна да күкрәк өлешенә ишарәләп: «Күлмәгеңне тартып, рәтләп куй», - дип миңа хәбәр итәргә тырыштылар. Уңайсыз хәлдә калуымны чамаладым, каушадым, ләкин концертның башыннан ук сәхнәне ташлап чыгып китеп булмый бит инде, үз-үземне кулга алып, җырлар башкаруны дәвам иттем. Шунысы бик үкенечле булды, четерекле хәлдә калуымны күрә торып, беркем дә сәхнә артына йөгереп килеп бу проблеманы хәл итәргә булышмады. Санкт-Петербургта дүрт тапкыр концерт бирдем, һәрберсен оештырганда зур сынаулар аша уздым. Казанда тәкъдим иткән тәүге концертым да менә шулай бераз «төерле» булып чыкты. Хәзер андый күлмәк кигәнемә бик үкенәм, ләкин бернишләтеп булмый, алга таба мондый хаталар ясамаска зур сабак алдым», – дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100