Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Комлыкта табылган сүзлектән башланган тарих – Альбина Ишмурзина концертыннан репортаж

16 апрель көнне Казанда Санкт-Петербургта яшәүче Альбина Ишмурзинаның беренче концерты узды.

news_top_970_100
Комлыкта табылган сүзлектән башланган тарих – Альбина Ишмурзина концертыннан репортаж
Салават Камалетдинов

Татар телен башка ил вәкилләренә дә өйрәтә

Альбина Ишмурзинаның «Минем күңелем - татар иле» дип исемләнгән концерты Татарстанның Милли китапханәсендә оештырылды. Җырчы, композитор, шагыйрә Альбина Ишмурзина Әлмәттә туып үскән, хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яши, анда татар теле укыта һәм «Тамга» заманча татар мәдәнияте үзәген җитәкли.

Санкт-Петербургта 2003 елдан бирле яшим. 2004 елның 13 февраленнән татар теле укыта башладым. Башта якшәмбе мәктәбендә эшләдем, аннары Каюм Насыйри үзәгендә. Хәзерге вакытта үзебезнең «Тамга» үзәгендә онлайн форматта укытам. Укучылар арасында башка ил вәкилләре дә бар, мәсьәлән, Эстония, Испания, Канада, Казахстаннан. Күбесенчә, укучылар Мәскәү, Казан, Санкт-Петербургтан, - дип таныштырды үзе белән Альбина Ишмурзина.

Шулай ук ул беренче белеме буенча икътисадчы, ә икенче белеме буенча татар филологы икәнен әйтте. Аның иҗаты турында да сораштым. Ул хәзер шигырьләрен, күбесенчә, рус телендә язганын әйтте. «Мин хәзер рус мохитендә, русча аралашам һәм әсәрләр рус телендә туа», - ди ул. Җырлавына килгәндә, Санкт-Петербургта төрле мәйданчыкларда чыгышлар ясый. «Санкт-Петербургта шәһәр көнендә оештырыла торган «Бал национальностей» да катнашам. Шундыйрак чараларга чакырып торалар», - диде җырчы. 

Винера Ганиева дәресләре

Альбина Ишмурзина Казанда концерт үткәрү зур хыялы булуын әйтте. Әлеге хыялын тормышка ашырыр алдыннан ул Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиевага мөрәҗәгать иткән. Ул Альбина Ишмурзинага әлеге концертка әзерләнүдә ярдәм күрсәткән, җыр дәресләре биргән.

Винера Ганиева белән дә аралашып алдык.

Без ноябрь аенда таныштык. Ул миннән берничә дәрес алды. Аннары ул үзе белән таныштырды, планнары турында сөйләде, иҗат кичәсе оештырырга теләвен әйтте. Мин «Бик әйбәт», - дидем, һәм менә бу көн килеп җитте. Залы да бик яхшы. Альбина ун көн алдан килде, мин бик җентекләп вокал дәресләре бирдем. Ул безнең методика, минем таләпләр белән таныш түгел. Бик кырыс бит инде мин, усал укытучы, шуңа борчылган, күз яшьләре чыккан көннәре дә булды, ләкин шулай җырлый торгач, дәрес артыннан дәрес уңышларга китерде. Ул шактый яхшы җырлый. Әлбәттә, ул профессиональ җырчы түгел, ләкин, һәвәскәр җырчы буларак, бик яхшы, ул рәхәтләнеп Санкт-Петербургта җырлый ала. Бәлки, андагы тамашачыларны, безнең милләттәшләрне шаккаттырыр да. Ул бик намуслы, талантлы шәхес. Шигырьләре дә бик матур. Миңа аның халык җырларына тартылуы ошый. Ул милли рухлы. Автор-башкаручы буларак, ул – Казан өчен, татар милләте өчен ачыш, - диде Винера Ганиева.

Сезгә һәвәскәр артистлар еш мөрәҗәгать итәме? 

Бик күп. «Үзегезнең мәктәбегезне ачмыйсызмы?» – дип тә сорыйлар.

Ә чыннан да, мәктәп оештыру теләге бармы?

Анысы да бар инде бераз. Бәлки, киләчәктә булыр, без барыбыз да хыяллар белән яшибез бит. 

Казан, Санкт-Петербург, Әлмәт

Концерт видеороликтан башланды. Кичә дәвамында Альбина Ишмурзина тамашачыларга үзе турында видеолар аша сөйләде. Беренче җыр Казанга багышланган иде. 

«Бөек халкыбызның син мәркәзе», - дип җырлады Альбина Ишмурзина.

Аннары видеодан Казан һәм Санкт-Петербург турында шигырь яңгырады. Шуннан соң Альбина Ишмурзина Санкт-Петербургтагы тормышы хакында сөйләде. Видеороликта әйтелгән мәгълүматлар буенча, ул 17 яшендә Санкт-Петербургка укырга килгән. Беренче курста укыганда аны якшәмбе мәктәбенә татар теле укытырга чакырганнар. 20 яшендә Чаллы егетенә кияүгә чыккан. Санкт-Петербургта гаиләләре белән, ике бала үстереп яшиләр.

Санкт-Петербург шәһәренә багышланган җыр да яңгырады. Әлеге ике шәһәр турындагы җырлар татар телендә кыскача экскурсия булды.

«Уяна ханбикә манарасы, 

Уяна Кремль һәм Кабан,

Уяна Бауман, Татар бистәсе,

Уяна бөтенләй Казан»

«Сарай мәйданында бар Эрмитаж,

Исаак соборында уйный кояш.

Адмиралтействоның үткен очы

Сиңа дәшә «Һәр ел монда кайтчы!»

Татар тыкрыгы, Казан урамы,

Казан соборы, Казан утравы.

Яшәгән Пушкин һәм булган Тукай,

Битараф булырга булмый бугай?!»

Алга таба Әлмәт искә алынды

«Туган җирем Әлмәтем – 

Мәңгелек мәхәббәтем», - дип, җыр башкарды Альбина Ишмурзина.

«Комлыкта ниндидер китап ятканын күрдем. Сафиуллина сүзлеге булып чыкты»

Киләсе шигырь һәм җыр аның әнисенә багышланды. 

Әнисе Нәфисә ханым белән кызының иҗатка омтылышы, туган телгә мәхәббәте хакында сөйләштек. 

Музыка мәктәбендә укыды, аннары ничектер беренче шигырьләре чыга башлады. Аның иҗатын хуплап торам. Татар теленә мәхәббәте балачагыннан ук бар иде. Музыка мәктәбенә бирер алдыннан укытучысы болай диде: «Аны татар гимназиясенә укырга бирсәгез, алмыйм, ул аннан арып киләчәк, һәм мин аңа берни бирә алмаячакмын». Шуңа күрә аңа өч сыйныфны рус мәктәбендә укырга туры килде. Өченче класстан соң алар бит бишенчегә бара иде. Кечкенә кызның теше авырта башлады, аны дәвалап кайтканда, гимназия аша үттек. «Минем бик тә монда укыйсы килгән иде», - диде Альбина. Ул анда имтихан биреп, бишенче класска гимназиягә укырга керде. Әтисе башта каршы иде, чөнки үзебез дә татар телен камил белмибез, аңа ничек ярдәм итәрбез дип уйладык. Бала үзе бик теләде.

Укырга авыр булды. Сентябрьдә кибеттә татар-рус сүзлекләре беткән иде. Мин, кечкенә кызны балалар бакчасына озатырга барганда, комлыкта ниндидер китап ятканын күрдем. Сафиуллина сүзлеге булып чыкты. Заказга биргән сүзлекләр килеп җиткәнче, ул китап бик булышты, әле ул хәзер дә бар. Бу югарыдан килгән ниндидер билге булгандыр.

Аңа булдыра алганчы ярдәм иттек. Кайбер сүзләрне үзебез дә аңламый идек. Тора бара өйрәнде, алтынчы сыйныфта инде үзе татар телендә энциклопедияләрне аңлап укый иде, - дип сөйләде Нәфисә ханым.

Аның белән аралашканнан соң, Альбина Ишмурзинаның тырыш һәм үҗәт булуын аңладым. Әнисе дә баласына һәр яктан ярдәм күрсәтергә тырышкан. Альбина Ишмурзина концертта үзенең беренче иҗат ителгән «Утлар яна йөрәктә» җырын да башкарды. 

«Аны мин гимназиядә укыганда, тәүге тапкыр гашыйк булганда яздым. Бик нык борчылганга, авырып киткән идем һәм тавышым юкка чыкты. Шундый халәттә булганда, мин фортепианода беренче ноталарны уйнадым, аннары шигырь юллары туды. Икенче куплетны язарга әни булышты», - диде ул видеоязмада.

«Аның бу җыентыгында рус һәм татар телендә чыккан шигырьләре дә бар»

Концерт мәхәббәт турында шигырь һәм җыр белән дәвам итте. Аннан соң Альбина Ишмурзина «Всему виной пуговица» дип аталган беренче китабын тәкъдим итте. «Бу җыентыкта төп әсәр һәм шигырьләр мәхәббәт турында», - диде ул һәм сүзне китабы белән танышкан Ләйсән Сафинага-Төхвәтуллинага, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең пиар бүлеге җитәкчесенә бирде. Алар Әлмәттә бер гимназиядә белем алган.

- Мин Альбинаның тормышын читтән күзәтеп барам, чөнки ул Питерда күп еллар дәвамында иҗтимагый эш белән шөгыльләнә. Ул анда китү белән, татар телен укыта, татар яшьләрен «кайната» дисәм дә, күп булмас. Мин аның тәүге чыккан китабы белән таныштым. Ул бик җиңел укыла. Беренче хикәясендә Питердагы данлыклы язучы Ринат Вәлиуллин йогынтысын да күрдем. Альбина ике телдә иҗат итә. Аның бу җыентыгында рус һәм татар телендә чыккан шигырьләре дә бар, - диде Ләйсән.

Икенче бүлек – Татар халык җырлары

Тәнәфестән соң Альбина Ишмурзина күлмәген алмаштырып чыкты. Икенче бүлектә кигән зәңгәр күлмәге матур һәм беренчесеннән уңышлырак иде минемчә.

Концертның икенче өлешендә татар халык җырлары «Зөләйха», «Мәрфуга», «Рәйхан», «Көймә килә», «Болын» башкарылды. Альбина Ишмурзина кайбер җырларны фортепианога кушылып җырлады. Музыка уен коралында Виль Червинский уйнады.

Чыннан да, Санкт-Петербургта яшәүче Альбина Ишмурзинаның татар халык җырларына тартылуы, әлеге җырларга аерым бер бүлек багышлавы куандыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100