news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Альберт Яковлев: «Мәгълүмати куркынычсызлык белгечләре һәр көн тәүлек буе эшли»

news_top
Альберт Яковлев: «Мәгълүмати куркынычсызлык белгечләре һәр көн тәүлек буе эшли»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда соңгы тәүлектә хөкүмәтнең интернет-ресурсларын ватып керүнең 537 омтылышы, шулай ук серверларда зарарлы программаларны читтән торып эшләтеп җибәрүнең 158 очрагы теркәлгән. Алар барысы да вакытында туктатылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Узган тәүлектә шулай ук электрон почтаны саклау системасы 170 меңгә якын кирәкмәгән хатларны блоклаган, алар арасында – 17 фишинг хәбәр һәм 5 вируслы хат.

Альберт Яковлев сүзләренчә, мөһим чаралар вакытында хакерлек һөҗүмнәре активлыгы гадәттә арта. Татарстанда цифрлы сервисларны саклау өчен техник чаралар көчәйтелгән.

«Һәр көн тәүлек буе безнең мәгълүмати куркынычсызлык белгечләре эшли. Аларның хакер һөҗүмнәренә каршы тору өчен кирәкле компетенцияләре һәм тәҗрибәсе зур. Без моңа кадәр узган зур чараларда да үзләрен уңай яктан күрсәткән заманча куркынычсызлык системаларын кулланабыз», – диде ул.

Спикер дәүләт органнары һәм участок сайлау комиссияләре хезмәткәрләре өчен өстәмә инструктажлар үткәрелүен дә искәртеп узды.

Альберт Яковлев республика халкына цифрлы җайланмалар һәм интернет белән эшләгәндә игътибарлы булырга, шикле сайтларны һәм электрон хатларны ачмаска киңәш итте.

«Шикле электрон хатларны һәм кушымталарны, таныш булмаган кешеләрдән килгән СМС хәбәрләрне ачмагыз. Таныш булмаган сылтамалар буенча күчмәгез. Бу мошенниклар кармагына эләгү куркынычын киметәчәк», – дип кисәтте ул.

  • Татарстанда IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бара. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьткә кадәр эшли.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар