Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альберт Вәлиуллинның тәүге концертыннан: «Танышырга теләүчеләр өйләнгән булуымны беләләр»

Салават Фәтхетдиновның дәвамчысы дип атарлык, 40 яшьтә кабат сәхнәгә кайткан Альберт Вәлиуллин Казан тамашачысына тәүге концертын тәкъдим итте. Бер ел эчендә зал җыя алган җырчылар сирәк буладыр ул. Тагын кем шулай җыйды икән? «Интертат» концерттан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Альберт Вәлиуллинның тәүге концертыннан: «Танышырга теләүчеләр өйләнгән булуымны беләләр»
Фото: «Татар-информ», Абдул Фархан

«Үзе дә чибәр, җырлары да матур!» – диеште залда утырган апалар бертавыштан. «Күзләреңдә сөю күрдем» җырын көтеп утырам. И яратам инде үзен дә, җырларын да!» – диде икенчеләре. Ул җырның беренче ноталарын ишетүгә УНИКС залында телефоннан кабынды – бөтенесе видеога төшерә, кушылып җырлый.

Ифтар вакыты белән туры килү сәбәпле, концертны якынча 10 минутка соңарып башладылар. Авыз ачар өчен фойеда су, җимешләр тезеп куелган иде. Инде зал тула башлагач, халык белән кызыклы интерактив та оештырдылар – экранда танылган кешеләр, яки танылган кешеләргә охшаган кешеләрне күрсәтеп, шаяртып алдылар. Шаяртучы – Әбри Хәбриев. Дөрес, ул үзе сәхнәгә чыкмады, режиссер янында гына утырып башкарды бу эшен. Кызык килеп чыкты, кирәк тә булгандыр мондый шаяртулар, чөнки концертта кызык, шоу, юмор булмады. Спойлер – моңлы җырлар, моңлы тавыш, моңлы концерт.

Сәхнә ачылуга күз беренчеләрдән булып музыкантлар күплегенә төште. Димәк, концертта җырлар тере инструменталь музыка белән булачак. Баяны да бар, хәтта икәү, скрипкасы да, гитара, барабан, синтезатор һәм башкалар. Альберт Вәлиуллин беренче концертын «Тормыш арбасы» җыры белән башлады. Бераз каушап китеп, сүзләрен дә онытты. Аннары сәхнәдә үзенә хас тыйнаклык белән «Сәлам, Казан» дип исәнләшеп куйды.

Концерт алдыннан сөйләшеп алганда, гримеркага Винера Ганиева керде дә: «Бүген йөземә кызыллык китермә. Син сикермисеңдер бит? Сикермә, зинһар! Мин яратмыйм. «Саумы, Каза-а-а-ан!» дигәннәрен дә яратмыйм. Син бит «культурный». Син бит мәдәният институтын тәмамлаган кеше. Укымаган кешеләр кычкырсын шунда», – диде.

Винера Ганиева Рафис Кәлимуллин белән

«Миңа язылучыларым да «алай кычкырма» дип язалар», – диде Альберт үзе дә. Шулай да халыкны сәламләмичә дә булмый, шуңа күрә «зәвык», «моң» сүзләренә тугры калып иҗат итүче Альберт ипләп кенә исәнләште.

Икенче итеп «Араларга ятлар кермәс» җырын башкарды. Тавышы өзелеп-өзелеп киткәләде, куллары калтыравын да алгы рәтләрдә утыручылар күргәндер. Алга таба да кайбер җырларда сүзләрен онытты. «Минем адаптация бара, әзрәк каушыйм да», – диде җырчы. Халык дәррәү кубып кул чапты, шулай «борчылма, без синең белән» диюләре булгандыр. Икенче җыр тәмамланырга өлгермәде – сәхнәгә чәчәкләр, бүләкләр ташый башладылар. Альберт үзе дә сәхнәгә менгән беркемне дә буш калдырмады – пакет-пакет бүләк өләште.

Аннары «син бит «культурный» һәм шоу булмады дигәнгә өстәп, Альбертның сәхнә образларына да игътибар итми булмады. Ул классик костюмнардан гына җырлады. Сәхнә костюмы дип, төрлечә фасонда тегелгән, рәсемле, ачык төсле, ялтыравык киемнәр дә киеп чыкмады. Дүрт-биш җыр саен алыштырып торса да, костюмның төсләре генә алмашынды бугай.

Салават дәвамчысы

Альберт Вәлиуллин Чаллыда туып-үсеп, шунда ук мәктәпне тәмамлап, Казан мәдәният һәм сәнгать институтына Салават Фәтхетдинов курсына укырга керә. Гастрольләрдә йөреп караса да, җырчы һөнәреннән читләшеп, төзелеш өлкәсенә кереп китә. «Яшь вакытта бер килеп киткән идем мин монда (сәхнәгә – ИТ). Яшьрәк булганмындыр, тәҗрибә дә җитеп бетмәгәндер. Тормыш арбалары әле уңга, әле сулга боргалагандыр. Язмышлардан узмыш юк», – диде Альберт үзе дә сәхнәдән.

Сүзләр оныту дигәннән, юкка гына Салават чалымнары бар дип әйтмиләр икән анда. Сәхнә алдында торган экранда җырларның сүзләре чыгып барды, Альбертның йөз-кыяфәте, тавышының кайбер бормалы-чыкмалы җирләре, хәтта күзлеге дә Салават Зәкиевичны хәтерләтә икән. «Туган көн» җыры алдыннан ул остазын телгә алды.

Мин 1983 елгы. Исәпләп азапланмагыз, миңа – 40. Күп кеше безнең Салават Фәтхетдинов белән манералар бер төрле ди. Ул елларда барыбыз да аңа охшатып җырларга тырышканбыз. Хәзер дә ул безгә эталон. Салават Зәкиевич иң беренче булып, үзенең туган көненә концерт куя башлады. Бүгенге көндә барлык артистлар моны кабатларга тырыша.

Мин дә туган көнемә куймакчы идем дә, ае белән бераз «промахнулся» – август аенда туганмын. Салават Зәкиевичның концертлары да августта. Әле кемнәндер ишеттем 28 көн куя дип. Дөрес микән, юк микән. Ул булдыра ала, ул куя ала. Алай да сорап карыйм әле аңардан – әгәр дә ул көнне буш булса, мин үземнең туган көнемә концерт оештырсам, киләсезме? – диде Альберт.

«Альбертны затлы җырчылар рәтенә кертәм»

Аның «Күзләреңдә сөю күрдем», «Әнкәй», «Яшь көенчә килә каласы» җырларын күбрәк кеше белә кебек. Һәрхәлдә, шушы җырларга халык кушылып җырлап, биеп, елап утырды. Социаль челтәрләрдә дә күпчелек шушы җырларның видеосын урнаштырдылар. Аннары Альберт «моңлы җырчы» дигәнгә тугры калып, баянга ике җыр башкарды. Беренчесе – халык җыры «Гайнавал» булса, икенчесенең исеме программада да язылмаган иде.

Альбертның администраторы Алмаз Гыйлметдинов «җырчының уңышы җырлар сайлый белүендә» диде.

Мин күп кенә артистларны, аларның «плюс» һәм «минус» якларын да беләм. Күп кенә татар эстрадасы җырчылары үзләренә җыр сайлый белмиләр. Альберт җырларны үзе сайлый белә. Ул җырны үзенә ошаганын түгел, тамашачысына ошаганын сайлый. Мин аны уңышлы проект дип саныйм.

Сикереп җырлый торган артистлар бар, оялып җырлый торганнары бар, затлылары да бар. Мин Альбертны затлылар рәтенә кертәм. Аның басып торулары, гәүдәсе, чибәрлеге. Ир кеше, тормышының билгеле бер этабына җиткәч, аерым бер чибәрлек ала. Альберт менә шушы яшендә, – диде Алмаз.

Концерт программасында яңа җырлар да яңгырады, хәтта дуэт премьерасы да булды. Альберт Вәлиуллин Гөлназ Асаева белән «Онытылмас бер җыр булып» җырын башкарды.

Тагын бер кунак буларак, Рафис Кәлимуллин чыгыш ясады. Бу чыгышны алар «бартер буенча» дип атадылар. Сентябрьдә Рафис Кәлимуллинның концертында Альберт Вәлиуллин килеп җырлый да, «сделка» үтәлә була.

Моңлы, бер тында гына барган концертны Рафис Кәлимуллин җанландырып җибәрде. Русча әйткәндә, «зажег». Барыбер дә сәхнәдә буй, комплектация дигән нәрсәләр зур роль уйный инде. Чагыштырмача кыскарак буйлы, җитез Рафис Кәлимуллин бер җырда ничә хәрәкәт ясый торгандыр, ул аңа килешә дә бит. Ә Альберт Вәлиуллин – озын буйлы, гәүдәле, төз һәм ныклы нарат кеби. Ул сикерә, бии башласа, бөтенләй килешмәс шикелле. Шуңа күрә Винера Ганиева сүзләрен тыңлап кына иҗат итсә иде.

Рафис Кәлимуллин Альберт Вәлиуллинның әнә шул студент чагында концерт куеп йөргән чакларын искә алды. Ул вакытта үзе Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укыган булган икән. Кем әйтмешли, язмышлардан узмыш юк.

Бу тавышны күптәннән көттек. Эстрадабызга мондый моңлы сандугач кирәк иде. 2004 елда Лаеш сельхоз техникумында укый идем. Шунда студентларны Лаеш мәдәният йортына концертка җибәрделәр. 500 кешелек залда 30лап кеше бар иде. Альберт Вәлиуллинның беренче концерты иде. Менә хәзер зал тутырып, тугры тамашачың утыра. Менә ул нәтиҗә, – диде Рафис Кәлимуллин.

«Үзем агарткан чәчеңнән сыйпый да белмәгәнмен»

Иң кульминацион мизгел дип, сәхнәгә Альбертның әнисе чыгуын атарга буладыр. Рәмзия апа ике баланы ялгызы тәрбияләп үстергән, әтиләре балалар бәләкәй вакытта ук вафат булган. «Әниләрнең сүзләренә олыгайгач кына колак сала башлыйбыз», – диде Альберт сәхнәдән һәм «Әнкәй» җырын башкарды. «Үзем агарткан чәчеңнән сыйпый да белмәгәнмен» сүзләре һәркемне тетрәндергәндер. Урта рәтләрдә утырган Рәмзия апа һәм аның сеңлесе Гөлзәминә апа сәхнәгә үттеләр.

Мин аларның кайсы юнәлешкә баруларына да каршы булмадым. Сеңлем Гөлзәминә аны шушы юлларга этәрүче. Бүген бик шатландым, бик сөендем. Аның концерты да шундый изге айга туры килде. Баламны шулай зурлап килүләренә барысына да чиксез рәхмәтем. Ходай барысына да саулык-сәламәтлек, иман байлыгы, шатлык-сөенечләр бирсен. Минем бөтен намазларымда бөтен кешегә дә шул теләгем. Балаларның кадер-хөрмәтендә яшим, Аллаһка шөкер, – диде Рәмзия апа концерттан соң.

Энесен сәхнә юлына этәрүче Гөлзәминә апа Гатауллина Альбертның бәләкәй чакларын исенә алды. «Апа бик игелекле, тәртипле балалар үстерде. Әтиләре балалар яшьли үлде, бер ялгызы ике баласын да укытып чыгарды», – диде ул.

И, кызым, аның тавышын белсәң! Әле ул бала тавышы белән Салават Фәтхетдиновның «Адашкан мәхәббәт»ен җырлый иде. Ул җырлый, мин елыйм, ул җырлый да, мин елыйм. Шунда мәдәният институтына укырган керәсең, дидем.

Бик тыныч, акыллы гына җырлый. Үзенең кичереше белән, үзенең күңеле белән шундый. Сикергәннәр сикерә инде ул, аларга әйттең ни әйтмәдең ни. Каушадык, аның өчен борчылдык. Ләкин шулай булдыра аласына ышана идек. Молодец ул, бик горурланабыз, – диде апасы.

«Акча белән генә зал җыеп булмый»

Альберт белән кыска гына әңгәмә корып алдык.

Сезне Салават Фәтхетдиновның дәвамчысы, диләр.

Моң ягына тарта торган дәвамчы дисәк, дөресрәк булыр. Тембр, стиль охшашлыклары да булырга мөмкин. Безнең кайбер киселешләрдә бормалар охшап китә. Гел тыңлаган кеше Салават Зәкиевичны һәм мине аера ала.

Эшмәкәрлектә үзегезне таптыгызмы?

Таба алмасам, бүгенге көндә мондый концертка әзерләнеп җитә алмас идем. Сыйфатлы җырлар да кыйммәтле, аранжировкалар ясатыр өчен, костюмнар алыр өчен күп чыгымнар кирәк. Миннән чыгым, аларга керем була инде (көлә). Кайбер кешегә, артистлар шоу-бизнеска кереп, күп-күп итеп акча эшлиләр, дип тоеладыр, тик ул киресенчә. Җырлыйсың, шоу-бизнеста кайныйсың килсә, үзеңә акча кертергә кирәк.

Бер ел эчендә УНИКС залын җыйдыгыз. Акча белән генә ирешеп буламы моңа?

Зал җыю акчадан гына тормый. Тыңлаучыларымның сүзләрен тыңлап, концерт куярга булдым. Бер карасаң риск, икенче яктан, кайчан да булса башларга кирәк бит инде. Минем администратор әйтүенчә, бер яхшы ягым бар – мин җыр сайлый беләм. Күп җырчылар аны дөрес сайламый дип уйлыйм. Шуңа кайбер җырчыларга уңыш берничә ел дәвамында килә торгандыр.

40 яшьтә кире сәхнәгә кайту – яшьлек хыялын чынга ашырумы, ябылмый калган гештальтмы?

Җырлаган кеше беркайчан да моңнан аерылмый. Ул кайда булса да җырлап йөри – өйдә дә, машинада да, туган көннәрдә. Күңел гел җыр-моңга тартыла ул. Гештальт дип әйтәсем килми. Мин гел дә аны күңелдә тоттым, менә хәзер аның көтелгән вакыты килеп чыкты. Аллаһка тапшырып, кузгалдык.

Сезне күбрәк хатын-кызлар тыңлый, ярата. Танышырга теләүчеләр бармы?

Танышырга теләүчеләр минем өйләнгән булуымны беләләр. Хатыным Рузанна исемле, ул сәхнә кешесе түгел. Без бергә 16 ел. Аллаһка шөкер, Әмирхан исемле матур малай үстерәбез. Интервьюларда да әйткәнем бар аны. Һәрбер җырчының үзенең «поклонница»лары бар. Кайсыберсе: «Эх, өйләнмәгән булса, мин аны урлап та киткән булыр идем», – дип яза. Минем өчен бу – күңелемә җылы сүзләр.

Ничә елдан соң сәхнәгә кайтуыгызга хатыныгызның мөнәсәбәте ничек булды?

Без бит бер-ике ел торган кияү-кәләшләр түгел. Азмы-күпме яшәдек, бер-беребезне беләбез, бер-беребезгә ышанабыз. Үзебезгә көнләштерә торган сәбәпләр тудырмыйбыз. Ул миңа һәрвакыт ярдәм итә, аның башлангычларында мин гел янәшәсенә. Бер-беребезгә булышып, җыр-моң профессиясен дә башлап җибәрдек.

Әңгәмә өчен рәхмәт!

Альберт Вәлиуллин концертыннан фоторепортажны биредә карый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100