Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альберт Әсәдуллин “Дуслык” орденына лаек: “Минем бер генә концертта да татарча җырламый калган юк”

“Дөньяда барлык кешеләрне, милләтләрне, диннәрне берләштерүче уртак тел юк, бердәнбер тел – ул музыка теле”, - ди А.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының Музыка, театр һәм хореография институтының ялгыз җырлау кафедрасы профессоры Альберт Әсәдуллин. Кичә Казан Кремлендә аңа “Дуслык” ордены тапшырылды. Җырчыны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

news_top_970_100
Альберт Әсәдуллин “Дуслык” орденына лаек: “Минем бер генә концертта да татарча җырламый калган юк”

– Президент кулыннан шушы бүләкне алу – зур мәртәбә. Бик дулкынланам. Туган шәһәремә, әти-әниемнең авылларына рәхмәтемне җиткерәм. Күңелем гел шушында, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Альберт Әсәдуллин “Интертат” хәбәрчесенә.

Ул үзе “Кара урман”, “Тәфтиләү”не яратып җырлавын әйтте.

– Кайда гына чыксам да, татарча җырламаган бер генә концерт та булмады. Бер мәртәбә шундый вакыйга булды. Күз алдыгызга китерегез: бөтен дөньяга билгеле Ле-Бурже халыкара авиасалоны. Бу зур аэродром, анда гел бик күп кеше җыела. Анда бер чара да музыкасыз узмый, хәтта хәрби чара да. Соңгы елларда анда сәхнәләр куела башлады. Менә шулай бервакыт төрле җырчылар, барысы да берәр җыр башкара. Миңа азакта җырлау билгеләнгән иде. Мин чыктым, ләкин тавыш режиссеры музыканы кушып җибәрә алмады. Ә мин а капелла “Тәфтиләү” җырын сузып җибәрдем. 15-20 мең кеше берзаман тын калды. Җырның соңгы ноталарында шундый тынлык урнашты ки, космик, вакуум тынычлыгы иде бу. Аннары дәррәү алкышларга, “браво” дип кычкырырга тотындылар. Бу 1997 елда булган вакыйга, - дип сөйләде Альберт Әсәдуллин “Интертат”ка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100