Альберт Нурминский социаль челтәрләргә әлеге салкын көзге көннәрдә һәр кеше көнләшерлек фотолар урнаштырган. Рэпер Мальдив утрауларына ял итәргә киткән. Җәй көне генә сөйгән кызы белән никахы булуны исәпкә алсак, яшьләр романтик утрауда ширбәт аен уздыра, дип уйларга җирлек бар.
«Бу тузаннан ял итәргә», – дип шәрехләгән ул фотоларын.
Виртуаль дуслары җырчыга хәерле яллар теләгән.