news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Альберт Нурминский тормыш иптәше белән гендер-пати уздырган. Кемне көтәләр?

news_top
Альберт Нурминский тормыш иптәше белән гендер-пати уздырган. Кемне көтәләр?
Фото: "Татар-информ" архивы

Россиякүләм танылган татар рэперы Альберт Нурминский белән аның тормыш иптәше Алсуның бәби көтүе турында язган идек. Беренче тапкыр әти-әни булачак Альберт белән Алсу соңгы вакытта популярлашып киткән бәйрәм – гендер-пати да уздырганнар. Туачак сабыйның җенесен билгеләү кичәсеннән күңелле видеоларны алар үзләренең сәхифәләренә урнаштырды.

«Ниһаять, без бу көнне көтеп җиткердек! Бер дә җиңел генә бирелмәде, сөйләшүләр дә, малайга да, кызга да «ставка»лар күп булды. Көтәбез сине», – дип язган булачак әти-әни.

Гадәтттә, гендер-пати видеоларында кем туачагын күрсәтмиләр. Конфетти яки торт төсен аклы-каралыга иттереп калдыралар караучыларга фаразларга урын калдыралар. Альберт белән Алсу алай итеп тормаган. Конфеттиның ал төстә булуыннан шул аңлашыла - тиздән җырчының гаиләсендә Альберт кызы дөньяга аваз салачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар