Россиякүләм танылган татар рэперы Альберт Нурминский гаиләсендә куанычлы вакыйга – алар тормыш иптәше Алсу белән беренче тапкыр әти-әни булачак.
Матур хәбәр белән рэпер социаль челтәрләрдә бүлеште. «Без сине бик көттек», – дип яза ул, «бәби көткәндә» сериясеннән бик матур видеолары янына.
Артистның кәләше – Казанда танылган фотограф Алсу Хәйруллина. Яшьләр 2024 елда никахлашкан иде.