news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Альберт Нурминский «Әлхәмделиллаһ» дигән яңа җыр яздырган

news_top
Альберт Нурминский «Әлхәмделиллаһ» дигән яңа җыр яздырган
Рамил Гали

Татар рэперы Альберт Нурминский «Әлхәмделиллаһ» дигән яңа җырын тәкъдим итте. 

«Барысы яхшы, әлхәмделиллаһ, 

Без булдырабыз, алга барабыз, әлхәмделиллаһ», – дип җырлый анда Нурминский. 

«Ниһаять, татарча җыр», «Синең татарча җыр яздырганыңны бик көткән идек», – дип шатланган Нурминскийның фанатлары.

Җырның клибы астында: «Нурминскийны гарәпләр җырлату өчен сатып алган», – дигән комментарий да бар. Аңа  җырның гарәпчә түгел, ә татар телендә булуын аңлатып биргәннәр. 

Альберт соңгы елларда татарча җырлар чыгармавының сәбәбен «Интертат»ка сөйләгән иде.

  • Нурминский: «Кеше әйберенә утырып, оҗмахка кереп булмый!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар