Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурминский: «Кеше әйберенә утырып, оҗмахка кереп булмый!»

​​​​​​​Россиякүләм танылган татар рэперы Альберт Нурминскийны йолдызланмаган йолдызлар рәтендә дисәм дә ялгышмам. Зур үрләр яулап та, үзенең гадилеген, кешелеклелеген югалтмаган кешеләр күп түгел. Ә ул әнә шулар арасында! Ул «Интертат» өчен интервью бирергә риза булды.

news_top_970_100
Нурминский: «Кеше әйберенә утырып, оҗмахка кереп булмый!»
Рамил Гали

– Карьера яки гаилә?

– Никахка кадәр карьера иде, хәзер менә әкренләп гаилә тормышына кереп китә башладым. Тик алай да, беренче урында карьера калачак дип уйлыйм. 81 процент өстенлек белән карьера җиңү яулый дип әйтик. Әлегә.

– Ә хатының сайлау алдына куйса?

– Никахтан соң әллә ни үзгәрешләр булмады әле, һәр кеше үз эше белән шөгыльләнә. Карьерадан баш тартырмын дип уйламыйм, чөнки зур сәхнәгә аяк басып кына киләм. Алга таба күз күрер.

Күпләрне борчыган сорауны бирми кала алмыйм. Алсу белән кайчан һәм кайда таныштыгыз?

– 2019 елның августында, Башкортстанга концерт куярга килгәч, туганнан туган абыйсы таныштырды. Аның абыйсы минем концертны оештыручыларның берсе иде. Ул үзенә ярдәмгә Алсуны да чакырган. Ә ул минем кем икәнне дә белми икән. Шуннан танышып киттек инде.

Сиңа интервью бирүе аеруча дулкынландыргыч әле монда, башка кеше булса, әйтер идем, син булгач, авыррак бирелә.

– Бу сүзләрең языла, яме?

– Язылсын. Мин бит аны белеп әйтәм, «мысли вслух».

– Нигә никахыңны гади итеп кенә үткәрдең?

– Минем максатым бит дөрес итеп, бөтен гореф-гадәтләргә туры китереп тормыш башлау иде, «хайпануть» дигән уй гомумән булмады. Әйе, аны профессиональ фотограф чакырып, әллә ниләр кыланып та үткәреп була иде. Тик без, ике якның ризалыгын алып, туганнар белән килешеп, матур гына итеп үткәрдек. Тагын нәрсә кирәк инде безгә? Барысы да тәртип ич.

– Ә туегыз кайчан?

– Карарбыз әле, әлегә белмим.

– Улыңның үзеңә охшавын теләр идеңме?

– Әйе инде. Миндә булган сыйфатлар анда тагын да яхшырак булсын иде дип теләр идем әле.

– Әниең, әбиең иҗатыңны ничек бәяли?

– Әгәр мин акча эшләп, гаиләне ашата алам икән, нәрсә дисен соң алар? Әлегә «молодец»тан башка сүз әйткәннәре юк. Әни барыбер: «теләсә нинди темага язма, җайлап кына» дип кисәтеп тора инде. Аларның фикерен тыңлыйм әлбәттә.

– Ә син үзеңнең иҗатын белән яшьләргә ни әйтергә телисең?

– Мин беркемгә дә бернәрсә дә әйтергә теләмим. Мин үзем өчен язам. Һәр кеше үзенә кирәк мәгънәне, ниндидер сорауларына җавапны үзе эзләсен, үзе тапсын. Мин хәзер сезгә бертөрле әйтермен, ә алар башка төрле уйлап йөриләрдер. Кем ничек күзаллаган - шулай калсын. Аның кызыгы да шунда. Аларның стереотипларын бозасым килми.

– Син бит күбрәк чит ил җырларын тыңлыйсың. Үз иҗатыңда да аларны файдаланасыңмы?

– Күбрәк кенә түгел инде, мин гомумән чит ил җырларын гына тыңлыйм. Ничек файдаланмыйм инде? Файдаланам, әлбәттә. Мин бит язар алдыннан бөтенесен уйлап чыгам башта. Ничегрәк итеп халыкка җиткерим, сүгенмичә генә ничек җайлап языйм икән дип уйлыйм. Кайбер сүзне жаргон белән дә әйтә алам, тик аны бит бөтен кеше дә аңламаячак. Бу сүзне башына, теге сүзне ахырына куеп, монысына басымны күбрәк ясап, кешегә ишетелерлек итәбез. Тик мин үзем күргәнне генә язам.

– Сүзләрен дә, көен дә үзең язасыңмы?

– Әйе инде. Хәзер көен Айнур дигән иптәш егет белән студиядә эшлибез. Ә болай бөтен идеясын үзем бирәм. «Миңа болайрак кирәк, бу җирен башкачарак, шундый-шундый ритмда, мондый эффект белән» диеп аңлатам да, икәү бергә эшлибез.

Нурминский аранжировка ясаучы Айнур белән.

Фото: © Альберт Нурминскийның архивыннан

– Ничә телдә ирекле аралашасың?

– Татар һәм рус телендә генә әлегә. Инглиз телен өйрәнеп киләм.

– Ә инглиз телен син чит илгә күчеп китү максаты белән өйрәнәсеңме? Әллә шул телдә җыр яздырырга уйлыйсыңмы?

– Минем бөтен кумирларым чит илдә. Күңелем шунда тарта. Мин анда булдым һәм аларның мөһите миңа кызык. Шуңа анда уңайлы булсын өчен, мин ул телдә ирекле аралаша белергә тиеш. Элементар рәвештә чит ил җырларын аңлар өчен генә дә белергә тиеш бит инде мин аны. Минем рус теленә җырларга күчүемдә бит шуның өчен иде. Татар теленнән башлап, русчага күчтем, хәзер менә әкренләп инглиз телендә җыр яза башладым. Кумирлар белән күрешеп, алар белән дуэт эшләп булса, димәк мин максатыма ирештем дигән сүз.

– Димәк, шул максатыңа ирешкәч, син карьера белән саубуллашачаксың?

– Юк инде. Бу минеке. Мин монда үземне таптым. Кешегә ошамаса бер хәл, тик аларга ошый бит. Яңа җырларны сорап кына торалар. Ничек итеп мин ташлыйм ди инде аны?!

– Бу бит кайчандыр синең өчен хобби гына иде...

– Әйе шул. Ә хәзер бу бизнес.

– Бизнес бит ул бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин.

– Ләкин бүген бит әле бар. Шуңа күрә, булганда эшләп калырга кирәк. Әйе, һәрвакыт җырларың хит булмаска да мөмкин. Аның кайсын халык кабул итәчәген болай гына әйтеп булмый шул.

– Гади авыл малаеның тиз арада Россия күләмендә таныла алуы шаккаткыч, Альберт, килешәсеңдер. Арттан «төртүчең», булышучың булдымы?

– Юк, кем булышсын миңа. Үземнең максат, үземнең хыял иде бу. Кумирларыма якынрак буласым килү нәтиҗәсе. Аларның бөтен йөрешләре, сөйләмнәре минем яшәү рәвешемә туры килә. Шуңа мин үземә бер максат куйдым да, бернигә карамый алга барам. Шул гына.

– Ә нинди җырың сине Нурминский итте?

– Татар эстрадасында «105 км».

– Рус аудиториясе дә тыңлыймы аны?

– Нишләп тыңламасын?! Мин Мәскәүдә чыгыш ясаганда миннән гел шул җырны сорап җырлаталар.

– Соңгы 3 елда татар телендә җырлар чыгармавыңның берәр сәбәбе бармы?

– Андый-мондый сәбәбе юк үзе. Язарга авыр булганга гына чыгармыйм. Син бит инде аны беләсең. Гел русча аралашкач, рифма барларга авыр. Утырып язсаң була инде ул, иренмичә эшләргә генә кирәк. Мин инде үземә сүз дә биргән идем татарча җыр чыгарам дип. Барыбер ул минем күңелдә яши, мин татарча иҗат итә башладым һәм минем ул татар аудиториясе бүген дә бар. Шуңа күрә татар телендә дә язачакмын, Алла бирсә.

(Бу урында интервьюны бүлеп язам: Альберт сүзендә торды! Интервью биргәннән соң студиядә татарча «Әлхәмделиллаһ» дигән җыр яздырган иде». Җырның өзеген социаль челтәрләргә дә урнаштырды).

– Синең махсус белемең бармы ул?

– Менә теге атнада гына диплом алдым. Казан кооператив институтын тәмамладым. Тагын 2 ел укысам, югары белемле инженер-технолог булам. Ә музыкаль белемем юк.

– Ютуб каналында ничә язылучың бар һәм аннан керем керәме?

– Миллион ярым. Әлбәттә керә инде. Илдә барган проблемалар аркасында гына акчаны чыгарырга авыррак булды бераз. Тик доллар үскән чакта шактый чыгарып калдым.

– Бер мәҗлескә Нурминскийны чакыру күпмегә төшә?

– Бик кыйбатка.

– Төгәл бер бәясе бардыр бит инде аның?

– Беләсе килгән кеше минем менеджер Маратка шалтыратып белер. Минем әйтәсем килми.

– Дуслыкка ышанасыңмы?

– Ә дуслык бармы соң ул, гомумән? Әгәр менә без синең белән сөйләшкән кебек, берничә ел бер-береңне белеп, ярдәмләшеп яшәсәң, анысына әле ышанырга була. Еллар белән сыналганына диик. Ә вак-төяк аралашу ул дуслыкка керми инде.

– Нинди хыянәтне син беркайчан да кичермәс идең?

– Беренчесе – йөргән кешенең хыянәтен, икенчесе – бергә эшләгән кешенең мине алдап, ниндидер «мутный» эшләр майтарып йөрүен гафу итмәс идем. Син эшләгәндә, башкалар муеныңа менеп утырып ял итсә, әле шуның өстенә акча да алса, мондый кешегә бүтән якын да килмим.

– Син үз-үзеңне таныткан шәхесме, я булмаса, продюсер тудырган продукт кынамы?

– Үз-үземне тудырган шәхес. Миңа беркем булышмады, монысы 100 процент. Беркемнән бернәрсә сорамадым. Бөтен соцчелтәрләргә кадәр үзем эшләдем. Кеше әйберенә утырып оҗмахка кереп булмый, диләр бит. Шуның өчен минем продюсерлар белән эшләгән юк.

Берара Мәскәү продюсерлары белән эшләп карадым, тик миңа ошамады. Файдасын күрмәгәч, килешүне өздем.

– Ә бүгенге көндә синең продюсерың бармы?

– Юк. Концерт менеджеры гына.

– Тормыш чынбарлыгын язу куркытмыймы?

– Куркытмыймы дип...Кайвакыт уйландыра инде ул. Берәрсе бу җырлар өчен берәр сүз әйтер дип уйлаган чаклар була. Аннан кем нәрсә әйтә алсын соң дип тә уйлыйм. Кемдер нидер килеп әйткән очракта да, аларның һәр соравына җавап бирә алам. Шуңа күрә курыкмыйм.

– Җырларыңны чыгарырга тыйган очраклар булдымы? Аңлаган кешегә бит аларда бәйләнерлек сәбәп бар....

– Юк, Аллага шөкер. Язган һәрберсен чыгарып барабыз, берсен дә калдырган юк. Минем үземнең критерийлар бар: мин сәясәт турында язмыйм. Ул теманы читләтеп үтәргә тырышам. Конкрет бәреп әйткәнем юк. Башка бәйләнерлек әйбер юк кебек.

– Нигә машина, телефон номерың, шулай ук Нурминский бренды да 105 санына бәйләнгән?

– Чөнки минем туган авылым Норма Казаннан 105 км ераклыкта урнашкан. Игътибар иткән булсаң, минем татуировкаларда 105 дип язылган. Ул 105 нче км өчен күп әйберләр эшләнде, шуңа кадерле ул миңа.

– Бүгенге көндә ничә җирдә эшлисең?

– Рәсми рәвештә үземдә генә. Норма авылында урнашкан заправкада дип әйтик.

– Ә «Шаурма на районе» ?

– Анысы минеке түгел. Мин аның йөзе, бренд кына дип әйтик.

– Нигә син үз районың үткәргән чараларда катнашмыйсың? Бер генә чарада да син юк дисәм, ялгышмам. Сәбәбе нидә?

– Белмим, әйтә дә алмыйм. Элек тәртип бозган чаклар булгалагандыр инде... Миннән генә килә торган әйбер түгел бит инде ул. Кешенең күңелен ачып карап булмый ич. Алар өчен мин Нурминский түгел, ә гади бер авыл малае. Бәлки шуңадыр.

Аннан бит минем тематика үзенчәлекле. Бөтен кеше аңлый торган түгел. Бу сорауга төгәл җавап юк. Үзләреннән сора.

– Күңелеңә тимиме?

– Юк, хәзер инде барыбер.

– «Читтә олтан булганчы, үз җиреңдә солтан бул!» дигән гыйбарә синең белән киресенчә эшли димәк?

– Шулай булып чыга бугай инде, әйе.

Нурминский Мәскәүдә.

Фото: © Альберт Нурминский архивыннан

– Милләтең буенча син үзеңне татар дип саныйсыңмы? Син бит катнаш гаиләдән.

– Булса ни?! Минем бит әти татар. Ул бит инде әти ягыннан бара. Мин дә, башкалар кебек үк, мәчеткә йөрим, догалар укыйм. Сезнең кебек мөселман гореф-гадәтләре белән тәрбияләнеп үстем. Үзем өчен мин ислам динен күптән сайладым инде. Шуңа үземне татар дип саныйм.

Беренче татар рэперы белән дуэт яздырырга уйлаганың юкмы?

– Миңа кызык түгел ул. Берәр танылган олы артист белән яздырыр идем менә. Атказанганмы ул, казанмаганмы – анысы мөһим түгел. Әгәр аңа да бу идея кызык булса, эшләргә була.

– Винера Ганиева беләнме инде ул, мәсәлән?

– Кем әле ул?

– Татарстанның һәм Россияның халык артисты...

– Мин татар җырчыларын белмим бит. Олы хөрмәткә лаек шәхесләрдер алар, әйе. Әмма татар эстрадасын карап бармагач, таныш түгел. Гаепкә алмасыннар берүк.

– Татар эстрадасы белән син бөтенләй таныш түгелме?

– Юк дим ич. Мин Салаватны, Ришатны, Радикны, Илназ Гариповны, Илсөя Бәдретдинованы һәм… Кем әле ул теге сикереп биеп йөрүче...

– Фирдүс Тямаев ?

– Әйе, тагын шуны беләм. Ишетеп беләм дисәм, дөресрәк булыр.

– Ә алар арасында дусларың бармы?

– Дуслармы дип, андый дуслар юк минем. Ришат һәм Радик белән аралашабыз. Күп булса, алар белән дә шул 1-2 ел таныш инде. Дуслар белән бит ул атнага 2-3 тапкыр сөйләшеп, хәлләрен белешеп торасың. Ә без әллә нигә бер күрешкәндә генә сөйләшеп алабыз. Кайбер кешегә күңел ятса ята бит инде ул. Алар белән гел сөйләшеп тормасаң да, барлыкларын белү җитә. Мин бит кем белән генә аралашмыйм, ләкин күбесен мин алай якын итмим. Дуслыкка минем башка караш.

– Альберт Шарафутдинов кына булган чакта, синең белән исәпләшмәгән кешеләр, син Нурминский булгач «дустыңа» әйләнделәрме?

– Әйе. Әгәр син бераз гына күтәрелә башлыйсың икән, синең дус булмаганнар да сиңа тартыла башлыйлар. Әмма син кемнең кем икәнен барыбер күрәсең. Шуңа андый кешеләр белән мин артык ачылып китмичә генә сөйләшәм.

– Мәхәббәт турында язу миңа кызык түгел дия идең. Ә хәзер аларын да ишетергә була. Нәрсә үзгәрде?

– Бернәрсә дә үзгәрмәде. Ул миңа әле дә кызык түгел. Минеке түгел ул. Минем хәзер дә үлеп-бетеп андый хисләргә бирелгәнем юк. Мәхәббәт темасы мине бөтенләй илһамландырмый. Минеке әнә ул урам, егетләр темасы.

Күптән түгел генә Грозный шәһәрендә булдым. Туганнар «бар ял итеп, яңа җырлар язып кайт» дигәч, барган идек. Анда шундый матур табигать инде, сүз дә юк. Бар да әйбәт кебек. Тик нәрсәгә карап илһамланыйм соң мин анда? Менә Казанның Киров районының иске йортларына карап илһамлан дисәләр, аңлар идем. Әйтик, бер абзый җимерек балконга чыгып тәмәке тартып тора, мәсәлән. Миңа аның нәрсә турында уйлавы кызык. Ул теге җыртылып беткән футболкасыннан балконына чыгып, нидер уйлый-уйлый тарта бит инде. Я булмаса, бер яшь егет иске машинасын ремонтлап ята. Кич белән үзенең йөргән кызы янына барыр өчен маташа бит ул шунда. Әнә шундый искелек, алга омтылыш илһамландыра мине. Кешенең ниндидер максатлар куеп, яхшырак яшәргә хыяллануы дип әйтимме соң? Әле анда кояш баткандарак барсаң, ул җимерек йортларга кояш ниндидер бер контраст биреп төшә. Карап торсаң, шундый шәп инде. Сөйләп кенә аңлата алмыйм мин сиңа аны. Менә ничек язмыйсың ди инде аны?

Ә матурлыкның нәрсәсен языйм мин? Мең кат язылган бит инде ул.

– Ә син ул уй-фикерләреңне кая язып барасың?

– Элек гел үзем белән бер дәфтәр йөртә идем. Хәзер күргән берсен телефонга язам. Алай җайлырак.

– Әгәр байлыгың артып китә икән, коймаларны биегрәк итәргә түгел, ә өстәлне киңрәк итәргә кирәк, диләр. Бу фикергә син нинди карашта?

– Минем максатым кемгәдер нәрсәдер исбат итәргә тырышу түгел. «Менә карагыз, мин хәзер күп акча эшләдем, әллә кем булдым, машинам бар, тегесе монысы» дип мактану нигә кирәк миңа? Мин бүгенге тормышымнан канәгать. Өй җылы, рәхәт, түбәсе бар, акмый, ватык-черек җире юк, уңайлы. Нәрсәсен үзгәртим тагын? Кеше алдында мактаныр өчен генә нидер эшләргә җыенмыйм. Үзең уйлап кара, менә люстра эленеп тора, име? Яктыртамы – яктырта, күренәме – күренә. Шулай булгач, сиңа тагын нәрсә кирәк? Нигә аның әллә ничә меңлеге? Эштән чыкса бер хәл, ул чакта алмаштырасың инде. Кеше алдында иң беренче «бу миңа нәрсә өчен кирәк?» дигән сорау торырга тиеш, минемчә. Мактаныр өчен генә булса, аның кирәге юк.

– Бу гадилегеңне син ничек саклап кала алдың ул, Альберт?

– Ничек инде саклап калдың?! Ул я була, я юк.

– Бездә бит әзрәк күтәрелсәләр, «йолдыз чире» башлана.

– Анысын беләм. Минем күз алдында гына да күпме шундый мисал булды. Беләсеңме, бу сорауга мин хәтта җавап та бирә алмыйм. Мин бөтен әйбергә дә җиңел карыйм. Менә мин нинди генә шәһәрләргә бармыйм бит инде. Һәрберсендә диярлек миңа эчәргә, тартырга, тегесен-монысын тәкъдим итәләр. Бушка! Мин ничек аларга юк дип әйтә аламдыр, белмим. Үзем аптырыйм кайвакыт. Аллага шөкер, андый әйберләргә минем «соблазн» да юк. Миңа кызык түгел алар. Үзеңне саклап кала алу кешенең холкыннан һәм үзеннән тора. Кеше үзен һәрвакыт кулда тота белергә тиеш!

– Аңлавымча, син бөтенләй эчмисең дә, тартмыйсың да. Шулаймы?

– Шулай. Миңа кирәк түгел ул.

– Әгәр татар эстрадасын сайлаган булсаң, син топ йолдызлар рәтендә булыр идең. Нигә рус эстрадасын сайладың?

– Рус эстрадасы күпкә отышлырак. Икесен дә рәттән алып барып булыр иде дә бит, иренәм. Соңгы вакытта әз генә иркенәеп киттем шул, үз-үзем белән эшләргә кирәк әле. Ярый әле шундый сорау бирдең. Үземне кире кулга алып, татарча язмыйча булмый. Кеше бит ул әзрәк акча исен сизә башласа, иркенәеп китә шулай. Чөнки синең иртәгә ашарга алырга акчаң, ятып йоклар җирең бар, тагын нәрсә кирәк? Ә менә ашарыңа түләрлек тә акчаң булмаса, эшли башлыйсың. Шуңа кешене бераз селкетеп җибәрер өчен «голод» кирәк.

Менә хәзер бу сораудан соң уйлана башладым әле.

– Ничә ел татар матбугат чараларына интервью бирмәвеңнең сәбәбе нидә?

– Миңа кызык түгел ул, Гөлинә. Бүген дә мин сиңа сүз биргәнгә генә килдем. Татар эстрадасында «хайпануть» итим әле дигән әйбер юк миндә. Үз юлымны таптым бит инде. Хәзер моны укыгач, күбесе «ооо, Альберт зажрался» диярләр инде. Ләкин мин кайвакыт үземә, үземне шулай тотарга рөхсәт бирәм. Бәлки бераз очынам дадыр инде, әйе. Дөрестән дә, үзеңнең каян чыкканыңны онытмаска кирәк.

Татар аудиториясе булсын ул. Менә мин хәзер аңладым. Никахтан соң да бөтен матбугат чаралары безне котлап язганнар иде. Юкса мактаныр өчен дә куймадым. Миңа андый гайбәтләр, ниндидер «интригалар» кирәкми. Шоу-бизнес ул пычраклыкка корылган, ә никах ул кагылырга ярамаган изге әйбер. Ул бит синең Аллаһ каршында ант бирүең. Никах «хайпануть» итә торган яңалыклар рәтендә түгел. Ә монда мин «медийная личность» булган өчен, кеше аны күпертеп сөйләде. Мин андый шау-шуга әзер түгел идем. Әле бит анда минем машина да пычрак, күрдеңме син аны? Мин хәтта оялып та куйдым. Бүгенге дөньяда аннан качып булмаганын аңлыйм, шуңа ияләшергә генә кала бугай инде.

– Казан кайчан Нурминскийның сольный концертын күрәчәк? Булачакмы ул?

– Булачак, әлбәттә. Иң зур аудитория Казан белән Мәскәүдә бит инде минем. Аңарчы яңа татар җырларын язсам, аларын да башкарачакмын. Искеләренең инде аранжировкалары да иске, яңарткан очракта ул бүтәнчә булачак. Хәзерге аппаратура белән алар начар яңгыраячак. Шуңа алары булыр дип вәгъдә итә алмыйм. Ул иске татар җырларын барысын да үзем эшләдем бит мин элек. Аның буенча минем белемем юк, интернеттан карап, чамалап кына эшләгән җырлар инде ул. Шул өйдәге компьютерда, 150 тәңкәлек микрофонга яздыра идем. Әле бит шуларны кеше тыңлый иде, үлеш.

– «Нурминский - татар рэпының патшасы» дигән сүзләр ишеткәли...

– Патша нәрсә дигән сүз әле ул?

– Король рэпа.

– Чын инде? Әстәгафирулла. Мин үз-үземә бәя бирә алмыйм. Әгәр кешенең шулай дип уйлыйсы килә икән, шулай булсын. Начар димиләрдер бит? Иң мөһиме шунысы.

Мәскәүдәге концертта.

Фото: © Альберт Нурминский архивыннан

– Нурминскийның иҗатын күзәтеп барган кеше синең «План по завоеванию мира» дигән көндәлегең барлыгын белә инде. Ул көндәлектә бүген нәрсә язылган?

– Анда моңарчы альбом, гелик, загранпаспорт һәм Лос-Анджелес дип язылган иде. Шуның берсендә әлегә «галочка» юк.

– Альбом чыгардың, машина алдың, чит ил паспортың тиздән әзер була дидең. Лос-Анджелес кына кала.

– Әйе. Әгәр күчеп китү мөмкинлеге булса, мин шунда күчеп китәчәкмен. Күз алдыңа гына китер, мин Лос-Анджелеста татар һәм рус телендә рэп укысам, үзебезнең туган телне бер баскычка булса да югары күтәрәм дигән сүз. Анда музыкага бөтенләй башка караш. Безнең ил белән чагыштырырлык та түгел ул. Хип-хоп һәм башка бик күп музыкаль жанрлар да безгә алардан килгән. Берничә ел элек мин анда 1-2 атнага гына бардым. Шул ике атна эчендә дә мин анда дөньякүләм танылган артистларга җыр эшләүче кешеләр белән таныштым. Ә 1 ай торган булсам, уйлап кара син. Андагы белгечләр белән татар телендә җыр яздырсам, үзем өчен нинди зур эш эшләнелә дигән сүз.

– Ә син хәйрия концертларында катнашасыңмы?

– Чакырганда барырга тырышам. Кычкырып йөри торган әйбер түгел бу, сорама.

– Моңарчы биргән интервьюларыңда син әлеге сорауны гел читләтеп уздың. Әмма авыр булса да, мин сиңа ул сорауны бирми кала алмыйм. Һәр җырыңда диярлек абыең бар... Ул төзәлмәслек күңел ярасымы синең?

– Яра дип... Югалтуы авыр булды, әйе. Ул минем терәк иде. Мин гел аннан үрнәк алып үстем. Хәзер дә авыр вакытларда, үземнең урынга абыйны куеп карыйм да, ул бу ситуациядан ничек чыгар иде микән дип уйлыйм. Ул бит менә болай итәр иде, нишләп мин дә шулай эшләмим соң әле диеп, үз сорауларыма аның аша җавап табам. Җырларымда абыйны гына түгел, әтине дә искә алу аларга бүгенге көндә дә хөрмәтемне һәм яратуымны күрсәтүем. Чөнки алар безне бүген дә ишетә һәм безнең өчен шатланып торалар. Әти белән абый янәшәмдә булмаса да, кайчандыр миңа яшәр өчен шушы тормышны уңайлы иткән якыннар бар бит әле. Шуның өчен дә мин бүгенгемә рәхмәтле. Кеше китте дип бер урында гына туктап торып булмый. 15 еллап вакыт узган бит инде... Әмма алар барыбер минем күңелдә. Шуңа аларны җырларымда яшәтәсем килә!

Нурминскийның уңышлары:
2019 ел – Enter журналы фаразы буенча «Ел горурлыгы»
2020 елда 2 «Бриллиант статус» (халыкка сатылган экземплярлар нәтиҗәсендә билгеләнә, 367 мең һәм 347 мең экземпляр җыр сатылган)
2021 Enter журналы фаразы буенча «Елның музыкаль проекты» 
Агалтын һәм алтын дисклар статусы 
YouTube та "Алтын" статус - язылучылары 1миллионнан артучыларга бирелә

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 8 июль 2022
    Исемсез
    Акыллы егет! Иске йортлар турында сүзләре рәссам җанын күрсәтә. Әфәрин! Уңышлар сиңа! Өргән көчекләргә игьтибар итмә! Биредә язган "жалкий аноним" ишеләргә
  • 8 июль 2022
    Исемсез
    жалкий певец
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100