Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алан-Бәксәргә бардык: Нарат күркәсеннән кайнатма кайнаттык, җирлек белән таныштык

Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә апа Гарифуллинаның нарат күркәләреннән бик тәмле һәм саулык өчен файдалы кайнатма ясавы турында ишетеп белә идек. Шуңа өстәп, җирлек башлыгы вазыйфасын да инде 15 ел тарта. Шуңа күрә, ике дә уйламыйча, СММ-белгечебез Милена Новикова һәм журналистыбыз Юлай Низаев бу якларга юл тотты.

news_top_970_100
Алан-Бәксәргә бардык: Нарат күркәсеннән кайнатма кайнаттык, җирлек белән таныштык
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Зөһрә апа белән без авыл янындагы урманлыкта, соклангыч табигать кочагында күрештек. Ул инде төшке ашка кадәр район хакимиятендәге утырышларда булып кайтып, авыл советында сәркатип булып хезмәт куючы Тәнзилә апа һәм аның улы белән нарат күркәләре җыярга килгән иде.

Әйтергә кирәк, Биектау ягы – нарат урманнарына да ифрат бай як булып чыкты.

«Урманга чыгу – җан рәхәте, бер ял»

Зөһрә апа Гарифуллина нарат күркәсе җыю белән шөгыльләнә башлау тарихы белән уртаклашты.

2017 елда «Нечкәбил» бәйгесендә катнашкан чакта, нәрсә белән булса да шаккатырырга кирәк бит. Бер таныш хатын шушы кайнатманы кечкенә банкада бирде. Сентябрь ае иде бу. Аннан соң киләсе елны язга чыккач, интернеттан төрле-төрле рецептларны карадым. Шуннан аны берникадәр үзгәрткәләдем, әлбәттә. Болай ел саен кайнатмыйм инде. Көн дә ашала, өстәлдә тора торган әйбер түгел. Яраткан кешегә тәмле. Сәламәтлеккә дә файдалы, дип беләбез. Аеруча уңган хуҗабикәләр бу күркәләрдән компот та ясый. Иртә белән мин әле йоклаганда, ирем, иртүк торып, кызыксынып, эчкән дә иде аны. «Авызда – сумала, ни бу?..» – дип, аңлый алмый азаплана (көлә).

Зөһрә апа, сөйли-сөйли, күркәләр җыюга кереште.

Иң башта агачтан агачка йөреп нарат күркәләрен эзлибез. Агачларның төрлесеннән җыям. Яшь яки карт агач булудан әллә ни аерма юк. Җыйганда, резина перчатка киеп җыябыз. Ялан кул җыю мөмкин түгел, сумала ябыша. Яшь, 1-2 сантиметр озынлыктагы күркәләрне сайлыйбыз.

Зөһрә Рөстәмовна, эш графигыгыз тыгыз, табигатькә барырга, урманга чыгарга вакытыгыз каламы соң?

Урманга килергә бик нык яратам. Ләкин эш белән вакыт табу да җиңел түгел. Ковид вакытында бөтен оешмалар ябылды, кешеләрне кабул итү дә ярамады. Без үз эшебезне барыбер дә туктатмадык инде, эшкә барып, кәгазьләр белән эшли идек. Шул ук вакытта кичләрен табигатьтән кайтып кермәдек. Ул елны бөтен җиләк-җимеш тә, нарат күркәләре дә бик нык уңды.

Якында гына бер сазлыклы җиребез бар. Анда мүк җиләкләре дә бик нык уңды. Мин шул елны беренче тапкыр бу төр җиләкне дә җыйдым. Бишәр литрлы чиләкләр белән җыйдык барган саен. Мүк җиләген мари урманнарында җыялар бит инде күбрәк, шулай да безнең урманнарда да барлыгын белә идем. Без инде урынын белми идек, күрше Битаман авылыннан булгач. Һәм, ниһаять, кайда үсүен күрсәттеләр.

Гөмбә, җиләкләр җыярга бик нык яратам. Алтышар чиләк гөрәҗдә җыеп кайтып, тозлап сатканым булды. Урман җиренә, беренче чиратта, резин аяк киеме киеп килергә тырышабыз. Талпаннарның «котырган» чагы, еланнар да бар. Сакланганны Аллаһ «саклармын» дигән, – ди ул.

Зөһрә апа, вакыт мәсьәләсенә килгәндә, эштән соң – 16-17.00 сәгатьтән соң гына урманга чыга алуын да әйтте. «Көн буена эштә арыгач, урманга чыгу – җан рәхәте, бер ял», – диде ул.

«Сез дә ясап карагыз, «телеңне йотарлык» тәмле»

Нарат күркәләрен җыеп, Зөһрә апа белән аның йортына кайнатма ясарга кайттык. Әйтергә кирәк, аның өй тирәсен чын-чыннан чәчәкләр патшалыгына тиңләрлек. Капка төбеннән үк альп тавы итеп ясалган клумбалар, ихата эчендә йөзләгән чәчәк! Флокслар, 270 лилия чәчәге, барбарис куаклары һәм лалә чәчәкләре…

Үзем чәчкәләр үстерергә, бакчада эшләргә, тәмле ризыклар пешерергә дә яратам. Төрледән-төрле бәлешләр, гөбәдияләр пешерергә нык яратам. Аш-су остасы Резидә Хөсәенованың «Тәмле марафоны»нда да катнашам, – ди уңган хуҗабикә.

Зөһрә апа рецепты

  • Иң башта нарат күркәләрен яхшылап юабыз, урман-яланнан кайткан бөҗәкләрдән чистартабыз.
  • Нарат күркәләре кайнатмасы дәвалау максатыннан да кулланыла. Йөткергәндә, сулыш юлларын киңәйтер өчен бик әйбәт әйбер инде бу.
  • Интернет киңлекләрендә төрлечә язалар. Күркә күләменнән суны 1-2 сантиметр гына артып торырлык итеп кайнатырга куябыз. Бер 20-25 минут кайнатасы. Бу – аның тәмнәре чыксын, дәва үзлекләре ныклап ачылсын өчен дә яхшы.
  • Аннан соң шул суында 10-12 сәгатькә калдырабыз.
  • Аннары суны күркәләрдән, алардан купкан әйберләрдән сөзеп алабыз. Һәм 1 литр суга 1 кило шикәр исәбеннән кайнатмабызны кайнатабыз. Ул желе кебек була. Шуннан соң, матурлык һәм тәм өчен, бераз күркәләрне салабыз. Һәм менә кайнатмабыз әзер. Чәйгә рәхим итегез, кызлар-егетләр!

«Ул биналарны саклап та каласы килә, тик аларны җылытып торырга каян акча табып бетерәсең»

Инде Зөһрә апа белән саубуллашып юлга кузгалыр алдыннан, авыл җирлеге хакында да бераз сорашырга булдым. Авыл урамнары буйлап үткәндә дә, йортлар төзек булуына, ферма эшләп торуына игътибар иткән идек. Йорт-куралар да калай түбәле, күпчелеге сайдинг, профнастил белән тышланган, кайсы өйләр кирпечтән салынган. Тырыш вә булдыклы халык яшәгәне күренеп тора.

Фото: Зөһрә Гарифуллинаның шәхси архивыннан

Зөһрә апа авыл җирлеге белән таныштырып узды:

Безнең Алан-Бәксәр авыл җирлеге 5 авылны берләштерә: Алан-Бәксәр, Алат спиртзаводы, Гәр, Әсән, Шөмлән авыллары керә безгә. Әсән – татар авылы булган, аннан инде узган гасырның 80 нче елларында, юлсызлык, эшсезлек булганга һәм су булмаганга, кешеләргә колхоз фатирларына күчәргә кушканнар. Һәм күпмеседер Алан-Бәксәргә, кайсыларыдыр Казанга китеп барган. Шунлыктан безнең күбрәк рус халкы яшәгән Алан-Бәксәр авылы татар авылына әйләнгән. Бездә социаль объектлар, инфраструктура бар. Интернатлы мәктәп бар. Клуб, аның эчендә китапханә бар. Мәдәният учагыбыз 1950 елларда салынган агач бинада урнашкан, иске. Болай яңа клуб өчен проектлар ясалган инде, киләсе елга, бәлки, программага керәрбез. Ләкин әле иске клубыбыз белән кино, клип төшерүчеләрне җәлеп итәбез.

Ришат Төхвәтуллинның «Бер гомер арасы» җырына клиптагы биюләр безнең клубта төшерелде. Аннан соң Марсель Мәхмүтовлар «Завклуб» дигән фильм төшерделәр. Әле күптән түгел генә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына «Танкист» дип аталган кино төшерделәр. Шуннан Азат Фазлыев клип төшереп китте.

Әле менә яңарак кына Санкт-Петербургтан шалтыраттылар, июньдә киләбез, диләр. Сусаклагыч төзелгәч су астында калган авыллар хакында фильм төшермәкчеләр икән. Төп өлеше Лаеш районында төшерелә. Ә безнең якка шушы клуб өчен киләләр. Сүттермәгез, саклап калыгыз элекке клуб бинасын, диючеләр дә күп. Ул яңа клуб проекты шушы урынга эшләнгән бит инде. Авыл җирлеге бинабыз да иске, шул 1960 елларда сафка баскан. Ике бина да сүтелеп, бер бина булачак инде. Үзем дә музей җанлы булсам да, искелеккә ябышып ятып булмый инде. Ул биналарны саклап та каласы килә, тик аларны җылытып торырга каян акчалар табып бетерәсең...

Авылда музей эшләргә экспонатлар җыйдык. Бер иганәче стеллажлар, шкафлар да алырга булышты. Яңа бина төзелә дигәч, бу эш тукталып калды. Хезмәтне дә, акчаны да суга салып булмый бит инде. Тамашачылар утыра торган залның артындагы диварга музей стеллажларын урнаштыру уе бар.

Безнең җирлектә 600гә якын кеше яши, Алан-Бәксәрнең үзендә – 320ләп. Авылга шәһәр якын, шуңа күрә күпчелек яшьләр шәһәргә йөреп эшләүне хуп күрә. Үземнең дә 4 кызым бар. Кызлар инде, билгеле, туган йортта кунак кына. Монда кала торганнар түгел. Ике олысы кияүгә чыкканчы колхозда да эшләп алдылар. Аннары берсе, Казанда татар телен укытса да, җәй көне отпуск вакытында колхоз ашханәсендә механизаторларны ашатканы булды. 2-3 ел шулай эшләде. Шуннан соң Дөбьяз мәктәбендә эшләп алды.

Барыбер дә яшьләр шәһәр җиренә тартыла бит хәзер. Әлеге заманда хәтта азык-төлекне дә шәһәр җирендә онлайн заказ биреп кенә китертәсе. Ә авылда тормыш бөтенләй башкача. Тормыш иптәшем белән үзебезне авыл җиренә багышларга тырыштык. Аның вафат булганына да 8 ел үтеп китте. Беренче мәлдә, әлбәттә, катлаулы булды.

Фото: Зөһрә Гарифуллинаның шәхси архивыннан

Юлларыгызда да асфальт түшәлгән, кайсы җирдә юл хезмәтләре ремонт эшләрен дә алып бара.

Аллаһка шөкер, безнең якларда асфальт юллар шул 1990-1995 еллардан ук бар. Ләкин бөтен урамнарда да юк. Без исә үзара салым акчасына вак таш җәйдереп, рәтләп торабыз. Батып ятарлык, көзге-язгы яңгырлар вакытында җәфа чигәрлек урыннар юк инде! Безнең Алан-Бәксәр авылында 2 чишмә бар. Алар бик матур итеп төзекләндерелгән. Чишмә буйларын бераз ремонтларбыз гына, дип тотынган идек. Искегә тотынсаң – исең китәр, диләр бит. Яңадан төзекләндереп куйдык «Изгеләр чишмәсен». Мәчетебез дә эшләп килә. Элек ул медпункт бинасы иде. Әмма колхоз таркалгач, аны баланстан алып, үзгәртеп кордык. Хәзерге вакытта үзебезнең имамыбыз бар – Язучылар берлегенең элекке рәисе Данил абый Салихов, – диде ул.

Һәркайдагыча, бу җирлектә дә туган җирен ямьләп, башкаларга үрнәк булып тормыш көтүчеләр сирәк түгел. Зөһрә апа да – нәкъ шундый булдыклы җитәкче һәм уңган хуҗабикә.

– «Интертат» укучыларына бәхет телим. Барыбызга да исәнлектә, саулыкта яшәргә язсын. Дөньябыз тыныч булып, имин илдә, матур дөньяда гомер кичерик, – дип озатты ул безне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100