«Алай итеп карыйбыз, болай итеп карыйбыз»: ГИТИС кураторын ГИТИС профессоры алыштырамы?
«ГИТИС – Татарстан» дуслыгы Туфан Имаметдинов кураторлыгыннан Фәрит Бикчәнтәев профессорлыгына күчәме – Рузилә Мөхәммәтова күзәтүе.
ГИТИС, ягъни Россия театр сәнгате институтының яңалыклар лентасында, берничә көн аерма белән, республикабызның 2 татар режиссерына бәйле 2 яңалык чыкты.
«Сергей Женовач, Михаил Левитин, Фәрит Бикчәнтәев һәм Максимилиан Немчинский ГИТИСның режиссерлык факультетында 2025 ел өчен остаханәләр туплыйлар», – дип хәбәр итә уку йортының матбугат үзәге. ГИТИС быел Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән берлектә читтән торып укытыла торган актерлык-режиссерлык курсы җыя. Курсның мастеры – ТР һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Рәфкатович Бикчәнтәев. Курска керүчеләр өчен консультацияләр 2025 елның 1 мартыннан башлап һәр якшәмбедә Камал театрында 11.00-13.00 сәгатьләрдә үткәрелә.
Моннан алдарак Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновның Әлмәттә «Аркадаш» театраль проектын үткәрүе турында хәбәр чыкты. Чөнки проект ГИТИСта укый торган Татарстан егетләре-кызлары белән бергә үтә.
- Проект шушы төбәкнең үзенчәлекләрен өйрәнүне һәм сәнгатьтә яңа алымнар эзләүне максат итә. Ил тарихын аерым төбәкләр тарихы, табигате, җирле халыкның йола-гадәтләре, холык-фигыле аша ачу омтылышы бу. «Аркадаш» проекты 2 төрле лабораториядән тора. Лабораторияләр дәвамында остаханәләр эшләячәк, белгечләр, галимнәр, сәнгать әһелләре, җәмәгатьчелек белән очрашулар, фикер алышулар булачак.
Проектның эшчәнлеге «Караш» лабораториясеннән башланачак. Бу лаборатория бүгенге көндә Россия мәдәният һәм сәнгать институтында (ГИТИСта) укучы яшь режиссерларны (Дамир Сидеев, Талия Төхвәтуллина, Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Наҗия Галимова) берләштерә. Алар Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнарына кайтып, шул якларга гына хас күренешләрне, тарихи вакыйгаларны, бүгенге көнкүрешне өйрәнә һәм төбәк үзенчәлеген ачып бирердәй сәнгать алымнары эзли. Лабораториянең йомгаклау өлеше 2025 елның мартында Әлмәт шәһәрендә театраль фестиваль рәвешендә үтәчәк.
Ягъни, 5 яшь режиссер – Әтнә театры артисты Дамир Сидеев, журналист Талия Төхвәтуллина, Туфан белән бергә Казан ТЮЗыннан Тинчурин театрына килгән актер егетләр Илнур Гарифуллин һәм Камил Гатауллин, дизайнер Наҗия Галимова – Туфан Имаметдиновның милли театрлар өчен режиссерлык курсларын узып, ГИТИСта укучылар. Алар барысы да Туфан Рифович кураторлыгында укыйлар. Талия Төхфәтуллина – 1нче курста (Валерий Саркисов остаханәсе), Дамир Сидеев һәм Наҗия Галимова – 2нче курста (Владислав Ветров остаханәсе), Илнур Гарифуллин һәм Камил Гатауллин – 3нче курста (Александр Галибин остаханәсендә). Барысы да читтән торып укыйлар, һәм күпчелеге – бюджетта.
- Билгеле булганча, 2022 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ГИТИС ректоры Григорий Заславский һәм С.А. Герасимов исемендәге ВГИК ректоры Владимир Малышев белән очрашты. Очрашуда мәдәният, белгечләр әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. ГИТИС хәбәрендә язылганча, Григорий Заславский режиссерларны максатчан әзерләү мәсьәләләрен күтәргән.
Мөгаен, Татарстан егетләре һәм кызларының Туфан Имаметдинов кураторлыгында Мәскәүдә укулары – шушы очрашуның уңышлы җимешедер. Татарстан студентларының күпчелеге – бюджетта укучылар, әмма максатчан юлланучылар да бар. Ә инде «Аркадаш» проектын «Татнефть» ярдәмендә егетләрнең-кызларның практикасы дип аңларга кирәктер.
ххх
ГИТИСта Фәрит Бикчәнтәевның милли группа җыюы – алга таба милли режиссерлар әзерләү җаваплылыгы Туфан Имаметдинов кулларыннан Фәрит Бикчәнтәевка күчәчәк, дигән сүзме? Чөнки Фәрит Рәфкатович булачак режиссерларны абитуриентлык өчен әзерләп һәм уку дәварендә кураторлык итеп кенә калмый, ә үзе укыта да. Тәҗрибәсе һәм нәтиҗәләре дә бар: Айдар Җаббаров, Илгиз Зәйниев кебек танылган режиссерлар – аның шәкертләре. 2024 елда Фәрит Бикчәнтәев Камал театрына стажерлар җыйды.
Фәрит Бикчәнтәевның ГИТИСта группа җыюы турындагы яңалыкны Камал театрының яңа бинасы ачылу тантанасына килгән ГИТИС ректоры Григорий Заславский да шәрехләде.
Григорий Заславский: Миңа калса, бу – бик дөрес карар, чөнки Фәрит Бикчәнтәев үзе дә ГИТИС тәмамлаган, Мария Кнебель укучысы, ул – күренекле режиссер, театр җитәкчесе. Бу укулар яңа пространство өчен яхшы булыр. Без режиссерлык һәм актерлык өчен күпмедер бюджет урыннары бүлдек, күпмедер бюджеттан тыш урыннар да булыр. Уку мәсьәләсендә әле детальләре ачыкланып бетмәгән, чөнки кайбер укытучылар татарча да укытырга тиеш була, әйтик, сәхнә теле укытучылары. Чөнки татар труппасы өчен кадрлар әзерлибез. Студентлар биредә дә укыр, берәр айга Мәскәүгә дә килерләр.
Туфан Имаметдинов: Монда ике төрле юнәлеш барлыкка килә. Мин төрле остазларга укырга керү өчен әзерлим. Хәзер мин әзерләгән студентлар 4 төрле остазда белем ала: икесе – Кудряшовта, икесе – Ветровта, икесе – Галибинда һәм берәү – Саркисовта. Безнең максат нәкъ менә Мәскәүдә уку өчен әзерләү иде. Фәрит Рәфкатовичның курс җыюы бөтенләй башка тарих – 4 залны тутыру өчен, сыйфатлы һәм перспективалы күп режиссерлар кирәк. Шуңа да мондый курслар җыюы бик табигый һәм мантыйкка туры килә.
Белешмә:
- Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Казан театр училищесын, 1991 елда ГИТИСны тәмамлаган. Борис Голубовский остаханәсендә укыган, Мария Кнебель укыткан. ГИТИС сайтында Бикчәнтәевны «Татар театры легендасы» дип атаганнар. Диплом спектакле – Мансур Гыйләҗевның «Бичура»сы. 2002 елдан – Камал театрының баш режиссеры. 2024 елда аның «Мөхәҗирләр. Болганчык еллар» спектакле «Алтын битлек» алды. Фәрит Бикчәнтәев үзе Мәскәүдә укып кайтканнан бирле укыта. Байтак еллар Казан мәдәният институтында укытты, быел аның курсы Казан театр училищесын тәмамлый.
- Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов 2011 елда ГИТИСта Олег Кудряшов остаханәсен тәмамлаган. Аннан алда Алабуга мәдәният көллиятендә укыган. Диплом спектакле – Гогольнең «Записки сумасшедшего». Казанга кайтканчы, Мәскәүдә уңышлы куелышлары бар, Румыниядә спектакльләр куйган. Татарстанда иҗатын 2013 елда Чаллы театрында «Тирәкләр шаулый җилдә» (Жеральд Сиблерайс әсәре) һәм 2014 елда ТЮЗда «Любовь людей» (Дмитрий Богославский) белән башлады. 2014-2020 елларда Казан ТЮЗының баш режиссеры була, 2021 елдан – Тинчурин театрының баш режиссеры. Туфан Имаметдинов куйган «Әлиф» пластик спектакле өчен Нурбәк Батулла «Алтын битлек» алды.