Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның үзәк урамындагы чәчәклектә дә, кафеда да – үзебезнең алабута

news_top_970_100
Казанның үзәк урамындагы чәчәклектә дә, кафеда да – үзебезнең алабута

Иртәнге җиләс һавада Казанның үзәк урамы Бауманнан «иртәнге аш»ка дип атлавым. Шулчак алабута баскан чәчәклекләрне күреп шаккаттым, котырып үскән… Шәһәр уртасында, су сибеп, алабута үстереп яталар. Кулъяулык кадәр 4-5 чәчәклекне бөтенләй алабута басып киткән, кайберсендә чәчәкләрне шәйләргә була әле. Әллә аларны карап торучылар кайсы чәчәк тә, кайсы алабута икәнен аермыймы икән? Кафедагы кебек...

Буй җиткән алабуталарга шаккатып, кафега да килеп җиттем. «Иртәнге аш» җыелмасында ни генә юк, әлбәттә, яшеллеккә төрле салат яфраклары да куйганнар. Һәм алар арасында да – алабута. Хәзер үлән ашау «мода»да, кышын да чөгендер яфрагына кадәр сатып алып ашыйбыз, алабута да кафе менюсына кертелгәнме икән? Кызыксынырга булдым.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

«Бу нинди үлән?» – дип сорадым официант егеттән. Ул үзе генә җавап бирергә авырыксынды, «сорап киләм» дип китте. Сорап килде. Аңа «борчак үсентесе» дигәннәр, ул миңа шулай дип килеп әйтте. «Борчак үсентесе менә бу була», – дип күрсәттем, йомырка өстендәге үсентегә ишарә ясап. «Ә бу нинди яфрак алайса?» – дип, официант миннән сорарга булды.

 

Фото: © 

Инде Башкортстан блогерының салатыннан шәмәхә төстәге тырнак чыккач, кафе-ресторандагы ризыкларны башта  чәнечке-кашык белән «өйрәнеп» чыгарга, аннары гына ашарга дип, үземә сүз биргән идем. Алайса тәмле ашап, кәеф күтәрелгәч кенә начар булып куюы бар. Ярый да монда үзебезнең алабута гына чыкты. Әле салатта булса, үләннәр арасында күренмичә, ашап та куелган булыр иде.

Бүгенге игътибардан алабута тантана итә бугай… Ә официантка синең борчагың ни дә, алабутаң ни, «чаевой»ны күбрәк калдыр...

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100