Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры Эльвинаның салатыннан ят ингредиент – шәмәхә тырнак чыккан

news_top_970_100
Башкортстан блогеры Эльвинаның салатыннан ят ингредиент – шәмәхә тырнак чыккан
Видеодан скриншот

Башкортстан блогеры Эльвина ире һәм баласы белән ресторанда сыйланырга булган. 

Видеода күренгәнчә, ул салатның ингредиентларын әйтеп (борыч, ташкабак, гөмбә, кәбестә, хумус), «үзенчәлекле», «тәмле» дип мактап ашап утыра. Ашап бетергәндә генә, салатның соңгы ингредиенты булып, ачык шәмәхә төстәге озын тырнак чыга. Блогер гаиләсе аптырашта кала. Ире ашап бетереп өлгермәгән салатын яхшылап өйрәнә башлый, «минем тәлинкәдә бармагы да юкмы икән» ди ул.

Ресторан хезмәткәре алардан килеп гафу үтенә, акча түләттермиләр һәм бер тырнагын салатка «салган» кызны эштән куулары турында хәбәр итәләр.

Әлбәттә гаиләнең аппетиты бетә, алар башка ризыкларны ашый да, хәтта чәйләрен дә эчә алмыйча, калдырып чыгып китәләр. 

«Бу – коточкыч, 32 яшемә җитеп, ресторанда мондый хәл күргәнем юк иде. Килеп гафу үтенделәр. «Акча алмыйбыз» диләр, менә бирә идем», – дип «кукиш» күрсәтә блогер.

«Ул кыз беренче көнне эшли, эштән кудык», – дип әйтеп торалар. Беренче көн эшләми инде, беренче көн эшләсә дә, аш-су янына ничек шундый тырнак белән кертәләр? Шаккатмалы. Мин тавыш чыгара торган кеше түгел. Бу юлы пыр туздырасым килде. Әмма мондый кешеләр белән тавышлану куркыныч. Минем балаларым, гаиләм бар, шул гына тота», – ди күңеле болганган Эльвина.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100