Алабугада тукталыш ауган. Видеодан күренгәнчә, тукталыш ике машина арасына килеп төшә.
Видео астында комментарий язучыларның күбесе аның «шәп» төшүен искәртә. «Мэрия экономияли. Элек бетоннан төзиләр иде, егерме елга җитәрлек. Хәзер барысы да үз йортына, халык өчен түгел», — дип язучылар да бар. Аңа җавап итеп «Аның каравы, матур, ә искесе ямьсез иде», — дип язганнар.
Михаил Романов 1998 елдагы хәл турында язган: «Бетон тукталыш ишелеп бер ханымны сыткан иде», — ди ул.