news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ала карга дигән, әй асыл кош...»: Әлмәндәр кайтты. Озакка кайтты булса кирәк

news_top
«Ала карга дигән, әй асыл кош...»: Әлмәндәр кайтты. Озакка кайтты булса кирәк
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Ниһаять, Камал театры күптән көтелгән (әйе, көтелгән һәм бик күптән) «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен сәхнәгә кайтарды – театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев кырландырмыйча-сырландырмыйча гына, ягъни, традицияләрне саклап кына Туфан Миңнуллинның легендар пьесасын чыгарды.

«Әлдермештән Әлмәндәр» – Туфан Миңнуллинның 2 пәрдәле, 4 күренешле, пролог, интермедия һәм эпилогтан торган моңсу комедиясе. Автор әсәрен «Күп йөргән, күп күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, ләкин күңел көрлеген югалтмаган авылым картларына» багышлаган. Бу үз заманында драматургның Камал театрында куелган алтынчы спектакле булган (трилогиянең беренче кисәге булган «Миләүшәнең туган көне», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Канкай улы Бәхтияр» һ.б. әсәрләрдән соң). Тормышның ачысын-төчесен, нужасын һәм бәхетен ил белән бергә татыган, Әҗәлне кат-кат җиңеп яшәгән Әлмәндәр образы тиз арада тамашачының яраткан героена әверелгән һәм әсәрне легендар иткән.

  • Шунысын да искәртим – спектакль турында мәгълүмат Татар энциклопедиясенә дә кертелгән.

Режиссёр Марсель Сәлимҗанов куелышында сәхнәдә 33 ел (1976-2009) барган спектакльне өр-яңадан, яңа артистлар белән куеп чыгу җиңелләрдән түгел, әлбәттә. Чөнки ностальгия дигән хис хәзер театр дөньясында бик актуаль һәм бик популяр.

Шәүкәт Биктимеровның театрда һәм кинода йөзләгән роле булса да без аны Әлмәндәр аша сагынабыз, Равил Шәрәфиев нинди генә рольләр башкармасын, без Әҗәлдән көләбез, вафатына 10 елдан артык вакыт узса да Ирек Баһмановның: «И, әти», – дигәннәре әле дә колакта яңгырап тора, ә Нәҗибә Ихсанованың: «Үләм», – диюләре... Менә шушы ностальгияне җиңеп, шушы әсәрне яңадан сәхнәгә кайтар да, тамашачыдан яңа Әлмәндәрне, яңа Әҗәлне, яңа Өммияне, гомумән, барысын да яңадан яраттырып кара! Моңа яңадан алыну өчен үз-үзеңә нинди ышаныч та, нинди арыслан йөрәге кирәк!

ххх

«Әлдермештән Әлмәндәр» репетицияләрен Илгиз Зәйниев яңа ел алдыннан башлады. Бу хакта «Интертат»та чыккан беренче хәбәрдән соң ук, ил белән бер булып дигәндәй, премьераны көтә башладык.

Театр спектакльне премьера алдыннан бер зал олы кунакларга, журналистларга һәм тагын бик күп кешегә күрсәтте, аннары инде берничә көн премьера – билетлар алдан алынып беткән иде, әлбәттә.

  • Илгиз Зәйниев куелышында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле «Әкият» курчак театрында да бара. Анысын кемнәрнеңдер «репетиция» дип атавы белән килешмим, әлбәттә. Бу әсәрне ул вакытта артистлар белән кую иртәрәк булгандыр, бәлки, ә курчаклар белән нигә эшләмәскә?! Юрий Чуктиев тавышландырган менә дигән Әлмәндәр әле дә курчак театрында исән-сау яшәп ята – барып карарга киңәш итәм. Әҗәл татар театрында бердәнбер «Алтын битлек»ле актер Дилүс Хуҗахмәтов тавышы белән сөйләшә.

2018 елда, әле Камал театры тыныч кына Татарстан урамындагы бинада эшләп ятканда, театрның «Камал мәктәбе» проекты кысаларында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең видеоверсиясе күрсәтелгән һәм тамашачыга: «Бу спектакль сәхнәгә кайта аламы? Кайтса, аны кем уйный ала дип уйлыйсыз?» – дигән сорау куелган иде. Тамашачы 2 артист исемен атады: Рамил Төхфәтуллин һәм Эмиль Талипов. Кызык, үзе исән чагында Шәүкәт Биктимеров Әлмәндәр ролендә Рамил Төхфәтуллинны күрүен әйткән булган, ә Эмиль Талипов Шәүкәт Биктимеровның Әлмәндәр роленә студент вакытта ук кызыккан. Әмма артистлар икесе дә ул вакытта «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен сәхнәгә кайтарырга иртә дип санауларын әйттеләр.

Хәзер, спектакльгә алынгач, Илгиз Зәйниев та төп рольләрдә нәкъ менә аларны күргән – икесен ике рольдә: Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллин Әлмәндәр булса, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талиповка аның антагонисты – Әҗәл булырга туры килде. Искәндәр ролендә – Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов. Евстигней ролендә – Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Хәмдебану – Татарстанның халык артисты Илсөя Төхфәтуллина. Өммия – Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова...

Беренче куелышта Әҗәл булган Равил Шәрәфиевка да роль табылган. Режиссер катнашучылар исемлегеннән Газраилны алып ташлап, ул рольне Равил Шәрәфиевка тапшырып, әлеге өлешне кинога күчергән. Ягъни, теге вакытта «эт типкесендә» йөргән Әҗәлнең статусы үскән – ул хәзер үзе Газраил һәм «эт типкесендә» йөрергә башкаларны озата, Эмильне, мәсәлән. Кино өлешен кинорежиссер Илшат Рәхимбай оператор Айдар Шәрипов белән бергә төшергән. Тамашачы аны ятьмәле пәрдәләр аша карады.

Менә тыныч кына улы һәм килене янында яшәп яткан, ипләп кенә дачасын төзегән, өйләнәсе килеп Хәмдебануга күз атып йөргән Әлмәндәр карт янына «командировкага» Әҗәл килеп төшә. Ә Әлмәндәрнең планнарында үлем бөтенләй дә юк: «Бар, Газраилеңә кайтып әйт, Әлмәндәргә үләргә иртәрәк, диген. Дүрт баласы гомерен дә яшисе бар әле аның, диген...», – ди ул. Хәер, нәрсәгә боларны язып торам соң? Кайсы татар «Әлдермештән Әлмәндәр»нең эчтәлеген белмәсен инде?! Кайсы гына татар теге дөньяга киткәч тә фәрештәне кочаклаган Әлмәндәрне белмәсен! Юктыр андый татар...

Вакытны әрәм итмичә, пьесаның яңа куелышы турында сөйләшик. Тәнкыйтьчеләр, аеруча, әдәбиятчылар иске текст белән эшләү турында язганда: «Бережно обращается с авторским текстом», – дияргә яраталар. Менә монда да Илгиз бик «бережно» эшләгән. Бер караганда, шул ук традицион куелыш, икенче караганда, вакыйгалар автор язган чорга караса да, музей экспонаты кебек түгел, кинокадрлары да өстәлгәч, гел яңа кебек.

Дөрес, беренче бүлектә (антрактка кадәр) сәхнәдәге яңа артистларга карап хәтердәгеләрен сагынып утырылды – анысын яшермим. Шәүкәт абый болайрак әйткән репликаны Рамил ничек әйтер икән, Равил абый болайрак иткәнне Эмиль нишләтер икән, дигән уйлар, кусаң да, килеп төшкәләп торды. Ә икенче өлештә барысы да онытылды, рәхәтләнеп яңа Әлмәндәр белән яңа Әҗәлне карадык.

Артистларның хәлен аңлыйм – бер зал диярлек (алдан белгәннәре) күзләре белән «бораулап» һәр хәрәкәтне чагыштырып утырсын инде...

Әлмәндәр образы Шәүкәт Биктимеров вакытында ук халык хәтерендә билгеле бер сыйфатта канонлаштырылган диярлек һәм, әлбәттә, аны җимереп яңа Әлмәндәр ясауга ихтыяҗ юк. Моны режиссер да, актер да аңлый. Шуңа да алар образга хөрмәт белән карап, сак кына якын килеп, булганын яңарту юлын сайлаганнар – Шәүкәт абыйны Рамил алыштырган, Әлмәндәр шул ук калган. Бу кабатлау түгел, бу Әлмәндәрне мәңгеләштерү. Аксакаллык та, җорлык-шаянлык та, фәлсәфә дә, моңсулык та, остазлык та, зирәклек тә, эчке драматизм да сыйган Әлмәндәр карт яңа башкарылышта бик озак яшәр кебек.

  • «Шәхесләребез» сериясендә Туфан Миңнуллинга багышлап чыгарылган җыентыкта «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле турында 1978 елда Аяз Гыйләҗев язган рецензияне укыган идем. «Моңсу комедия» дип аталып, тормышыбызның нигез фәлсәфәсен ачып бирә алырлык бу әсәр тирәсендә әле җитди тикшеренүләр, бәхәсләр булыр, миңа калса, академия театры пьесаны бер төрле укыды, аның бөтен барлыгын, бөтен тирәнлеген, драматизмын ачып бирә алмады, әсәрнең көлке ягын, комик ягын ныграк шәрехләде, җитди уйландыра торган урыннарына басым ясалып бетмәде», – дип язган булган классик язучыбыз. Аяз абыйның тирәнлек стандартлары нинди булгандыр – әйтә алмыйм, әмма, миңа калса, яңа куелышта нигез фәлсәфәсе дә, драматизм да бар иде.

Дөресен әйткәндә, миңа хәтта артист үзе җитмәде дә әле, ягъни, халык хәтерендә урын алган Әлмәндәрне мәңгеләштерү хакына Рамил Төхфәтуллин «фирменный» елмаюын да корбан иткән инде әллә?.. Аның каравы байтак еллар сәхнәдә күренмәгән актер үзенең сәхнә формасын югалтмавын, югары профессиональ дәрәҗәдә булуын исбатлый алды. Хәер, ул аны Илгиз Зәйниев бу сезонда чыгарган «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектаклендә татар бае роле белән исбатлаган иде инде – тамашачы мәхәббәтен яулаган иде. Хәзер халык мәхәббәтенә төренеп дача култыксаларында аяк селкеп утырасы гына калды... бер 120 ел, ярар 50 булсын, ярар-ярар 30 диик... (Әҗәл белән нинди саннар әйтеп сатулаша әле алар?).

Әҗәл мәсьәләсендә эш башкачарак. Монда канонлаштыру юк һәм була да алмый – беркем дә әҗәлне күрмәгән (күрергә ашыкмасыннар да), әмма барысы да Равил Шәрәфиев башкаруындагы Әҗәлне белә. Нәкъ менә шунысы катлаулы да инде, Равил Шәрәфиев тудырган образ белән ярышып карау җиңел түгел, хәтта Эмиль дәрәҗәсендәге талантка да. Ул Әҗәлдән ниндидер җиңелчә генә урам шпанасы ясаган. Аның чалгы белән, чәчәк белән мәш килүен, ишегалдында буталып йөрүен һәр хәрәкәтенең мәгънәсен ачып та, тирәнгә кермичә көлә-көлә дә карарга була. Ә курсташлар да булган Эмиль Талипов белән Илгиз Зәйниев образны бик тирәнтен өйрәнеп Әлмәндәрнең «субакы» дигән сүзеннән китә-китә борынгы грек мифологиясендәге церберларга ук барып чыкканнар булса кирәк – Әҗәлдә эт кыланмышларын күргәнгә әйтүем.

  • Цербер – Аиданың җир астындагы үлеләр патшалыгы ишеген саклаучы өч башлы эт.

Мифологиягә ук барып җитүегез бик яхшы, әмма кешенең дусты булган эткә бәйләнүегезне барыбер хупламыйм. Бәйләнәме-бәйләнә татар эткә: «эт типкесе», «этләшү», «этлек», «эттән алып эткә салу», «этле-мәчеле яшәү», «эт белән эт булу», «эт итеп сүгү», «эт каешы», «эт туе», «эттән туган нәрсә», «этләнү»... Ә менә мин этләрне яратам һәм эт минем өчен бары тик уңай гына була ала.

Кыскасы, Эмиль өр-яңа Әҗәл образы тудыра алган. Равил Шәрәфиевның Әҗәлендә Әлмәндәр белән тигез торып бәхәсләшә алырлык ниндидер укымышлылык, интеллигентлык тоемланса, бүгенге Әлмәндәр янына тәрбия күрмәгәнрәк зат килеп басты (анда да мәгърифәт-мәгариф проблемалары бардыр инде, күрәсең, бу заманда) - андыйлар белән алыш-биреш ясыйсы күпкә катлаулырак, әмма Әлмәндәребезнең аңа да «иман кертә алганын» күрәбез.

Башка образларга килгәндә, мин ир-ат һәм хатын-кыз персонажлар дип бүлеп карыйм һәм ир-ат персонажларның һәрберсенең аерым шәхес булуы күренсә, хатын-кызлар «оптом» карала – алар миңа барысы да «бер чыбыктан сөрелгән» булып тоелды. Берсен дә аерып карый алмадым, спектакльне беренче мәртәбә караучы зумерларга Хәмдебану белән Өммия бер үк карчык булып тоелган да. «Бабай нигә килененә өйләнә?» – дип сорау да бирделәр хәтта. Утызны узган Гүзәл Гюльвердиева да әби-чәби дөньясына яшьлек ялкыны кертә алмады – «Да-а-а, кыз да утызда», диярсең... Театр тулы яшь кызлар бит Камалда – бу роль теләсә кайсына якты театраль киләчәккә юллама була алыр иде, әрәм иткәнсез рольне (монысы режиссер колагына иде).

Искәндәр белән Евстигней персонажлары Олег Фазылҗанов белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиевка тапшырылган – аларга сәхнәдә балкырга күп вакыт та бирелмәгән, әмма егетләр үзләренә бирелгән эпизодларны 100 процентка нәтиҗәле кулландылар. Рәхәтләнеп карадык.

Киләчәктә Әлмәндәр дәвамчысы итеп калдырган Илсур мәсьәләсендә дә әз генә тәнкыйтем бар. Бу роль Әсфәндияр Шәмсуаров белән Йосыф Нуртдиновка тапшырылган – фамилияләренә караганда, Раил Шәмсуаров, Зөфәр Нуртдиновларның уллары булса кирәк. Җәмәгать, Камал театры бит читләрне кертергә ярамый торган ниндидер ябык җәмгыять түгел, нигә бала ролен нәкъ менә үз артистларыгызның баласы уйнарга тиеш ди? Күзегезне ачыбрак тирә-ягыгызга карагыз әле – әти-әнисе артист булмаган күпме талантлы балаларыбыз бар! Шул ук «Апуш»ка гына күз салыгыз инде – сәхнәне селкетеп бииячәк иде алар.

Финалда сценография турында берничә сүз. Әлбәттә, элек тә, хәзер дә шул ук дача – ансыз булмый. Рәссам Сергей Скоморохов сәхнәгә күк канцеляриясенә тоташкан әйләнмәле кәнәфи дә урнаштырган, Әлмәндәр белән Әҗәл менеп-төшеп, туда-сюда тора торган басмалар да бар. Иң күзне иркәләгәне – сәхнәне «алмаландырган». Дивардан да алма ботаклары чыккан, күктән дә алма «ява», фойеда да алмалы арба. Анысы белән хәтта тәнәфестә тамашачы да сыйланды. Тулышып пешкән һәр кызыл алмадан Әлмәндәр карт күз кыса иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар