news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Акыллы үзе белә, дуракка әйтүдән файда юк»: Салаватның яңа концерт сезоныннан афоризмнар

«Интертат» Салават Фәтхетдиновның 37 нче сезон концертларында яңгыраган иң кызыклы афоризмнарны туплады.

news_top
«Акыллы үзе белә, дуракка әйтүдән файда юк»: Салаватның яңа концерт сезоныннан афоризмнар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан турында:

«Татарстанга, Казанга карап, бездән үрнәк алалар. Безгә карап көнләшәләр, кайвакытта безне яратып бетермиләр – болар барысы да безнең уңыш».

«Россияне зур, матур бер йорт дип карасак, Татарстан – анда «вип» бүлмә».

Гаилә, мәхәббәт турында:

«Яши башлагач, гаиләдә кем баш, кем муен, дигән бәхәс башлана. Ул бер 35-40 ел дәвам итә инде, аннан үзе җайланып китә».

«Хәзерге яшьләр мәхәббәтнең тәмен бетерде. Мин яшь егетләрне гаеплим. Егетләрнең авторитетлары төште, үзләре бетерде. Ләкин кызларның бәяләре артты, якын килә торган түгел».

«90% ирләр дә, хатыннар да беренче мәхәббәтләре белән яшәми. Беренче мәхәббәт ул – «тренировочный вариант». Барыбыз да беренче мәхәббәтне яратабыз да, икенче кешегә өйләнәбез/кияүгә чыгабыз. Тормыш шундый инде ул».

«Мин бервакытта та кешенең байлыгынна да, уңышынна да көнләшмәдем. Көнләшү ул – начар гадәт. Шулай да гомер буе хатыннан – Ләйсәннән көнләштем. Миннән гел сорыйлар: «Менә ничә ел бергә яшисез, кайсыгыз бәхетлерәк?» – диләр. Мин һәрвакыт: «Ләйсән бәхетлерәк. Шәп ир белән яши, заразы», – дим.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тормыш турында:

«Адәм баласының тормышы ул светофор сыман өчкә бүленә. Яшел төс – «яшел», яшь вакытта нәрсә кылансаң да, ничек кылансаң да ярый. Бер куркыныч юк. Минем яшькә җиткәч инде «предупреждающий», «мигающий». Миннән картраклар инде «кызыл» – ул яшьтә ярамый да, булмый да».

«Кем эзли, тырыша – шул гына ялгыша. Ялгышлар булса да, бу якты дөньяда төзәтеп калырга тырышыйк».

«Ярар, монда бер Казанда кайнап ятабыз, «тегендә» баргач, безгә, татарларга, бер казанда кайнарга ярамый. Анда баргач, һәр кешенең үз казаны».

«Акыллы кеше үзе белә, дуракка әйтүдән файда юк».

«Дусның этлегенә караганда, этнең дуслыгы әйбәтрәк».

«Дошманнарны бераз хөрмәт итәргә кирәк. Күп вакытта, дуска караганда, дошманның файдасы күбрәк була. Чөнки дошман белән син ашамыйсың, эчмисең, мунча кермисең, серләреңне сөйләмисең. Ә дустың синең бөтен әйбереңне белә. Кайдан өзәргә кирәк, кайда нәзек, кайда проблема. Дусларны сайлый белергә кирәк».

«Кайгы татарларны сагалап кына тора. Һәр борылыш, почмак саен кайгы-хәсрәт. Ул булды һәм булачак, ләкин булса да, безгә Аллаһы Тәгалә күтәрә ала торган кайгылар гына бирсен».

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар