Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акыл тешләре акылдан яздыра язды»

Акыл тешен стоматологлар кешенең өченче моляр яки сигезенче теше дип атый. 18 ән алып 30 яшенә кадәр һәркем акыл теше чыгу проблемасы елән очраша. Ул күпләрнең чын авыру чыганагы булып тора. Шуңа күрә, аның турында тулырак мәгълүмат белергә кирәк. Бу хакта Эльвира Алимова белән сөйләштек.

news_top_970_100
«Акыл тешләре акылдан яздыра язды»
Фото: Михаил Захаров

Акыл теше — запас уенчы

Урнашуы буенча акыл теше иң артта булганга күрә, аларны авыз ачып карасаң да күрә алмавың бар, - дип башлады сүзен стоматолог. - Алар «запас уенчы» ролен үтиләр. Кирәк вакытта янындагы тешләргә терәк булып торалар. Алар аркасында башка тешләр үз урынында кала һәм беркая да аумый. Арткы тешләрне алдырган очракта, алар ризыкны чәйнәргә һәм вакларга яхшы булыша.

Ни өчен ул теш «акыл теше» дип атала?

Әлбәттә, акыл теше чыгу белән кешенең акылы арта дигән сүз түгел. Аңа андый исемне кешедә соңарып чыкканга күрә биргәннәр, ягъни 18-30 яшьтә кеше мөстәкыйль һәм белемле була.

Кайсы вакытта тешне алдырырга кирәк?

Беренчедән, коронка бик нык бозылып, теш кариес белән капланган очракта аны алдыралар. Хәтта заманча материаллар кулланып, пломба куйсаң да, озакка бармый. Икенчедән, капма-каршы яктан теш булмаса да аннан арынырга кирәк. Бу очракта тешкә йөкләнеш төшми һәм тукымаларда үзгәрешләр күзәтелә. Акыл теше андый вакытта битне эчке яктан тырный, алдындагы тешләрне этеп, тамырына зыян сала. Патологик проблемалы тешләр авыз формасын үзгәртергә, иякне деформацияләргә, авырттырырга мөмкин. Шул симптомнар булганда тешне юк итәләр.

Вакытында тешне алдырмау нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

Без бит инде табибка баруны гел кичектерәбез. Икенче көнгә авырту бетәр әле дип үз-үзебне ышандырабыз. Әмма әлеге санап киткән симптомнарны колакка элмәсәң, сәламәтлеккә зыян китерүче җитди проблемалар барлыкка килүе ихтимал. Мәсәлән, киста, абсцесс, битнең эчке яктан ялкынсынып, шешүе.

Бүген акыл тешен алдыру ничә сумга төшәчәк?

Төрле клиника үз бәясен куя. Мин эшләгәнендә бәяләр ике меңнән алып, алты меңгә кадәр тәшкил итә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: акыл тешен алдыру табиблар өчен иң авыр процедура, чөнки аның тамыры яныннан кеше өчен әһәмиятле булган нерв үтә. Мин акыл тешен алуны ювелир эше белән чагыштырам. Бик оста һәм пөхтә эшләргә кирәк. Ялгышырга һич ярамый.

Кайсы очракта антибиотиклар билгелиләр?

Антибиотиклар белән табиблар кушкач кына дәваланырга ярый. Алар көчле препаратлар булып санала. Тешне алдырганнан соң антибиотиклар эчәргә кирәк. Шуны искәртәм: тешне алдырмасаң, бернинди дарулар да булышмаячак. 

Акыл теше борчымаганда аны алдырырга ярыймы?

Әлбәттә. Ортодонтлар кушуы буенча, кеше брекет кияргә йөргәндә, алдыралар. Тештән бернинди дә зыян янамаса, ул кешегә гомере буе хезмәт итә ала. Акыл теше — ул иң соңгы теш. Кешеләр гадәти гигиенага җаваплы карамаганга күрә анда бактерияләр пәйда була. Бактерия кариес китереп чыгара да инде. Тешләрегезне әйбәтләп чистартыгыз, эретмәләр белән чайкагыз.

Аңлатма:

1. Теш кистасы — авыз куышлыгында яман булмаган шеш. Тышкы яктан ул үлекләгән куыкны хәтерләтә. Вакытында алдырмасаң, теш урыныннан кузгалырга мөмкин.
2. Абсцесс — ул баш сөягендә үлек җыелу. Абсцессны бактериаль инфекция китереп чыгара. Ул тешнең йомшак һәм үле пульпасында җыела башлый. Сәбәбе — вакытында дәваланмаган кариес.

Тешне алдырганнан соң нишләргә?

1. Беренче көнне бернинди физик күнегүләр ясарга рөхсәт ителми. Кинәт булган хәрәкәтләр ясарга, иелергә, сауна, мунча, кайнар ванналар керергә ярамый.

2. Тартучыларга кимендә өч көнгә тәмәкедән баш тартырга кирәк. Тәмәке төтене ярага төзәлергә ирек бирми.

3. Ярага тел белән дә, бармак белән дә кагылырга ярамый.

4. Беренче көнне авызны чайкарга киңәш ителми, ә икенче көнгә хлоргексидин, фурацилин, мирамистин, марганцовканы кулланырга ярый. Шулай ук үлән шалфей, ромашка белән чайкарга кирәк.

5. Кайнар һәм салкын, каты ризыкларны ашаудан тыелып тору зарур.

Акыл тешенең уңай һәм тискәре яклары:

+ Дөрес чыккан очракта, башка тешләргә терәк булып тора;

+ Дуга формасында протез куйганда әһәмиятле роль уйный;

+ Ризыкны чәйнәргә булыша;

— Акыл тешендә кариес тиз барлыкка килә;

— Күрше тешләрне аудара;

— Чыкканда түзеп булмаслык итеп авырта;

— Йогышлы авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

«Акыл тешләре акылдан яздыра язды»

 Алсу Мансурова, Казан Федераль Университетында журналистика бүлегенең 4 курс студенты, 21 яшь:

— Брекет куйдырырга җыенып йөргән кеше акыл тешләрен алдыру турында уйланырга тиеш. Алар калган тешләргә тураерга комачаулаячак бит. Табиблар, һичшиксез, алардан арынырга куша. Рентген ясаткач, акыл тешләремнең дөрес үсмәгәнлеге ачыкланды. Тешләр өскә таба үсәргә тиеш бит, ә минекеләре кырыйга таба карап торганнар. Хирург мине кисәтте: операция бик авыр булачак, диде. Шулай итеп, брекет куйдыру алдыннан бер ай кала мин өстәге тешләрне алдырдым. Ничек авыр булганын үзем генә беләм. Күп итеп авыртуны баса торган дарулар эчтем. Ике атна эчендә терелдем. Шул вакыт аралыгында авызны әйбәтләп ача алмыйча интектем. Сыек эчемлекләр белән генә туклана алдым.

Брекет куйдырып, өч ай узгач, бер-бер атлы аскы тешләр дә борчый башлады. Алар шешеп чыгып, нык авырттылар. Хирург аларны да алырга мәҗбүр булды. Авыртуны баса торган дарулар да булышмый башлады. Акыл тешләре мине шактый ябыктырды. Әти-әни дә, төркемдәшләрем дә сөяккә генә калганны күреп, минем өчен нык борчылды. Аллага шөкер, мин бу этапны ерып чыга алдым. Дүрт акыл тешем дә юк инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100