Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акыл фабрикасы: журналистиканы ясалма фәһем алыштыра, гөбәдияне алыштырырдай әйбер бармы?

15 декабрь көнне «Милли китапханә»дә Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылган «Акыл фабрикасы» лекторие һәм «Qazan Quest» уены үтте. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева чарадан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Акыл фабрикасы: журналистиканы ясалма фәһем алыштыра, гөбәдияне алыштырырдай әйбер бармы?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Акыл фабрикасы» – яшьләргә татар телендә онлайн һәм офлайн белем бирә торган Бөтендөнья татар яшьләре форумы проекты. Ул 2019 елдан бирле Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Фабрикада укытучылар булып үзләрен төрле өлкәләрдә сынап караган һәм күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибәләре булган шәхесләр чыгыш ясый.

Милли китапханәдә үткән чараның беренче өлеше – «Акыл фабрикасы» лекторие – иҗатка багышланган иде. Спикерлар үзләренең иҗат юллары һәм тәҗрибәләре турында сөйләделәр, башкарган проектлары белән таныштырдылар.

Беренче булып сәхнәгә берничә көн элек кенә Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкчесе итеп сайланган Райнур Хәсәнов чыкты. Үзенең чыгышында ул форумның эшчәнлеге турында сөйләде. Татар телле проектлар белән таныштырды, яшьләрне әлеге проектларда катнашырга өндәде.

«Акыл фабрикасы» – белем бирү мәктәбе. Гадәттә ул бер көндә уздырыла. Сез башта ниндидер теория аласыз, аннары алган белемнәрегезне практикада кулланасыз, ниндидер проект эшлисез. Без «Акыл фабрика»сын төрле шәһәрләрдә үткәрәбез. Уфада, Казахстанда булдык. Чит илләрдәге татар яшьләре белән дә тыгыз эшлибез, аларга үзебезнең проектларыбыз турында җиткерәбез. Фикер алышып, ниндидер яңа идеяләр барлап кайтабыз, – диде ул.

Яңа җитәкче Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә оештырылган «Печән базары», «Ачык университет», «Мин татарча сөйләшәм», «Бистә 2.0», «Татар кызы», «Татарча диктант» проектлары белән таныштырды.

Чыгышыннан соң Райнурның үзе белән дә сөйләштем.

– Райнур, бу синең җитәкчелегеңдә үткән беренче зур чара, дулкынланасыңмы?

– Дулкынлану бераз бар, чөнки элек күбрәк IT-координатор буларак чыгыш ясый идем, бүген җитәкче буларак чыгыш ясадым. Энергиям күп, хәзерге команда да бик берләшкән, яңа проектлар эшләү, булган проектларны тагын да ныгыту юнәлешендә эшләячәкбез. Без бергә эшләргә әзер!

– Син форумда яңа кеше түгел, ничәнче елда кушылдың әлеге хәрәкәткә?

– Мин әлеге хәрәкәттә 2018 елдан бирле. 2019 елда «Ачык университет» проектының платформасын булдырдым, һәр проектның «эчке кухня»сын әйбәт беләм.

– Форумда яңа проектлар көтеләме?

– Гыйнвар аенда шура утырышы булачак, шунда киләсе елга булган планнар турында сөйләячәкбез. Безнең киләсе елга берничә IT-проект планлаштырылган. Берсе февраль азакларында чыгачак, ул яшьләр арасында танышулар белән бәйле, кушымта буларак эшли башлар, дип көтәбез. Киләсе елга төп планнарның берсе – 1000 делегатлык съезд оештыру. Анысын җәйгә планлаштырабыз. Элек съезд ике елга бер була иде, соңгысы бик зур масштаблы булмады. Киләсе 20 еллыгын зур итеп үткәрәсебез килә.

«Альтернатив музыка, ретро һәм Шиһаб хәзрәт»

Чараның тагын бер кунагы – «Реальное время» интернет газетасының баш мөхәррире урынбасары, «Yummy Music» лейблының креатив директоры, музыкант, язучы Рәдиф Кашапов.

Рәдиф үзенең чыгышында татар җыры өчен гадәти булмаган «Yummy Music» лейблын булдыру турында сөйләде. Теләге булган һәрбер кеше дә безгә мөрәҗәгать итә ала, диде Рәдиф Кашапов.

«Yummy Music» альтернатив музыка белән шөгыльләнә. Альтернатив музыканы кабул итмәү, радиоларга алмау проблемасы бүгенге генә түгел. Әмма хәзер инде бу юнәлештә үзгәрешләр күзәтелә икән.

– Бездә хәзер кимендә 1000 җыр бар. Алар гадәти җырлардан әз генә аерылып тора. Безне «Болгар радиосы»нда куялар, ләкин тыңлаучыларны алдан кисәтәләр: «Сез курыкмагыз, «Болгар радиосы» белән бернәрсә дә булмады. Без шулай ук Зиннәтов, Рамазановларны куябыз, ләкин менә хәзер мондый музыка да куя башладык». Яшьләр, әгәр дә сез җырлар язасыз икән, гитарада бик начар уйныйсыз икән, безгә кушыла аласыз.

Шулай ук, Рәдиф үзе булдырган «XX гасырның 100 татар җыры» сайты белән таныштырды. Әлеге сайтка ул XIX гасырда яңгыраган татар җырларын туплаган. Анда 1910 еллардан алып 1990 елларга хәтле чыгарылган җырлар бар.

Шулай тамашачыларга фотолар күрсәтеп, сөйләп торганда, экранда Шиһабетдин Мәрҗани фотосы чыкты. Рәдиф Кашаповтан залга «Әлеге кеше кем булган?» дигән сорау яңгырады. Шул вакытта гөрләп утырган зал тынып калды: сөйләшеп утырганнар да, телефонда «лента» актарып утыручылар да сәхнәгә текәлде, тик ялгыш булса да, бер җавап та ишетелмәде. Кызганыч булып китте...

Рәдиф үзе дәвам итте: «Күпчелек кеше Шиһабетдин Мәрҗанинең кем икәнен аңламый, ләкин ул татарларга күп-күп яңалыклар кертә. Искечә укырга кирәкми, татар телен яңартырга кирәк, рус телен белергә кирәк, ди. Бу рәсемнең хикмәте нәрсәдә: бу – фотография, беренче татар имамы ясаган фотография. Элек имамнар фотога төшмәгән, чөнки шәригать кануннары рөхсәт итми, дип санаганнар. Шиһабетдин беренче булып, «фотографиягә рөхсәт бар, ул рәсем түгел, физика, химия, фотога төшергә ярый» дип әйтә. Фотоны ул Лондон энциклопедиясе өчен ясый. Алар аңа фото сорап, хат язган була. Хәзерге вакытта Мәрҗани – ул ниндидер аңлаешлы булмаган галим. Сезнең берегез дә «в чем прикол» икәнен әйтә алмый. Без аны бөек галим дип әйтәбез.170 ел элек кайбер кешеләр өчен ул үзенең сәер идеяләре белән, сәер бер адәм булган. Һәм ул, шушы идеяләренә ышанып, аларны алга сөргән, – дип сөйләде ул һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына төшергән документаль фильмын тәкъдим итте.

Чараның тагын бер спикеры – Регина Гаязова, ул татарча комикслар ясау тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аларның Рәдиф Кашапов белән бергә бастырылган беренче комикслар китабы – «Татарча комикслар. Казан хикәяләре», басма 2022 елда «Үз телем» гранты проекты нигезендә дөнья күргән. Алар барлыгы 2000 тираж белән бастырылган. Хәзергесе вакытта Регина тагын бер комикслар җыентыгы әзерли, ул татар хатын-кызларына багышланган.

«Ясалма фәһем һәм якын киләчәк»

Яшь IT-белгеч Сәйдәш Мифтахов «Ясалма фәһем: иҗат дөньясын нинди киләчәк көтә?» дигән темага чыгыш ясады. Сәйдәш бүгенге көндә бик тә популяр булган ясалма фәһем (интеллект) үзенчәлекләре белән таныштырды. Аның ярдәмендә ничек курс эшләре, рефератлар язып булу серләрен дә ачты. Нәрсә икән бу дип, экрандагы бер QR-код буенча телефонга кереп киткән идем, «журналистика якын киләчәктә бетәчәк» дигән сүзләргә сискәнеп киттем. Барлык язмаларны да акыллы ясалма интеллект үз өстенә алачак, ди Сәйдәш. Шулай да, аның бер кимчелеге бар –ул хәбәр ясый белми, хәтерендә булган иске информация белән генә эшли. Шуңа күрә «журналистиканың киләчәге әле аның хәтле өметсез түгел» дип әйтсәк тә буладыр.

Лекторийда шулай ук «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин, рәссам Руслан Ибраһимов, «Әйдә ШаяРТ» һәм «Шалт Мөхәммәтҗан» телевизион тапшырулары җитәкчесе Рамил Агдеев чыгыш ясады.

«Түбәтәй»дән өлеш һәм Казан тарихы турында сораулар»

Лекцияләрдән соң катнашучыларны «кофе-брейк» көтә иде. Аны «заманча» бик текә итеп, «кофе-брейк» дип атасалар да, укучыларны «Түбәтәй»дән алып килгән өлеш һәм гөбәдия белән сыйладылар, сөтләп, лимонлап чәй эчерттеләр. Чын татарча инде!

Чарадан соң бер егеттән «Сиңа нәрсә күбрәк ошады?» дип сораган идем, «Түбәтәйдән өлеш», – дип җавап бирде. Бәхәсләшеп булмый инде, нишлисең – өлеш булганда, Казан тарихы турында сорауларыгыз бер читтә торсын.

Катнашучылар чараның икенче өлешендә, берничә төркемгә бүленеп, «Qazan Quest» уенынына кереште. Квестның асылы – милләт турында булган бар белемнәрне «җигеп», барлык биремнәрне башкарып, татар яшьләре өчен яңа шәп проект уйлап табу. Сораулар татар әдәбияты, тарихы, мәдәнияте һәм гомумән милли темаларга корылган иде. Яңа технологияләр дә кулланылган, катнашучылар элеккеге кебек кәгазьләр тотып йөрми, киләсе станцияне телефоннан ChatGPT чыгарып бара. Ахыр чиктә һәрбер команда да аерым бер проект булдырырга һәм аны калган катнашучылар каршында якларга тиеш иде. Барлык проектлар да татар телен үстерү турында булды. Кызганыч, аларны булдырганда яшьләрнең үзара русча аралашканын сиздем, гәрчә күбесе төрле район, авыллардан булса да...

Катнашучылар арасында төрле районнардан килгән мәктәп укучылары бар иде (алар өчен махсус автобуслар булдырылган), Казан мәктәпләреннән һәм көллиятләреннән дә килгәннәр. Танылып килүче яшь җырчы Рөстәм Егоровны да очраттым.

– Рөстәм, лекцияләр ошадымы?

Безне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетыннан җибәрделәр. Бик ошый, татар яшьләренә танышырга, сөйләшергә, киңәшергә һәм татар телен алга таба үстерергә зур мөмкинлек. Чыгыш ясаучылардан Руслан Ибраһимов лекциясе бик ошады. Рәсемнәре бик илһамландыра. Ясалма интеллект турында да белемнәремне арттырдым, – дип сөйләде ул.

Чара проектларга нәтиҗәләр ясау белән тәмамланды. Алар тәрҗемәгә, тарихка һәм мәдәниятка бәйле иде. Шунысы шатландыра: теләге булган укучылар әлеге проектларны киләчәктә зуррак дәрәҗәгә дә үстерә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100