news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актриса Алинә Мөдәрисованы бәби тудыру йортыннан үзенчәлекле каршы алганнар

news_top
Актриса Алинә Мөдәрисованы бәби тудыру йортыннан үзенчәлекле каршы алганнар
Алинә Мөдәрисованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Камал театры артистлары Алинә һәм Алмаз Гәрәевларның икенче кызлары туды, дип хәбәр иткән идек. Иҗади гаиләнең «выписка»сы да гади генә үтмәгән. Алинә белән кызын бүген бала тудыру йортыннан бик матур итеп, баяннар белән җырлап каршы алганнар. Алмаз белән Алинәнең бәхетле мизгелләрен бүлешергә бик күп якыннары һәм хезмәттәшләре килгән. Күңелле видеоны социаль челтәрләргә алып баручы, музыкант Ильмир Ямалов куйган. 

Алмаз белән Алинәне чын күңелдән әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәбез. Кызыгыз сезне сөендереп, акыллы булып үссен. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар