Актерлар йортында чираттагы кунак: Әлмәт театрыннан спектакль һәм фатирник
Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан театрлары көннәре дәвам итә, ягъни, театрлар үз хисапларына Актерлар йортына килеп көн дәвамында иҗатларын презентациялиләр.
Әлеге презентацион чараны Казан ТЮЗы башлап җибәрде, аннары Чаллы татар дәүләт театры, Минзәлә татар дәүләт театры, Әлмәт татар дәүләт театры, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры, Яшел Үзән муниципаль музыкаль театры һәм башкалар чыгыш ясады.
Чаллы театры үзенең сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловның тренингын, «Уйна да көл, җавабын бел» интеллектуаль викторинасын һәм «Хәл бу ки… Салих Сәйдәшев» спектаклен алып килгән иде.
Минзәлә театры да шактый зур программа белән килгән, мәсәлән, Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллинаның сәхнә теле буенча мастер-классы һәм «Сак-Сок» спектакле (театр режиссеры Илнур Гарифуллин чыгарган спектакль). Спектакльне бер төркем КФУ студентлары тамаша кылды һәм соңыннан КФУ доценты Миләүшә Хабетдинова «Сак-Сок» бәете һәм аны сәхнәләштерү формалары турында лекция дә укыды.
Әлмәт театры үзенең баш режиссеры Сәрдәр Тагировскийның тренингын, «Артист язмалары» спектаклен һәм «Тыңлап карыйк» фатирнигын алып килгән иде.
Миңа Минзәлә һәм Әлмәтләрнең кайбер чараларында булырга туры килде.
«Артист язмалары» – татар театры тарихында тирән эз калдырган актер Хәким Сәлимҗановның китабы. Әлмәт театры актрисасы Миләүшә Юзаева әлеге китаптагы хатирәләр буенча театральләштерелгән тамаша ясаган.
«Артист язмалары» – хәзерге татар театрына нигез салучыларның яшьлеге, иҗади эзләнүләре, кыюлыгы турындагы тарих. Авторның реаль материалларга һәм очрашуларга нигезләнгән истәлекләре аша тамашачылар татар театрының тууы чорына кайта. Театр ил белән бергә кичергән чорлар, иҗат биеклекләренә юл салган авыр һәм илһамландыручы еллар күз алдына килә.
«Тыңлап карыйк» – Әлмәт театрының артистларны башкача күрсәтә торган кызыклы проекты. Аны өчәр артист ике командага бүленеп уйныйлар. «Тамашачыны артистларның сәхнә арты тормышы бик кызыксындыра. Әмма без эстрада артистлары түгел, сәхнәгә чыгып аерылышуларыбызны, кавышуларыбызны, талашуларыбызны сөйли алмыйбыз, безнең андый привелегия юк. Без нәкъ менә шуның өчен, артистларның сәхнәдән тыш тормышына күз салу өчен, алар белән танышыр өчен, аралашып-көлешеп алу өчен шушы шоуны уйлап таптык», – дип тамашаның асылы белән таныштырып үтте алып баручы Фаил Сафиуллин.
Әлеге проектның авторы һәм продюсеры – театр артисты, Татарстанның атказанган артисты Раушан Мөхәммәтҗанов. Алып баручылар – Энҗе Сәйфетдинова һәм Фаил Сафиуллин.
Казан фатирнигының темасы – Хәйруллинныкылар, ягъни, Казан театр училищесында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин курсында укыган артистларның очрашып көч сынашуы иде. Көч сынашу дип инде, кызыклы хатирәләрне барлау һәм җырлаштырып алу.
Шулай итеп, Камал театрыннан Венера (Афият) Шакирова һәм Ришат Әхмәдуллин, Тинчурин театрыннан Рөстәм Гайзуллин, Кариев театрыннан Рузанна Хәбибуллина, режиссер, шоумен Марсель Мәхмүтов, Әлмәт театрыннан Айрат Мифтахов ике командага бүленеп уйнадылар. Алып баручылар алар белән бер таныштырса, Илдар Хәйруллин әлеге шәкертләре турында үз истәлекләре белән уртаклашты. Әмма остаз шәкертләре белән азакка кадәр уйный алмады, чөнки спектакль уйныйсы бар иде, уңышлар теләде дә театрына ашыкты.
Әлеге шоуны язып кына аңлата торган түгел, ул Әлмәт театрында ай саен диярлек үтә ди һәм анда тәгәрәпләр көләрлек кызыклар була ди. Монда да андый кызыклар булды. Дөрес, темпоритм «утырган» мизгелләр дә булды – чөнки кайбер кунакларның хатирәләре күпкә китә башлады.
ххх
Татарстанның башка дәүләт һәм муниципаль театрлары да Актерлар йортында чыгыш ясаячак. Дөрес, чыныш ясаучыларның тулы графигы юк, күрәсең, һәр театрның килү вакыты көйләнгәч кенә хәбәр ителәдер.
Ни кызганыч, әлеге проектның тамашачысы аз. Нигездә күрше бинадан Казан театр училищесы студентлары керә. Бу алар өчен чыннан да файдалы чара: беренчедән, театрлардан тренинглар һәми мастер-класслар алу мөмкинлеге бар, икенчедән, диплом алыр вакытлар тиз җитә ул – театр сайлау өчен уңайлы.
Ә менә тамашачыны җәлеп итү, театр белгечләрен чакыру һәм дә журналистларны һәм блогерларны җыю чаралары күрелми. Бу проект гомумән журналистлар арасында популяр түгел, театр үзе чакырса һәм кызыктыра алса гына журналистлар килеп чыгарга мөмкин. Актерлар йорты шундый проектка алынган һәм театрлар өстенә эш йөкләгән икән, оештыручылар ягыннан проектка җаваплырак карауларын телим.