Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныштан мобилизацияләнгән Илсур Зәкиев: «Без битараф булырга тиеш түгел»

Илсур Зәкиев 2014 елда «Интертат» электрон газетасы үткәргән шигырьләр бәйгесендә «Иң лирик шигырь» номинациясендә җиңгән булган.

news_top_970_100
Актаныштан мобилизацияләнгән Илсур Зәкиев: «Без битараф булырга тиеш түгел»

Актаныш районы Яңа Әлем авылыннан Чечен сугышы ветераны Илсур Зәкиев мобилизацияләнгән. Илдәге хәзерге вазгыятькә битараф булырга ярамый, ди ул.

Президентыбыз Владимир Путинны төрле яклап төрткәлиләр. Без битараф калырга тиеш түгел. Без – Россия халкы. Россия составына керәбез. Безнең илебез иркен. Безгә Евросоюздан, НАТОдан, Америкадан шундый куркыныч яный икән, без ничек битараф калыйк?! Без барабыз! Җиңеп кайтабыз! – диде ул китәр алдыннан.

Илсур Зәкиев 2014 елда «Интертат» электрон газетасы үткәргән шигырьләр бәйгесендә «Иң лирик шигырь» номинациясендә җиңү яулаган булган. Аның шигырен тәкъдим итәбез.

Яз җиткәч кабына күңелдә

Ярату hәм сөю хисләре.

Интернетны кушып кичләрен,

Актарамын аның битләрен.

Мәгълүмат күп анда, Интертат,

Шуңадыр мин моңа бик тә шат.

Саф hава, яз җиле, иркә март

Алыштырмый сине, Интертат.

Хисләрем суларга кушылып,

Язгы ташу кебек актылар.

Укыгач та сезнең хәбәрне,

Интернетка барып бактылар.

Уйланам яз килгәч, хисләнәм,

Керәмен челтәргә йөзәр кат.

Син көчле hәм кыю йөрәкле,

Яратам мин сине, Интертат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100