Актаныштан махсус хәрби операция ветераны Әлфис: «Минага эләктем, хәлем авыр иде»
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә махсус хәрби операция ветераннары арасында «Абилимпикс» дип аталган һөнәри осталык бәйгесе үтте. Чемпионаттагы 21 компетенциянең 13 төрендә Татарстанның хәрбиләре матур уңышларга иреште. Чарада аларны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилёва тәбрикләде.

«Без күргәннәрне киләчәк буыннарга күрергә язмасын»
Күргәзмә үзәгенең фойесында Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Сергей Никишинны күрдем. Ул Алабуга якларыннан булып чыкты.
Нинди юнәлештә хезмәт иткәнемне ачыклап сөйләп торасым килми. Бергә яу кырында көрәшкәннәр белә. Мондый чемпионатлар, һичшиксез кирәк. Мин электр-газ белән эретеп ябыштыручы буларак катнаштым. Хәзер мөмкинлекләр артуына да сөенәм, ләкин сәламәтлекләр нык какшады. Киләчәктә саулыклар ныгып иминлектә яшәргә һәм эшләргә насыйп булсын. Без күргәннәрне киләчәк буыннарга күрергә язмасын, – дип сөйләде әңгәмәдәш.

Актаныш ветераннары нәкъ актанышлыларча – милли түбәтәйләрдән
Чын актанышлыларча яшел түбәтәйләрдән баһадирдай ир-егетләрне күргәч тә алар янына атладык. Әлфис Шәйхелмәрдәнов – Актаныш районының Иске Сәфәр авылыннан. Ул махсус хәрби операциягә ил-көн иминлеге, тыныч күк йөзе өчен көрәшкә киткәнче үзмәшгуль, эшмәкәр булган. Хәзер исә район инвалидларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе дилбегәсен дә тарта. Өстәвенә, Актанышның авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәләрендә балыклар да сата. Оста балыкчы да әле ул.
Фото: © «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова
Чемпионат бик ошады, күңелле! Яңа дуслар таптым, элеккегеләре белән очраштык. Мин үзем протез белән йөрим. Протезларга багышланган күргәзмә аеруча ошады. Донецк ягында хезмәт иттем. Мин минага эләктем, хәлем бик авыр иде. Хәзер адаптацияләр узам инде. Актаныш хакимияте дә даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тордым. Өйдә газиз якыннарым, ике малай көтеп торды. Шулай ук әни, апамнар, туганнар көтте. Мине зарыгып көтүчеләр өчен кайтырга тиеш булганлыгымны аңладым, – диде ул.
Әйе, хәрби хәрәкәт ветераннары арасында аяк-кулын югалтучылар да, төрле җәрәхәт алучылар да бар. Алар үз үрнәкләрендә рух көчен күрсәтә. Алар яу кырында да, бәйгедә дә үзләрен күрсәтергә, җиңүгә омтыла.
