Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актанышта автоузыш: ачык капот, төшеп калган глушитель һәм азартлы халык

Актанышта май бәйрәмнәрендә елдагыча «Джип спринт 116» дигән машиналар ярышы уза. Хәбәрчебез Сөн елгасы буеннан машина белән «җенләнгән» егетләрне карарга килеп, бераз басу тузаны кундырып кайтты.

news_top_970_100
Актанышта автоузыш: ачык капот, төшеп калган глушитель һәм азартлы халык
Энҗе Габдуллина

«Туган авылга кайтып, җиренә дә утырмыйча китмим инде», - диде дә бер абый, басып тора-тора аргач, Байсар авылының тау битенә барып утырды. Роберт Миңнуллин шигырьләрендәге ике республиканы аерып торган Сөн елгасы яныннан кереп китеп, бер ягында басу, икенче ягында таулыклар булган урында ул көнне икенче Сабантуй кебек иде. Май бәйрәмнәренә кайткан халык алтынчы ел рәттән Актанышның Байсар җирлегендә «Джип спринт 116» дигән ярыш карарга килә. Машиналар ярышы ул, халык телендә әйткәндә. Автоспорт сөючеләрнең пычрак суда бата-чума, әйләнә-әйләнә бәрелешә һәм җил белән узыша торган урыннары да ул.

Тау битенә тезелешеп утырган халыкның көне буе басу тузанына батып, тамаша карарга җыелган урыны да икән. Икән дим, чөнки бу ярышка әле беренче баруым иде.

Актанышның Иске Байсар белән Яңа Байсар авыллары М7 трассасыннан кереп китеп, Мөслимгә табарак барган юлда урнашканнар. Табигате матур җир. Менә шунда иртәнге уннан кичке биш-алтыларга хәтле машиналар узышты. «Нива», «УАЗ», «Жигули» төрләре, мотоцикл, баггилар да ярышты хәтта.

Географиясе киң ярыш

«Джип спринт 116» ярышларының башында Байсар авылы егете Рәдис Хашимов тора. Алтынчы ел рәттән халыкка да, катнашучыларга да бәйрәм бүләк итеп йөри үзе. «Безнең максат – яшьләрне спортка җәлеп итү», - диде ул ачылыш тантанасында.

Ярышның рәсми исеме «Актаныш районы башлыгы призларына узучы ярыш» дип атала. Халыкны да, катнашучыларны да, үзе дә джип машинасында мәйданга хәтле үк кергән Энгель Фәттахов та сәламләде. «Монда икенче Сабантуй кебек. Димәк, халык бу спорт төрен ярата. Бу кадәр популялашып киткәч, даими урын булдыру турында да сөйләштек. Бәлки Актанышта автодром булыр. Киләсе ярышларны шунда үткәрмәбез микән дип тә уйлыйбыз», - диде район башлыгы.

Кунаклар арасында Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев та килгән иде. «Без үзебездә дә шундый ярышлар оештырырга хыялланабыз. Трассаны карап куйдык инде. Алла боерса, була», - диде һәм һәммә халыкка сәламәтлек теләде Азат Рөстәм улы.

Бу районкүләм генә ярыш түгел. Пермь, Екатеринбург, Башкортстан, Ульяновск, Удмуртия, Татарстанның башка районнарыннан килгәннәр иде ярышырга. Азарт белән янып-көеп йөргән кешеләргә меңнәрчә чакрым нәрсә инде ул?! Һәрберсенең диярлек командасы бар. Башкортстанның Бакалы районыннан килгән Нурисламов фамилияле узышчы белән генә дә ярты Бакалы килгән иде, ахры. Ачык яшел төсле ярышчы машинаның алдында да, артында да, өстендә дә, хәтта астында да кеше иде. Өскә менеп, трассада нәрсә барганын күзлиләр, машина астына кереп, нәрсәсендер рәтлиләр, алдагылары капотны актара, арттагылар тәмәке тарта. К-команда!

Аннары Пермь егетләре үзләренекеләр ярышканда алгы сызыкта рухи ярдәм күрсәтеп тордылар. Полиция абыйлары и этә дәртләнеп кенә киткән егетләрне читкә. Тик пермьлеләргә диңгез тубыктан дигән кебек – машиналар чәчеп киткән бөтен пычракны битләре белән җыеп кына тордылар. Алай кычкырып, җан атып торгач та күңелле шул. Ә Актанышлылар өчен бөтен Актаныш халкы җан атты. Микрофоннан «Актаныш» дигән сүз ишетүгә, халыкның тавышы да көрләнеп китте.

Ярышны Зөлфәт Зиннуров алып барды. Узган ел да килгән булган, быел да халыкка трассада нәрсә барганын аңлатып, чәйнәп каптырып торды ул. Лента, тимер койма белән уратып алынган җирдән халык белән аралашып та йөрде. Зөлфәткә рәхмәт, «Нива» автомобиленең 1977 елда, ә УАЗның «Буханка» дигәне 1965 елда чыкканын белдек. Ни дисәк тә, тарих бит.

Беренче булып, «стандарт» дигән машиналар ярышты. Алары заводтан ничек чыккан, үзгәртелмәгән машиналар. Биш заездда өчешәр машина вакытка ярышты. Бу машиналар сулардан, пычраклардан йөрми. Болары вакытка чаба, бөтенесе бергә рәттән түгел.

«УАЗ» машинасында ярышкан Рәмис Вакиловның хатыны Алия ире өчен җан атып тора иде. Рәмис бу ярышта беренче тапкыр катнашкан икән. «Елга бер генә килә бу көн, Сабантуй кебек. Борчылып, көтеп алабыз. Рәмис беренче ел гына катнаша әле. Абыйлары инде башланганнан бирле. Куллар калтырады, күзгә яшьләр килде, сөендем. Аллага шөкер, исән-имин генә йөреп чыкты. Энекәшем дә Рәмис абыйсын ярата, янына киләм дип тора», - дип уртаклашты Алия.  

Аннары «модификацияле стандарт» дигәннәре, ягъни бераз генә үзгәреш кертелгән машиналар узышты. Монысында инде җидешәр-сигезәр машина берьюлы ярышты. Вакытка аерым-аерым йөргәнгә караганда монысы халык өчен кызыграк иде, билгеле, тик катнашучылар өчен бик куркыныч. Шуңа күрә ярышырга битне каплап тора торган маскасы, иминлек каешлары булмаганнарны кертеп тә тормыйлар. Бер «Нива» шулай төшеп кала язды. Ахыр чиктә йөртүчесе маска табып киде, янында утыручы ярдәмчесе машинадан төшеп кенә калды. Азнакайдан Фәнис абый бу ярышта өченче тапкыр катнашкан. «Иң мөһиме җиңү түгел, катнашу», - диде ул старт сызыгын чыгып барышлый гына. Шул килеш елмаеп-көлеп ярышып та чыкты. Кып-кызыл «Нива» трассаны берничә тапкыр әйләнгәннән соң кап-кара булган иде.

Бу ярышларның иң эпик урыны – таулы борылыш. Әле тауның өстенә кар да сипкәннәр. Зөлфәт шаяртып: «Тау өстенә, вип зонада утыручыларга пычрак чәчрәтмәсләр микән дип, кар да тараткан идек. Булмый гына әле», - диде. Вип-зона дигәне фураның бер ягын алып, эченә утыргычлар тутырган җир иде.

Ачык капот һәм төшеп калган глушитель тарихы

Профи, спорт классында катнашучы машиналар бик күп тапкыр сүтеп җыелган, җиңеләйтелгән. Тәрәзәләре алынган, машиналарның артлары бөтенләй юк, кабинада руль, тизлек рычагы белән утыргыч кына. «Кәләш тә җиңелрәк булган саен, аны күтәреп озаграк барып була. Авыррак булган саен йөрәккә дә, аякка да төшә. Машина да шуның кебек. Мәсәлән, двигателе аның йөрәге», - дип чагыштырды Зөлфәт.

Менә шундый җиңел машиналар капланды да инде. Бер заездда берьюлы ике машина әйләнде. Аларның икесен дә трактор белән тарттырып алып килделәр. Машиналар шугалакка әйләнеп беткән таудан төшкәндә, хатын-кызлар ирексездән күзләрен йомды. Чөнки аллы-артлы да төштеләр, кырыйлары белән дә, әйләнә-әйләнә дә шудылар, берсенең артына берсе килеп тә керделәр. Иң мөһиме - тәгәрәп төшмәделәр инде.

Узышып барган җирдән капот, ишек ачылу күренешләре дә булды. Ишекне барган җирдән генә шап итеп ябалар да куялар. Ә капотны ничек ябасың инде, капоты ачылган килеш чаптылар. Шул ук тауны да капоты ачылып, бернәрсә күрмәгән килеш барды бер узышчы. «Әнә капоты төшәм-төшәм дип бара. Машинаны шундый халәттә алып кайтсак, безгә әтидән эләгә иде», - ди Зөлфәт тә.

Төтеннәре чыгып, сүнеп калучылар да, ярыштан төшеп калучылар да булды. Күпләрнең күзе Ижаудан килгән «Ода» машинасында булды. Наклейкалар белән бизәлгән «Ода» узган ел җиңүче булган икән. Шуңа быел да аннан күзне алмадылар. «Арткы ишеге ачылды, исе дә китмәде», - диде Зөлфәт, «Ода»ны мактап. Тик «Ода» финишка җиттем дигәндә генә сүнде дә калды. Хет ела, хет көл.

Актанышның Такталачык авылы егете Илназ Шәемов та шушы машина җене кагылган кешеләрнең берсе. «Джип спринт 116»да икенче тапкыр катнаша ул. Узган ел «Нива» белән генә кергән булса, быел УАЗга да утырган. Мин янына килгәндә, «Нива» белән ярышып, үз заездында беренче килеп, әле битендәге пычракны да сөртергә өлгермәгән иде. Ул ипкә-юньгә килгән арада «Нива» астында берәү төшеп кала язган глушительне көйли иде.

«Максималь азарт монда. Бик куркыныч әйбер бу. Әйләнәләр, Алла сакласын, кешеләр муеннарын сындыра. Азарты, энергетикасы нык ошый», - ди Илназ.

Пермь, Сарапул, Нефтекама – бар җиргә дә йөрибез. Нефтекамада өч тапкыр икенче булып килдем. Монда двигательне кире сүтеп җыясы, стойкаларны яңадан эшлисе. Нишләптер кагыйдәләр үзгәрде, миңа өстәмә стойкаларны салдырттырдылар. Шуңа хәзер йөрүе бераз уңайсызрак.

«Нива» белән призлы урыннар алдым. УАЗ белән беренче тапкыр гына катнашуым әле. Эшләп тә бетерелмәгән. Тренировка дигән әйберләр юк. Бер көн алдан йөреп карыйм да, шуның белән шул. Өйрәнелгән әйбер бит инде, - ди ул.

Пычрак гизеп...

Кар дигәннән, көне җылы да, җилле дә иде. Шуңа күрә юл да җилләп кенә торды. Су тутырган зур машиналар трассага су агызып арып беткәндер. Суны тузаны күтәрелеп торган юлга сиптереп йөрделәр. Ә сулы җиргә кабат-кабат агыздылар. «Нишләп анда агызалар аны, анда машина керми бит инде», - дип аптырап карап тордым. Ә ярышның иң кызык өлеше азактан була икән. Коры трассада тузан туздырып йөрү түгел, шушы сазлыкка чума-чума ярышалар икән азактан.

Сулы пычрактан чыкканда күп кенә машина батып кала. Кабинада утырган икенче кеше җәһәт кенә йөгереп чыга да, трос алып, машинаны якында торган агачка бәйләп куя. Рульдә утырганы машинадан зәңгәрле-күкле тавышлар чыгартып, акырта-бакырта пычракны ерып чыгарга тиеш. Этеш-төртеш, ярдәм булмаска тиеш. Чыксаң чыгасың, чыкмасаң, төшеп каласың.

Бу төре башланганчы халыкны трасса янына якын җибәрмиләр иде. Ә монысында сулыктан бер метр ераклыкта халык өелеп басты. Машиналар бөтен көчкә килеп керәләр, халык чыр-чу килә, өсләренә пычрак чәчелә... Әкәмәт күңелле хәлләр, кыскасы. Узышчылар үзләре кара ләпек булып чыга машиналарыннан. Каскаларында күз өлеше генә сөртелгән, калган җирләре – кара балчык. Хатын-кыз затыннан буларак, бу киемне юып тормыйлардыр, ташлыйлардыр гына инде дип уйлап куйдым. Ә менә машиналарны сиптереп юып кына торалар.

Актаныш халкы турында еш кына «бәйрәм итәргә яраталар» дип әйтәләр. Дөрес, Актаныш халкы күңел ача белә ул. Актанышның бәйрәм яратканын әнә әллә кайлардан белеп килгәннәр. Елдан-ел географиясе дә арта, халык та күбрәк җыела икән монда. Көне буе басу тузаны иснәп, азартка кереп китеп, энергетикасы һәм атмосферасын тояр өчен килә икән халык монда. Кергәндә дә, чыкканда да машиналар бөкесендә утыру да кыен түгел икән.

«Джип спринт 116» ярышының Байсарның иң матур җирендә узуы да шәп. Бер якта басу, икенче якта таулар, урман, елга. Тик яңа гына эшкәртелеп киткән басуга сыра шешәләре ташлап китүчеләрне генә берничек тә аклап булмый.

Безне туендырган, безгә бәйрәм ясаган шушы җирлекне алай мыскылларга ярамый. Кешелек сыйфатларын югалтмыйча, киләсе елларда да машина ярышларында күрешергә язсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100