news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актанышның Кәзкәй умартачылары фаҗигасе: «Алты көн буе бал кортлары үлде...»

Актаныш районы Кәзкәй авылы умартачылары бүген аптырашта: менә-менә оядагы рамнар бал белән тулыр да, бал аерта башларбыз дип, татлы уңыш алуга әзерләнгән умартачыларның ниятләре чәлпәрәмә килгән, эшче кортлары бик күпләп үлгән.

news_top
Актанышның Кәзкәй умартачылары фаҗигасе: «Алты көн буе бал кортлары үлде...»
Илфак Нәҗиповның шәхси архивыннан

Бу күңелсезлеккә басудагы үсентеләргә сиптерелгән агу сәбәпче. Кәзкәй умартачылары күңел сыкрауларын «Интертат» белән уртаклашты. Мондый хәлгә үз гомерләрендә беренче тапкыр юлыккан умартачылар шок хәлендә. Үзләре әйтмешли, еллык табышны 20 көн хәл итә бит.

«Очына чыкмалы түгел»

Ринат Нурлыевның шәхси умарталыгында 80 оясы бар.

Шок хәлендә калдык. Аның хәзер агулаучысын табып булырмы инде… Агулау системасы үзгәрде бит хәзер: һавадан да, сиптереп тә агулыйлар...

Бер умартага корпус куйган идем. 14 июньдә өйгә кердем дә иптәшемә: «Күч качкан, аерган, ахрысы», – дим, агулаганнар, дип уйламыйсың бит инде. 15е көнне ни күрим: ояның бусагасында үлеп яталар, 16сы көнне үлгәннәре тагын күбәйде. Шуннан соң гына агудан үлгәннәрен аңладым. Кайсы үлгән, кайсы хәлсезләнеп, шуышып йөри – шундыйрак халәттә. Үлем 6 көн дәвам итте, 20се көнне үлүдән туктадылар, хәзер шуышып йөргәннәре дә күренми.

Фото: © Ринат Нурлыевның шәхси архивыннан

Аннары комиссия килеп карады. Әгәр гаеплене табарга телисең икән, закон буенча, басуның үсентесен, үлгән кортларны экспертизага җибәрергә кирәк. Басудагы агу белән үлгән кортларның агуы чагышса, теге кешене судка бирергә кирәк. Аннары Казанга алып барасы… Анализга 27 мең сум акча кирәк, диләр. Очына чыкмалы түгел, кыскасы, эше бик күп. Без экспертиза эшенә тотынмадык. Тиз генә чыгарып салырга 27 мең сум акча да һәркемдә дә юк бит, – ди Ринат абый.

«Бу агулауны туктатсыннар, дип тырышабыз»

Ул әйләнә-тирәләрендә басулар күп булуын әйтте. Кукуруз, бодай, башкасы. Кайсы гына хуҗалыкныкы булса да, умартачылар бертавыштан чаң суга: авыл хезмәтчәннәре агу сиптерү эшләрен закон нигезендә төнгә каршы гына башкарырга тиеш. Әгәр мондый намуссызлыклар кабатланмаса, эшче кортлар үрчеп, бал җыяр, дигән өметтә умартачылар.

Без Сөн буенда урнашкан, Башкортстан басулары да бездән 1 генә километр. Ул як агулаганмы, бу якмы – кайсысыдыр. Бу агулауны туктатсыннар, дип тырышабыз. Алар көндез сиптерәләр. Китап, кичке 8дән иртәнге 5кә кадәр сиптерәсе, дисә дә, алар үзләренчә эшли. Югыйсә, төнгә каршы сиптерсәң, корт очмый, чәчәкләр ял итә. Ә болай бал корты чәчәккә оча тора, тегеләр сиптерә тора, нәтиҗәдә, кайсы шунда үлә, кайсы – юлда, күпме үлгәнен берәү дә белми. Минеке оча торганы 70 проценты үлде. Эшче кортлары 100 процент үлгән кешеләр дә бар. Эчендә ана корт бар, очучы корт юк. Кайберләре тып-тын утыра, чыкмый, – дип сөйли Ринат абый.

Умартачылыкның үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен белмәгән кеше аптырап, ник калганнары чыкмый, куркалармы, сизәләрме әллә, дип уйларга мөмкин. Юк, эш куркуда түгел, ә гаиләдәге кортларның кайсылары тышка чыгып эшләүчеләр, кайсылары эчтә кабул итеп эшләүчеләр булуында икән. Ринат абый шул үзенчәлекне дә аныклап үтте.

Оча торганнары үлеп беткәч, калганнар балга дип, ояны ташлап чыгып китә икән, ана корт ялгызы кала. Үрчемне җылытырга армия кирәк. Ана кортны да калдырып китә алмыйлар, аны җылытырга, ашатырга кирәк. Шул корт составы тегендә тулгач кына, бер өлешен бал җыярга чыгаралар. Ә болай чыгарып җибәрсә, умарта буш кала, аларның үз температуралары бар. Ана корт булса, гаиләгә исәпләнә. Ана корты булмаса, гаилә булып саналмый, – дип аңлатты.

«Әгәр тагын сиптерсәләр, быел уңыштан коры калабыз, киләсе елга гына бал көтәсе»

Ринат абый умартачылык белән 1979 елның августыннан бирле шөгыльләнә икән. 1978 елда армиядән кайткач тотынган.

Авылда 16 кеше умарта асрый иде, аларның умарталарын мин карап йөрдем. Бүген авылда 11 кеше умарта асрый. Быел әле бал аертмадык. Безнең җирлектә июнь аенда булганы юк балның. Июльнең 10нарыннан соң башлана иде. 1994 елда июнь аенда бал булып, аерткан идек. Уңышлы ел булган иде ул. Былтыр бик үк булмады, быел бал әйбәт булырга тиеш иде, тик агулау белән «тормоз» булып алды инде. Кайбер кешеләр, «магазин»ны тутырдылар, дип сөйләделәр инде.

Кәзкәйдә мондый хәлнең булганы юк иде. Агулау беренче тапкыр. Безнең өмет шунда: атна-ун көн эчендә агуга нык эләкмәгәннәре өлгерергә тиеш. Шуңа үзебезне тыныч тотабыз, буласы булган инде хәзер, тик чара күрәсе килә, бүтән сиптермәгез, дип әйтәсе килә. Үрчем булгач, алмашка кортлар чыга ул, эчтәгеләре үлмәде минекеләр. Алар чыгып, атна-ун көн тора да, аннары үз көенә кайталар. Әгәр тагын сиптерсәләр, быел уңыштан коры калабыз, киләсе елга гына бал көтәсе.

Коръән аятьләрендә дә «бал кортын саклагыз, аннан чыккан сыеклыкта дәва бардыр» дигән бит. Укыганы аңлый инде. Ана сөте, балавыз, бал икмәге – барысы да даруга китә. Корт продукциясе белән теләсә нинди чирне дәвалап була. Сабырлык белән, вакыт үтү белән шифасы барыбер күренәчәк.

Бал кортын яклый башлагач, шулай бер түрә: «Сез иртән торгач, бал ашамыйсыз, ипигә үреләсез», – дигән. 4 ел институтта укыса да, ипинең каян чыкканын аңламаган инде. Әгәр бал корты серкәләндермәсә, ипи дә юк, җимеш тә юк бит инде, югыйсә. Җитәкчелектән шундый караш бар шул. Әгәр шул карашны үзгәртмәсәк, агуны сиптереп кенә торачаклар. Кортка да «почет» булсын иде.

Авыл җирлегендә күршесенә ачуы килгән кеше дә «күршенең корты чакты» дип әйтергә мөмкин. Үч итеп, котылу өчен әйтә. Ә безнең кортлар тиктомалга чакмый, «карпат» дигән нәселле тыныч холыклы корт ул. Закон нигезендә 2 метрлы коймасы да тотылган.

Менә хәзер бердәм булып, җәмәгатьчелек каршы чыккач, авылда агу исе килми. Димәк, аны сиптерүне туктатканнар. Алайса әле берничә көн генә элек иртән торып чыгуга баскыч төбендә агу исе килеп тора иде, – дип төгәлләде Ринат абый сүзен.

«Корт үтермичә дә басуларны тәрбияләп була»

Авылның тагын бер умартачысы Илфак Нәҗмиев бүген экспертиза нәтиҗәләрен көтә. Якынча 4 июльгә әзер булыр, дигәннәр. Ул да табышка оча торган кортларының 70 процент тирәсе һәлак булганын әйтте. 70 баш оясы булган.

Фото: © Илфак Нәҗиповның шәхси архивыннан

14е көнне кинәттән кортлар үлә башлагач, шок хәлендә булдык. Идарәгә мөрәҗәгать итеп, комиссия чакырттык. Комиссия килеп, бал кортлары үлемен күреп киттеләр. Кортларны анализларга алдылар.

Тынычланып бетеп булмый әле һаман. Ул бит безнең төп шөгыль, шул акчага яшибез. Хәзер без бик авыр хәлдә. Беренче тапкыр мондый хәл белән очраштык. Умартачы ел буе сезонга әзерләнә. Төп табыш безнең җирлектә 20 көн – июнь азагында-июль башында. Умартачының табышын менә шул 20 көн хәл итә.

Эшче кортлар чыгып киткәч, оя суына да, ояны җылыта алмагач, үрчем һәлак була. Гаилә үлеп бетмәсә дә, бик какшый. Тернәкләнеп китү ихтималы да бар.

Кем гаепле икәнен суд кына ачыклый. Агу сибүне контрольгә алсыннар иде. Төнлә сибелергә тиеш бит. Һаман да юлларда йөргәндә, көндез сиптерү очракларын күрергә туры килә. Хокук бозу булмаса, барысы да яши. Элек тә игеннәр үсте, кортлар да яшәде. Корт үтермичә дә басуларны тәрбияләп була, – ди ул.

«Умартага «минеке, синеке» дип кенә карарга кирәкми»

Умартачы Рәсуф Фәрдиев фикеренчә, төгәл югалтуларны әйтү кыен. «Бүген очканы да алга таба исән каламы-юкмы? Бүген шулкадәре үлгән, шулкадәре исән дип, тәгаен генә әйтеп булмый. Ояга агу эләксә, акрынлап та бетәргә мөмкин бит. Авылда мондый хәл булганы юк иде, нервыларны какшатты инде, шактый стресс кичердек», – ди 80ләп оя корт асраучы умартачы.

Умартага «минеке, синеке» дип кенә карарга кирәкми, ул – планетар масштабта Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәт. Бөтен кешелек өчен яратылган алар. Шулай кабул итәргә кирәк.

Умартачыларны гаепләмәкче булалар, янәсе, хәбәр ителмәдемени, диләр. Бөтен технологияне бозып, агуны көндез сипкәннәрен ачык беләм. 14 июнь көнне үзем сәгать көндезге 2гә кадәр аерып чыккан 5 күч корт җыйдым. Алар тузынып алдылар, шул көн эссе булганга гына дип уйладым. Аннары кичкә агуланганнары билгеле иде инде. 3 көн тоттым, хәзер шул япкан күчләр эшли инде, – ди Рәсуф абый.

«Санитар зона таләпләре үтәлешен бергәләп кертергә кирәк»

Ул «санитар зона» дигән төшенчәгә дә тукталды.

«Җилләр розасы» бар бит. Безгә якын басуларда берничә тапкыр агулана торган культуралар чәчәләр. Аларны 3-4 километрга читкәрәк алып куеп, люцерна һәм агу сиптерү кирәк булмаган башка культураларны да калдырырга була бит. Корт нәзберек, диләр, әле бит Башкортстанда агулы какы ашап та үлде бер кеше.

Хәзер технология көчле. Элек, без кечкенә чакта, лейкадан су сипкән кебек кенә сибәләр иде агуны. Ә хәзер бөтен дөньяга тарала. Агуларның ниндие генә юк. Санитар зона таләпләре үтәлешен бергәләп кертергә кирәк инде. Рак һәм башка төрле авырулар үсешенә дә шул агу тәэсир итә бит, – дип саный умартачы.

Аның фикеренчә, кайсы хуҗалык гаепле булуын да, «ачыклыйм» дигән кешегә ачыкларга була.

Моны ачыклау озак түгел. Күрше Башкортстанның Ябалак дигән авылында да күпләп кортлар үлгән. Кайдан, ничек, нинди агу алганнар, контрафактлы юл белән кертелмәгәнме, ясалма түгелме – тикшергән очракта, белеп була инде, – ди Рәсуф абый.

«Кортка материаль, дөньяви яктан гына карап фикер йөртергә кирәкми, аның яшәешкә тәэсире бар»

Ул, шулай ук, бал кортлары үлеменә, «фәлән-фәлән кадәр табыш югалган» дип материаль яктан гына карарга кирәкми, ди. «Сыер малы һәм бал корты – алар сакраль мәгънәгә ия», – дип, изге җан ияләре булуына ишарәләде.

Рәшит Ханнанов дигән бер авторның мәкаләсе бар иде. Табигать катаклизмнары бал кортлары белән дә бәйле. Корт, үсемлек импульс бирә, аларның табигатьнең гармониялелеге белән бәйләнеше бар, дип расланган. Материаль яктан гына карасак, такырлык, гарасат, давыл килә. Үзебез утырган ботакка үзебез балта чабабыз да аннары аптырап йөриячәкбез. Кортка материаль, дөньяви яктан гына карап фикер йөртергә кирәкми, аның яшәешкә тәэсире бар.

Элек зыян өчен акча түләсәләр, корт сатып алып кайтырга була иде. Бүген акча бирсәләр дә, барып, корт алып булмый. Дефицитка әйләнеп бара. Былтыр 5-6 мең сумга корт гаиләсе алып булса, быел ул 12-15 мең сумга сикерде, – дип сөйләде Рәсуф абый һәм «ваемсызлык аркасында шундый күңелсез хәлләр булмасын иде» дигән теләктә калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар