Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актанышта Ык буе Сабан туе: "Татар һәм башкортлар өчен бу бәйрәм бәяләп бетергесез"

Кичә Актанышта Ык буе Сабан туе узды. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстанның Дәүләт Корылтае Рәисе Константин Толкачев бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.

news_top_970_100
Актанышта Ык буе Сабан туе: "Татар һәм башкортлар өчен бу бәйрәм бәяләп бетергесез"

Бәйрәм тантаналы рәвештә "Ак калада олы җыен" театральләштерелгән тамашасы белән башланды. Аның асылына чәчү төгәлләнеп, аннан мул икмәк уңышына өмет итү, кыр батырларына, Ык буена дан җырлау рухы салынган иде. Тамашада татар халкынының атлы халык булуы да берничә тапкыр тасвирланды.


Актанышның "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән дан тотуы да эзсез түгел: алар сукмагыннан атлаучы балаларның кечерәге дә, олырагы да тамашаның музыкаль өлешендә чыгыш ясады. Соңрак концерт программасында Башкортстан һәм Татарстанның Ык буенда урнашкан төрле районнарның иҗат коллективлары җыр-биюләре белән күңелне күтәрде.


Башкортстанның Бәләбәй районыннан башланган Ык елгасы Оренбургны колачлап, Татарстанның Актаныш районына кадәр барып җитә. Ык елгасы буенда 14 татар районы урнашкан. Сабан туе мәйданына Оренбург өлкәсе Абдуллино районы, Башкортстанның Бакалы, Шаран, Туймазы, Октябрьский, Бәләбәй, Йәрмәкәй, Бишбүләк районнары, Татарстанның Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Актаныш районнары делегацияләре чакырылды.

“Сабан туенда һәркемгә урын бар”

Сабан туе бәйрәме белән Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде.

- Татар халкының затлы, милли бәйрәме һәрвакыт сагынып көтеп ала торган вакыйга. Ул яшәешкә тынычлык, татулык алып килә. Сабан туе мәйданында яшенә дә, картына да, социаль хәленә, милләтенә, диненә карамастан, бөтен кешегә дә урын бар. Нәкъ менә шуңа күрә Сабан туе уздыру матур традициягә әйләнде. Сабан туе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, авыр хәлләрдә күңелен күтәргән, - дип котлады Энгель Фәттахов.

Ул Актаныш районында 98 процент татарлар яшәвен, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклаган районнарның берсе булуын ассызыклады. Актанышның сәнгать, мәдәният эшлеклеләренә бай булуын, бу җирлектән бик күп күренекле шәхесләр чыкканын билгеләп узды. Актаныш халык театрына дәүләт театры исемен бирү буенча эш башланганын әйтте.

“Ык буе Сабан туе татар һәм башкортларның иң яхшы традицияләрен сакларга булыша”

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин халыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. "Ык елгасы буенда яшәүче милләтәшләребез Сабан туена җыелышып, олы бәйрәм ясыйсыз", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Константин Толкачевга мөрәҗәгать итеп, ул татарлар һәм башкортларның үзара дуслыгы белән көчле халыклар булуын ассызыклады. "Татарлар һәм башкортлар гомер буе бергә дус яшәгәннәр, көндәшлек тә иткәннәр, ләкин бер-берсенең уңышларын куәтләргә тырышканнар", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Парламент рәисе журналистларга Татарстанда берничә районда Сабан туенда булганын, ләкин монысы бераз башкача маштабтагы Сабан туе булуын әйтте.

- Бу Сабан туен татарлар, башкортлар өчен бәяләп бетерү бик авыр. Шушы бәйрәм аша халыклар берләшә. Бу бәйрәм татар һәм башкортларның иң яхшы традицияләрен сакларга булыша. Ул хәтта күп милләтлегә әверелде, монда мари, чуашлар да бар. Мин һәрвакыт, теләсә нинди дәүләт традицияләргә таяна, дип саныйм. Бер закон, бер Конституция белән генә беркетеп булмый, ә тугандаш халыкларның үзара ышанычын, югары культурасын, традицияләрен саклап кала алсак, җәмгыять нык һәм уңышлы булачак. Сабан туеның миссиясе менә шул. Без читкә чыксак, башкортлар белән үзебезне бер халык дип саныйбыз, алар да шулайдыр дип ышанам. Кичә дә шулай иде, бүген дә шулай, киләчәгебез дә шулай булыр, - дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

“Башкортстан тарихында без һәрвакыт татар халкының куәтле ярдәмен тойдык”

Башкортстанның Дәүләт Корылтае Рәисе Константин Толкачев авыл хезмәтчәннәренең бөек бәйрәме борынгы тарихлы булуын, ләкин эчтәлеге еллар үткән саен байый баруына игътибар юнәлтте.


- Ул безнең республикалар, халыкларның мәдәни хәзинәсенә әйләнде. Башка субъектларга да күчте. Бүгенге Сабан туе һәр районда булган сәнгать казанышларын бергә җыя. Һәр җирлекнең үз үзенчәлекләре бар. Ул Ык бассейны төбәкләрен берләштереп кенә калмый, Сабан туйларын уздыру тәҗрибәсен берләштерә. Ык территориясе гел уңышлы аграр производство зонасы булды. Ләкин аның төп байлыгы - тырыш халкы. Татар дусларыбызга рәхмәт, без гел бергә, мәдәниятебез, сәнгатебез, тарихыбыз, яшәешебез, күзаллавыбыз уртак. Башкортстан тарихында без һәрвакыт татар халкының куәтле ярдәмен тойдык. Безнең бүләрлек бер әйберебез дә юк. Республикаларыбыз дөрес юлда, - диде Башкортстан Дәүләт Корылтай Җыены рәисе.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, "Башкортстанның 100 еллыгы истәлегенә" истәлекле медальләрен Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Энгель Фәттаховка тапшырды.

Тәүлегенә 250 тонна сөт, көзгә 200 мең тонна икмәк уңышы

Алга таба мәйданга техника белән хезмәт алдынгылары парады килеп керүе Сабан туеның бер бизәге булды. Игенчеләр, терлекчеләр, нефтьчеләр, төзүчеләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, элемтә тармагы һәм башка өлкә хезмәткәрләре Сабан туе кунакларын сәламләде. Актанышның күп кенә өлкәләрдә беренче баруын Фәрит Мөхәммәтшин да искәртте.

 

- Сез республикада күп мәсьәләләрдә беренче булып барасыз. Энгель Нәвапович әле бүген шатланып, тәүлегенә 250 тонна сөт сава башлаганыгызны әйтте. Бу шатлыклы хәбәр, - дип Фәрит Мөхәммәтшин кул чабуны сорады.

Шулай ук, актанышлылар быел 200 мең тонна икмәк уңышы җыеп алу максаты белән дә яши.

2020 елда Ык буе Сабан туе кайда узар?

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров "Татар-информ" хәбәрчесенә Ык буе Сабан туе эчтәлеге, милли рухы, концепциясе белән аерылып торуын әйтте.

- Ул Бөтендөнья татар конгрессының аерым бер проекты. Бүгел ул үзенең уңышлы булуын күрсәтеп килә. Һәр Сабантуе үзгә, төрле җирлекләрдә узу сәбәпле, шул җирлекнең дә үзенчәлекләре кереп китә, урыны, оештырылу ягыннан да үзгә булган төсмерләре бар, - диде.

Аның сүзләренчә, киләсе елга Сабан туе эстафетасын кем кабул итеп алачагы әле рәсми рәвештә хәл ителмәгән. Уздыру урыны вариантларының берсе - Оренбург өлкәсе. Дәүләт структуралары, авыл җирлекләре белән сөйләшүләрдән соң, үткәрү урыны төгәл хәбәр ителәчәк.

Ильфира һәм Салават Әкбәровлар Сабан туена Башкортстанның Краснокамск районы Актанышбаш авылыннан килгәннәр.

- Татарстан Сабан туйларына без ел да барабыз. Бик ошый. Әле менә көрәшнең финалын көтәбез, төп приз кемгә эләгер. Концерт та карыйбыз. Барысы да тәртип белән оештырылган, - дип бәяләделәр.


Илеш районында яшәүче Нәфисә һәм Ревнир Кашаповлар "Татар-информ" хәбәрчесенә Актанышка, гомумән, Татарстандагы Сабан туена беренче тапкыр килүләрен әйттеләр.

- Сәхнәләр, утыра торган урындыклар - уш китмәле, андый Сабан туен бүтән җирдә күргән юк иде әле. Бездә андый утыргычлы Сабан туйлар юк. Мондый җир бүтән юктыр - шулкадәр матур урынны каян тапканнар, юкәләр үстергәннәр. Әкияттәге кебек эшләнгән бу, селкенмичә дә карап кына утырырлык бит. Бик яхшы әзерләнгәннәр. Барысы да бер мәйдан эчендә булгач, бөтен нәрсә күренә, барысы да күз алдында. Ваннадан балык тоту, ласта киеп йөгерү бәйгеләре аеруча ошады, - ди алар.

Милли көрәш җиңүчеләре

Сабан туенда абсолют батыр булып Азнакайдан Айдар Алтынбаев игълан ителде. Ә төп приз - Татарстан Президентыннан машина жирәбә буенча уйнатылган. Машина ачкычлары Актаныш егете Раил Сираевка чыкты.


Милли көрәш җиңүчеләре түбәндәгеләр:

65 кг авырлык категориясендә - өченче урын Денис Муллахмәтов (Актаныш), икенче урын - Радик Гыймазетдинов (Башкортстанның Туймазы районы), беренче урын - Раббани Нургалиев (Актаныш).

75 кг авырлыкта: өченче урын - Айнур Мирзаянов (Актаныш), икенче урын - Айзат Исхаков (Актаныш), Искәндәр Мортазин (Актаныш).

80 кг авырлык категориясендә: өченче урын - Айрат Хаҗиев (Туймазы), икенче урын - Рузил Исхаков (Актаныш), беренче урын - Азат Габдерәшитов (Актаныш).

90 кг авырлыкта: өченче урын - Фарис Хуҗин (Актаныш), икенче урын - Илнар Галимов (Актаныш), беренче урын - Раил Сираев (Актаныш).

90 кг нан югарырак үлчәүдә: өченче урын - Валерий Миннегалиев (Актаныш), икенче урын - Ришат Гайнетдинов (Минзәлә), беренче урын һәм абсолют батыр - Айдар Алтынбаев (Азнакай).

  • 2017 елда Ык буе авыллары Сабан туе Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында, узган елда Азнакай районында үтте.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100