Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныш: «Бу басуларны Путинга да күрсәтергә була!»

«Агроном өчен мунча ягып, бәлеш пешерә торган көн бу», – җир белгечләре яңгырлы һава торышын шулай мактады. 24 июль көнне Актанышның «Ташкын» хуҗалыгы тәҗрибә участогында «Кыр көне» үтте. Аякта резин итек, өстә кәҗән, тирә-юньдә басулар һәм чын җир кешеләре. «Татар-информ» хәбәрчесе Актаныштан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Актаныш: «Бу басуларны Путинга да күрсәтергә була!»
Энҗе Габдуллина

Аякта — резин итек, өстә — кәҗән

Көне дә туры килгән — алдагы көннәрне дә кимен куймый яуган яңгыр, чара барышында да бераз сибәләп алды. Сырлы-сырлы кәчтүмнәр, кәҗән туфлиләр киеп басуда йөрерлек түгел иде. Шуңа күрә җитәкчеләрнең дә, гади эш кешесенең дә аягында резин итек. Анда: «Мин шуннан кайткан шундый-шундый бик кирәкле кеше», — дип йөрүчеләр булмавына сөенеп туя алмадым. Авыл андыйларны яратмый. Басуларны кайдадыр бик «важный» булган кешеләр эшкәртми чөнки. Бөтен матурлык һәм батырлык — гадилектә. 

Агрономның эше ел дәвамында бер дә туктап тормавын юл кырыенда үсеп утыручы каеннан килеп сорасаң да, каен телгә килеп «нәкъ шулай» дип әйтер иде. Язын чәчәсе, җәен «кояш чыкса иде, яңгыр яусын иде» дип күккә карап утырасы, көзгә таба урып-җыю эшләре башлана, шуңа өстәп көзге культураларны да чәчәсе, ә кышын язга орлык әзерлисе. Быел инде уракка төштеләр. Күпме уңыш алынуы бераз соңрак билгеле булса да, быелга өметләр зурдан хуҗалыкларда. Чөнки җәй бик әйбәт килде, Тукай әйткәнчә, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды. 

«Кыр көне» Актанышта берничә ел рәттән уздырылып килә. Бер хуҗалык базасының тәҗрибә участогында бодай, арпа, арыш, солы, кукуруз, соя, борчак кебек культуралар берничә сортта утыртылып чыга. Ягъни, бу семинарга хуҗалык көздән, иртә яздан әзерләнә башлый. 

«Кыр көне»нең максаты — тәҗрибә үткәрү. Кайсы сорт ничек үсәр? Нинди культураны нинди җирлектә үстерү уңышлырак булачак? Ничек максималь уңыш алырга? Белгечләрнең бергә җыелып, киңәшә, аралаша торган урыны бу. Мин, гомумән, агроном халкына басуда балчык ерып йөрү кабинетта утыруга караганда күңеллерәктер дип уйлыйм. Тотып карап, күреп, ишетеп, аңлап, белеп калуы күпкә мөһимрәк тә бит.

«Комбайнчыларны айныта алмыйча хәлләр бетә иде»

«Кыр көне»н Актанышның сәнгать әһелләре «Тик торуга күнекмәгән аның тынгысыз җаны, басуда иген үстереп, яулый игенче данны» дип, җыр белән башлап җибәрделәр. Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә Инсаф Хәбибуллин иҗат иткән бу җыр «Дан сиңа, игенчем» дип атала. «Чайкала иген кырлары» белән рәттән җырланырга лаек җыр дип уйлыйм мин анысын да. Игенче турында бик матур ике җыр менә.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов исә «Кыр көне»нең кирәкле чара булуын кат-кат билгеләп үтте. 

— 2020 ел игенчелек өчен бик уңышлы килде. Әлегә. Озак еллар эшләгән җитәкче буларак, болай килгән елны бик күргәнем дә юк иде. Вакытында кояшы да чыкты, вакытында яңгыры да яуды һәм нәтиҗәдә басуларда бик матур игеннәр өлгерде. «Кыр көне» — кирәкле чара. Чөнки фәнни нигезсез игенчелекне, терлекчелекне алып барып булмый.

«Актаныш игенчесе» дигән исем бар. Әгәр дә без аны йөз центнер белән теркәп тә куйсак, киләчәк буынга бик матур мирас калдырыр идек. Беренче сентябрьгә урып-җыюны бетерә алсак, шәп булыр иде, егетләр, — диде Энгель Нәвап улы хуҗалык җитәкчеләре, агроном, инженерларга карап. 

Энгель Нәвап улы икенче елга «Кыр көне»ндә Актанышның «Тамыр» хуҗалыгында очрашачакбыз дип әйтте. Быелгысы кебек язгы культуралар гына түгел, көзге уҗымнар белән дә булсын дип өстәп куйды. Димәк, Алла боерса, икенче елга план корыла башлады. Әйтәм бит, авыл хуҗалыгында елның, айның, атнаның, көннең һәр минут-секунды кадерле. «Булса булыр, булмаса юк», — дигән кебек йөрергә ярамый. Вакытында һәм тагын бер кат вакытында. 

Күптән түгел Актанышта комбайннарны кабул итү булды. Әлеге чараны исә «Комбайннар парады» дип атадылар. Һәр хуҗалыкта һәрбер комбайн җентекләп тикшереп чыгылган. Кыскасы, шундый база булып саналган чаралардан да бәйрәм ясап йөрүче Актаныш халкы бу. Комбайнчыларның да күңелләре нечкәреп киткәндер алай булгач. Һаман бер балык башын чәйни димәгез инде, тик иң кирәкле һөнәр вәкилләре арасына игенчене кертми булмый. Булмый гына түгел, ярамый. Шуңа күрә алар гел «почет»та булырга тиеш дип уйлыйм мин үзем.

Энгель Нәвап улы да кыр батырларын бераз чеметтереп булса да мактап алды.

— Бу өлкәдә озак еллар эшлим бит инде. Башлаган дәвердә комбайнчыларны айныта алмыйча хәлләр бетә иде. Хәзер ярыша-ярыша эшлиләр, — диде ул.

«Бу басуларны Путинга да күрсәтергә була»

«Кыр көне»нә Актаныш игенчеләре генә түгел, Мөслим, Минзәлә, Саба районнарыннан, Казан дәүләт аграр университеттан, Башкортстан Республикасыннан да кунаклар килгән иде. 

Актаныш басуларын күргән һәр кеше мактады. Күз тидермәсәләр ярый инде дип, бу урында өч тапкыр төкереп куярга кирәк инде. Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең татар фәнни-тикшеренү институты директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров исә: «Бу басуларны Путинга күрсәтергә була», — дип үз бәясен бирде.

— Басуларны карап килдем. Дөрес, егылганнары да бар. Аның чаклы икмәкне тотып та торалмыйдыр. Игеннәр бик мул. Бу бер-ике еллык кына хезмәт түгел. Андый икмәк үстерер өчен унбиш-егерме еллап арып-талып эшләргә кирәк. Бу басуларны ил җитәкчесе Путинга да күрсәтергә була, — ди белгеч.

Марсель Шәрипҗан улы семинарның башыннан азагына кадәр бөтен делянкаларны карап, үз фикерләрен әйтеп барды. Бездә әле сирәк күренә торган сояны ул «киләчәк культурасы» дип атады. 

— Россиядә соя бер миллион гына иде, соңгы егерме ел эчендә дүрт миллионга менеп җитте. Киләчәк культуралары — ул кукуруз һәм соя. Сөт савыйк дисәк, шушы ике культураны кертергә туры киләчәк, — диде Марсель Таһиров.

Техника һәм химия заманасы турында кыскача

Киләсе тукталыш — ашламалар һәм аларны кертү җайланмалары. Нинди генә шәп орлык булмасын, ул бер яңгыр белән генә күп уңыш бирә алмый. Замана алга атлый — авыл хуҗалыгы заманадан алдарак та барсын өчен, яңа технологияләрне вакытында кулланырга кирәк. «Татагрохимсервис» җәмгыяте семинарда ике төрле ашлама — селитра» һәм КАСның уңайлы һәм бераз четерекле яклары белән таныштырды.

Селитра ашламасын кертүнең проблемалы ягы бар. Ел саен мондый әйбәт һава торышы булмый (монда да өч тапкыр төкереп кую кирәк). Селитра, кертү белән, туфракта эреп бетәргә тиеш. Шуның өчен йә иртә яздан кертергә, йә яңгырга эләгергә кирәк. Дым булмый икән, уңышына караганда зыяны күбрәк тә булачак дип кисәтә белгечләр. Дымга эләгәм дип, бик иртә яздан кереп китү дә ярамый. Бөтен эш тә вакытында һәм тагын бер кат вакытында башкарылырга тиеш. 

КАС дигән ашлама исә агроном халкына эшне бераз җиңеләйтә, ди белгечләр. Нәрсәсе белән җайлы — ул сыек формада һәм аңа яңгыр явуы кирәк түгел. Агрономнарга ашламаларның төрләрен һәм кайсын кайсы вакытта кулланырга икәнен белеп торырга кирәк. 

Киләсе нокта — авыл хуҗалыгы техникалары. Юл кырыена тезелеп куелган куәтле техникаларны күреп, күпләр шаккаткандыр. МТЗ-80 «Беларусь» кына түгел болар. Кайчандыр «Джондир» дигәнен күргәч, маңгайлар чигәгә таба тәгәрәгән иде, хәзер анысын уздыручыларны да ясап кына торалар. 

Читтәрәк торучы бер абый сокланып карап торган икенче абыйга төртеп: «Тәгәрмәчләре шәп, тик кесәң дә калын булсын инде», — ди. Дөрестән дә, һәр хуҗалык бүген үк алып куярдай техника түгел түгеллеккә, тик омтылырга да җирлек бар. Чөнки шәп орлык, шәп ашлама булып та, техниканың оятка калдыруы мөмкин.

«Бездә яшьләр күп»

«Кыр көне — 2020» быел Актанышның «Ташкын» хуҗалыгында узды. «Ташкын» — Татарстанның иң көнчыгыш районы Актанышның иң көнчыгыш өлешендә урнашкан хуҗалык. «Ташкын»ның җирләре Башкортстан белән чиктәш. Җирләре 3667 гектар гына булса да, хуҗалык артта калганнар рәтендә түгел. Ике меңнән артык мөгезле эре терлек, йөз баштан артык атлары да бар.  

«Ташкын» хуҗалыгын Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәүхәт Сәлихҗанов 38 ел буена җитәкли. Белеме буенча агроном ул. Укып бетереп, хәрби хезмәттә булып кайткач, туган авылы Иске Байсарда төпләнеп кала. Дүрт ел хуҗалыкта баш агроном, аннары алты ел авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном булып эшләгәч, аны шушы хуҗалыкка җитәкче итеп билгелиләр. Авыр чаклары булса да, аларын сөйләргә теләмәде Рәүхәт абый. Карап торышка ук тыныч, эчендәгесен тышына чыгарып салмый торган, һәр сүзен уйлап әйтә, һәр адымын уйлап атлый торган җитәкчене күтәреп кенә йөртмиләр инде. Хөрмәт. 

— Яшьләр бар, Аллага шөкер. Беренчедән, үзебезнекеләр дә кала. Икенчедән, Чаллыга, Казанга киткәннәр кире гаиләләре белән кайта башладылар. Шәһәрдә яшәү авылда яшәүгә караганда авыррак, шуңа бурыч белән кайтучылары да бар, — ди Рәүхәт абый хуҗалыктагы эш мәсьәләсе турында.

«Ике сәгать алдан торырга өйрәнегез, дидем»

«Кыр көне» ерак дусларның очрашу урынына да әверелде. Һәрберсенең телендә «арпа, арыш, бодай, иген, комбайн, яңгыр, игеннәр яткан» ише сүзләр иде. Башкортстаннан килгән икътисад фәннәре докторы Илдар Шәяхмәтов тә бер кызыклы хәл сөйләп китте. 

— Актанышның беренче секретаре Әхмәтҗанов белән дуслар идек. Актанышка килгәч, ул миңа: «Илдар Тимергасыймович, без сезне бөтен күрсәткечләр буенча да үтеп китәчәкбез», — диде. Ә мин аңа: «Башта эшчеләрегезне ике сәгатькә иртәрәк торырга өйрәтегез, аннары сөйләшербез», — дидем. Хәзер карап торам: барыбер дә ике сәгать алдан — башкорт вакыты белән торырга өйрәнгәннәр икән, дим. «Кыр көне» турында бүген иртән генә белдем, шулай да килеп җиттем әле. «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак» дип әйтсәләр дә, — дип көлде Илдар Шәяхмәтов.

«Кыр көне» Актаныштагы тагын бер матур традиция булып сакланып калыр дип ышанам. Җыелып сөйләшү урыны гына булмасын, ә шушы сөйләшүләрнең нәтиҗәләрен күрерлек тә булсын иде. Вакытында башкарылган эшнең азагы да хәерле булыр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100