Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Актаныш» якташлыгының хәйрия концертында: «Безнең өлеш керсен, дип килдек»

«Актаныш» якташлар җәмгыяте Казанда өченче хәйрия концертын үткәрде. «Әйләнеп кайтыгыз» дип аталган концертка артистлар да теләп килгән. Тамашачыга 3 сәгатьлек программа тәкъдим иттеләр. «Интертат» журналисты кичәдә булып кайтты.

news_top_970_100
«Актаныш» якташлыгының хәйрия концертында: «Безнең өлеш керсен, дип килдек»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

Җиңү проспектының җир асты кичүендә: «Белмәем, дөрес якка бараммы икән», – дип, бер апа телефоннан сөйләшеп бара иде. Дөрес якка иде, «Чулпан» мәдәният үзәгенә таба. Гомумән, метро вагоныннан төшүгә татарча сөйләм еш ишетелә башлау да якында берәр татар чарасы булуга бер ишарә иде.

«Чулпан» ишек төбендә әле күпләр дусларын, якыннарын көтеп тора, шулай да гардеробка да бераз чират торырга туры килде. Кеше күп килгән, зал тулып бетәргә әз генә калган иде. Билет бәяләре 700 сумнан башланган дип беләм. Кичәнең исеменнән дә концерттан кергән акчаның нинди максатларда кулланылачагы турында фикер йөртеп була. «Актаныш» якташлар җәмгыяте җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән оештырды бу кичәне.

«Андагы уңышлар без ничек ярдәм итүдән тора»

Концерт башлангач та, беренче итеп, сүз «Актаныш» якташлар җәмгыяте Вәсим Вахитовка бирелде.

Район хакимияте белән берлектә 3 ел рәттән махсус хәрби катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырабыз. Бу изге эштән бер кеше дә читтә калырга тиеш түгел, чөнки андагы уңышлар без ничек ярдәм итүдән тора. Билгеле, барыбызның да теләге: алар исән-сау булып, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Концерттан кала, район администрациясе белән берлектә ай саен диярлек аларга кирәкле әйберләрне җибәреп торабыз. Узган елда районнан бронялы «УАЗ Патриот» машинасы җибәрдек. Мөмкинлектән чыгып башка ярдәмнәрне дә оештырабыз. Егетләрнең гаиләләре белән очрашып торабыз, алар кадерле кешеләребез, без аларга ярдәм итәргә тиеш, – дип сөйләде ул.

Вәсим Вахитов концертны оештыруда ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сәхнәдән 40тан артык кеше чыгыш ясый, ди. «Халык дөрес кабул итә. Әле ишек төбендә дә: «Билетлар калдымы?» – дип сорыйлар. Халык акчасын кызганмый, билет алалар. Ватан – бер. Без ярдәм итәргә тиеш, безнең максат бер – егетләргә ярдәм күрсәтү», – диде ул. Сүзләрен җыр белән дәвам итте. Чыгышын тәмамлагач, Вәсим әфәнде туп-туры залга төшеп утырды.

Концертта чыгыш ясаучылар арасында халык артистлары да, атказанганнар да, атказанмаганнар да катнашты. Үзем Актаныш якларыннан булмагач, таныш булмаган исемнәр дә бар иде, тик бик халыкчан булды. «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле күзләргә дә шундый рәхәтлек бирде.

«Ниятебез – егетләребез өчен кулыбыздан килгәнчә тырышырга»

Җырларга сәхнәгә чыккан беренче хатын-кыз Лилия Муллагалиева булды. Артистларның күбесе икешәр җыр башкарды, шул исәптән ул да.

Безнең якташлык җәмгыяте бик актив. Мин үзем – хәйрия концертларында еш йөри торган артист. Вакытым бармы, юкмы – мин аны миссия кебек кабул итәм. Якташлар чакыргач, бигрәк тә рәхәтләнеп ризалаштым. Мондый чаралар кирәк, дип уйлыйм. Тамашачыларга да рәхмәт – киләләр. Туган авылым Зөбәердән дә СВОда катнашучылар бар. Бер генә авыл да читтә калмагандыр, дип уйлыйм. Без бу эшләрдән читтә калырга тиеш түгел, чөнки барыбызга да кагыла, – диде ул.

Автор-башкаручы Фирүзә Хафизова да концертта теләп катнашуын әйтте.

Бу концертта катнашуыма мин бик шат. Бүгенге төп хыялыбыз – батыр егетләребез исән-сау өйләренә кайтсыннар иде. Без ышанабыз. Хәйрия концертына килгән барлык тамашачыларга рәхмәтләрне белдерәбез. Без бергә булганда гына бердәм булабыз. Үзем туган Ямалы авылыннан да егетләребез СВОда катнаша, күбесе яраланып кайтты, аларга да сәламәтлек теләп калам. Ниятебез – егетләребез өчен кулыбыздан килгәнчә тырышырга, – диде ул.

Пучы авылы кызы, хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче Эльмира Гилемованы халык яңадан чыгарып җырлатты. Ул Әлфия Авзалова репертуарыннан «Шиңгән чәчкәләр» җырын башкарды. Аның тавышы да Әлфия апаныкына охшаш. Күпләр чагыштыра икән.

Бик күпләр охшата, әйе. Интернетта да язалар. Әлфия Авзалова җырына авыз ачып тора, дип тә сөйләделәр инде. Безнең тавышлар төрле инде, бераз охшашлыклар бардыр, күрәсең. Мин үзем заводта эшлим, хәйрия концертларында катнашырга тырышам. Якташлар җәмгыяте үткәргән концертларда катнашып киләм, – диде ул.

«Егетләр рәхмәт сүзләре яза»

Татарстанның халык артисты Азат Тимершәехне халык шулай ук тиз генә җибәрергә теләмәде. Ул – хәйрия концертының оештыручысы да, чыгыш ясаучысы да.

Хезмәт итүче егетләргә, анда яшәгән халыкка ярдәм йөзеннән хәйрия чараларын оештырып торабыз. Мин инде радиога барып та чыгышлар ясадым. Халкыбызга: «Килегез, бергә булсак кына җиңүгә барабыз», – дидем. Илләребез имин булсын. Рәхмәт сүзләре килеп тора егетләрдән. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез арасында минем бертуган абыемның оныгы да бар, ул анда 2 елдан артты инде. Ялга кайткач, миңа рәхмәтләрен әйтте. Хәбәрләрегезне, тәмле әйберләрне, кирәк-яракларны алдык, рәхмәт, диде. Мин үзем 2021 елда Луганск Халык республикасында Алчевск шәһәрендә Сабантуйда булдым, милләттәшләр белән аралаштык. Алар ярдәм сораган иде. Мәчеткә снаряд төште, төзекләндерәсе бар иде, диделәр. Бу хәйрия концертларын оештыру фикере шуннан да килгәндер. Бердәмлектә көч, җиңеп чыгарбыз, Аллаһ теләсә, – диде ул.

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев якташлык җәмгыяте оештырган хәйрия концертларының барысында да катнашып килә. Ак эшләпәле Асаф абый «Әйләнеп кайтыгыз» җырын башкарды. Ни кызганыч, соңгы елларда бу җыр икенче сулыш белән яшәп китте.

«Әйләнеп кайтыгыз» җырын 90нчы елларда ук җырлый башлаган идем. Аны халык яратты, соңгы елларда бу җырга икенче сулыш алды. Егетләр рәхмәт сүзләрен язалар, күздән яшьләр килә, туган якны, гаиләне сагынабыз, диләр. Халыкның күңеленә барып җитәрлек итеп башкарырга тырышабыз. Үзебезнең егетләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Тизрәк әйләнеп кайтсыннар, дөньялар тынычлансын иде, – диде ул.

«Гаиләләрен, якыннарын, ятим калган балаларны онытмагыз»

Шунысы да игътибарга лаек дип уйлыйм: җырның көй һәм сүзләре авторлары экранда да күренеп барды, шуның өстенә башкаручылар үзләре дә, аларны хөрмәтләп, исемнәрен атадылар.

3 сәгатьлек концерт антракт белән булды. «Баламишкин» ансамбле абыйлары халыкны ияртеп холлга алып чыкты да, биетте, биетте дә, матур итеп кертеп җибәрделәр.

Алып баручыларны әйтергә онытып торам. Кичәне Чалманарат авылы егете һәм Чалманарат килене – Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар алып барды. Алып та бардылар, җырладылар да, шигырь дә сөйләделәр. Алып кайттылар да, диясе килә.

Бик күп артистлар телгә алынмады. Алар бик күп иде. Фәрит Мирзануров, Газинур Фарукшин, Илгизәр Исламов, Илнар Ялалов, Айзат Мәрдан, Илфак Әгъләмов, Ландыш Бахави, Лилия Хөсәенова, Рәзилә Галиева, Нәзирә Хөсәенова, Эльгина Мөхәммәтдинова. Кемнәрнедер язмый калган булсам, зинһар, гафу итегез.

Концерт азагында, бөтен артистлар сәхнәгә чыккач, район башлыгы Ленар Зарипов оештыручыларга да, артистларга да, тамашачыга да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Дүртенче сәгать китте, тик концертны карыйсы килә. Яу кырында сугышлар барганда концертлар кирәкми, дип әйтүчеләр дә бардыр. Концертлар кирәк. Без авыр вакытта да, рәхәт вакытта да җыр, моң, биюләр белән рухыбызны, дәртебезне күтәрәбез. Егетләр безгә авылларыбыз, шәһәрләребездә тыныч булуга ышансыннар. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ, бервакытта да ярдәмнән ташламагыз. Аларның гаиләләрен онытмагыз. Мин алар янына барып кайттым. Татарлар булган җирдә дөнья рәхәт, ышанычлы, диде командир. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Гаиләләрен, якыннарын, ятим калган балаларны онытмагыз. Аларны яклап, саклап, кеше итеп үстерәсебез бар, – диде ул.

Концерт «Мин яратам сине Актанышым» җыры белән тәмамланды. «Киләсе концертны Җиңү концерты дип үткәрергә насыйп булсын», – дигән сүзләр яңгырады.

«Безнең өлеш керсен, дип килдек»

Концерт залыннан чыгучылар арасында: «Әйбәт булды», «Болай булыр дип уйламаган идем», – дигән сүзләр ишетелде.

Бу концерт өчен Чаллыдан ук килгән тамашачылар да булган. «Концерт бик матур, башка концертларында булганым юк иде. Мин үзем – Актаныш килене. Бик «молодецлар». Безнең өлеш керсен, дип килдек. Туганнар арасында да СВОда катнашучылар бар. Туганнан туган энекәшем яраланып кайтты. Туганнан туган сеңлемнең улын җәй көне җирләдек. Хәзерге вакытта хезмәт итүчеләр дә бар. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар, – дип сөйләде Әлфинур ханым.

Тумышы белән Актаныштан булган, хәзер Казанда яшәүче Алмазия апа да концертны ошаткан.

Бик шәп булды. Якташларның концертларына һәрвакыт киләм, көтеп алам. Талантлар безнең, бигрәк булдыралар, мин бик канәгать. Егетләребез барысы да исән-сау кайтсыннар иде, әти-әниләрен шатландырсыннар, балаларын үзләренә үстерергә насыйп булсын, – диде ул.

Казаннан Нурия Закированың да концертның матур узачагына бер шиге дә булмаган.

Актанышның матур җырчыларын, «Агыйдел» ансамблен карыйсы килде, шуңа бәйрәмгә килдек. Хәйрия концерты булгач, йә Раббым, бездән дә шул балаларга өлеш булсын, дип килдек. Өйләренә исән-сау кайтсыннар иде, – диде ул.

Концерт башында «Актанышта туганда сабыйлар елап түгел, җырлап туа» дигән сүзләр яңгыраган иде. Сабыйлар туып торсын да, әтиле-әниле тулы гаиләдә, тыныч илдә үссен, дип өстисе килә.

«Әйләнеп кайтыгыз» хәйрия концертыннан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100