Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Актаныш – үзенә генә хас бер мохиткә ия булган, бай һәм матур саф татар районы»

Актанышның мәдәни сулышын яхшы беләм дип саныйм. Нәкъ шушы районда Әлфия Авзалова исемендәге төбакара фестивальдә үземнең дә катнашканым бар, «Татмедиа» АҖ Актаныш мөхәрриятендә дә эшләдем. Шуңа күрә дә, гәрчә, монда туып-үсмәсәм дә, Актанышым миңа бик нык якын.

news_top_970_100
«Актаныш – үзенә генә хас бер мохиткә ия булган, бай һәм матур саф татар районы»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, Юлай Низаев

Казанда үткән Актаныш мәдәнияте көненә дә ашкынып бардым. Әлбәттә, фойедан ук күпсанлы дуслар, таныш-белешләрем белән күрешүләр аеруча күңелләрне хисләндерде. Күпчелеге турында туры эфирлар ясаганым да бар, вакытлы матбугатта да аларның булдыклы гамәлләре һәм матур эшләре турында бик күп язып торам.

Актанышның мәдәни балкышы менә нинди ул!

Халыкны пароход каршылады. Агыйделе белән данлыклы Актаныш!

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Әкият» театрында «Татарстанның мәдәни башкаласы» республикакүләм конкурс-фестивале кысаларында Актаныш районы мәдәнияте көне үткәрелде. Мәдәни программа «Олы юллар сызганнарны – тамырлардан күреп танырлар» дип аталды.

Программа «Актанышка илтә юлларым» дигән райондагы этнографик экспедицияләр вакытында табылган җыр, биюләрне туплаган фольклор күренешләрдән, флешмобтан башланып киткән иде. Алга таба ул төрле күргәзмәләрне тамаша кылу, җирлекләрнең үткәне һәм бүгенге яшәеше белән танышу аша дәвам итте.

Шәбезбаш мәдәният учагы директоры, милли мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре белән хөрмәтле Рәмилә Хамматуллина кунакларны авыл тарихы, яшәеше белән таныштырган чактан фотомизгел

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Зур һәм чын-чыннан Актанышның мәдәни балкышын дәлилләгән концертны Актаныш муниципаль театрының баш режиссёры, ТР атказанган артисты Нур Хөсәенов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Наҗарова, Хәят Мәрданова, Рөстәм Мусин алып бардылар.

«Килдек сезгә Актаныштан, Агыйделдән кайнар сәлам, кайнар моңнар күчтәнәчкә шат күңелдән! Килдек сезгә якын итеп, туган итеп, атлап кердек дуслык бусагасын. Эшле дә, ашлы да, иманлы да, мәгърифәтле дә булган Актаныш төбәгеннән җыр-моңга булган сәләте буыннардан-буыннарга тапшырылып килә. Сезнең белән республика берәмлекләренең Мәдәният көннәре кысаларында иң яхшы чарага уздырылган «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесендә очрашабыз. Конкурсның жюри әгъзалары – филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай әдәби музее директоры, Казан федераль университеты доценты Гүзәл Төхвәтова, РФ атказанган, ТАССРның халык артисты, Татарстан җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Рәйлә Гарипова, ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инстутының сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәне докторы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев, Бакый Урманче һәм театраль премияләр лауреаты Роза Солтанова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Фатыйх Хөсни, Туфан Миңнуллин, Дамир Сираҗиев, Гаяз Исхакый һәм Шәйхи Маннур исемендәге премияләр иясе, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен медаль иясе, драматург, прозаик Рәдиф Сәгъди, сәнгать белеме кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инстутының сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева, ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре, шагыйрә, җырлар авторы һәм республика буенча экскурсовод Лилия Хисаметдинова», – дип башлап җибәрделәр концертны алар.

Мөхтәрәм жюрины һәм тамашачыларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле Лилия Зәйнуллина һәм Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов сәламләделәр.

Рөстәм Ильясов:

– Хәерле көн хөрмәтле тамашачылар, бәйрәмебез кунаклары! Актаныш – үзенә генә хас бер мохиткә ия булган, милли йөзен югалтмаган, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап яшәүче, тырыш халкы белән дан тоткан, бай һәм матур саф татар районнарының берсе. Әлеге матур тамаша моңа яхшы мисал булгандыр.

Бу безнең Казанда үткәргән бердәнбер чара түгел. Районыбызда 10ннан артык халык театры, муниципаль театр бар. Ел дәвамында алар Казан тамашачыларын сөендерә. Шулай ук гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстанның бик күп районнарында булып, тулы заллар җыйдылар.

Күптән түгел Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры легендар җырчы, якташыбыз Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган «Кайтыр өчен китәм» спектаклен тәкъдим итте.

Актаныш якташлар җәмгыяте дә бездә бик актив эшләп килә. Аның җитәкчесе Вәсим абый Вахитовка ихластан рәхмәт. Әле шушы көннәрдә генә «Чулпан» мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә ярдәм йөзеннән зур хәйрия концерты узды.

Республикабызның һәм районыбызның горурлыгы булган «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамблен үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә дә аларның роле зурдан. Бүген сәхнәдә күргәнсездер, талантлы яшьләребез шактый. Алар – шушы мохиттә, шушы тәрбиядә үскән балалар.

Бүген шушы сәхнәдә чыгыш ясаган «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле инде берничә ел рәттән авыл җирлекләрендә җырлы-моңлы кичке уеннар үткәрә. Еллар узган саен, халкыбыз моңлы гармун тавышларын сагына. Әлеге күркәм рухлы проект та төбәгебез халкын гына түгел, ә тирә-яклардан да милләттәшләребезне үзенә җәлеп итә. Җирлегебездә ел да регионара гармунчылар фестивале уза.

Нинди генә авыр чорда яшәсәк тә, татар халкы кайгыда да, шатлыкта да үз кичерешләрен җыр аша, моң аша җиткергән. Мондый чаралар бик кирәк. Ул безне берләштерә, яшәргә, көрәшергә көч өсти.

Барлык катнашучыларга, тамашачыларга ихластан рәхмәт. Дөньяларыбыз тыныч булсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык телим! Рәхмәт!

Лилия Зәйнуллина:

– Сезне ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән сәламләргә рөхсәт итегез. Иң беренче чиратта иҗатка, сәнгатькә битараф булмавыгыз өчен Татарстан Республикасы берәмлекләре арасында уза торган Мәдәният көннәрендә катнашып, безнең Казан халкыбызга шундый матур кичә оештырганыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Билгеле булганча, безнең Актаныш җирлеге – күп кенә шәхесләргә, талантларга бай район. Биредә эшләп килүче иҗади һәм сәхнә коллективлары республикакүләм чараларда гына актив катнашып калмыйлар, Халыкара дәрәҗәдәге чараларда да катнашалар. Безнең данлыклы «Агыйдел» ансамбле күп кенә регионнарда узучы Сабантуйларның «йөзек кашы» булып тора. Район, авыл мәдәният коллективларына уңышлар, ә тамашачыларга матур ял кичләре телибез.

Актанышның оста үзешчән сәнгать коллективлары, талантлы гаиләләр һәм «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында зур концерт программасы ифрат дәрәҗәдә бай булды. Монда районның танылган сәхнә осталарын да, әле яшь җилкенчәк егет-кызларны да күреп сөендек. Чаткылардан кабына шул ялкын.

Олы бер ямьле вакыйгага, шатлыклы очрашулар кичәсенә әверелгән Актаныш мәдәнияте көннәрендә 500гә якын актанышлы катнашты. Күбесе гаиләләр белән барган иде. Чөнки чара Россия Президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә барган «Гаилә елы»на багышланып үткәрелде. Мисал өчен, мәдәният өлкәсен генә алсак та, бүгенге көндә 45 гаилә тырыш хезмәт куя. Соклангыч күренеш! Билгеләп үтик, алар арасында Актаныш районы мәдәниятенең өр-яңа җитәкчесе Ирина Гобәева һәм аның тормыш иптәше, оста гармунчы, җырчы Роберт Гобәев та бар.

Әлеге фотосурәттә Актаныш районының мәдәният тармагында хезмәт куйган гаиләләрне күрәсез

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Актаныш районында хөрмәтле матбугат ветераны Нурулла Нурлыев җитәкчелегендә Ветераннар оешмасы бик уңышлы эшли. Өлкәннәр пенсия ялларына чыгып телевизор карап ятуны яки бакчачылыкны гына үз итми, ә мәдәни эшчәнлеккә дә чума. Концертның да алар бер бизәге булды.

– Шатланып килдек Казанга! Безнең Ветераннар оешмасы каршындагы «Мирас» ансамбле бик зур, бирегә 40лап кеше йөри. Безне сәхнәгә чыгарган Мирзанур Фарухшинга һәм Луиза Исламовага рәхмәтлебез. Алар безне матур итеп җырларга өйрәтәләр. Төрле тамашаларда һәм бәйгеләрдә еш катнашабыз, – ди Ветераннар оешмасы әгъзасы, сәхнә коллективы җырчысы Гөлфирә Фәрхи.

Шулай ук Актанышта Әфган һәм Чечен сугышлары ветераннарының җәмгыятьләре озак еллар дәвамында эшләп килә. Әйтергә кирәк, хәрби хәрәкәтләр ветераннарыбыз арасында да җыр-моңга маһир җаннар бар. Алар башкаруындагы «Унсигездә» дигән җырларын ишеткәндә тамашачылар торып басты. Бу минутларда һәркайсыбыз якыннарыбыз арасында булган Әфган, Чечен мәхшәрләрендәге катнашканнарны искә алганбыздыр.

Концертта махсус операциядә һәлак булганнар истәлегенә дә җыр булды. Хәрби ветераннар хоры башкаруында Илдар Юзеев шигыренә Сара Садыйкова язган «Бөркет турында баллада» яңгыраганда экранда һәлак булган хәрбиләр исемлеге чыкты.

Актанышның мәдәниятендә кайнаучы Исламовлар гаиләсенең «Мәк чәчәге» җырын күңелләрне тибрәндерерлек итеп башкаруы да истә калырлык булды. Мәдәният тармагы ветераны, бүгенге көндә «Мирас» ветераннар ансамбленең дирижёры Луиза апа һәм Муллаян

абыйның уллары Артур Исламов – Татарстанның атказанган артисты, Халыкара конкурслар лауреаты, 2 тапкыр «Тантана» премиясе лауреаты, ә кызлары Сирина ханым – Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең абруйлы мөгаллимәсе. Сирина Мулланяновнаның кызлары да концертта чыгыш ясадылар.

«Актанышым – ак илем»: Актаныштан чыккан танылган шәхесләр нинди фикердә?

ТР атказанган артисткасы, эстрада «йолдызы» Лилия Муллагалиева:

– Якташларым белән күрешүгә чиксез шатлык хис-тойгылары кичереп килдем. Һичшиксез, аларның мәдәни программалары – иң матуры! Мин исә ел саен бу чарада катнашырга яки тамашачы буларак карарга тырышам. Менә туган авылым Зөбәер уңганнары әзерләгән почмак янында торабыз. Горурланам авылдашларым, якташларым белән. Исән-сау булып, киләсе елларда да шундый матур вакыйгаларда очрашып торырга, югары урыннар вә дәрәҗәләр алырга язсын. Мәдәниятебезне, сәнгатебезне, иҗатыбызны киләчәк буыннарга да җиткерергә насыйп булсын! Үткәннәрне барлыйк, аларны яшьләргә күрсәтик.

Якташларым ничәмә автобус белән килгәннәр, күпме халык килгән, искиткеч!

Лилия апа, мөгаен туган як турында җырлар җырлаганда да, йөрәгегез түрендә туган авылкаегыз Зөбәердер әле?

– Әлбәттә, Юлай! Минем хәтта «Без бит авыл кызлары» дигән җырыма (Эльвира Сафина сүзләренә язылган, үземнең көй) клипны да Зөбәеребездә төшердек. Һәм анда безнең гүзәл табигатебез чагылыш таба, анда гап-гади авыл апаларыбыз, мине укыткан укытучылар катнаша. Анда безнең бергә печән чабулар да кергән. Гомумән, кеше тормышында – әти-әни, туган як, туган төбәк һәм туган нигез бертигез дәрәҗәдә күңелләребездә саклана. Туган җиребезне беркайчан да онытырга тиеш түгелбез. Шундый матур күргәзмә ясаганнар авылдашларым минем, сокланам.

Зөбәер мәдәният учагы күргәзмәсендә Лилия апаның әтисе, Татарстанның атказанган икътисадчысы, 42 ел буена «Татарстан» колхозында баш бухгалтер булып эшләгән Әбугали аганың чуты да тәкъдим ителгән икән. Менә бит! Лилия Муллагалиева башкаруындагы «Актанышым — ак илем» җыры да чын-чыннан районның брендына әверелгән җырларның берсе.

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова:

– Гомумән, Актанышка, якташларыбызга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Чынлап та, Актаныш бүген Казанга күчкән. Милли, тарихи һәм мәдәни яктан алсак та, Актанышының һөнәрчелеген күзалласак та – биредә тулысынча халыкка тәкъдим ителгән. Афәрин, актанышлылар! Булдырдыгыз, кадерле якташларым!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100