Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов тоткарланган

news_top_970_100
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов тоткарланган
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов (сулда) башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясовны депутатларга тәкъдим иткәндә (2022 ел)
Фото: aktanysh.tatarstan.ru

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов тоткарланган, ул алдап акча үзләштерүдә гаепләнә, дип хәбәр итә «Сhelny-biz.ru.». Кичә аның өендә һәм эш бүлмәсендә тентү узган булган һәм аның үзен дә тикшерү изоляторына алып киткәннәр.

Телеграм-каналлар язуынча, Рөстәм Ильясов район җитәкчеләре вазифасындагы өчен көлке диярлек суммада – 40 мең сум акчаны кесәсенә салуда гаепләнә. 2018-2021 елларда ул Сабан туе мәйданында эшмәкәрләргә сату итәр өчен рөхсәт биргән һәм шуның өчен акча алган. Ул менә шушы сумманы – 40 меңне кесәсенә салуда гаепләнә. 2021 елда Мөслимдә федераль Сабан туе узганын, анда 30 меңләп кеше катнашканын исәпкә алганда, бу сумманың бигрәк тә кечкенә булы күзгә ташлана.

Ильясов – тумышы белән Чаллыдан. 2004-2005 елларда Мөслим коммуналь хуҗалыгында, аннары «Мөслим инженерлык челтәре»ндә бүлек җитәкчесе булып эшләгән. Фаил Камаев район башлыгы булган чорда – 2016 елда башкарма комитет җитәкчесе булып Актанышка килә, 2017 елда министрлыктан киткән Энгель Фәттахов өчен урынын бушата. 2017 елда Мөслимгә башкарма комитет урынбасары булып кайта. 2022 елның февралендә кабат Актанышка башкарма комитет җитәкчесе булып килә – ул вакытта һәм хәзер район башлыгы Ленар Зарипов. Гаиләле, 3 баласы бар.

Хәзер Фаил Камаев та, Энгель Фәттахов та җинаять эшләрендә гаепләнә. Фаил Камаев ришвәт алуда гаепләнә. Ул 14 ноябрьдә гаепләү ягы белән килешүгә барды, гаебен таныды һәм берничә җитәкчегә (аларның исемнәре әйтелмәде) каршы күрсәтмә бирде. Фаил Камаевның берничә эпизоды җиңелрәк маддәгә үзгәртелде, ул өй сагына чыгарылды. Фаил Камаевның килешүгә баруы турында мәгълүмат чыгуга ук, аның белән бергә эшләгән Илнар Фәттаховка – Энгель Фәттаховның улына каршы җинаять эше ачылды.

Энгель Фәттахов ришвәт алуда гаепләнә, инде 4 эпизод бар. Ул гаебен танымый, Чистай изоляторында утыра. Күптән түгел ул СИЗОда аңын югалтып егылуы хакында әйтте.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ришвәттә гаепләүнең сәбәбен аңлата: «Яла һәм үч алу» Тулырак:

Энгель Фәттаховның улы Илнар федераль эзләүгә бирелгән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 ноябрь 2024
    Исемсез
    Рөстәм Ильясов район башлыгы түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100