Актаныштан яшь башкаручы Сиринә Юнысова социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа клибын тәкъдим итте. Ул «Чегән кызы, димә» җырына төшерелгән.
Җырның сүзләрен Актаныш кызы Гөлнара Җәлилова язган.
Күңелле, шаян клипны караучылар җылы кабул иткән. «Шәп булган» дип канатландырган алар яшь башкаручыны.