Актаныш кызы Сиринә Юнысова елата торган клип төшергән
Клипта ул үзе һәм ире катнашкан.
Актаныштан яшь башкаручы Сиринә Юнысова инстаграмда үз сәхифәсендә яңа клибын тәкъдим иткән.
«Күкләрдә көтәрмен» дигән җырына клип тәкъдим итәм. Клип күңелгә авыр, әмма тормыштан алынган. Бу клипның мәгънәсе безнең гаиләгә кагылмый. Шушы өч көнлек дөньяда үпкә, ачу, көнләшүләргә юл куймыйча тормышны яратып, яратылып яшәгез. Берүк барыбызны да кайгы-хәсрәт урап узсын дигән теләктә калам», — дип язган өч бала әнисе.
Җырның сүзләрен шулай ук Актаныш кызы Гөлнара Җәлилова язган, ә көен Раил Өметбаев иҗат иткән.
Клипны караучылар елаган. «Күңелгә тия, йөрәккә үтеп керә торган мәгънәле клип», «Шәп булган», — дип канатландырган яшь башкаручыны инстачылар.