Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныш аучысы Ильяс: «Аучылыкны кыргыйлык һәм гөнаһ дию – дөрес түгел»

Татарстанда каз-үрдәккә ау сезоны ачылды. Аучылыкка халыкта караш төрле. Күпләр моны кирәксез шөгыль, урман җәнлекләрен, кайткан һәм китүче кошларны ату – гөнаһ, дип саный. Ау сезоны, ауның файдасы һәм халыкның аучыларга карата начар мөнәсәбәте турында Актаныш районы аучылар һәм балыкчылар оешмасы җитәкче урынбасары Ильяс Галямов белән сөйләштек.

news_top_970_100
Актаныш аучысы Ильяс: «Аучылыкны кыргыйлык һәм гөнаһ дию – дөрес түгел»
Энҗе Габдуллина

«Хәзер аучыларның «гаиләне туендырырга кирәк» дигән бурычы юк»

Быел Татарстанда ата үрдәкләрне 1 апрельдән 6 майга хәтле атып булса, казны бары 10 көн – 15 апрельдән 24 апрельгә хәтле ату рөхсәт ителә.

Актаныш районы – уникаль табигатьле район. Бөтен территориясе 203 мең гектар булса, шуның 193 меңендә ау белән шөгыльләнеп була. Район аучылык оешмасында Ильяс Галямов 1992 елдан бирле эшли. «Әти: «Ауга чыгып, бернәрсә алмый кайта аласың, ау сине ыштансыз калдырачак. Балыкчы бул, балык сине ашатачак. Күршеңә дә сатып була балыкны», – дия торган иде», – дип сөйләп китте Ильяс абый.

Ул Актанышның су астында калырга тиеш булган Дербышки дигән авылда туган. Порт таралганчы, пароходта эшли. Аннары тормышын аучылык хезмәте белән бәйләргә була.

Гаиләдә аучылар юк иде, мин генә кечкенәдән кызыксынып үстем. Хәзер, әлбәттә, яшьлек максимализмы дигән нәрсә юк, яшь бара. Элек йокламыйча да йә иртә таңнан, йә караңгы төнгә кадәр ауда йөрдек. Гомер буе шушы районда яшәдем, ауга йөрдем, шуңа күрә чыннан да районның бөтен җирен беләм.

Хәзер аучыларның «гаиләне туендырырга кирәк» дигән бурычы юк. Мин 80-90нчы елларда ау белән балаларны, гаиләмне туендырдым. Яз-көз үрдәк белән казга көн саен чыгып, 1-2 алып кайтырга була бит. Ул заманда, әлбәттә, пошига, кабанга ау булмады.

Җәнлек тиреләре дә өстәмә керем иде. 80нче елларда төлке аулау белән кызыксынып киттем. 1983 елда дәүләт тиреләрнең бәяләрен күтәрде. Енотовидный этләрнеке 80 сум иде, селәүсен – 200 сум. Төлке арзанрак булса да, безгә аны тоту җайлырак иде. Ул чакта җәяү 40шар чакрым үтә идем, – дип сөйләде Ильяс абый.

Хәзер ауга азык, ит булсын дип йөрмиләр кебек. Хәзер ул – «релакс», ял итү өчен бер шөгыль генәме?

Әйе, нәкъ шулай. Ауга башлыча акчасы булган кеше йөри. Алар компания белән утырып чәй эчә, сөйләшә, үткәннәрне искә төшереп утыра, шуннан канәгать тә була. Көн саен 2 каз, 3 үрдәк атарга ярый, тик аның хәтле каз, үрдәк беркемгә дә кирәкми. Алар гадәт буенча компаниягә 1не аталар да, учакта шулюм (ит шулпасы) пешереп ашый, ял итә. Безгә 25әр ел рәттән килүче аучылар бар. Алар энекәшләрен дә, балаларын да алып килә. Менә шулай буыннар алмаша тора.

 

Фото: © 25 еллап Актанышка ауга килүче Уфа егетләре

Ел саен йөрүчеләрне хатыннары да аңлыйдыр инде. Мөгаен, аларга бакчага барырга кирәктер, ә ул: «Юк, мин бакчага бармыйм, дуслар белән ауга барам», – ди. Күпләренең хатыннары: «Үрдәкләрне өйгә алып кайтма», – дип җибәрә.

Яз – яңару да бит әле. Яз көне кемдер – бакчага, кемдер урманга бара, каен суы җыя. Яз көне кешеләр һәрвакыт табигатьтә булырга тырыша.

«Язгы ау популяциягә зыян китерми»

Кыргый казга ау сезоны ачылган көнне Ильяс абый белән Актаныш районы күлләренә чыктык. Сулыклар тирәсендә палаткалар, машиналар гына җыелып тора. Көндез ату тавышлары ишетелми, чөнки көннең бу сәгатендә кошлар очмый. Аучылар каз-үрдәккә таң белән, яки караңгы төшә башлагач чыга.

Апрель ае – каз-үрдәкнең безнең якларда туктап, бала чыгарган чоры. Тиздән алар ераккарак – төньякка таба юл алачак. Көзен исә җылы якка таба очканда, кабат бездә тукталалар. Ау сезоны да бездә тоткарланган чорын исәпкә алып ачыла.

1 апрельдән 6 майга хәтле ата үрдәкне «подсадная утка» кулланып атарга ярый. Язгы ауның төп проблемасы – ана үрдәкләрне атмау. Ата үрдәкләр алар «моногам», шуңа күрә аталарны ату популяциягә зыян китерми.

Ата үрдәкләрне «подсадная», яки «криковая» дип аталган махсус токымлы үрдәк ярдәмендә суга төшерәләр. Ул үрдәкне еллар буе өйдә асрыйлар һәм шушы ауда кулланалар. Үрдәкнең аягында күн браслет була, аны бау белән бәйләп, су өстенә утырталар. Ул үрдәк туктамыйча кычкырырга тиеш. Кыргый ата үрдәк, шуңа алданып, суга төшә. Бу – үрчү инстинкты. «Подсадная» дигән үрдәк кулланып башкарылган ау куркынычсыз була. 200-300 элек тә ауга шулай йөргәннәр. Гомумән, язгы ау популяциягә зыян китерми.

Ата үрдәк суга төшсен өчен, аучы качарга, үзенә куыш ясарга тиеш. Ата үрдәк судагы ана үрдәк чакыруына түзеп тора алмый, шулай да, суга төшәр алдыннан, су өстен әйләнеп очып чыга. Суга утыргач, аны яхшылап карап була. Яз көне үрдәкләрнең «брачный наряд» бар: яшел башлы булса, аны атарга ярый.

  • Ау кагыйдәләре буенча 1 көнгә 3 үрдәк, 2 каздан артык атарга ярамый.

Казларның ата-анасын аерып булмый, аларның җенси деформизм ачык чагылмый. Күпчелек аучы аларны аера алмый. Шуңа күрә казга сезонны 10 көнгә генә ачабыз.

Ауга йә иртә таңнан, йә кич белән йөриләр. Кичке һәм иртәнге «зорька» нәрсә ул?

Җәнлек, кошларның биологик активлыгы иртәнге һәм кичке сәгатьләргә туры килә. Мәсәлән, иртән өченче яртыларда чыгабыз, сигезләрдә кайтабыз. Ул вакытта җәнлек, кошлар төннән соң ашыйлар, актив булалар. Актив чакта аларны табуы җиңелрәк.

Мәсәлән, казлар таң белән бөртекле культуралы басуга ашарга очалар. Басуда ашарга бар икән, якынча 2 сәгать ашыйлар да, кире суга очалар. Чөнки су – алар өчен куркынычсыз урын, ашаганнан соң, казга эчәргә кирәк. Кич белән ашау вакыты җиткәч, кабат басуга очалар, ашыйлар, кире суга кайталар. Кеше йөрмәгән, күрмәгән су өстенә утыралар. Төне буе суда утыра алмый, шуңа күрә ярга да йөзеп чыгалар.

Басудан – суга, судан басуга булган очышларда казны ачык күреп, атып була. Үрдәк тә шулай, тик үрдәкләр басуга очмый диярлек. Шулай да алар да ризык, партнерлар эзләп, төрле җирләргә очалар.

Аучылар каз карачкылары, «манок»лар белән казны чакыра. Каз да, үрдәк тә – сизгер кошлар, шуңа күрә маскировка кулланып, качып утырырга кирәк.

Бөтен аучы да каз, үрдәккә ауга йөри ала. Кагыйдә буларак, бездә яшь аучылар үрдәк атудан башлыйлар.

Аннары, ау сезоны барганда, аучыларга ала карганы атарга рөхсәт ителә. Ала карга кыш буе авылда, чүплекләрдә яши, яз көне су буйларына күчә. Мәсәлән, үрдәк күтәрелде исә, карга аның оясындагы йә йомыркаларын, йә инде чыккан балаларын ала, ашый. Шуңа күрә ала карганы да атарга ярый.

«Аучылыкны «атавизм» һәм гөнаһ дию – дөрес түгел»

Аучы булыр өчен ниндидер сыйфатлар булу кирәкме?

Бөтен кеше дә аучы була алмый торгандыр. Аучылар арасында галимнәр дә, банкирлар да, хулиганнар да бар. Тик ниндидер махсус сыйфатларга да ия булу кирәкми. Аучы булган хатын-кызларны да беләм, монда җенескә аеру да дөрес түгел.

Ау кайбер очракларда кирәк булган сыйфатларны формалаштыра. Мәсәлән, сугыш вакытында аучы – яхшы сугышчы булачак, чөнки ул таләпчән дә түгел, салкыннарга да күнеккән, корал белән дә эш итә белә. Шуның өчен дә аучылар һәрвакыт кадерле һәм кирәкле булганнар. Иң мөһиме – гражданнарның законга буйсынуы гына кирәк.

Күпчелек кеше ерактан кайткан каз, үрдәк атуга каршы. «Бала чыгарырга кайтканнар, тимәгез», – диләр.

Аучылык белән таныш булмаган кеше: «Ничек сез җәнлекләрне, кошларны кызганмыйсыз? Үтерүчеләр!» – диләр. Без андый кешеләрне «зеленый»лар, йә «зоошизиклар», дибез.

Аучылык – теләсә кайсы халык культурасының аерылгысыз өлеше. Төрки халыклар нәрсәнедер руслардан өйрәнгән, руслар – төркиләрдән. Сугыш вакытында да аучыларны яуга җибәрмәгәннәр, чөнки алар «пушнина» – кыйммәтле тиресле җәнлекләрне – кеш, сусар, тиеннәрне аулаганнар. Тире «йомшак алтын» булып саналган, чөнки шул тире белән түләп, чит илдән корал кайтартканнар.

Дөрес оештырылган ау бернинди зарар китерми. Ауны тыю аркасында гына җәнлек тә күбәйми бит. Советлар заманында да, элегрәк тә берничә елга ауны туктатып тору турында әйттеләр. 5 елга ябалар да, имеш, җәнлекләр, мәсәлән, боланнар үрчи. Юк, алай булмый ул. Аучылык хуҗалыгы, егерьләр булган, ау дөрес оештырылган җирдә генә җәнлек арта. Чөнки урманның, җирләрнең хуҗасы бар. Без кемне арттырасын, кемне киметәсен планлаштырабыз. Бераз уңыш алыр өчен, ел дәвамында эшлибез.

Әлбәттә, төрле кеше бар. Араларында закон тыңламый торганнары да булыштыра. Браконьерлык белән көрәш бара. Бер закон бозучы аркасында бөтен аучыларны гаепләргә кирәкми. Аучылыкны «атавизм» (кешенең кыргый заманыннан калган элементы – ИТ) һәм гөнаһ дип әйтү – дөрес түгел.

50-60нчы елларда мылтык аскан аучы авылда горур атлап йөргән. Хәзер алай итеп йөрү куркыныч, чөнки сине фотога төшереп, интернетка кертеп куялар да, үтерүче бандит ясыйлар. Либерализация, Көнбатыш кыйммәтләре белән халык бөтенләй «икенче якка таба» уйлый башлады.

Бер яктан: «Әшәке аучы мескен куянны атты», – диләр. Авылда төлке килеп чыгып, тавыкларны ала икән, шунда ук: «Кая аучылар? Нигә атмыйлар?» – дип әйтәләр.

Чыннан да, нигә төлкеләрне атмыйлар? Авылда алар күбәйгәннән-күбәя бит.

Төлке – котыру чирен таратучы. Җәнлекләр, хайваннар арасында чир геометрик прогрессиядә тарала. Котыру чиреннән терелеп булмый, шуңа күрә аны контрольдә тотарга кирәк. Котырган төлке берәр баланы тешләсә, ул чирнең начар һәм терелтеп булмый торган икәнен аңларга кирәк. Элек 1000 гектарга бер төлке булырга тиеш иде, хәзер ул санны ике тапкыр киметтеләр. 

Тик төлке антропоген җәнлек тә бит әле. Ул ташландык ихаталарга ияләшә, анда азык таба. Мәсәлән, күрше апаның тавыклары бар. Ул шул ташландык ихатада оялый, балалар тудыра. Аннары тавык алып кайтып, балаларын үтерергә, ашарга өйрәтә.

Тик федераль закон безгә торак пунктларында атарга рөхсәт итми, ул катгый тыелган. Авылның иң кырыйда урнашкан йортыннан 200 метр ераклыкта гына атарга ярый. Төлкене авыл эченнән куып, яланга чыгарып атып булмый бит.

Хәзер илдә төлке тиресен җыймыйлар. Аны эшкәртеп, нәрсәдер тегүче фабрикалар да юк диярлек. Бу механизм уйланып бетерелмәгән. Шуның нәтиҗәсендә авылларда, урманнарда котыру чирен таратучы төлкеләр арта гына.

«Аучыга басым ясый торган рычаглар күп»

Аучыларга хәзер закон ягыннан да кыенга туры киләдер.

70нче елларда коралны кибеттән кереп алып була иде. Мылтыклар кадаклар кебек эленеп торалар, аларны иркенләп саталар иде. 1974 елда милиция коралы булган кешеләрне терки башлады. Хәзер инде утлы коралы булган кешеләр өчен закон тагын да катгыйланды. Мәсәлән, эчкән килеш рульгә утырырга ярамый, ремень такмый йөрергә ярамый икәнен беләбез. Әгәр кеше бер өлкәдә закон бозган икән, ул икенче өлкәдә дә бозарга мөмкин, закон буенча ул потенциаль закон бозучы, җинаятьче була. Әгәр аучы кеше берәр өлкәдә закон бозу маддәсе буенча штрафка яки арестка тартыла икән, аның утлы коралы да алына.

Аучы ул якларын да карап йөри, чөнки аның өендә корал бар. Аучыга басым ясый торган рычаглар хәзер күп төрле.

Шулай да аучының нинди документлары булырга тиеш?

Аучы булу өчен башта бердәм федераль үрнәктәге аучы билеты алырга кирәк. Билет алгач, бик җитди медицина комиссиясен үтәсе. Ул якынча 12 мең тора. Булачак аучыны психолог, психиатр, офтальмолог, хирург һәм терапевт карый. Аңа кадәр барлык анализларны тапшырырга кирәк – озак вакытлы хроник алкоголизмны ачыклау өчен кан, наркотик матдәләр өчен сидек анализын алалар. Медицина комиссиясен узгач, дәүләт хезмәтләре сайты аша Росгвардиягә гариза бирәбез, утлы корал алу хокукына рөхсәт сорыйбыз. Тикшерүләрдән соң алар, кагыйдә буларак, баш тартмыйлар. Шул вакытта кеше үзенең беренче мылтыгын ала. Хәзер, билгеле вакыйгалардан соң, коралга рөхсәт алу кыенлашты.

Коралны саклау һәм үзең белән йөртү срогы – 5 ел. 5 ел саен документларны яңартып торырга кирәк.

Аучы Россия Федерациясенең ау кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Аучылык җирләрендә булганда, үзе белән бердәм федераль үрнәктәге ау билеты, корал саклау һәм йөртү хокукына рөхсәте, кошларны ату хокукына рөхсәте һәм аучылык хуҗалыгыннан юлламасы булырга тиеш. Бу документларсыз ул хокук бозучы булып санала.

Закон бозган очракта кеше нинди җәзаларга тартыла?

Административ хокук бозу булса, 8.37 маддә буенча штрафка тартыла. Мәсәлән, юлламасыз, рөхсәт бирә торган документларсыз, ау сезоны башланганчы йә беткәч ауга чыгу. Ул вакытта 500 сумнан 4000гә кадәр штраф языла.

Табигатькә зыян китерерлек булса, җинаять эше кузгатыла. Мәсәлән, җинаять кодексының 248нче маддәсе – механик транспорт чаралары кулланып законсыз аулау. Андый кешеләрне тотканыбыз да бар.

Бер тапкыр төнлә белән фара яктыртып, кабанны куып атканнары булды. Кабаннар урманда яши, басуга ашарга чыгалар. Без аларны тоттык, җинаять эше ачылды. Суд карары белән машина, мылтык конфискацияләнде һәм 360 мең штраф түләргә тиеш булдылар.

Ау – үзе дә кыйбатлы шөгыльме?

Бүгенге көндә бер патрон 40-50 сум тора.

Гомумән, ау өчен әйберләр бер кулланыр өчен генә алынмый. Быел итек тишелде, ди, итек ала. Казга чыгып карый да, икенче елга каз карачкысы кирәк, карачкы ала. Шулай итеп багаж туплый.

«Җәнлекләр үрчесен өчен, аларны ашатырга кирәк»

Аучылык оешмасының төп максаты һәм бурычы – ау җирләрен һәм җәнлекләр дөньясын саклау. Законсыз рәвештә аулаучыларны гына тотып калмыйлар, урманда, кырларда яшәүче җәнлекләрне исәптә тоталар. Мәсәлән, кыш көннәрендә бозлы юлларны таптыйлар, урман җәнлекләренә ашарга калдыралар икән.

Хуҗалык бездә гел яшәүче тояклы җәнлекләр, куяннарны арттыру өчен эшли. Җәнлекләр үрчесен өчен, аларны ашатырга кирәк. Урманнарда махсус түбәле утлыклар калдырабыз, тоз салабыз. Сөяк төзелеше өчен минераллар кирәк. Сыерлар тоз ялый бит, ул шулай ук пошиларга, кыр кәҗәләре, куяннарга, үлән ашый торган башка җәнлекләргә дә кирәк.

Быел кыш көне кар яуганнан соң яңгыр явып алды. Кар бозга әйләнде, җәнлекләргә йөрү авырайды, чөнки боз аякларын кисә. Шуңа күрә без снегоходлар белән аларга юллар таптыйбыз һәм ул сукмакларда ашарга калдырабыз. Мәсәлән, куян, кыр кәҗәләренә печән калдырабыз. Коры печән кыр кәҗәләренең ашказанына тыгыла, зыян китерә. Шуңа күрә, кардан дымлылык сеңсен дип, кар өстендә калдырырга кирәк.

Соңгы 4-5 елда кыр кәҗәләрен арттыру өстендә эшләдек. Хәзер безнең районда алар байтак, һәрбер урманда бар. Тиздән, әкренләп, аларга да ау оештыра башлаячакбыз, – ди Ильяс Галямов.

Балыкчылар һәм браконьерлар белән «Рыбнадзор» шөгыльләнсә дә, Ильяс абый җитәкчелегендәге аучылар җәмгыяте балыкчыларны да онытмый – районда кыш көне балыкчылар арасында ярышлар үткәрәләр. «Аучыларга караганда балыкчылар күбрәк, чөнки һәрбер ир-атның бер генә тапкыр булса да балык тотканы бар», – ди ул.

Балаларны беразга гына булса да компьютер, телефоннардан аерып, дөрес ялның ничек булганын күрсәтәсе килә. Күбрәк табигатьтә булсыннар, туган як табигатен яратсыннар, хөрмәт итсеннәр, дип үткәрәбез андый чаралар. Урманга алып чыгып, кыргый җәнлекләрне дә ашатабыз. Шул ук тозлар, печән, комбикормалар салабыз.

Мәсәлән, тиздән парклар маршы була. Без, гадәттә, балаларны су буен чистартырга алып чыгабыз. Су буен кем пычрата? Зурлар, әлбәттә. «Зурлар, оялыгыз! Үз артыгыздан җыештырыгыз. Монда шул-шул мәктәп балары чистартты», – дигән язулы такта куярга кирәк. Индеецларның мондый әйтемнәре бар: «Табигать – ул безнең үз нәселләребездән, балаларыбыздан бурычка алган әйбер». Балаларга табигатьнең, туган якның нәрсә икәнен аңлатырга кирәк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100