Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аксубай күз яшьләре аша ямьләнә: законсыз корылмалар сүтелә, ишегаллары төзелә

Аксубай бистәсен матурларга керешкәннәр. Дәүләт программасы да бар, матурлыкны да һәркем ярата. Әмма моның өчен күп фатирлы йортларның ишегалларындагы гараж, сарай, мунчаларны сүттермичә булмый. Аксубайлылар исә карап торган шушы корылмаларыннан җиңел генә колак кагарга теләми. «Интертат» халыкның зарын тыңлады.

news_top_970_100
Аксубай күз яшьләре аша ямьләнә: законсыз корылмалар сүтелә, ишегаллары төзелә

«Бердәнберем улымның истәлеге ул мунча»

Аксубайда яшәүче Петровлар күп фатирлы йортта яши. Ишегалдындагы мунчаны алар вафат булган улларының якты истәлеге дип саный. Горький урамында бу йортны аларга 1988 елда сарайлары белән бергә биргән булганнар. Валентина Петрова бер ел элек ишегалдындагы корылмаларга каршы көрәш башланганын әйтте.

— Былтыр шушы вакытта каты гына авырып киттем. Ишетәм: кешеләр елаша. Алдан беркем килеп кисәтмәде, сарайларны ватарга килгәннәр икән. Без бит авылда яшибез, көрәкләр, кирәк-яракларны куярга да урын юк бүтән. Шул сарайларны җимерделәр. Казаннан комиссия дә килде. Безнең мунча, күршенеке дә читтә калып торды.

Архитектордан «бу сарайлар комачаулыймы» дип сорыйм. «Юк, алары кала», диде. Без шуннан тынычландык, балалар мәйданчыгын ясап куйдылар. Без башлыкка да бардык, «безнең сарайларга тимиләр, сарайларны язга кадәр калдырдылар» ди. 9 ноябрьдә Аксубай администрациясенең җир эшләре буенча бүлегеннән килделәр дә, «мунчаны сүтегез, тормасын», диләр. «Ничек инде, глава язга кадәр тимибез дип әйтте бит» дим. «Сүтегез дә, аннары җыеп китәрләр», ди, — дип сөйләде Валентина Петрова.

Петровлар сүтми, ә 24 ноябрьдә штраф килә — «тиешсез чит җирдә, закон бозып мунча төзегән һәм сүтмәгән» өчен.

Ничек яңа агач мунчаны сүтеп ташлыйк инде, дип главага хат яздык. Ирем 5-6 тапкыр барды, чөнки башка сарайлар язга калган иде бит. 5 нче тапкыр баргач, глава иремә «штраф булмый, язга кадәр торсын», дигән. Тынычландык…

Петровлар юкка тынычланган була, штрафны 5 мең сум штрафны да вакытында түләргә кирәклгене соңрак — мәҗбүри эшләргә хөкем ителгәч кенә аңлыйлар.

4 мартта судка повестка килде. 9 мартта суд булды, шул ук көнне штраф акчасын табып түләдем. Шундый авыр иде безгә, ярымтере, ярымүле халәттә банкка бардык, 5 мең 150 сум түләдем, тагын 20 сәгать эшлисе диделәр. Фотолар, видеоязмалар да бар минем, көрәкләр белән төшкән. Ярар, ул сәгатьләрне эшләдек. Шуннан соң әле узган атнага кадәр беркем килмәгән иде. Чаллыда яшәүче кызым белән дә, андый-мондый килсәләр, мунчаны ватарга кушсалар, сезгә күчерербез инде, дип алдан сөйләшеп куйган идек. Узган атнада шулай кечкенә бакчамда чәчәкләр утыртам, берзаман тавышлар ишетәм: бөтен әйберне рәттән бульдозер белән тигезләргә, ди.

«Ничек инде бульдозер астына, мин бит сезнең бөтен тәмугны уздым: судны үттем, 5 мең 150 сум штраф түләдем, 20 сәгатемне эшләдем» дим. Ирем дә ишетеп чыкты. «Шушы 118 кг авырлыгы белән шушы эсседә мунча түбәсенә ватарга менсенмени», дим. «Ярар, бу эсседә тимәгез», дигәч, мин 5 июньгә кадәр булса да вакыт сорадым. Алар 12 се булачак Сабан туена кадәр алырга кушты, — дип борчуы белән уртаклашты Валентина ханым.

Бүген ул аптырашта, кызының хәзер генә алып китәргә җае юк, үзләре алай тиз генә сүтә дә алмый.

— 20 гә 20 бруслардан салынган мунча ул. Аны бик әкрен генә, ипләп кенә сүтеп алып китәргә кирәк. Без аңлыйбыз — алар матурлатырга телидер, ләкин безгә дә гарьләнәбез бит, авырткан ноктага тияләр. Аның каравы, кышын шушы территориядәге юлларны үз кулыбыз белән чистарттык. Беркемнең көрәге юк иде, бер кышта өч көрәкне ваттылар. Җир аларныкы булса да, ул территорияне без карап тотарга тиеш икән, — диде.

Валентина Петрова әйтүенчә, документларда 1996 елда йорт яны участоклары приватизациягә кергән. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үз йорт яны территориясендә гаражлар төзүгә, нәрсә теләсә, шуны эшләүгә хокуклы булган. Ул сарае белән мунчасы читтәрәк торганлыктан, җитәкчелек аларга кагылмыйбыз дип сүз бирсә дә, бүген киресен эшләүләренә гарьләнгәнен әйтте.

«Без — авыл кешеләре, мунчасыз ничек яшәргә тиеш?»

— Районда коммуналь мунча да юк. Без гомер буе шушы мунчада юынган. Безгә бу мунчаны 2015 елда яңартып улым төзеде. Июльдә беренче мунча кердек, сентябрьдә улым үлеп тә китте. Бердәнберем, улымның истәлеге ул.

Тик 2001 елда яңа закон чыгып, алар (муниципалитет — Т.И.) бу җирләрне тартып алган икән, шуңа безгә рәсмиләштерергә бирмәгәннәр. Язын җимерәбез дисәләр, мин әле бераз үземне үзем әзерләр иде, ә монда ник өметләндергәннәр алайса?! Ислямов (Илдар Ислямов — Аксубай Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары — Т.И.), архитектор да, башкасы да безнекен җимермибез дигәч, мин җиргә кадәр иелепләр рәхмәт әйткән идем.

Без, авыл кешеләре, мунчасыз ничек яшәргә тиеш? Күршеләр дә безгә кереп юына иде. Без, 60 елдан артык районда яшәгән кешеләр, 42 квадрат метр җиргә лаек түгелмени? Мин инде, матур булмаса, акча табып, сайдинг алырмын, тышлармын, тирәсенә агачлар утыртырмын дип тә әйтеп карадым. Алар безне тыңламый, алар кычкыра, җикеренә. Ә кайбер кешеләрнекен тышлагач калдырдылар. Миңа әйткән булсалар шул вакытта, мин дә тышлар идем. Тыныч кына яшәгән җирдән шундый хәлләр.

Алар безгә: «Яхшы яшисегез килсә, үз йортыгызны төзергә иде» диләр. Ә безгә ул кирәкми иде, безгә фатир бирделәр, шул җиткән. Без байлыкка кызыкмадык, без гади эшчеләр, бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр яшәдек, шул җитә иде. Без хәзер олы кешеләр инде, мин үзем инвалид.

Бу сарайларны алсалар, лейка, көрәк куярга да урын юк. Ярый, мин балконда кер киптерә алам, ә кешеләрнең бит кер киптерергә, кер бавы эләргә урыны да юк, — дип өзгәләнә ул.

Валентина Петрова әйтүенчә, иске документлар буенча ул хаклы. 1988-89 елгы техпаспорт бар аның кулында. Ә хакимияттә 2001 елгы техпаспорт, анда аларның сарае да, башка корылмалар да юк — коры йорт кына.

Безнең сарай беркемгә комачаулый, без бит аны үк акчабызга төзедек, гомердә районга 5 сум ярдәм сорап та килгән кешеләр түгел без, үз көчебез белән тырмаштык. Ник җитәкчелек шундый мөнәсәбәттә? Хәзер ишегалларын ямьләндерергә дигән закон чыкса да, безнең белән сөйләшсәләр, «сезнең территорияне нишләтик икән, уйлашыйк» дип килсәләр була иде. Алар бүреләр кебек килеп керде — бөтен әйберне җимерергә, ватарга дип. Без бит инде тере кешеләр, үлмәгән бит әле без, җиргә күмеп куйдылар инде тереләй.

Улым булса, мунчаны күчерер идек тә куяр идек. Үлде бит ул. Уллары булганнар улларына йөри инде ул мунчага. Гомер буе үз мунчабызда юынган ирем кешегә кермәячәк тә әле.

Кызым да «Әни, Сережа турында истәлек бит инде ул мунча, бәлки, берәр җае чыгар» дип өзгәләнә. Чарасызлыктан сезгә шалтыраттык. Безне бит шулкадәр кимсеттеләр. Ирем атна буе тора алмый ятты гарьлегеннән. Гомер буе районда хезмәт куйган кешеләргә шундый караш. Юл уртасында торса бер хәл иде, кырыйда тора бит ул, — дип сөйләде Валентина Петрова үз башларыннан кичкән хәлләрне.

«Яшь гаиләнең велосипед, коляскаларын куяр урыннары да юк»

Петровларныкы белән янәшә Михаил Иванов (исеме үзгәртелгән) мунчасы бар. Ул монда 1986 елдан бирле яши, мунчасы 1991 елда төзелгән.

— Заманында әти 80 квадрат метр җир алган да, ул ике өлешкә бүленгән. Хәзер ишегалларын тәртипкә китерү программасы сәбәпле администрация мунча, гаражны алдырырга ди. «Монда минем участок» дигәч, «синең җирең юк, ул муниципалитетка күчте» диләр. Тикшерә торгач, чыннан да җир муниципалитетка күчкән, ә минем кадастр номеры юкка чыккан. Бу хакта белмәдем дә. Прокуратурага биргәч, җир участогының кадастр номерын бирделәр, — диде.

Михаил Иванов шушы территориядән корылмаларны сүттерү буенча былтыр җәй җыелыш узганын искәртте.

— Җыелыштан соң прокуратурага мөрәҗәгать иттем. «Мин салым түләргә, корылмаларны законлы юл белән теркәргә телим, администрация хупламый», дидем. Җир бар, ә корылмалар юк булып чыга. «Син сүт», диләр. «Сез миңа яңадан төзергә бирмәячәксез», дим. Шул ук вакытта минем гараждан соңрак ГРП (газ тарату пункты) төзелгән. «Бистә уртасында ул ГРП ничек тора ала» дип сорыйм алардан.

Ярый әле иске паспортның дубликаты сакланган. Анда ул сарайлар бөтенесе теркәлгән, язылган. Аларга күрсәткәч, борылалар да китәләр. Бераздан тагын килеп, шуны башлыйлар, җирләр законсыз яулап алынган, янәсе, — дип сөйләде ул.

Михаил Ивановка да 5 мең сум штраф язганнар. «Мин инвалид» дип карышса да, штраф түләгәндә ташламалар юк.

Машинаны кая куясы була алайса, дим. Бездә чиста яшел бистә, машина булмаска тиеш, диләр. Сез ник җәяү йөрмисез алайса, дим. Бер предприятиедә хосусый гараж комплексы төзеләчәк диләр болар. Хәзер арендага гараж алып торырга кушалар. Ә заманында бит бистә шулай төзелгән: йортлар тирәсендә әзме-күпме хуҗалык өчен җирләр бирелгән.

Җыелышта, әйдәгез, проектны раслыйбыз дигәч, халык фикере дә исәпкә алынырга тиеш иде, ә аннары ул проектны барыбер үзләренчә төзегәннәр. Бер кеше дә проектны имзаламагач, ничек башланды соң ул төзелеш, дип сорыйм. Проектның бәясе күпме дип кызыксындым — дәшмиләр. Әле җитмәсә «без төзегән сезнең баланска кала», диләр. Димәк, исерекләр атынгычларны вата икән, халык төзәтергә тиеш буламы?

Кайбер йортларның балконнары да, яшь гаиләнең велосипед, коляскаларын куяр урыннары да юк. Хәзер урамда калдырыргамы? Бу караклыкка китерәчәк, шуңа күрә халык ризасызлык белдерә. Без инде барыбер шәһәр була алмыйбыз, без бистә. Мин администрацияне аңлый алмыйм.

Судка бирергә кирәк инде. Хәзер инде хокуклар турында укыйм, юрист булырга да туры килә. Ахырга кадәр көрәшәчәкмен. Ник халыкны изаларга? Безгә ямьсез кыланасыз димәкче булалар, ә халык белән тыныч кына сөйләшеп тә булыр иде, алар бит халык мәнфәгате белән кызыксынмый.

«Бездән гаеп тапмадылар»

Аксубай башлыгы Камил Гыйлманов ни өчен болай эшләгәннәрен аңлатты.

— Ул бит инде Президент программасы. «Безнең ишегалды» программасы бөтен районда да бар. Хәзер Аксубайда кертмәскәмени? Бездә халык теләми дияргәме? 36 млн сум акча бирелгән, шул акчаны үзләштермичә, кире җибәриммени?!

Бу бит 21 гасыр, алай торып булмый. Алар миңа шулай ошый ди, ләкин җире рәсмиләштерелмәгән, законсыз төзелгән корылмалар да бар. Аларныкын алабыз. Рәсмиләштерелүе турында документ булганнарга тотынмыйбыз. Билгеле, безгә ничек кенә авыр булса да, милекләрендә булса тотынмыйбыз. Шундый 3-4 гараж калды, алар инде территорияне бизәми, хуҗалары үзләре дә алга таба алабыз, диделәр.Ә кемнең кәгазе юк, законсыз корылма дигән сүз. Ашыгыч рәвештә алырга кирәк, бөтен районнарда контроль бара.

Прокуратура көн саен тикшерә бит. Кемнәрнең гаризалары булды, бөтенесен тикшерделәр. Бездән гаеп тапмадылар. Мин булмасам, бүтән башлык эшли аны, - дип аңлатты ул.

Камил Гыйлманов әйтүенчә, иске йортларны сүткәнгә бистә халкы бары тик рәхмәт кенә әйтә.

200-300 ләп шундый законсыз корылмаларны алдык бит, матур хәзер, кара туфрак ташыдык, чәчәк утыртырга җыенабыз, балалар мәйданчыклары ясадык, эскәмияләр куйдык. Кер элә торганын да ясыйлар аның…Президент та әйтә: «башта начар булып тоелабыз да, аннары барыбер рәхмәт әйтәчәкләр», ди. Берничә кеше быел рәхмәт әйтте, ниһаять, безнекен алдыгыз, диләр.

Район башлыгы "сөйләшмәделәр, киңәшмәделәр" дигән белән килешмәвен әйтте:

Болай гына түгел, очрашулар булды, беркетмә белән бөтенесе кабул ителгән. Кризис вакытында да ишегалларын тәртипкә китерү өчен акча бирелгән икән, бүтәнчә булмый. Халыкның ул мөрәҗәгатьләре дөрес түгел. Тышласаң да, матур тормый ул. Алайса бит куркыныч: берсе ишелгән, икенчесе такта белән япкан, өченчесе тимер белән тышланган, тагын нәрсә… Гаражның аерым урыны булырга тиеш. Кайсы тели, килештереп эшлибез. Бүтән юл юк монда, — диде.ул.

Район башлыгы әйтүенчә, халык сарай кирәк дисә, бертөрле типта кешеләргә сарай төзеп бирәчәкләр. Билгеле моның өчен түләргә кирәк һәм ул сарайларның нәкъ менә өй янында булуы икеле. Башлык "Арзанга чыга ул" дип кенә "сөендерде".

Матурлык кирәк, сүз дә юк, командировкаларга баргач та бу якларны үзебезнең Саба, Арча, Кукмара районнары белән чагыштырып, «бәрәкалла, болай да була икән тормыш» дип кайткан чаклар күп булды. Төзеклек, күркәмлек ягыннан үсәргә кирәк инде Аксубайга да, монысы бәхәссез. Бер караганда, халык моны үзе дә аңларга тиеш кебек, икенче яктан, йорты янында корал ише кирәк-яракларын куеп торырлык сарай, мунчаларын үз куллары белән сүтәргә базмаган халык та жәл. Үпкәләшсез, нәфрәтсез, шәт бер уртак фикергә килерләр дип өметләник.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100