news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аксубайдагы янгында авылның «ак бабае» вафат: «Бабай өйдә калды дип, бик өзгәләнгән»

Узган яллар Аксубайның Яңа Ибрай авылында яшәүче Заретдиновлар гаиләсе өчен фаҗига белән тәмамлана: янгын чыгып, йорт һәм каралты-куралары мизгел эчендә көл өеменә әверелә, гаилә бер кат киемнән урамда басып кала. Иң аянычы – әтиләре – 93 яшьлек Яхья бабай, чыгып өлгерә алмыйча, янгын корбаны була. «Интертат» фаҗиганең нечкәлекләрен белеште.

news_top
Аксубайдагы янгында авылның «ак бабае» вафат: «Бабай өйдә калды дип, бик өзгәләнгән»
Фото: Миләүшә Заретдинова архивыннан

Гаиләләренә чиксез зур кайгы-хәсрәт алып килгән көн вакыйгаларын йорт хуҗабикәсе, Яхья абыйның килене Миләүшә Заретдинова күз яшьләре аша искә алды. Гел догада, намазлык өстендә булып, кадерле картлык кичергән әтиләренең үлеме шундый үкенечле булуына барлык якыннарының да йөрәге әрнү хакында да сөйләде.

«Әти – өебезнең йозагы иде»

Без тормыш иптәшем Рафис белән мәктәптә укыганда ук очрашып йөреп, яратышып өйләнештек. Бу нигезгә 1995 елда килен булып төштем. Шуннан бирле кайнана-кайнатам белән бергә, зур, матур гаилә булып, бергә яши башладык.

Кайнанам да, кайнатам да искиткеч изге күңелле, шәфкатьле кешеләр иде. Үзләренең балалары булмагач, алар яшь чакларында балалар йортыннан 2 бала алып кайтып, картлык көнебездә терәк булырлар дип, аларны үз балаларыдай тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта кызлары гаиләсе белән Самара якларында гомер кичерә, ә уллары – минем тормыш иптәшем Рафис – төп нигездә, әти-әни янында калды. Кайнанам моннан 6 ел элек арабыздан киткән иде. Аның белән – 25, кайнатам белән исә 31 ел тату гомер кичердек. Мине беренче көннәрдән үк үз кызлары кебек якын иттеләр. Балаларыбыз тугач, аларны үстергәндә дә әти белән әни безгә бик зур терәк булды. Оныкларын үлеп яраттылар. 3 кызыбыз – алар өчен күз өстендәге каш, улыбыз – яраткан төпчекләре иде. Кызларыбыз үсеп, үз тормышларын булдырдылар. Соңгы вакытта ирем, 7 сыйныфта укучы улыбыз Рәдис, мин һәм әтиебез бер йодрык булып яшәдек, – дип гаиләсе белән таныштырды безне Миләүшә ханым.

Яхья абый гомер буе комбайнда эшләп хезмәт куйган. Авыл кешесе эшсез утыра белә димени, пенсиягә чыккач исә аның тагын бер һөнәре барлыкка килгән: тынгысыз җан авыл халкының киез итекләренә олтаннар салып, аяк киемнәрен төзекләндерү эше белән дә шөгыльләнгән. Миләүшә ханым әтиләренең әле балачакта ук үзлектән гармунда уйнарга өйрәнүе, оста гармунчы, җыр-моңга гашыйк кеше булуын да әйтеп үтте. Шулай ук Яхья абый авылның хөрмәтле, динле карты, «Әлмәндәр бабае» булган.

Ак бабае иде ул Яңа Ибрайның. Әтиебез бик күптәннән диндә булды. 5 вакыт намазын калдырмыйча, Коръәннәр укып, намаз саен йортыбызда азан тавышын ишеттереп торучы, өебезнең йозагы иде. Энергиясе күп булды, гел елмаеп кына торды. Күрше-күлән, авылдашлар белән аралашып яшәргә яратты. Яше олы булуга карамастан, җомга намазларына йөрде. Соңгы сулышын алуы гына шундый аянычлы булды, шуңа бик тә борчылабыз, – ди ул.

Фото: «Сельская новь» газетасыннан

«Туган көнендә кара гүрләргә кереп ятты»

Узган атнада, җил чәчәге белән авырганга, Миләүшә апа белән Рафис абыйның Түбән Камада яшәүче 5 яшьлек оныгын авылга кайтарган булганнар. Хуҗалар эштә чагында оныкчыгын Яхья бабасы карап торган.

Тимерланга җил чәчәге чыккан иде, шуңа балалар бакчасына йөри алмады. Кызым: «Әни, карап тора алмассызмы икән?» – дип, үтенгәч: «Кайтар, кызым, ул бик мөстәкыйль безнең, бабаң белән торырлар», – дидем.

Янгын чыгасы көнне иртүк торып терлекләрне карадым, әти белән улыма боткалар пешереп ашаттым да, эшкә киттем. Улым – мәктәпкә, мин эшкә чыгып киттек. Тимерлан оныгым йоклап калды. Әтигә: «Төшкә кайтып җитәм, әти. Аш та куймыйм, пешкән ашым бар. Тимерланга күз-колак бул, зинһар», – дидем. «Ярар, ярар, кызым, бар, борчылма», – дип озатты.

Сәгать уннар булдымы икән, күршеләр: «Миләүшә, тиз кайт, йортыгыз яна», - дип шалтыратты. Ирем дә эштә иде. Аңа да күршеләр шалтыратып хәбәр иткәннәр.

Безнең мондый хәвефләрне бер тапкыр башыбыздан кичергәнебез булды инде. Бер елны сарайларыбыз тулысынча янып беткән иде. «Янгын» сүзен ишетүгә шок хәлендә калдым. Машинамны кабыздым да, зур тизлектә өйгә кайттым. Мин кайтып туктаганда өй тулысынча ялкын эчендә иде инде, – ди ул.

Миләүшә ханым шунда ук кып-кызыл ут эчендә утырган өйләренә ташлана. Башында исә бер генә уй бөтерелә: «Әти һәм Тимерлан чыга алдымы икән?»

Тәрәзә янына йөгереп бардым да, ачынып: «Тимерлан улым, Тимерлан», – дип кычкырдым. Шул арада күрше хатыны килеп җитеп, оныгымны чыгарулары, аның үзләрендә икәнлеген әйтте.

Тимерлан алдагы якта телевизор карап утырган. Чыбыгыннан ут чыгып, телевизор сүнгәч, икенче якта ут ялкынын күреп алган. Әти бераз ятып алырга уйлаган булгандыр инде. «Мин бабайны уяттым. Ул телефонын эзләп, башка бүлмәгә чыкты. Әмма минем яныма кире килеп җитмәде», – ди оныгым. Тимерлан шуннан соң тәрәзә янына барган. Күршеләребез ярдәме белән урамга сикереп төшә алган. «Бабай өйдә калды», – дип бик өзгәләнгән инде сабый. Бабасы чыгарга өлгермәгән шул…Төтенгә агуланган инде әти… Бераз пешкән урыннары да бар иде.

Бүген әтиебезнең туган көне иде – 93 яшь тулган көне. Кызларыбыз барысы да: «Киләсе ялларда бабайның туган көненә кайтабыз», – дип планлаштырып торды. Туган көнендә илтеп җирләдек менә үзен, кара гүрләргә кереп ятты әти… Бик энергияле, тормышны яратучан кеше иде. 95 яшьлек юбилеемны да яшим әле мин дип йөри торган иде, мәрхүм.

Инде оныгымның булса да исән калуына да шөкер кылабыз. Ул да һәлак булса, белмим ничекләр яшәр идек алга таба… Кызым да бик курыккан инде. Юлда кайтканда күршеләргә: «Улым исәнме минем, зинһар өчен тавышын ишеттерегез әле», – дип, кат-кат шалтыраткан. Исән-сау икәнлеген белгәч кенә тынычланып җитә алды. Әмма бала да бик каты төтен йоткан иде. Каты ютәлләп, ютәлләгән саен төтенгә буылып, бик интекте. Әти-әнисе Түбән Камага алып китеп, табибларга күрсәтте. Инде хәле әйбәтләнде, Аллаһка шөкер. Бүген бабаларын соңгы юлга озатышырга кайтып җитә алдылар, - ди ул.

Фото: © Миләүшә Заретдинова архивыннан

«Авылдашларыбызның бердәм булуыннан күңелләребез тула»

Якын кешеләренең фаҗигале үлеме бер хәсрәт булса, салкын кышларга аяк басканда гаиләләре белән урамда калу – икенче сынау. Ялкын Заретдиновларның йорт-җирен, каралты-кура, сарайларын, бөртекләп җыйган мөлкәтләрен бер мизгелдә көлгә әйләндергән. Көне ямьсез булгач, кызганычка, вакытында күреп өлгерергә урам тирәсендә дә кеше булмаган.

Бер әйберебезне дә чыгара алмадык. Документларсыз, акчасыз, өстебездәге бер кат кием белән торып калдык, – ди Миләүшә ханым. – Ялкын тиз арада бөтен җирне тигез чолмап алды. Хәтта янгын сүндерүчеләр дә керә алмады», – ди әңгәмәшем.

Миләүшә ханым сөйләвенчә, янгын сарайдан башланып, мунча һәм өйгә үрләгән. Тикшерүчеләр янгын сәбәбен кыска ялганыштан (кыска ялганыш аркасында чыккан) дип фаразлый. Сарайдагы мал-туарларны да чыгарырга җитешмәгәннәр.

Сараебыз тулы коры печән иде. Кышка суярга дип, ике үгез тәрбияләгән идек. Аларны да коткарып булмады. Бройлерларым, тавыкларым да янып харап булдылар, - ди ул.

Тормыш дулкыннары ярга китереп какканда да, бирешмичә, алга барырга, алга таба яшәргә кирәк. Әлегә Заретдиновлар вакытлыча Миләүшә ханымның әти-әнисе йортында төпләнгәннәр.

«Минем әтием белән әнием вафат инде. Өебезгә каникулларда апа-сеңелләрем кайтып торалар. Коръән ашлары да уздырып торабыз. Йозакта торган йорт түгел инде бу, кыскасы, яшәр өчен барлык уңайлыклар да бар. Илгиз энем: «Апа, бернинди йорт эзләп йөрмисез, барасыз да, шунда торасыз», – диде. Улыма да мәктәпкә йөрергә кирәк, шуңа читкә күченү турында уйламадык, – ди Миләүшә ханым.

Әлегә сыеныр урыннары булса да, Заретдиновлар авылдашлары һәм мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән үз нигезләрендә яңа йорт җиткерү хакында хыяллана. Инде янгын калдыкларын чистартып-түгү эшләрен дә башлап җибәргәннәр. Миләүшә ханым түбәндәге язма аша барлык авылдашларына чиксез рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

Авылдашларыбызга Аллаһның мең рәхмәте яусын, тракторлар белән килеп, бөтен чүпләрне чыгарышырга ярдәм иттеләр, бураларны сүттеләр. Кем-ничек булдыра ала, шулай ярдәм кулы сузарга тырыша. Кемдер өмәгә килгән халыкны ашатырга ашлар пешереп, чәйләр кайнатып алып килә. Көндәлек кирәк-ярак әйберләр алып килүчеләрдән дә өзелмибез. Авылдашларыбызның шундый бердәм булуыннан күңелләребез тула.

Аллаһы Тәгалә беркемгә дә мондый хәсрәтләр күрсәтмәсен. Безгә исә үз нигезебезне торгызу, шундый аянычлы китеп барган әтиебез рухына үз йортыбызда Коръән ашлары үткәрү насыйп булса иде, - дип сөйләде Миләүшә ханым «Интертат» хәбәрчесенә.

Бәла ерак йөрми. Мондый хәлләр белән очрашудан барыбызны да Аллаһ сакласын. Сынау алдында калган Заретдиновлар гаиләсенә җомга хәерләрен салырга, тормышларын яңадан башлау өчен үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләр өчен:

89178909489 Зартдинова Миляуша Минсагитовна (Сбербанк)

89870648064 Зартдинов Рафис Яхьевич (Сбербанк)

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 7 октябрь 2026
    Исемсез
    Кеше кайгысына битараф булмаган һәркемне бу гаиләгә ярдәм итәргә чакырып калам!
  • 7 октябрь 2026
    Исемсез
    Авылдашларыбыз Заретдиновлар гаиләсенә бу авыр сынауны, кайгыны күтәрерлек күркәм сабырлык, "Авылыбызның Ак бабае" -Яхья бабайның урыны җәннәт түрләрендә булсын дип телим.
  • 7 октябрь 2026
    Исемсез
    Авылдашларыбыз Заретдиновларга бу авыр кайгыны күтәрерлек сабырлык, Яхья бабайның урыны җәннәт түрләрендә булсын дип телим!. Язма өчен Гөлназ Хәбибуллинага зур рәхмәтләремне җиткерәм. Кеше хәсрәтен читләтеп узмаган, битараф булмаган һәркемне Заретдиновлар гаиләсенә мөмкинлегегездән чыгып ярдәм итүегезне сорыйм🙏
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар