Аксубай, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Тәтештә уңыш 40 ц/га дан арткан
Татарстан Республикасының Аксубай, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә һәм Тәтеш муниципаль районнарында бөртекле культураларның уңышы гектардан 40 центнердан артып киткән, дип хәбәр итте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасында урып-җыю кампаниясе 78%ка төгәлләнгән - игеннәр 861 мең гектарда суктырылган, 3 млн тоннадан артык бөртекле культуралар җыелган, уртача уңдырышлылык - 35,3 ц/га.
Урып-җыю кампаниясендә 3100 ашлык җыю комбайны эшли.
- «Бик дымлы ел булды»: Татарстан игенчеләрен уңыш өчен борчыла