Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю ахырына якынлаша. 3 сентябрьгә 886,5 мең гектарда ашлык суктырылган, бу – гомуми мәйданнарның 80 проценты. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, ындыр табакларына 3 млн тоннадан артык ашлык кайтарылган, ә гомуми күләм 4 млн тоннадан артык булыр, дип фаразлана. Әмма Кара диңгез портлары аркылы экспорт авырлашкан заманда, бу яхшымы әллә начармы?
Басу-кырлар мулрак булган саен урып-җыю авыррак
Әгәр республика картасына күз салсак, урып-җыю тигез генә бармый. Шартлы рәвештә районнарны өч төркемгә бүлеп була. Беренчесе – урып-җыю ахырына якынлашып килгән районнар. Монда 8 район – Түбән Кама, Алексеевск, Аксубай, Мамадыш, Балтач, Кайбыч, Яшел Үзән һәм Минзәлә районнары керә. Монда ашлык мәйданнарының 90 процентны суктырылган.
Икенче төркем 23 районнан тора, алар эшләрнең 70-84 процентын башкарган. Аларда әле шактый мәйдан калып килә.
Өченче төркемдә чәчүлекләрнең 70 процентын суктырган өч район. Артта калучылар арасында Лаеш районы – планнан 65%, Бөгелмә – 68% һәм Әлмәт районы – 69%.
Бүген республика буенча уңыш күләме бер гектардан 35,1 центнерны тәшкил итә – бу узган елгы 40 центнердан азрак. Кайбер районнарда кырлар шактый югары нәтиҗә биргән. Беренче урында Тәтеш районы бара – монда бер гектардан 51,1 центнер суктырганнар. Аннан соң Әтнә районы – 45,5, Аксубай – 44,5, Минзәлә – 43,4 һәм Кукмара – 42,7.
Тәтеш һәм Кукмара районнары рекордлы уңыш суктырсалар да, монда урып-җыю темплары шактый калыша. Тәтеш районында кырларда бер гектардан 51 центнер җыялар, ә мәйданнарның 76 проценты суктырылган, ә Кукмара районында бер гектардан 42,7 центнер уңыш җыеп алалар, монда чәчүлекләрнең 71 процентын суктырылган. Беренче карашка парадокс булып тоелган хәл гади генә аңлатыла: гектарга уңыш күбрәк туры килгән саен, техникага һәм инфраструктурага: комбайннарга, ашлык ташу машиналарына, киптерү комплексларына һәм элеваторларга да йөкләнеш күбрәк.
Тәтеш районында югары уңышны районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәмис Гарипов түбәндәге факторларга бәйләп аңлата.
«Урып-җыю башыннан бирле районда 146,9 мең тонна ашлык суктырылды, барлыгы 200 мең тонна җыярга исәплибез. Урып-җыюны бераз озакка суздык, дип саныйм. Сәбәбе – һава торышы шартлары. 1 августтан бирле бездә 40 ммдан артык явым-төшем булды. Шулай да, нәтиҗәләр начар түгел», – диде ул.
Рәмис Гарипов сүзләренчә, ел саен сортларны яңарту һәм алмаштыру, югары уңыш бирә торган затлы орлыклар куллану хуҗалыкларга гектарыннан 5-6 центнерга артыграк уңыш җыярга мөмкинлек биргән.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сезон дәвамында чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан саклану өчен 3-4 мәртәбә чаралар уздырган. Өч тапкыр яфрак алшамасы кулланганнар. Туңга сөрелгән җирне сыйфатлы эшкәртү продуктив дымны тупларга мөмкинлек биргән. Минераль ашламалар кертү дә мөһим роль уйнаган. 2026 ел уңышына хуҗалыклар 22,5 мең тоннадан артык ашлама керткән, бер гектарга 140,1 кг актив матдә туры килгән.
«Тәүлек әйләнәсе эшләргә әзер иделәр»
Татарстан кырларында якынча 1,8 мең ашлык суктыру комбайны эшли. Буа, Арча, Сарман, Аксубай һәм Спас районнарында иң күп техника җәлеп ителгән. Әмма уңышны комбайннар гына тәэмин итми. Әле бу ресурсны белеп, оста итеп куллану да зарур. Мәсәлән, Арча районында йөзләгән комбайн бар, бу бик күп. Әмма монда мәйданнарның бары тик 71 проценты гына суктырылган. Ә комбайннар паркы шактый ярлы булган Кайбыч игенчеләре исә, эшләрнең 91 процентын башкарган.
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин суктырылган мәйданнарның югары процентын иң элек техник потенциалны дөрес куллануга бәйләп аңлата.
«Урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча безнең район 72 мең тонна ашлык җыярга исәпли. Яңгырлы һава торышы эшләрне төгәлләү вакытын кичектерде. Башта 25 августка төгәлләргә планлаштырган идек. Уңышның төп факторы – оештыру мәсьәләләрен оператив хәл итү һәм техниканы төп эшләрне тәмамлау өчен туплау. Бер комбайн көненә уртача 20-25 гектар суктыра. Тоткарлыкларны киметү һәм теләсә нинди техник өзеклекне тиз арада юкка чыгару бу норманы сакларга булыша. Куәтле эш вакытында ватылулар булмый тормый. Шуңа күрә запчастьләр һәм комбайннарны төзекләндерү мәсьәләләре иң кыска вакытларда хәл ителде», – диде район башлыгы.
Альберт Рәхмәтуллин сүзләренчә, логистика да мөһим роль уйнаган. Районнан ашлыкның 90 процентыннан артыгы «Свияжск-Зернопродукт»ка тапшырылган. Ашлык ташу өчен 50 зерновоз яллаганнар. Бу комбайннарның туктап торуын һәм элеваторга чиратларны булдырмаска ярдәм иткән.
Кайбыч районы башлыгы аңлатканча, районда урып-җыюга ООО «Август-Кайбыч» төп өлешне кертә. Әлеге хуҗалыкка 10 мең гектардан артык җир, райондагы бөртекле культуралар гомуми мәйданының 64 проценты туры килә. Әлеге авыл хуҗалыгы оешмасы генераль директоры Александр Иванов урып-җыюны оештыру турында тулырак сөйләде.
«Биш ел эчендә бездә урып-җыю һәм эшләрне оештыру буенча система булдырылды. Бу сезонда хуҗалыкта 32 комбайн җәлеп ителде, аларны өч отрядка бүлдек. Һәрберсе аерым культурага эшләде, шуңа күрә берьюлы өч төрле культураны урып-җыю эшләре барды. Кырларны ашлыкның җитешүенә һәм дымлылыкка даими тикшереп тордык. Кайсыдыр кыр дымлылык буенча туры килә башлауга – шундук анда отряд җибәрәбез. Механизаторлар да ахырга кадәр – дымлылык мөмкинлек биргәнче тырышты. Тәүлек әйләнәсе эшләргә әзер иделәр», – диде Иванов.
«Урак өстенең иң кызганы вакытында районга көчле яңгырлар килде»
Югары нәтиҗәләр белән беррәттән бик тыйнак саннар янәшә бара. Әйтик, Лаеш районында уңыш бер гектардан 24,3 центнер, Әлмәт районында 24,2 центнер булган. Баулы һәм Югары Ослан районнарында күрсәткечләр бераз гына югарырак – икесендә дә 27,3, шулай ук Яшел Үзәндә гектарына 25,9 центнер.
Лаеш районындагы вазгыять аеруча борчу тудыра – ул урып-җыю темплары буенча иң ахырда. 3 сентябрьгә монда чәчүлек мәйданнарының нибары 65 проценты суктырылган. Районның авыл хуҗалыгы идарсе башлыгы Виталий Германов һава торышын гаепли.
«Урак өстенең иң кызганы вакытында районга көчле яңгырлар килде, урыны белән явым-төшем нормадан берничә мәртәбә артып китте. Шуның аркасында гадәти режимда эшләп булмады, ашлыктагы дымның 14 процентка кадәр төшкәнен көтәргә туры килде. Моннан тыш, бөтен хуҗалыкта да киптергечләр юк һәм бу темпларны тоткарлады», – диде ул.
Шул ук вакытта районда техника һәм кадрлар белән проблема юк. Германов сүзләречә, кырларда 50 комбайн эшли – болар булган мәйдан өчен җитәрлек. Ашлыкны ташу да җайга салынган, ашлык ташу машиналары җитмәү һәм кабул итү пунктларында чиратлар аркасында тоткарлыклар теркәлмәгән. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы фаразларына караганда, әгәр һава торышы җайланып китсә, район урып-җыю кампаниясен 10 сентябрьгә төгәлли алачак.
Билгеле, уңышның түбән булуы – яңгырлы сезон нәтиҗәсе генә түгел, ә кайбер технологик карарларны киредән карау өчен сигнал да. Сортларның ни дәрәҗәдә уңышлы сайлануын, туфракны эшкәртү ничек алып барылганын, ашлама кертү сроклары үтәлүне һәм үсемлекләрне саклау чараларының никадәр нәтиҗәле кулланылуын яңадан дикъкать белән анализларга кирәк.
Фото: © Михаил Захаров, "Татар-информ"
Уңыш нигезе сезон башында ук салына
Бүгенгә биш район республика буенча урып-җыюның 22 процентын тәэмин итә. Болар Буа районы – 154,6 мең тонна, Тәтеш – 146,9 мең тонна, Минзәлә – 130,9 мең тонна, Тукай – 124,6 мең тонна һәм Арча – 128,4 мең тонна. Нәкъ менә шушы территорияләр гомуми нәтиҗәгә сизелерлек өлеш кертә. Тик шуның белән беррәттән аларга йөкләнеш тә зурга туры килә: зур мәйданнарда урып-җыю тоткарлану шундук республика статистикасында чагыла.
Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов хәбәр иткәнчә, районда 155 мең тоннадан артык ашлык җыелган, ә ахыргы фараз – якынча 215 мең тонна. Әле 55 мең гектар мәйданда ашлык, шул исәптән сабан бодае һәм арпа суктырасы бар. Район республиканы уңайсыз хәлдә калдырмаячак, чөнки югары уңышка нигез сезон башында ук салынган: хуҗалыклар техниканы яңарткан һәм агротехнологияләрне катгый үтәгән.
«Хуҗалыкларда 175 комбайн бар. Кайбер кырларда ашлык нык дымлы булу аркасында алар барысы да берьюлы эшкә чыга алмады. Техниканың бер өлеше башка эшләргә күчте. Соңгы биш елда яңа 30 комбайн сатып алынды. Ике элеватордан тыш, хуҗалыкларның үз ашлык амбарлары да бар. Соңгы җәйдә яңа 15 склад төзелде, җилгәрү линияләре урнаштырыла. Быел бер гектар җиргә 110 кг ашлама кертелде. Шулай ук фунгицидлар белән дә актив эшлибез һәм авыруларны кисәтү һәм уңдырышлылыкны арттыру өчен мәйданнарның 60-70 процентында десикация уздырабыз. Сортларны яңарту һәм яңа технологияләр кертү буенча да актив эш алып барыла», – дип аңлатты Ранис Габитов.
Аның сүзләренчә, «Ак Барс Холдинг» хуҗалыклары, шулай ук Булат Кадыйров һәм Фәнис Шәрәфетдиновның зур фермер хуҗалыклары район нәтиҗәләрендә әһәмиятле роль уйный.
Дым чыгымнарны арттыра
Билгеле булганча, уңыш тоннаж буенча гына бәяләнми – дымлылык, чүплелек, класс, саклану һәм ашлыкны нормага җиткерү өчен чыгымнар әһәмиятле роль уйный. Әгәр дымлылык нормадан югары булса, ашлык «сулый» башлый. Нәтиҗәдә, масса эчендәге температура арта һәм бик тиз күгәрек барлыкка килә башлый. Дымлы ашлыкны озак саклауга салып куярга ярамый, аны чистартырга һәм киптерергә кирәк. Ә бу үзбәяне арттыра һәм рисклар тудыра, чөнки саклаганда хата җибәрелсә, ашлык үзеннән-үзе җылына, күгәрә башлый һәм товар сыйфатларын югалта.
Татарстанда Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәге филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин 2026 елгы бөртеклеләр уңышы сыйфатына әлегә фаразлар ясарга әзер түгел.
«Хәзер якынча мәгълүматлар белән эшлибез, һәм тикшеренүләр нәтиҗәсе күрсәткечләрнең бертигез булмавын күрсәтә. Бу ашлыкның тулышуына һәм өлгерүенә һава торышы шартлары – яңгыр, температура уйнау, корылыкның бик нык тәэсир итүенә бәйле. Әлегә урып-җыю дәвам итә, факторларның ахыргы балансын бәйләү авыр», – диде ул.
Урыннарда ашлык сыйфатына бәйле хәл күпкә төгәлрәк. «Август-Кайбыч» оешмасы генераль директоры Александр Иванов сүзләренчә, бу сезонда ашлыкның югары дымлылыгы аркасында бодай иң проблемалы культура булган.
«Бу бик дымлы ел булды, явым-төшемнәр күп. Дымлылык үзбәяне арттыра, чөнки ашлыкны киптерүгә акча сарыф итәргә туры килә. Әмма иң мөһиме – ашлыкның сыйфаты төшә», – диде ул.
Фото: © Владимир Васильев, "Татар-информ"
Экспортның урау юллары
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел саен республика эчендә куллану өчен 2,8 млн тонна, шул исәптән терлекчелек өчен 1,8 млн тонна һәм киләсе елга чәчүгә 412 мең тонна ашлык кирәк. Моннан тыш, спирт продукциясе җитештерү өчен 230 мең тонна, он җитештерү өчен 250 мең тонна һәм сыра кайнату өчен 120 мең тонна арпа таләп ителә. 2025 елда бөртеклеләр уңышы 4,6 млн тонна булды һәм ашлык белән тәэмин ителеш 165 процент булган. Быел икмәк уңышына фаразлар тыйнаграк – 4 млн тонна. Әмма эчке ихтыяҗлар һәм экспорт өчен монысы да артыгы белән җитә. Ләкин ашлыкның артыгын сату турында бүген беркем дә сөйләргә батырчылык итми. Кара диңгездәге вазгыять кискенләшү аркасында чит илгә продукция чыгаруның төп маршрутлары бик кыенлашты.
«СовЭкон» аналитика үзәге бәяләмәсе буенча, бу сезонда Россиядән бодай экспортлау 2 млн тоннага диярлек төшкән. Шул ук вакытта Россиядә 2026 ел уңышының тулай җыемы 140 млн тонна булыр дип фаразлана. Нәтиҗәдә, яңа уңышның саллы өлеше ил эчендә калырга, эчке базарда артык ашлык булдырырга һәм сатып алу бәяләрен «җимерергә» мөмкин.
Бәяләр инде хәзер үк дисбаланска бирешә. 24-30 август атнасында Россиядә бишенче класслы бодай тагын 3,3 процентка бер тоннасы өчен 7,4 сумга кадәр төшкән.
Хакимиятләр ярдәм чаралары әзерли. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2026 ел ахырына кадәр бодай, арпа һәм кукурузга «йөзмә» экспорт пошлинасына мораторий кертү турында тәкъдим әзерли. Шулай ук 1-3 млн тонна күләмдә өстәмә сатып алу интервенцияләре турында фикерләшү бара. Хөкүмәт ашлыкны тимер юллардан ташуга якынча 10 млрд сум бүлеп бирергә планлаштыра.
Әмма бу чаралар да экспорт агымнарын тиз арада яңартуга гарантия бирә алмый. Азов-Кара диңгез бассейнында навигация яңадан башланып китмичә, аграрийлар бәяләргә басым һәм ил эчендә сатуның альтернатив каналлар кирәклеге белән очрашачак.
Беренче яртыеллыкта ашлыкны су юлыннан экспортлауны ике мәртәбә арттырган Татарстан өчен бу аеруча нәзберек хәл. Республика Каспий, Балтика һәм Ерак Көнчыгыш аркылы башка юлларны эзли, тик бу каналларның суммар куәте Кара диңгезнекеннән шактый калыша. Ашлык сату перспективалары якын айларда билгесезлектә булачак. Әле тагын җыясы булган югары уңыш өстенлектән логистикага һәм амбарларга өстәмә йөкләнешкә әверелергә мөмкин. Ә эчке түбән бәяләр җитештерүнең, бигрәк тә экспорт кеременә өметләнгән хуҗалыклар өчен рентабельлеген киметә.
Он арзан, эчлек кыйммәт
Аграрийлардан аермалы буларак, икмәк пешерүчеләр бу хәлдән канәгать, чөнки ашлыкка һәм онга бәяләр төшә. Илкүләм икмәк пешерү берлеге идарәсе рәисе Сергей Щедрин хәбәр иткәнчә, чималның очсызлануы икмәк җитештерүчеләргә үзләрен кыска вакытлы перспективада ышанычлырак тоярга мөмкинлек бирә.
Фото: © Владимир Васильев, "Татар-информ"
«Әмма бу уңай күренеш артына җитди куркынычлар яшеренгән. Кара диңгез портлары, аерым алганда Новороссийск аркылы экспортны туктату аркасында, кондитер продукциясе өчен ингредиентлар – эчлекләр һәм элек диңгез юлы белән алып кайтылган башка компонентлар импорты белән проблемалар килеп чыкты. Бу кайбер төр продукциянең сыйфатына тәэсир итте инде», – диде ул.
Икмәк пешерүчеләрнең төп борчуы киләсе ел перспективасына бәйле. Игенчеләрнең чәчүлек мәйданнарын киметү ихтималы зур, чөнки бүген алар ашлык үстерүнең мәгънәсен күрми: сатудан кергән табыш юк, ә ягулыкка һәм башка ресурсларга чыгымнар арта. «Әгәр портларны ачмасалар, бу кыйммәтләнү өчен беренче фактор, ә чәчүлекләрне киметсәләр – икенче фактор», – дип аңлатты Щедрин. Бүген ашлыкның арзанаюы инде икенче сезонда ук аның кинәт кыйммәтләнүенә китерергә мөмкин.
Чыганак: «Республика Татарстан», Фәридә Якушева