Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аксакаллар дәресе: «Шагыйрьнең кайсы күзе сукырлыгын белмәгән килеш... ташла каләмеңне!»

news_top_970_100
Аксакаллар дәресе: «Шагыйрьнең кайсы күзе сукырлыгын белмәгән килеш... ташла каләмеңне!»
фото: Салават Камалетдинов

Язучылар Берлектә уздырылган төрле әдәби кичәләргә бик йөрергә яратмасалар да, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасименә күпләп киләләр. Язучылар берлеге ишегалдыннан бер микроавтобус шыгрым тулып, Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә, Яңа Бистә зиратына таба кузгалдык. Әлеге рәсми чара турында рәсми мәгълүматны биредән укырга мөмкин. Халык шагыйре Зиннур Мансуровның Тукайны өйрәнүче үзәк кирәклеге мәсьәләсен күтәрүе дә биредә язылган.

Хәзер мин язучыларның Яңа Татар бистәсе зиратына сәяхәтләрен рәсми булмаган яктан сурәтләргә тырышырмын.

Автобуста язучылар сүзне «секс» темасыннан башладылар. Ул тема каян килеп чыккандыр, белмим, Рабит Батулла татарның бөтен фигыльләрне кулланмас дәрәҗәгә җиткерелүеннән зарланып алды, мисал итеп: «Хәзер «эшерде» дигән сүзне кулланып булмый, элек ул «шудырды» мәгънәсендә кулланыла иде», – дип дәвам итте.

Темага Рәдиф Гаташ кушылды: «Интернетта Эльмира Әдиятуллинаның «Татары никогда не занимались сексом» дип әйткән сүзләре бар икән».

«Гөлшат Зәйнашева да әйткән иде аны, мин: «7 миллион татар каян килгән?» – дип җавап бирдем, – дип җөпләп куйды Батулла. – «Идел» журналы шәрә хатыннар чыгара башлагач, Тукай клубында журналны селки-селки сөйләгән иде», – дип дәвам итте ул.

«Хәзер кими бара», – дип авыр сулап куйды Зиннур Мансуров.

«Димәк, йоклаганда күлмәк кия башлаганнар», – дип нәтиҗә ясап куйды Рәдиф Гаташ.

«Хәзер секс күп, балалар юк», – дип арттан дәште кемдер.

Автобуслы сәфәрләрдә һәрвакыт мәгърифәтчелек белән шөгыльләнергә яраткан Батулла сүз башындагы сүзнең төрки-татар тамырлы булуы турында сөйләп алды: «Төрек телендә «сыкышты» – «кочаклашты» дигән сүз. Ул шуннан килеп чыккан. Рәмис Аймәттән сорагыз – ул төрекчә белә. «Сыгындым» дигән сүз дә бар…»

«Сөеште» дә шул бит инде», – дип дәштеләр арттан. «Сыгынып сөешәләр», – дип өстәде икенчесе.

«Сыгыну» – «елау» мәгънәсендә дә кулланыла», – дип дәвам итте Батулла.

«Күп мәгънәле матур тел – татар теле», – дип өстәде Рәдиф Гаташ.

«Ләкин язучылар барыбер корама тел белән яза», – дип дәвам итте Батулла.

Ул арада мәгърифәтчелек эшен Зиннур Мансуров үз кулына алды: «Каләм»не – татар сүзе дип беләләр, «каләм» – төрки сүз түгел, грек сүзе».

Рәдиф Гаташ: Урманче сөргеннән кайта да, мондагы романнарны укый да: «Нишләгән татар теле?! Кайда киткән Әмирханнар теле?!» – дип гаҗәпләнә. Бер романны «Казан артының урам теле белән язылган» дип бәяли. Телебез бик фәкыйрьләнеп калган бит.

Рабит Батулла: Фәкыйрь язучыдан нинди яхшы әсәр чыксын инде?! Ярлы Кәримнәр, мескен Галиләр, Бичара Гыйльметдиновлар нинди бай әдәбият тудыра алсын!

Рәдиф Гаташ: Әмирхан Еники язган: «Теле яхшы булганда гына әдәби әсәр барлыкка килә. Телдән әллә нинди мәгънәләр чыгарга мөмкин», – дигән.

Рабит Батулла: Нәкый Исәнбәткә әйтә бит Празат: «Нәрсәгә күтәрәсез Бәшировны? Яңадан укып чыктым «Намус»ны – бернәрсә дә юк анда. Төче советлар романы», – дигән. «Туктале, улым, Гомәрнең теле «тәмле» аның. Теле бар икән – әсәр бар», – ди Нәкый ага.

Рәдиф Гаташ: Хәсән Сарьян да шулай әйтә иде: «Тел үзе алып чыга», – дия иде. Шуңа яхшы телле әдәбият...

Рабит Батулла: Коръәнне белмәгән, Библияне белмәгән, Зороастра динен укып та карамаган язучыдан нинди фәлсәфи әсәр чыгарга мөмкин?!

Зиннур Мансуров: Матур итеп үрә-үрә дә, сүтеп карасаң – бернинди мәгънә юк... андыйлар да бар.

Рабит Батулла: Анысы «литературщина» дип атала.

Рәдиф Гаташ: Стиль мәсьәләсе төрлечә булырга мөмкин. Кайбер кеше бик гади генә яза...

Зиннур Мансуров: Фатих Хөснинең дә теле әйбәт иде...

Рәдиф Гаташ: Әмирхан Еникинең теле поэзия инде. Шаккатам: шушы авыр заманнарда саклый алган телен... әйеме?

Рабит Батулла: Шәхесләр бит алар!

Ркаил Зәйдулла (алга утырып барган Ркаил Зәйдулла да аксакаллар әңгәмәсенә колак салып барган икән): Еникинең дә «Рәхмәт, иптәшләр!» кебек әсәрләре бар инде...

Рабит Батулла: Тукай яшәгән «Болгар» номерларын үтеп барабыз. Бүлмәсен күрсәтегез әле.

Тавышлар: 2нче катта, бу якка карый.

Ркаил Зәйдулла: 2нче кат, 3нче тәрәзәме икән?

Рәдиф Гаташ: Тәрәзәсе дворга караган түгелме?

Рабит Батулла: Электростанциягә карый...

Ркаил Зәйдулла: Кабан күленә караган.

Рабит Батулла: Театр урынында электростанция утырган.

Ркаил Зәйдулла: 40нчы бүлмә. Теге яктан 3нче тәрәзә түгелме?

Рабит Батулла: Дөрес. Мин башкалардан сорый идем. Син алдан әйтеп барасың. Татар язучыларын сыный идем. Менә монда пароход йөргән (Кабан күленә ишарәләп), сабантуйга пароходка утырып киткәннәр.

Рәдиф Гаташ: Болак буенча да йөргән бит ул.

Рабит Батулла: Монда Габделлатыйф хан булып торган заманда Кабан күле, артып, шәһәрне баса. Ул вакытта Болак булмый. Габделлатыйф шушы каналны казыта. Шуннан соң беркайчан да Кабан күле артмаган. Чөнки монда имәннәрдән идән җәйдергән, шул имәннәр ташка әйләнгән. Бу – Габделлатыйф заманындагы иң зур «Беломорканал». Монысы – «Шәрыкъ» клубы. Туфан Миңнуллин: «Бульдозер астына керәм!» – дип алып калды бу бинаны. Әнә Тукайның 40нчы бүлмәсе күренә – 3нче катта багананың бу ягында 1нче тәрәзә.

Ркаил Зәйдулла: 2нче кат.

Рабит Батулла: 3нче кат. Күренеп тора бит. Аның астында Чебенханә була... Тукай шулай дип йөри.

Рәдиф Гаташ: 2 томлык истәлекләрен укыгыз! Аллага шөкер, без исән чагында чыгып калды.

Рабит Батулла: Сәйдәш туган йортның урыны – менә шушы тегү фабрикасы урыны. Шундагы агач йортта туган. Миңа моны Яңа Бистәдә туып үскән Гыйззәтуллин дигән бутафор күрсәтте.

Рәдиф Гаташ: Сине гид итәрлек икән.

Рабит Батулла: Ул йортны мин күрдем әле. Менә монысы Юныс мәйданы дип атала.

Ркаил Зәйдулла: Теге зәңгәр йорт Апанаевларныкымы?

Рабит Батулла: Әйе, шуларныкы булган. Монысы – Шамил йорты. Туй бүләге. Тинчуринның «Мәрҗәннәр» романында бик шәп языла ул.

Ркаил Зәйдулла: Роман дип... хикәяләр шәлкеме.

Рабит Батулла: Менә Шәүкәт Сибгатуллин йортын (Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша турында сүз бара. – авт.) үтеп барабыз. Монысы – пивоханә. Монда пиво эшлиләр иде. Режиссер булып эшләгәндә, миңа җылы пиво эчертәләр иде...

Рәдиф Гаташ: Сыраханәдә эшләдеңмени?

Рабит Батулла: Юк инде... Монда, Яңа Бистәгә, авыр чакларында, Горький килә торган була. Үзе яза: «Азан тавышлары ишетелә иде», – ди. «Где живет очень чистоплотный народ», – дип язган бабагыз.

Рәдиф Гаташ: Марсель Галиев боларны бик матур тәрҗемә итте. Белеп торыгыз!

Ркаил Зәйдулла: Премия бирмәгәнгә үпкәсе калды.

Рабит Батулла: Нәрсәсе?

Ркаил Зәйдулла: Үпкәсе.

Зиннур Мансуров: Горький премиясен ала алмады бит.

«Бүләкне сорап алалармыни? Китереп бирделәр безгә!» – дип куйды кайсысыдыр.

Рабит Батулла: Менә монда – төрмә...

Ркаил Зәйдулла: Бу нинди төрмә соң?

Рәдиф Гаташ: Пләтәнме?

Рабит Батулла: Пләтән, әйе.

Газинур Морат: Пләтән тегендәрәк бит ул.

Рабит Батулла: Пләтән тегендәрәк, әйе. Ә бу – башка.

Рәдиф Гаташ: Борнашлар монда утыргандыр.

Рабит Батулла: «Пләтән» – «плетень» дигән сүздән, «ограда» дигән сүз. Элек монда агач йортлар иде. «Болак арты республикасы» шушы инде. Вәисовның йорты да билгеле. Малаен шунда үтерәләр.

Ркаил Зәйдулла: Вәисине үтерәләр.

Рабит Батулла: Вәиси 93 яшендә төрмәдә үлә.

Ркаил Зәйдулла: Син Баһаветдин Вәисине әйтәсең.

Рабит Батулла: Әйе. Монысы – Гайнан.

Ркаил Зәйдулла: Вәисичеләрне Себергә сөрәләр бит. Кызыллар алардан файдалана...

Рабит Батулла: Кызыллар татардан гомер буе файдаланды...

Ул арада Яңа Татар бистәсе зиратына килеп җиттек. Ләбиб Лерон алдан килеп баскан икән – аксакалларны каршы алды. Зиратка кердек. Аксакаллар күренекле шәхесләребезнең каберләре янына туктап дога кыла-кыла бардылар. «Менә болары – «Тяп-ляп»лар. Кырдылар алар бер-берсен», – дип кара затлы ташларга төртеп күрсәтте Батулла үтеп барышлый.

Тукай каберенә килеп җиттек. Мулла килеп җиткәнче берничә минут бар иде. Кеше байтак җыелган. Ркаил Зәйдулла ашыга. Аның ТР Министрлар Кабинетында утырышка барасы бар. «Син китсәң, кем алып бара?» – дип борчылып куйды урынбасары Рифат Җамал. «Мин китсәм, сиңа кала инде, сүз дә юк», – диде Ркаил Зәйдулла. Аннары, башкаларның көлешә башлавын күреп: «Китсәм дигәндә, монда һәйкәл яныннан китү турында сүз бара», – дип төзәтеп куйды. «Әллә нинди уйлар керә башыңа», – диде Рифат Җамал.

Мулла килеп җиткәнче, Ркаил Зәйдулла Зәйтүнә каберенә барып килергә тәкъдим кертте. «Кем алып бара алыр икән?» – диде Рәдиф Гаташ. «Мин», – диде Ркаил Зәйдулла. Кузгалды. Аның артыннан Рәдиф Гаташ, аның артыннан мин атладым, фотограф Салават Камалетдинов та атлады, галим Зөфәр Рәмиев кушылды. Калганнар калды. «Рәисебез ничек ышанычлы адымнар белән алга алып бара», – диде Рәдиф Гаташ, аның артыннан көчкә өлгереп. Кабер янында Рәдиф Гаташ шигырь укыды. Ркаил Зәйдулла тыныч кына басып торды. Аннары, хуҗаларча итеп: «Ташы әйбәт тора әле. Фатих Котлы килеп чистарта моны», – дип куйды. Язучыларның биредә өмә ясаячакларын да искәртте.

Зәйтүнә кабереннән Тукай каберенә атлаганда, Зөфәр ага Рәмиев җитди мәсьәләләр күтәрде: «Тукайның 2 елдан булачак зур юбилеена әзерлек эшләрен башларга кирәк. Тукай комиссиясе бар иде, аны торгызырга кирәк»...

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме башланып китте. Аны Ркаил Зәйдулла алып барды. Халык язучылары Рабит Батулла, Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташ, Тукайның Казандагы, Уральскидагы һәм Кырлайдагы музейлары җитәкчеләре сөйләде, Тукайны өйрәнеп, китап арты китап язган Марат Әмирхан яңа китабын, полиэтилен пакетка төреп, таш түшәлгән кабер өстенә куйды. «Тукай моны укый алмас инде», – диде Ркаил. «Торсын әле», – диде Марат Әмирхан, бәхәскә урын калмаслык итеп.

Кайтырга кузгалдык. Рабит ага Тукайның фотолары турында сөйләп алды, сүз уңаеннан «пишкадәм» сүзенә аңлатма бирде. Тукайның кайсы күзенә ак төшкәнен белмәгән надан язучыларны һәм галимнәрне сүгеп атты, Тукай фотоларының берсендә төшүчеләр турындагы мәгълүматта хаталар булуыннан зарланды. Аннары Ләис Зөлкарнәйнең шәп шагыйрь булуы турында сөйләшеп алдылар. Аның Тукай премиясенә һичшиксез лаеклыгын ассызыкладылар.

Автобуска кереп урнашкач, Рабит Батулла тагын Тукай күзе темасына әйләнеп кайтты: «Бу – вак әйбер түгел! Шагыйрьнең кайсы күзе сукыр булуын белмәгән килеш... ташла каләмеңне! Ак капланган күз начар күргәнгә күрә, икенче күзе яхшырак күрә. Аягы аксак кешенең кулы көчле була, Фасил Әхмәтов таш куллы иде. Телсез кешенең колагы шәп ишетә. Тукайның күрергә тырышкан күзе зурайган – шуннан чыгып эш итәргә кирәк».

Рәдиф Гаташ: Каюм Насыйриның да шулайрак булган.

Рабит Батулла: Каюм Насыйриның рәсемен рәссам Байназар Әлминев ясады. Гомерем буе мин аның Каюм Насыйри рәсеме белән ризалашмыйча яшәдем. Каюм Насыйриның күңел күзе ачык булган – дөньяның киләчәктә урыс теленнән башка баралмаячагын150 ел алдан күргән кеше сукыр була аламыни инде? Андый кешене сукыр итеп ясыйлармыни?! Сукыр булмаган ул.

Рәдиф Гаташ: Искиткеч энциклопедист.

Рабит Батулла: Менә шушы әйберләрне яз, журналист! Кызык була ул! (Болары миңа иде. авт.). Кеше, Тукайның кайсы күзенә ак төште икән, дип уйлана башлый. Тукай фотога төшергә яратмаган, үзен гарип санаган. Аның барлыгы 17 фотосы бар. Шәрәфләр, Фатих Әмирханнар кыставы буенча гына төшерелгән фоторәсемнәр алар. Муенында Фатих Әмирханның галстугы, кәләпүш кимәгән – анысын башына Шәрәф кидергән. Ул озын чәч йөрткән.

Рәмис Аймәт: Уральскида кыланып кына күзлек кигән, әйеме, Рабит абый?

Рабит Батулла: Агын яшерер өчен кигән. Хатын-кыздан качкан. Сөйләшәсе булса, күзен күрсәтмәскә тырыша... Әдәбият белгечләренең әле Тукайның «Мигъраҗ» шигырен аңлатканы юк бит. Ул бит – фәлсәфи әйбер, ядерный физика белән катнашкан әйбер. Шагыйрьнең күңеле сизенгән...

Рәдиф Гаташ: Коръәндә дә бар. Ул Коръәнне белгән.

Рабит Батулла: Әйе, Тукай атеист була алмый. Ул гел Алла турында яза. Шуны коммунистлар дәһри ясап бетерделәр. Менә «Мигъраҗ» дидем, хәзер журналистлар җелегенә төшкәнче шуны укырга тиеш. 14 ел Тибетта яшәгән Александра Ноэльне укымасаң, Америка индеецларының шаманы Хосены укымасаң, һинд философиясен укымасаң, ул шигырьне аңлап булмый. Секундның миллионнан бер өлешендә, Борак дигән атка атланып, Аллаһ янына менеп төшә.

Рәдиф Гаташ: Әйе. Әйе...

Рабит Батулла: Кеше аңласын өчен, ул «канатлы ат» дип атала. Галәм арасында һава юк – анда канатлы ат оча алмый. Анда ракета гына оча...

Рәдиф Гаташ: Әйе. Әйе... Борак.

Рабит Батулла: Борак ул – вакыт машинасы. Уйлап кара син: тәһарәт алган суы кыймылдаудан туктамаган була...

Рәдиф Гаташ: Әйе...

Рабит Батулла: Ә бу җиде кат күккә менгән. Аллаһ белән сөйләшкән. Нәрсә ул – бер ук арасы? Белмисез. Ул 80 см лы укмы? Әллә ук очарлык 700 адымлы арамы? Моны тәгаенләгән кеше юк.

Рәдиф Гаташ: Ул үзенә кадәр булган пәйгамбәрләрне күргән.

Рабит Батулла: Әйе.

Рәдиф Гаташ: Кайтып җитәбез икән...

Рабит Батулла: Тукай 7 ел язган. Без 7 мең ел шуның җылысында җылыначакбыз. Тукай ул – «предохранитель высочайшего тока». Бер яктан – шовинистлар, икенче яктан каткан муллалар арасындагы бәрелешкә кереп кысылып, «Дөрес бармыйсыз!» дип халыкны туктатып, үзе изелеп үлгән кеше ул...

Аксакаллар ипләп кенә Бабич, Һади Такташ иҗатына кереп барганда гына, Язучылар берлегенә кайтып та җиттек. Аксакаллар дәресе әлегә шуның белән тәмам.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 апрель 2024
    Исемсез
    Якшы репортаж. Аксакалларны хэзер теле ящиктан куреп булмый. Бердэн бер республикадагы якшы журналист Рузилэ , вакыт акыт алар турында яза. Рэхмэт.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100