Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акларгамы, утыртыргамы: яшь ярымлык кызын көчләүдә гаепләнгән ирнең эшен тикшерделәр

Яшь ярымлык кызын көчләүдә гаепләнгән, Бөгелмәдә яшәүче ир-атны суд кабат яклап чыкты. Ир-атны чираттагы тапкыр гаепсез дип таныдылар. Әмма ир белән хатын бу коточкыч хәлләр әле төгәлләнмәгән дип уйлый. Бу хакта тулырак «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Акларгамы, утыртыргамы: яшь ярымлык кызын көчләүдә гаепләнгән ирнең эшен тикшерделәр
Елена Саляхова

Бөгелмә шәһәр судында журналистлар ташкынына ияләнә алмыйлар. Әмма берничә ай дәвамында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре генә түгел, ә ил халкының да карашы шунда төбәлгән. Барысын да бер сорау борчый — яшь ярымлык кызын көчләүдә гаепләнгән 27 яшьлек Сергей Кукушкинның эше ничек төгәлләнер икән?

Бу җәнҗал узган елның октябрь аенда купты. Сергей сөйләгәнчә, ул кызының памперсын алмаштырганда аны яралаган, шуннан соң үзе үк ашыгыч ярдәм чакырткан. Ул мизгелдә ир-ат үзенең исеме бөтен илгә танылачагын башына да китермәгән.

Июнь ахырында Бөгелмә шәһәр судында Сергейны аклаулары билгеле булды. Суд фикеренчә, ир-ат баланы көчләмәгән. Шушы хәлләрдән соң ук аңа һәм хатынына негатив «ява» башлады. Социаль челтәр кулланучылары төрлечә янап, аноним хатлар язды, ә комментарийларда ир-атны педофил һәм көчләүче дип атадылар.

«Кешегә сәбәп кенә булсын инде. Сарык көтүе кебек: берсе әйтсә, калганнары шуны күтәреп ала. Алар бит бу хәлнең асылын белми, карап тормаганнар, ә үзләре эш материалларын укып чыккан кебек кыланалар. Кешеләр бары тик бер корбан гына тапты», — дип сөйләде Сергейның язылышмыйча яшәгән хатыны Анна.

Хатын-кыз Сергейның балага зыян китерә алуына ышанмый. Танышуларының беренче көненнән үк ул балаларга гел яхшы мөнәсәбәттә булган, беренче никахтан туган балалары хәтта аңа әти дип эндәшкән.

Йөзек белән яралаган

Күршеләре, дус-ишләре һәм туганнары арасында иренең исеменә тап төшермәс өчен Анна журналистларга интервью бирде.

Ханым сөйләгәнчә, ул кичтә Сергей кызының артын салфетка белән сөрткән һәм бармагындагы чатнаган йөзек белән баланың җенес органнарына тиеп киткән. Аның сүзләренчә, нәкъ шуның аркасында баланың интим җирендә барлыкка килгән җәрәхәттән кан киткән.

Тик Анна сүзләренчә, Сергейны авыр җинаятьтә гаепләү өчен тикшерүгә шушы да җитәрлек булган. Өстәвенә, полиция хезмәткәрләре Сергей YouTubе`та караган ясалма вагина турындагы ролик белән дә кызыксынган.

«Без интернетта нинди секс-уенчыклар барлыгын гына караган идек. Менә шул гына», — диде Анна.

Прокуратура аклау карарына карата Татарстанның Югары судына шикаять белдерде. Җинаять эшен кабаттан карау өчен судка кайтарылды, ә гаилә белән социаль яклау һәм опека кызыксына башлады. Анна сөйләгәнчә, аларга көн саен тикшерү белән киләләр икән.

«Без һәрвакыт контрольдә. Бернәрсә дә юк икән, ни өчен балаларны алып китәргә?» — дип аптырый хатын-кыз.

Яңадан суд процессы 29 июльдә башланды. Процесс алдыннан Сергей һәм Анна ир-атны акларлар дип өметләнгәннәр иде. «Миннән тагын нәрсә теләүләрен аңламыйм? Мине акладылар бит инде! Гаепсез булуыма ышанам. Мин берни дә эшләмәдем! Балага ярдәм итәргә генә теләдем», — дип сөйләде Сергей Кукушкин.

Шул ук көнне билгеле булганча, Татарстан Югары суды Бөгелмә шәһәр судының карарын хуплаган. Шул сәбәпле Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кассацион шикаять белдерде.

Җинаять эшен янәдән карау ике атнага сузылды. Анна сөйләгәнчә, бу вакыт эчендә прокуратура берничә ходатайство биргән, шул исәптән олы улларыннан сорау алуны да таләп иткән.

«Сергей балага ике бармагын керткән дип ышандырырга теләде прокурор. Шулай ук Сергейның йөзек белән баланы яралый алу-алмавын тикшерү өчен тикшерү тәҗрибәсе һәм берничә экспертиза үткәрүне сорады. Хәер, эшне беренче тапкыр караганда экспертиза моның мөмкин хәл булуын белдергән иде. Судья тәҗрибә уздыру тәкъдимен хупламады, мин үзем дә баланы бирмәс идем», — дип сөйләде кызның әнисе.

Шулай да, дәүләт гаепләве Сергейның гаепле булуына ышанган иде. Прокурор ир-атны 14 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрүне таләп итте.

«Прокурор кыз табибларны күргәч елый башлый дип ышандыра. Тик, гафу итегез, кайбер олы кешеләр дә табибтан курка. Мин, мәсәлән, стоматологлардан куркам. Ә ул нәни бала бит. Урамда янына чит кеше килсә дә елап җибәрергә мөмкин», — диде Сергейның хатыны.

Сергей һәм Анна гына түгел, ә бу вакыйгага битараф булмаган кешеләр дә көткән карарны 13 августта чыгардылар. Карарны яңгырату 45 минутка сузылды, Сергей кабаттан «акларга» дигән сүзне ишетте.

Дөрес, ир-ат җәзадан тулысынча котыла алмады. Үз баласын көчләү маддәсе буенча аны акладылар, әмма «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу» маддәсе буенча гаепле дип таптылар. Суд аңа сигез ай мәҗбүри эш билгеләде. Сергей ярты ел тикшерү изоляторында булу сәбәпле, аны җәзадан азат иттеләр.

Судтан соң ир-ат хатыны белән шундук өенә, балалары янына юл тотты.

Кабаттан шикаять бирәчәкләр

Чираттагы аклау карары белән генә аларның гаиләсенә килгән борчу-мәшәкатьләрнең бетәчәгенә Сергей белән Анна ышанмый. Әлбәттә, прокуратура суд карары белән килешмәде һәм аңа карата Югары судка шикаять бирергә ниятли.

«Суд утырышларында гаепләү ягыннан берничә ходатайство бирелде — җәзаны үзгәртү, зыян күрүченең законлы вәкилен алыштыру, кабаттан суд экспертизасы билгеләү һәм шаһитләрдән сорау алу турында. Әмма суд ходатайстволарны кире какты. Без суд карары белән риза түгел һәм шикаять белдерәчәкбез», — диде Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары Николай Вдовин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100