Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе кызы»: Бөгелмәдә яшь ярымлык кызын көчләүдә гаепләнгән ирне акладылар

Яшь ярымлык кызын көчләүдә гаепләнгән, Бөгелмәдә яшәүче ир-атның суд тарафыннан аклануы турындагы хәбәр матбугат чараларында бик тиз пәйда булды. Бу хәлләр булган гаиләгә янаулар башланды, ә прокуратура хөкем карарына шикаять бирергә алынды. Ир-атның ни сәбәпле аклануын «Татар-информ» ачыклады.

news_top_970_100
«Әтисе кызы»: Бөгелмәдә яшь ярымлык кызын көчләүдә гаепләнгән ирне акладылар
Елена Саляхова

«Акланды!» — Бөгелмәдә яшәүче 27 яшьлек Сергей 13 апрель көнне суд залында шушы сүзне ишетә. Аны иң авыр җинаятьләрнең берсе — 14 яше тулмаган балага карата җенси характерда көч куллануда гаепләгәннәр иде.  

Суд карарыннан соң ир-атны сак астыннан алдылар. Берничә айга сузылган аерылып торудан соң ул тынычлап өенә, гаиләсе янына кайтты.  

Сергей - аз сүзле, шактый йомык һәм оялчан, дип сөйли аның язылышмыйча гына яшәгән 32 яшьлек хатыны Анна. Ул аның белән беренче иреннән аерылганнан соң ук таныша — Сергей аның янына кибеткә әйбер алырга килә. Ир-ат берничә тапкыр Аннаны өенә озатып куя, шуннан мөнәсәбәтләре ялганып китә.  

«Соңыннан мин Сергейны балалар белән таныштырдым. Кызым балалар бакчасына йөри иде, аны иртән бергәләп илтә, ә кич алып кайта идек. Балалар аңа әти дип эндәшә башлаганда, танышуларына ике атна да булмаган иде әле», — дип исенә төшерде Анна.  

Балалары чит кешегә болай гына әти дип әйтә алмаслар иде, чөнки алар үзләренә булган мөнәсәбәтне сизә, дип ышана ханым. Анна белән Сергей шундук бергә яши башлый, берникадәр вакыттан соң аларның кызлары туа.  

«Әтисе кызы», — дип шаярта Анна.  

Бары тик баланың памперсын гына алмаштырган  

Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә шау-шу тудырган бу җәнҗал узган елның 27 октябрендә булган. Ул вакытта кызга 1,5 яшь була.  

Анна сөйләвенчә, ул көнне хатын кибеткә үз сменасына эшкә чыга, балаларны Сергей белән өйдә калдыра. Дөрес, алдагы көнне ир белән хатын бераз ачуланышып алган була. Ләкин кем белән булмас мондый хәл?  

«Кичке уннарда миңа Сергей шалтыратты һәм өйдә бәла булуын әйтте. Кечкенә кызыбызның тәне канавын әйтте, әмма кайсы җире икәнен әйтеп тормады», — дип сөйли Анна.  

Хатын шундук өенә кайтып китә. Ул вакытта кыз еламыйча, тыныч кына диванда уйнап яткан була.  

Ир-ат хатынына сөйләгәнчә, кызы уянгач, ул аның памперсын алмаштырырга уйлый. Сабый олы йомышын йомышлаган була һәм Сергей аны салфеткалар белән сөртеп ала.  

«Ул тизәк „теге җиренә“ эләккәндер дип курка. Күрәсең, бераз тиеп киткәндер. Баланың тиресе бик нәфис бит, бармак белән тисәң дә күгәреп чыга», — дип сөйли Анна.    

Анна әйтүенчә, ул ашыгыч ярдәм чакыртырга теләмәгән. Күрәсең, ханым шуның аркасында ниндидер проблемалар килеп чыгасын сизенгән. Ир-ат үзе дә бик нык борчылган була — калтыранган, хәтта елаган да.  

«Анда шундук моны көчләү дип уйлаячакларын аңладым», — дип исенә төшерә Анна.  

Шулай да, Сергей хатыныннан ашыгыч ярдәм чакыртуын сорый. Табиблар баланы хастаханәгә алып китә, алар белән ире белән Анна да бара.  

«Хастаханәдә гинеколог берни дә эшли алмавын әйтте. Сергей өйгә олы балалар янына кайтып китте, ә безне роддомга җибәрделәр, анда полиция көтеп тора иде инде. Алар миңа шундук көчләү, криминал диделәр», — дип сөйли Анна.  

Анна өенә кайткач, Сергейны кулга алуларын белә. Урында тикшерүчеләр эшләгән, дәлилләр җыеп йөргән булалар.  

«Әти кайда?»  

Тикшерү вакытында Сергей өй сагында була — берничә ай ул үзенең әтисе белән яши.  

Бу хәлләрдән соң Анна балаларын берникадәр вакытка әбиләренә җибәреп тора. Ә кайтканнан соң алар гел: «Әти кайда?» - дип сораган.  

«Аларга карау да авыр иде. Гел елап тордылар. Төпчек кызым уянгач, гел әтисен чакыра иде», — дип исенә төшерә Анна.  

Сергей өй сагында булган вакытта балалар аңа хатлар, запискалар язган, рәсемнәр җибәргән, бер сүз белән генә әйткәндә — юксынганнар.

Бердәнбер сәбәп - ясалма вагина 

Анна сүзләренчә, кызның аналык җиңсәсендә яралар һәм көчләү билгеләре булуын бер генә экспертиза да күрсәтмәгән. Бары тик уң як зур җенес ирене өстендә кан сауган һәм тырналган урын гына булган.  

Ир-ат аңлатуынча, ул кызының артын салфетка белән сөрткәндә бармагындагы чатнаган йөзек белән баланың җенес иреннәрен эләктереп алган. Шул сәбәпле кызның интим җирендә җәрәхәт барлыкка килә һәм каный башлый.  

Анна сүзләренчә, Сергейны үз кызын көчләүдә гаепләү өчен полициягә шушы да җитәрлек булган. Өстәвенә, полиция хезмәткәрләре алдагы көнне ир-атның YouTubета видеолар карап, ясалма вагина белән кызыксынуын ачыклаган.  

«Без интернетта нинди секс-уенчыклар бар икәнен генә караган идек. Бер рәсемдә силикон вагина бар иде. Рәсемдә бер ир-атның ике бармагын вагинага кертүе күрсәтелгән иде. Менә шул гына», — дип сөйли Анна.  

YouTubетагы нәкъ шушы ролик Сергейны шундый авыр җинаятьтә гаепләп, утыртырга сәбәп булды, дип саный хатын.  

Сергейга 14 елга төрмәгә утыру куркынычы янады  

Шулай да, җинаять эше Бөгелмә шәһәр судына тапшырыла. Гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән Сергей гаделлек аның ягында булыр дигән өметен бер генә минутка да җуймый. Ә прокурор аны 14 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган була.  

Берничә атнага сузылган суд процессыннан соң, шаһитләрдән, Сергейдан һәм аның хатыныннан сорау алганнан, барлык материалларны тикшергәннән соң суд аклау карары чыгара. Суд карарын ишеткәч, Анна һәм Сергей бик шатлана, чөнки мондый авыр җинаять өчен аклау карары бик сирәк, хәтта бөтенләй чыгарылмый дияргә була.  

«Суд эшне аек акыл белән, гаделлек буенча карады, законлы һәм нигезләнгән карар чыгарды. Тикшерү барышында һәм судта гаепләнүче күрсәтмәләр бирде. Аның 1,5 яшьлек кызына карата җенси гамәлләр кылу нияте булмаган. Җинаять составы да юк», — дип сөйләде Сергейның адвокаты Салават Рәүпов.    

Моннан тыш, адвокат сөйләгәнчә, тикшерү Сергейның кызын көчләвенә дәлилләр китерми. Эшнең судка кадәр барып җитүе бары тик тикшерү хатасы дип саный адвокат.  

«Минемчә, Сергей үзен уңай яктан күрсәтте. Тикшерү вакытында аның кайгыртучан әти булуы, хуҗалыкта да гел ярдәм итүе ачыклана. Олы балалар аны әти дип атый. Ул аларга укуга ярдәм итә, төшке, кичке аш әзерли. Боларны судта күршеләре дә раслады», — дип өстәде адвокат.  

Ул билгеләп үткәнчә, суд-психологик экспертиза Сергейның җенси характерда бернинди тайпылышлары, педофилиягә омтылышы булмавын күрсәтә.  

«Ә аның интернетта эротик видео каравы… Ләкин ул бит олы кеше, карарга хакы бар. Бу закон тарафыннан тыелмаган», — дип өстәде Рәүпов.  

Татарстан Югары судында хөкем карарына шикаять белдерү  

Ләкин прокуратура хөкем карарына шикаять белдерергә ниятли. Апелляция шикаятен шушы көннәрдә Татарстан Югары суды караячак.  

«Дәүләт гаепләве суд карары белән килешми, чөнки уздырылган экспертизаларның нәтиҗәсе, экспертлар, шаһитләр һәм гаепләнүченең күрсәтмәләре саксызлык буенча түгел, ә бары тик аңлы рәвештә генә кызга зыян салырга мөмкин булган дигән нәтиҗә ясарга этәрә», — диде Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары Николай Вдовин.    

Вдовин сүзләренчә, тикшерү вакытында ир-ат хатыны белән талашуы һәм баланың елавы аркасында ачулы булуы, шуңа күрә ярсып китүе һәм кызны яралавы турында сөйләгән.  

Прокуратура фикеренчә, тикшерү тулысынча, объектив уздырылган, шуңа күрә ул суд карарына шикаять белдереләчәк.  

Шушы җомгада әлеге катлаулы эш буенча суд карары чыгачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100