Әкиятләрдә татар тарихын тапкан, «Сәләт»кә исем биргән математик Равил Һади истәлегенә
«Сәләт» лагерына нигез салган, рус халык әкиятләрендә татар тарихын күреп алган, компьютер программалары төзү буенча халыкара олимпиада призерлары әзерләгән педагог, математик Равил Һади шушы көннәрдә вафат булды. «Интертат» аның кызыклы фикерләрен туплады.
10 сентябрьдә Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе галиме, педагог Равил Һади вакытсыз вафат булды. Ул 17 августта гына җитмеш яшен тутырган иде.
Равил Һади – студентлар һәм мәктәп укучылары арасында компьютер программалары төзү буенча илкүләм һәм халыкара олимпиада призерлары әзерләгән педагог. Җәмәгатьчелек аны «Сәләт» лагерын уйлап табучы һәм аңа нигез салучыларның берсе буларак хәтерли. Равил Һади халык әкиятләрен тикшереп, аларда төрле закончалык табу белән мавыкты. Рус халык әкиятләрендә ул татар тарихын күреп алып, бу турыда телевидение һәм матбугатта чыгышлар ясады.
«Интертат» хәбәрчесе Равил Һадинең төрле елларда биргән интервьюларыннан кызыклы урыннарны туплап, укучылар игътибарына җиткерә. Алар Равил Һадинең якты истәлеге булып калсын.
«Камыр батыр» әкиятендә халкыбызның төп сыйфатлары ярылып ята»
«Халкым минем» газетасының 2016 елгы июль санында чыккан «Халыкның холык-фигыле – әкиятләрендә» дигән язмадан өзек:
«Балаларыбыз тугач, аларга төрле милләт әкиятләрен укый башлагач, әкиятләрнең закончалыкларына төшенә башладым. Татар, рус халыклары зур дәүләтләр тоткан кавемнәр икән, җәмгыятьне оештырып торучы законнары булырга тиеш. Халкыбызның хасиятен билгели торган ике закончалыкны ачыкладым. Төп әкиятебез, минемчә, «Камыр батыр». Анда халкыбызның төп сыйфатлары ярылып ята. Беренчесе – төркилек. Кеше үзе генә яшәми. Ишләре, кардәшләре белән аралашып, киңәшеп, ярдәмләшеп яши. Төркиләрнең төп законы – берләшү.
«Камыр батыр» әкиятенең сюжетын искә төшерик әле. Бала туа да урамга чыга, күршедәге, урамдагы кордашлары белән бергәләп уйный башлый. Камыр батыр бик тиз үсә, кордашларын ансат кына җиңүгә ирешә. Күршеләре зарланырга тотына, шуңа күрә егет, уйнавын куеп, дөнья гизәргә чыгып китә. Юлда бик тиз йөгерүчене, бик төз атучы мәргәнне очрата. Дуслашып китәләр, килеп туган кыенлыкларны бергәләп чишә башлыйлар. Үзара эш бүлешү дә килеп чыга.
Башка халыклар әкиятенә карыйсың: өч бертуган була. Тик бергәләп эшләү турында уйлау юк, бер-берсен юк кына нәрсә өчен дә үтерергә әзер. Әйтик, «Иванушка-дурачок» әкиятендә шундый хәл. Эгоизм беренче планга чыга. Эгоизм булса, дәүләт төзүе авыр. Әмма аларда «син – миңа, мин – сиңа» дигән закон булуы ачыклана. «Чуртан кушуы буенча» дигән әкият – моңа бик ачык мисал. Чуртанны азат иткәч, ул аңа бөтен җирдә булыша башлый. Башка әкиятләрдә дә я аю, я бөркет булыша».
Равил Һади рус халык әкиятләрендә Казан ханлыгы тарихын күреп алган. Бу турыда ул 2020 елда үзенең «Вконтакте» социаль челтәрендә элгән видеода сөйли.
«Һәр әкияттә хикәя бар. Габдулла Тукай да: «Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән», – дип язып калдырган. Халык әкиятләренә я тәрбияви элементлар, я тарих салынган. «Камыр батыр», «Гөлчәчәк» әкиятләрендә тәрбия булса, «Таңбатыр»ның асылында тарих ята. «Бой на Калиновом мосту», «Змей Горыныч», «Кощей Бессмертный» – алар Казан ханлыгы тарихы. Кощей – ул «кошчы» сүзеннән алынган һәм татар ханын яисә әмирен аңлаткан. Ханнар, әмирләр, гадәттә, бөркет белән йөргән, шуңа күрә кошчы булганнар. Василиса – ул Вәсилә. Василисаны татарчага күчерсәң, Сөембикә була. Змей Горыныч – ул Елан-тау. Беренче бәрелешләр Зилантов монастырь янында булган. Казансу аркылы Калын күпер салынган булган. Әкиятләрдә ул «Калиновый мост» дип бирелә», – ди Равил Һади.
«Безгә Сингапур системасы туры килми»
Равил Һадинең «Вконтакте» челтәрендә 2020 елда «Уйланулар» дип аталган видео әңгәмәсе куелган. Әңгәмә ике сәгать ярым дәвам итә. Видеоның нинди проект өчен төшерелгәне күрсәтелмәгән. Бәлки, ул Равил Һадинең шәхси архивы өчен эшләнгәндер. Алдагы истәлекләр һәм кызыклы фикерләр шушы видеодан алынды.
«Әтиемнең әнисе – Сәгадәт әбием абыстай булган, мәдрәсәдә балалар укыткан. Бездә абыстайны мулла хатыны дип аңлыйлар, ә чынлыкта ул – укытучы. 1927 елда татар теле яңа графикага күчкәч, әби укытуын туктаткан. Ул яңа алфавитка күчергә теләмәгән һәм гарәп телендә уку-язуын дәвам иткән. Кириллицада укый белмәгәч, аның паспортына, укытучы булса да, «неграмотная» дип язганнар», – дип искә ала ул әбисен.
«Укыту эшендә иң авыры нәрсә?» – дигән сорауга Равил Һади югары уку йортында түләүле уку проблемасын күтәрә.
«Элек проблемалар юк иде, ә соңгы 5-7 елда укыту икенче төрле була башлады. Элек югары уку йортына көчле һәм уртача укучы абитуриентлар җыела иде, көчсезләр керә алмый иде. Хәзер уку түләүле булгач, укучыларның яртысы – көчсезләр. Хәзер «кемне укытырга» дигән сорау туа. Көчлеләрне укытсаң, түләүлеләр төшеп кала. Алар акча китергәч, безгә «түләүлеләрне укытыгыз» дип басым ясыйлар. Боларны укыта башласаң, көчлеләргә вакыт калмый. Нәтиҗәдә, сәләтле укучылар я ялкаулана башлыйлар, я берәр фирмага эшкә урнашалар да дәрескә йөрмиләр. Шулай икеләнү бик җайсыз.
Бер-ике ел укыгач, түләүлеләрнең бер өлеше төшеп кала. Гадәттә, 40 кешелек төркемнең 10-15е укуын ташлый. Аларның – укыган еллары, ә безнең хезмәт югала.
Бездә Сингапур системасын мактыйлар. Мин аны өйрәндем. Анда да халык бу системага каршы, ләкин акча китергәч, аны тоталар. Аларның БДИ өч этаптан тора. Бала беренче этапны дүртенче сыйныфта уза. Аннан ул я эшче, я интеллигент юнәлеше буенча китә. Тугызынчы сыйныфка җиткәч, интеллигент юлы белән киткән кешеләр я иҗади, я инженер юнәлешен сайлый. Уникенче класска барып җитте, ди, ул. Сайлаган юнәлеше буенча югары уку йортына керерлек балл җыя алмаса, нишли ул? Түләп укырлык акчасы булмаса, эшсез кала, дигән сүз, чөнки ул эшче булырга укымаган. Шуңа күрә халык каршы. Минемчә, безгә ул система туры килми. Безнең үзебезнең укыту системасы яхшы иде», – ди ул.
«Дөньяда 14 төп тел арасында татар теле дә бар»
Равил Һади «Сәләт» лагерын оештырып җибәргән вакытларын искә ала.
«1985 елда информатика буенча олимпиадалар уздыра башладым. Сәләтле мәктәп балалары өчен информатиканы өйрәнү лагеры оештырып җибәрдем. Беренче лагерь 1989 елда Алабугада булды. Башта кырыклап бала җыелды. Балаларны студентлар укытты. Студентлар әле шунда «КамАЗ» заводына программалар язып ятты. Лагерь киләсе елда да оешты. 1991 елда илдә инфляция башланды, бәяләр котырып артты. Без бара алмадык. Ул елны лагерьны Саба уздырды. 1993 елда Балтачта узды. Шул ук елны Гайнетдинов фамилияле Арча мәктәбе директоры безнең форматта Арчада уздырды. Без аның белән сөйләштек тә, бу чараларны республика күләмендә оештырырга кирәк, дигән фикергә килдек. Җәүдәт Сөләйманов акча тапты һәм, 1994 елдан башлап, ул республика күләмендә Арчада оеша башлады. Анда төрле фәннәрдән олимпиадаларда җиңгән укучылар килә иде. Арчадан кырыклап бала аерым төркем булып көндез килеп йөрде, ә төрле районнардан җыелган җитмешләп укучы шунда яшәде.
Лагерьның атамасын уйлаганда төрле тәкъдимнәр булды. Кемдер «Талант» дигән исем тәкъдим итте. Мин «татарча – «Сәләт» булсын» дидем дә, шулай калды. Лагерь формалашкач, җитәкчелек эше Җәүдәт Сөләйманов өстендә булды», – ди «Сәләт»кә нигез салучы Равил Һади.
Равил Һади татар теленең бөеклеген дә аңлата:
«Татар телен өйрәнүгә килгәндә, халыкка телнең куәте турында мәгълүмат җитеп бетми. Дөньяда 14 төп тел бар. Аларны белсәң, бөтен дөньяда уртак тел табарга була. Шул телләр арасында алты Ауропа теле, рус теле, төрки телләр арасында татар теле күрсәтелгән. Ни өчен төрек теле түгел, дигән сорау туарга мөмкин. Төрек теленең гомере алты гасыр, ә татар теленеке егерме гасыр дәвам итә. Татар теле төрек теленә караганда камилрәк».