Бүген «Әкият» татар курчак театры Милләтләр театры (Театр Наций) сәхнәсендә үзенең «Табор уходит в небо» спектаклен күрсәтәчәк.
Спектакль «Горький + в Москве» фестивале программасына кергән. Курчак спектакле ике мәртәбә – 16.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә планлаштырылган.
«Шундый сәхнәдә чыгыш ясау – безнең өчен бик кадерле, безнең өчен үзенчәлекле зур вакыйга», ди театрның сәнгать җитәкчесе, әлеге спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев.
Шунысы да игътибарга лаек: «Әкият» курчак театры – масштаблы «Горький +» фестивале программасына кергән бердәнбер курчак театры.
- Спектакльнең премьерасы Казанда 6 июньдә «Горький +» фестивале кысаларында булды. Аны фестивальнең сәнгать җитәкчесе Евгений Миронов үзе дә карады.
