«Әкият» курчак театры «Алтын битлек» программасында «Анам кыры» спектаклен күрсәтә
«Әкият» татар дәүләт курчак театры делегациясе Мәскәүгә «Анам кыры» («Материнское поле») курчак спектаклен «Алтын битлек» илкүләм театр премиясе программасында күрсәтергә китте.
«Бу зур җаваплылык – Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган спектаклебез илнең иң зур театраль премиясе өчен көч сынаша», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев.
Спектакль Мәскәүнең Губерна театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Спектакльнең техник таләпләренә җавап бирә торган сәхнә буларак шушы театр сайланган.
Спектакль 3 апрельдә 19.00 сәгатьтә күрсәтелә.
Фото: © «Әкият» курчак театрының матбугат үзәге